Соңгы язмалар
Гайнетдин Мәсгуд. «Төрек йорды» журналы һәм төрек-татар дөньясы
Каюм Насыйри. Аракы дигән эчемлек адәми зат өчен сарыф бер агудыр

"Ялт-йолт" газетасы. Әз-мәз мәзәк

 

Бер яһүд кибетенә салым инспекторы килә:

— Әфәнде, нигә сез салым түләмисез?

— Бездә бер дә файда да, отыш та юк!

— Ә ничек яшисез соң?

— Беләсезме, без шимбә эшләмибез, бу көнне югалтуларыбыз да юк, менә шуның исәбенә яшибез!

"Ялт-йолт" газетасы. Шүрәлене — күрәле!

 

Күптән түгел, шушы арада,

Килгәннәр ди Иске Рәҗәпкә,

Бер төркем кунаклар,

Мисбах бабайның ишек алдына.

Таян Аллага
Ислам Вики - Ислам турында ирекле энциклопедия

Әссәламүгәләйкүм, хөрмәтле дин кардәшләребез!
Сезнең игътибарыгызга интернетта ислами мәгълүматларны бер урынга тупларга тиешле проект тәкъдим итәбез. Ул “Ислам Вики” дип атала.
Ислам Вики - Ислам турында ирекле энциклопедия - Википедия кебек үк, эченә һәркем яза ала торган ирекле, ачык проект.

Матурым
Матурым. Каһәрләнгән нәсел буыныннан…

Минем алда кара тышлы «Хәтер китабы»ның 9нчы томы. Анда Татарстан территориясендә туган, яшәгән һәм 1917–1983 елларда хөкүмәткә каршы эшләрдә нахакка гаепләнеп хөкемгә тартылган, фамилияләре «Ми» — «Мя» хәрефләренә башланган 2793 кеше теркәлгән.

Мөслимә
Ай саен үткәрегез — бүләкләр табарбыз!

Әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча «Сөембикә сеңелләре һәм энеләре»нең Коръән уку Бәйгесенең быел 15 нче мәртәбәсенә дә Республикабыздан гына түгел, ә күрше-тирә өлкәләр, шәһәрләрдән дә күпләгән балалар килде. Әле бит һава шартлары нинди дә, тоташ бозлавыкка әверелгән юлларны әйтсәң, өеңнән чыгарлыкмы соң?! Казан тарта шул! Һәм дә әле ислам юлы — иман юлына беренче адымнарын атлаган балаларыбызның гыйльми көч сынашуы бәйрәмендә катнашу бәхетеннән кайсысының гына мәхрүм каласы килсен?!

әд-Дин вәл-әдәп журналы
Милләт, дин һәм азу...

Милләт Ислам динендә бик мөһим институт булып тора. Әмма Исламда милләт юк дип, сөйләүчеләр дә бар. Ләкин бу сүзләр дөрес түгел, чөнки алар Аллаһы тәгаләнең Кәлам шәрифенә каршы киләләр.  

"Иман" газетасы
Ваһһабчылар әһле сөннәттән түгел!

РИУның теология факультеты деканы Сәид Шаһавиев белән әңгәмә.
Дин, мәдәниятнең үзенчәлекле формасы буларак, экстремизм, терроризм һәм, гомумән, фетнә чыганагы булып тора аламы? Ислам дине көчләүгә, кешеләрне үтерүгә, шартлатуларга һ.б. чакыра торган нормаларны үз эченә аламы, әллә инде аның төп функциясе — гомумкешелекле, гуманистик нормаларны һәм кыйммәтләрне саклаудамы?

"Иман нуры" журналы
Хәнәфи бул!

Аллаһ безне Коръәндә: "Ий, иман китергәннәр. Иман китерегез!" (4-136) дип өнди. Бу нәрсәне аңлата? Ислам потларга табынуны рөхсәт итми, чөнки аларга гыйбадәт кылу иман белән берничек тә сыеша алмый. Өстәвенә, хәзер — XXI гасырда сүз таш яки тимер потлар хакында бармый, Казанда, мәсәлән, беркем дә Габдулла Тукай сыннарына табынмый бит.  

Балалар газетасы «Сәлам»
Бәйрәм ашы — кара-каршы

Март ае җитә башлау белән, борчуга төшә Марат. Нәрсәгә, нәрсәгә, ә менә кыз туганнарына бик бай егет ул. Әле бүген дә, февральнең егермеләре генә үтүгә карамастан, мәктәптән кайтышлый ук кибетләрне урап чыгарга ниятләде. Күз кызыктырырлык, туганнарын сөендерерлек бүләкләр күп-күбен... Тик бәяләре!.. Әйе, унынчы сыйныф укучысының гына акчасы җитәрлек түгел монда.  

"Сердәш" газетасы
Өмет күпере

Инде ничәнче тапкыр бер үк төрле сәер төш кереп сискәндерә Ләйләне. Менә бүген дә йөрәкне шомландыра торган шушы төштән сискәнеп уянды ул. Торып утырды да, күзләрен тәрәзәгә төбәп, уйга калды. Кояшның алтынсу нурлары, төн пәрдәсен үтәли тишеп, Ләйлә төбәлгән тәрәзә пыяласын яктыртып елмаялар иде. Җиһанда кояш чыгып килә... Кызның иң яраткан вакыты.  

"Сәламәтлек" газетасы
Чәч толымың билеңә җитсен

Борын заманнардан бирле озын чәч толымнары хатын-кызның гүзәллеге һәм байлыгы билгесе булып саналган. Вакытлар уза, бүгенге  көндә озын чәч толымлы хатын-кыз сирәк очрый. Япь-яшь кызларга кадәр чәчләрен тарамый, ничек бар шулай йөриләр, камыш арасындагы бака кебек күзләрен каплаган чәч арасыннан карыйлар, арслан диярсең. Кыргый хайванның куллары юк, аларны гафу итәргә була.

"Бакча" газетасы
ТӘМЛЕ БУЛСЫН

Чи кишерне шакмаклап яисә вак кына токмачлап турыйлар, эре тишекле угычтан уарга да мөмкин. Аннары сайрак савытка салып шикәр комы яисә бал, җиләк-җимеш: башта салкын су белән, аннан соң кайнар су белән яхшылап юылган йөзем, вак кына тураган күрәгә, янә төшсез кара җимеш, кабыгы әрчелгән алма кушалар. Боларның барысын яхшылап болгаталар да салат савытына салалар, өстенә каймак сибеп, яшел тәмләткечләр белән бизәп бирәләр. Салатка каймак урынына катык салырга мөмкин.  

"Ялт-йолт" газетасы
"Ялт-йолт" газетасы. Әз-мәз мәзәк

 

Бер яһүд кибетенә салым инспекторы килә:

— Әфәнде, нигә сез салым түләмисез?

— Бездә бер дә файда да, отыш та юк!

— Ә ничек яшисез соң?

— Беләсезме, без шимбә эшләмибез, бу көнне югалтуларыбыз да юк, менә шуның исәбенә яшибез!

"Гаилә" газетасы
Тормышта төрле хәлләр була

Мәхрүм итә аламмы?

Мин II группа инвалид. Малаемны берүзем үстерәм, иремнән алимент алмыйм. Мин аерылган иремне аталык хокукыннан мәхрүм итә аламмы?  

"Тәмле булсын!" газетасы
"Тәмле булсын". Хәләл бәрәңге

Шөкрана кылырга кирәктер, узган кышны Казан каласында бәрәңгегә кытлык булмады. Булуы да мөмкин түгел, шәһәребездәге азык-төлек муллыгы күз алдында, кибетләребез шүрлекләрендәге сыйга күз камашырлык, кем әйтмешли атаң, анаң башы гына юк. Һәрберсен авыз итеп карыйсы килә. Бәрәңге дигәнең, сизелерлек аз ашала башлады. Аның өстенә, Җөмһүриятебезгә Белоруссия, Израиль, Мисыр бәрәңгеләре кайтарылды. Элегрәк елларда Польша бәрәңгесе сатып алып колорада коңгызын таратканнар иде инде. Татарстаннан кечкенә Израильдән бәрәңге китерү оят та булырга тиештер. Ә ком дөньясы булган Мисырдан бәрәңге ташу күпмегә төшә икән?!

Файдалы газета
ТҮЛӘҮ ДӨРЕС ТҮГЕЛ ИКӘН!

Торак коммуналь хуҗалыгында хөкүмәт тарафыннан ел саен реформалар үткәрелеп тора һәм алар барысы да, безнең аңлауыбызча, бу өлкәдә тәртип урнаштыруга юнәлтелгән. Әмма анда тәртип бервакытта да булмады һәм булырга күренми дә.