БИШЕК ЯНЫНДА

Кыш урталары, һава салкын. Табигать инде ял итә. Җир йөзе кар юрганына төренгән, йоклый — киңәеп, рәхәтләнеп йоклый. Кая карама анда ап-ак кар. Ай яктысында кар бөртекләре җем-җем итеп ялтырап торалар. Әнә, еракта урман күренә.

Авыл да карга төренеп тирән йокыга талган. Әнә, тау буена утырган кечерәк кенә авыл. Югарыга күтәрелгән нәзек кенә мәчет манарасы аның татар авылы икәнен белгертә. Вакыт инде кич булганга, авыл тын. Тик ара-тирә этләр өргәләгәне генә ишетелеп китә.

Караңгыда печән чүмәләләре булып күренә торган өйләрнең күренеше әллә нинди күңелсез: алар бөтен нәрсәгә кул селеккән шикелле өметсез карыйлар. Тәрәзәләрдә ут күренми: бар да йоклыйлар. Тик авыл читенәрәк салынган бер йортта гына ут яна. Ул өй асылмалы җиделе лампа белән яктыртылган. Кыйммәтле әсбап булмаса да, аның эчендәге бөтен нәрсәдә пакьлек күренеп тора. Идән чиста гына себерелгән, стеналарга кызыл башлы яп-ак сөлгеләр җентекләп эленгән. Сәгать астында «Стамбул күренеше» дигән төрле буяулы бер рәсем күренә. Өй эче тын, шул чаклы тын ки, тәңкә ярымлык сәгатьнең йөргәне чик-тик итеп аермачык ишетелә. Ишектән керүгә, каршыда сәке. Аның янында асылмалы бишек. Сәкегә бер аягын бөкләп, икенчесен салындырып егерме яшьләр чамасындагы бер хатын утырган. Аның ярыйсы гына матур тулы йөзе әллә нинди бер тирән кайгыны, арыганлыкны аңлата. Матур кара күзләре озын керфекләре арасыннан мәгънәле һәм тирән карыйлар. Кайвакыт аның башы ирекле-ирексез иелеп китә. Ул тиз генә башын күтәрә дә, нәрсәдән дә булса курыккансыман, як-ягына карана һәм, тирә-якта бернәрсә дә булмаганны күреп, әкрен генә бишекне тирбәтергә тотына. Моңлы, чиксез моңлы тавыш белән:

— Уу-уу, уу, у итә... — ди.

Менә инде өченче тәүлек тула, Нәсимә абыстай күзен дә йомганы юк. Табигать кануннарының эчендә иң куәтлесе булган бала мәхәббәте аны йокламаска, бар рәхәтен күзенең нуры, үзенең кисәге булган баласы авырганда корбан итәргә мәҗбүр итә. Аның яшь ярымлык улы авырый. Бердәнбер улы бар иде, менә инде ул да өченче көн бишектә ята, кызыша, саташа, елый. Аны тәтиләр дә юата алмый. Нәсимә абыстай инде карт мулладан тоз өшкертеп тә, бөти яздырып та карады, ләкин боларның берсеннән дә файда чыкмады. Ул үзе кадерле улын залим үлем кулыннан коткарыр өчен күрше рус авылындагы докторга барырга да уйлаган иде дә, күрше хатын:

— Булмый, җаный Нәсимә, булмый. Әйтте иде Мәхүп абыстай диярсең үзең дә Алла теләсә, булмый... — дип, бик төпле дәлилләр белән рус авылына бармауның тиешлеген исбат иткәч, ул фикереннән кайтты. Йокысыз узган бу өч тәүлек эчендә ул хәсрәтеннән бөтенләй ябыкты, хәлдән тайды. Аның ире, еллар начар булганга, азрак акча таба алмаммы дип, көз көне читкә киткән иде. Шушындый авырлык вакытында киңәшкә, хәсрәтен бүлешергә иренең өйдә булмавы Нәсимә абыстайга бигрәк тә авыр тоелды. Менә инде өченче төн дә башланды, ә кечкенә Галәветдин һаман кызыша, һаман саташуында дәвам итә. Нәсимә абыстай аның башын тотып карый: кызу, ут шикелле кызу. Ул тагы курка, хуҗаларга нәзерләр әйтергә, эченнән генә белгән догаларын укырга, Аллага өзелеп-өзелеп дога итәргә, аңардан сөекле Галәветдинне алмавын сорарга башлый.

