Мәгъсүм
…Хәят абыстай кулыннан килгән кадәр Мәгъсүмне тәрбия идәр, телгә өйрәтер, дин танытыр, холкыны төзәтер, акрын-акрын һәрнәрсәгә төшендерер, фикерене ачар, һәрвакытта үзе берлә йөртер, кечек шәкерткә дәрес биргән мөгаллимә кеби сөйләп йөрер иде.
Мәгъсүм исә күргән нәрсәне сорар, хакыйкатьтән бәхәс идәр, Хәят абыстай сөйләүдән кире тормаз, сүзләре җавапсыз калмаз иде. Хәят абыстай Мәгъсүмне җиде яшеннән унике яшенәчә үзе укытты, төркичә укырга вә язарга өйрәтеп, үзе укыган гарәпчә вә фарсыча китаплардан да бераз белдерде. Мәгъсүмнең зур мәдрәсәгә барып меллалыкка укыр вакыты җитте. Хәят абыстайга да бик зур кайгы төште, чөнки Хәят абыстай үзе мәдрәсәле авылда үскән, Фәхри хәзрәттән дә мәдрәсә хәлләрен ишеткән, мәдрәсәдәге тәртипсезлекне белгән иде. Хәят абыстай кеби бала берлә генә юанып торган ялгыз бер хатынга йөрәк парәсе кеби баласыннан аерылып тормак бик агыр күренә иде, йомырка эчендәге чебеш кеби Мәгъсүмгә анасыннан аерылып, камчы тоткан, чыраены сыткан хәлфәләр, казыйлар кулына төшмәк җиңел шәйләрдән дәгел иде. Хәят абыстай каршында Мәгъсүмне зур мәдрәсәгә озатмак диңгез сәфәренә җибәрмәк илә бәрабәр иде. Шулай булса да, Хәят абыстай, күп уйлаганнан соң, Мәгъсүмне атасы Фәхри хәзрәт кайда укыган, шул мәдрәсәгә җибәрмәкче булды.
Хәят абыстай Мәгъсүмгә атасының иске чапаныннан бозып, үз кулы берлән яшел бишмәт, яшел камзул текте, түбәтәй сырды. Ике тиеннән җыелган акчасына яңа читек, яңа кәвеш алды, икмәк, күмәч, сумсалар пешерде. Кичтән һәркайсысыны әзерләп, иртәгә озатмакчы булды. Кич берлән Хәят абыстай Мәгъсүмгә урын түшәде. Мәгъсүм ятканда иртәгә кич урын түшәүче анасы булмас, үзе яки башка бер адәм булачагыны уйлап аз гына егълап алды, төрле фикерләр илә йокламаенча ятты, таң алдыннан гына йокыга китте. Таң атты, моңлы тавыш илә кычкырган сәгать күкесенең тавышына Мәгъсүм уянды. Шуннан соң моңлы гына тавыш берлә самавыр шауларга кереште, чыж-пыж май тавышлары, шалдыр-шылдыр таба тавышлары, мәче балаларының мияу-мияу диеп аналарына кычкырулары Мәгъсүмнең кайгылы күңеленә әсәр бирмәктәләр иде.
Шәфкатьле анасының җәйгән урыныннан торасы килмәенчә, Мәгъсүм байтак вакытлар ятты, соң бераз гайрәткә килеп сикереп торды да кулына комган алып тышка чыкты. Тышта аяк асты былчырак, күк йөзе болытлы, караңгы вә кайгылы бер көн иде. Мәгъсүм тышка чыккач, хайваннар янына барды, һәркайсыны күздән кичерде, анлар да Мәгъсүмнең күз алдына килеп, башларыны сузып, Мәгъсүмгә карап: «Сау бул, безне калдырып китәсең» дигән кеби моңаешып торалар иде.
Мәгъсүм өйгә керде, ашъяулык җәелгән, поднослар, чынаяклар куелган, коймаклар әзерләнгән, чәй янында Шәйхи мәзин, Хәят абыстай, хезмәтче хатын утырган иде.
Чәй эчелде, фатиха кыйлынды, мәҗлес тәмам улды. Хәят абыстай торып, зур сандыкны ачты, сандыктан бер зур гына төенчек чыгарды, зур төенчекне сүтеп, аның эченнән янә бер кечкенәрәк төенчек алды, ул төенчек эчендә яулык, яулык эчендә вак төенчекләр, вак төенчекләрнең эчендә, һәркайсында төрле-төрле акчалар, кайсында ике тиенлек, кайсында өч тиенлекләр куелган иде. Шул даруга ярарлык акчаларны Мәгъсүмгә кирәгенә тотарлык, хәзрәт илә хәлфәгә садакалык берничә сум акча санап бирде.
Мәдрәсәгә барачак нәрсәләр барчасы чыгып бетте. Мәгъсүмнең дә өйдә торудан өмиде бетте, анасы илә күрешеп, дога кыйлып, керфекләре чыланып, чыгып арбага утырды. Күк алаша да, аяныч Мәгъсүмне сөекле анасыннан аерып алып китте.
Көн уртасында бер авылга кереп ат ашатып чыктылар, кич белән, ахшамнан соң мәдрәсәле авылга җиттеләр. Мәдрәсәгә кермәй, шул авылда Зариф агайга кереп кундылар, ястүдән соң Мәгъсүм йокларга ятты, төрле фикерләр илә йоклый алмаенча, таң алдыннан гына йокыга китеп уянды, ят җирдә улдыгыны, анасыннан аерылдыгыны хәтерләп егълады. Торып, тышка чыгып, тәһарәт алып намаз укыды.
Намаздан соң Шәйхи, Зариф агай, Мәгъсүм, бергә утырып, чәй эчтеләр. Чәйдән соң Мәгъсүм илә Шәйхи мәдрәсәгә киттеләр. Мәдрәсәдә Хәмид илә Вәлидне сорап, анлар янына керделәр, анлар да якташ диеп каршы алдылар, үзләренә урындаш һәм казандаш кыйлмакчы булдылар. Мәгъсүмнең өс-башы яхшы һәм пакизә улдыгыны күреп, бер бай мелланың баласы, буның аркасында бераз сыйланырга була, дип уйладылар. Мәгъсүм, Шәйхи берлә хәзрәткә барып, садакасын биреп, хәзрәт берлә күреште, хәзрәт тә Хәмидләр илә урындаш булырга, Шәфигулла хәлфәдән укырга кушты. Шәфигулла мәдрәсәдән-мәдрәсәгә йөргән, күп мәдрәсәләр күргән, ахырда бу мәдрәсәгә килгән, хәзрәткә хезмәт идәрәк, надан булса да, Хәлфә исеме бирелгән, күп шәкертләрнең яшь вакытларыны җилгә җибәргән иде.
Шәйхи мәзин кайтып китте. Мәгъсүм мәдрәсәдә калды. Хәмид һәм Вәлид илә урындаш һәм казандаш булды. Хәмид илә Вәлид ике хайван исәләр дә араларында аерымлык күп иде. Хәмид йорт хайваны, бер сыгыр кеби зарарсыз улдыгы хәлдә, Вәлид тәмам моның киресе, гаять тә зарарлы, ерткыч бер хайван иде, Хәят абыстай кеби бер шәфкатьле анадан аерылып, Вәлид кеби ерткычка юлдаш булмак Мәгъсүм өчен бәхетсезлек, диелсә дә тугры иде.
Мәгъсүм Шәфигулладан дәрес башлады, дәрес тугрысында агырлык күрмәде, урындашлар илә дә бер җомгагача бик яхшы кунак кеби үткәрде. Вәлид аш пешерер, самавыр куеп кертер, Мәгъсүм кунак, Хәмид ага улыр, чәй янында яхшы ашлар хәзерләнер, Хәмид сыгыр кеби, Вәлид бүре кеби Мәгъсүмнең өйдән килгән яхшы ашларын ашап бетерделәр, нәүбәт арыш икмәгенә җитте. Мәгъсүмнең кадере китте. Вәлид тә Мәгъсүмне хезмәткә җикте. Вәлид Мәгъсүмнән су китертер, самавыр куйдырыр, аш пешертер, Мәгъсүмнең гомерендә бер мәртәбә күрмәгән эш булдыгыннан бик мәшәкать күрер иде.
Вәлид әүвәл Мәгъсүмнән көләр, соңра орышыр, бераз булышыр, ачигы килсә сугар. Мәгъсүмнең нәзек табигате моны күтәрмәз, чыдамаенча егълар иде.
Мәгъсүм яшь көенчә күп мәшәкатьләр күрер, анасыны исенә төшерер, өйдәге рәхәтләрне хәтеренә китерер, бу дөньяның оҗмахы диелмеш мәдрәсә җәһәннәм кеби күренер иде. Көннән-көнгә шәкертләр күбәер, урыннар тараер, Мәгъсүмгә дә тормышлар агыраер, йөзе саргаер, муены караер, бишмәте майланыр, кайгы вә хәсрәттән башы әйләнер иде.
Шәкертләр артты, мәдрәсәләр тулды. Мәгъсүм өчен мәдрәсәдә тормышлар бик тә агыр булды. Чөнки Шәриф берлә Гариф та килде, анлар исә холыктан Вәлидтән ким дәгел, бәлки артык иделәр. Анлар аш пешергәндә, самавыр куйганда Мәгъсүмгә зыян тигерерләр, Мәгъсүмнең суыны салырлар, күмерене алырлар, аш пешергәндә казаныны урыныннан алып читкә куярлар, каршы бер сүз әйтсә, тотып кыйнарлар, казыйга керсә, бер-беренә шаһит улып, Мәгъсүмне гаепле итәрләр иде.
Мәгъсүмнең көндәлек бишмәте ерткаланып, кияргә яраксыз булды, иске кәвеше югалды, иске читек тә начарланды, яңа бишмәт, яңа читек-кәвешләр киеп хезмәт итә башлады. Тора-бара ул киемнәр дә начарланды, читекләрнең агызлары ачылды, яңа бишмәт майланып каралды, Мәгъсүм үзе дә бишмәттән ким булмады, күмерче яхуд тимерче кыяфәтенә керде. Вәлид тарафыннан аңа «Тимерче» диеп исем бирелде, Шәрифләр, Гарифлар аркылы бу исем бөтен мәдрәсәгә таралды. Мәгъсүм исеме тәмам онытылды.
Хәят абыстай, бер ай үткәч, Мәгъсүм тора торган авылга барды, авылга җиткәч, урамда, мәдрәсә капкасы төбендә атын туктатып, Мәгъсүмне чакырып чыгарып, үзе илә кунакка алып бармакчы булды, мәдрәсә капкасы төбендә куышып уйнап йөрүче шәкерт малайлардан Мәгъсүмне сорады, анлар белмәде, башкалардан сорагач, башкалар да белмәде, шул арада Шәриф белән Гариф чыкты, анлардан сорагач, анлар бер-берсенә карашып: «Тимерче» анасы булырга кирәк, аның исеме «Мәгъсүмдер» дип сөйләштеләр. Шуннан соң Шәриф: «Тимерче! Тимерче! Сине бер хатын чакыра» дип кычкыра-кычкыра кереп китте. Хәят абыстай буны ишетеп, бер агарды, бер кызарды, хезмәтче хатын гына ишетмәсен, дип уйлый иде.
Бераз вакыттан соң Мәгъсүм чыкты, йөзе саргайган, муены карайган, бишмәт майланган, бәгъзе җирләре янган, читекнең авызы ачылган, кәвешләрнең уралары өзелгән, кыңгыр басылган, Мәгъсүм үзе дә теләнче малай кыяфәтенә кергән иде. Ул анасы берлә егълап күреште, анасы да Мәгъсүмнең хәлене күреп, бик аяды, ләкин үзенә әйтмәде, башкаларга да белдермәде, читкә чакырып: «Бераз юынып, кешедән алып булса да яхшырак кием киенеп, бәнем яныма бар», — диеп, акрын гына колагына әйтте, үзе арбага утырып китте.
Мәгъсүм бераз юынды, сабакташларыннан яхшырак киемнәр алып киде, анасы янына барды. Хәят абыстай Мәгъсүмнең хәлене сорашты, китергән нәрсәләрене бирде. Мәгъсүм нәрсәләрне Зариф агайларга илтеп куйды, кич берлә Хәят абыстай кайда кунакта булса, шунда кунды, иртә торгач, Хәят абыстай кайтып китте. Мәгъсүмгә читек-кәвеш төзәттерергә акча биреп калдырды. Базарчылар артыннан бишмәт җибәрмәкче булды. Унбиш көннән соң кунакка кайтырга кушты.
…Мәгъсүмне өйләренә алырга килделәр. Өйгә кайтам, дип ул бик куанды, куанычы зур булса да, бераз кайгылы, чөнки шул вакытта бүрке илә кәвешләре югалып, бүрексез, кәвешсез өйгә кайтып керергә бик тә уңайсыз иде. Ни эшләсен, теләсә-теләмәсә дә бер сабакташыннан иске генә бүрек алып киде, кәвешсез читектән генә кайтырга чыкты. Мәгъсүм, авылны чыкканда, мәдрәсәгә алырга килмиләрме, диеп артына борылып карады, авылны чыгып, бераз киткәч, янә борылып карады, артыннан килеп, мәдрәсәгә алып китәрләр кеби тоела иде.
Мәгъсүм икенде вакытында өйләренә җитте, хибестән котылган кеби иркенләп китте, ахшамнан соң, анасы илә утырып, бик рәхәтләнеп чәй эчте.
Ястүдән соң мунчага барды, бик яхшылап сабын берлә юынды, мәдрәсә тузаннарыннан хасыл улан кабыгыны салды, тәннәре җиңеләеп калды.
Бер җомга кунак булганнан соң, Хәят абыстай Мәгъсүмгә кышлык киемнәр әзерләде.
Кыш көннәрендә көн саен Зариф агайларга йөрү мәшәкатьле булыр, диеп, мәдрәсә башында азык куярга бикле сандык, аяк киеме куяр өчен бикләнә торган кечек шкаф ясатты. Яшьле күзләре белән Мәгъсүмне мәдрәсәгә озатты.
Бервакытта мәдрәсәле авылның манарасы күренде, Мәгъсүмнең йөрәгенә гүя ут кабынды. Мәгъсүм гүя хибесханәгә кабул ителде. Хәят абыстай өйрәткәнчә, яхшы азыкларны сандыкка бикләп, мәдрәсә башына куйды.
Мәгъсүм әүвәлге хезмәтләрене күндерер, акрын-акрын мәдрәсә эшләренә өйрәнер, эшләүдән курыкмас. Һай, бу вафасыз (тотнаксыз) дөнья! Бер яктан, төзәлсә, икенче яктан, кайгы чыга. Мәгъсүм чәй янына бәгъзе нәрсәләр төшермәкче булып мәдрәсә түбәсенә менде, сандыкны ачса җилләр истекене күрде.
…Бичара Мәгъсүм чүплектә калган гөл кеби булып, кибеп корыды, коры сөяк кенә калды, бер көн аш пешергәндә салкын тиеп сырхаулады. Беркөн Шәйхи мәзин Мәгъсүмне алырга килде. Мәгъсүм бар нәрсәсен өйгә алып китте. Нияте бу ел мәдрәсәгә килмәскә иде.
Мәгъсүм өйдә бер ай ятып торды, соң бераз җиңеләйгән кеби булды, утырып торыр, акрын гына чыгып йөрер, арт тарафтагы бакчага барыр, агым суга карап юаныр, соң өйгә керер, атасыннан калган китапларны, әдәби вә милли хикәятләрне укыр, башыннан үткән эшләрне берәм-берәм күз алдына китерер, җәүһәрдән кыйммәтле яшь гомеренең зайягъ улдыгыны уйлап үкенер, күзләреннән яшьләр түгәр иде.
Мәгъсүм үзләренең яхшы өйләрендә, кайсысы кояш чыгышына тугры шул өйдә тора башлады. Өйнең эче артык тәкәллефле (ясалма) булмаса да, җәй көннәрендә тәрәзәләр ачылыр, һавасы сафланыр, барча тәрәзәләреннән кояш нуры керер, күңелгә шатлык бирер, Мәгъсүмгә дә бераз гына җиңеллек биргән кеби тоелыр иде. Ошбу бүлмәдә өйнең сул як стенасына терәп карават куелмыштыр, караватка түшәк җәелеп, баш куячак җиренә зур мендәрләр куелып, өсләренә ак җәймә ябылмыштыр. Караватның тирәсенә ак төсле аз гына кызылга маил (тартым) чыбылдык корылып, чыбылдыкның уртасыннан ике якка аерып кереп ятыр өчен ишек әзерләнмештер. Зур бүлмә: бүлмә ишегеннән кергәч тә уң якта, почмакта зур сандык, сандык өстендә Мәгъсүмнең намаз киемнәре, киемнәр өстендә намазлык, намазлык өстендә кызыл фәскә чорнаган чалма.
Мәгъсүмнең гадәте: иртә торыр, тәһарәт алыр, намаз укыр, намаздан соң дога кыйлыр, торып намазлыгыны, чалмасыны сандык өстенә куяр, соң көзгегә карар, әлхәмделиллаһи, дияр, числолыкка күзене салыр, әүвәлге көннең кәгазене ертып алыр, числолыгыны үзенең гомере дия гоман идәр (күңеленә китерер), һәркөннең кәгазен ертып алганда гомеренең бер кисәгене ертып алыр, беркөн гомерем кимеде, дия уйлар иде.
Кулына каләм алып, бераз тәрҗемә эше белән шөгыльләнсә дә, үзендә агырлык сизде, каләмне куйды да: «Һәр эшне вакытында эшләмәк тиешледер, соң эшләнгән эшнең бәрәкәте юктыр, вакыт исә сатып алынмыйдыр, (вакыт илә якут алыныр, әмма якут илә вакыт алынмас) дигән сүз бик хак вә тугры сүздер», шул сүзләрне әйтеп туктады.
Өйгә кайтып, бер ай торганнан соң, докторга барды. Доктор авыруның йөрәктә вә фәна (яман) дәрәҗәдә улдыгыны, Мәгъсүмнең озакламый дөньядан китәчәгене хәбәр бирде, шулай булса да, доктор дару бирде, бик тыныч урында, гаять тә нәзакатьле мөгамәлә ителеп, табигатьне бозачак нәрсәләрдән сакланып, шул даруны истигъмал (куллану) итдектә бер ел дөньяда торачагын сөйләде.
Шуннан соң Мәгъсүм өйләренә кайтып, доктор биргән даруны истигъмаль идәрәк, әҗәлне көтеп калды. Мәгъсүмнең хәле бәгъзе вакытта җиңел, бәгъзе вакытта агыр улыр, хәле агыр улдыкында фәкать ятып торыр. Хәят абыстай да керер, сөйләшеп утырыр. Мәгъсүм һәр иртәдә, бәлки бу көн ахыр күрүем булыр, диеп анасының кулыны үбәр. Хәят абыстайның йөзенә карап елмаеп кына: «Бәнем өчен кайгырмаңыз, сабыр итеңез, Ходайның рәхмәте киңдер, Хак тәгалә хәзрәтләре: «