— Әй, Ходаем кәрим, рәхим, үзеңнең рәхмәтең белән терелт!.. — ди. — Әллә нинди гөнаһларым бардыр инде, шуларның җәзасын күрәм булыр, — ди. Тагы Галәветдин азрак тынып тора, тик аның тиз-тиз генә сулаганы ишетелә. Сәгать һаман чик-тик итеп йөри, әбиләрчә әйткәндә, әдәм балаларының гомерен кимерә. Нәсимә абыстай улының башын тагын бер тотып карый. Инде кызулык азрак басылган төсле тоела, шуңар күрә аның эченә җылы кереп китә. Ул тагын еш-еш догалар укырга башлый. Ишек алдында берсе артыннан берсе сузып-сузып кына әтәчләр кычкыра — үзләренең моңлы тавышлары белән төн уртасы җиткәнне аңлаталар.

Нәсимә абыстайда булган аналык шәфкатенең чиксез тирән, чиксез сафлыгы үлемгә дә тәэсир итте булырга кирәк: бишектәге Галәветдиннең хәле караган саен өметне арттыра. Ул һаман ара-тирә сузып-сузып кына: —Уу, уу, у итә... — ди. Тынлыкта аның тавышы бигрәк тә моңлы ишетелә. Ул тавыш тик шәфкатьле ана, йокысын калдырып, төн уртасында сөекле баласын тирбәткәндә генә ишетелә; ул моңлы тавышны һичбер төрле музыка бирә алмый! Ул табигать тарафыннан тик аналарга гына бирелгән сәмави нәрсә. Дөньядагы бөтен аналар озын төннәрдә үзләренең сөекле балаларын шул сәмави тавыш белән көйләп йоклаталар. Ул тавыш баланың күңеленә бик нык сеңеп кала. Ул аны үскәч тә онытмый. Фәләкәтнең әллә нинди куркынычлы дулкыннары арасында йөзгәндә, өметсезләнеп йөрәк сызлаганда, дөньядагы бөтен кеше ташлап киткән чакларда, ул шул моңлы тавышны ишеткән төсле була, күңелендә үзенә бертөрле җылылык, рухында бертөрле яктылык, рәхәтлек хис итә.

Нәсимә абыстай тагын бишеккә карый: Галәветдиннең маңгаена тир чыккан, үзе дә тирән йокыга чумган. Моны күрүгә Нәсимә абыстайның күңелендә тел белән әйтеп бетерә алмаслык шатлык уяна. Аңар инде бөтен максуды җиренә җиткән төсле тоела. Ул әле һаман да бишек яныннан китми. Аның күңеле инде куркынычлык беткәнне сизә, шуңар күрә аны йокы баса башлый. Озак та үтми, ул утырган җиреннән ялан сәкегә авып тирән йокыга китә. Аның йөзендә шатлык, чиксез шатлык аңкып тора. Аның ул рәхәтенә балдан балга сикереп йөреп тә күңелен юата алмаган, тормышка үзенең ни өчен җибәрелгәнен йөзләрчә том китап укып та аңлап алмаган, кыйммәтле зиннәтләр белән тулган йортларда яши торган кара кашлы, нечкә билле бер графиня да кызыгыр иде.

Тышта тагын сузып-сузып кына әтәчләр кычкыралар. Авыл һаман тыныч кына йоклый. Тирә-ягын аксыл болытлар әйләндереп алган ай да ни дә булса уйлаган шикелле күңелсез карый… 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад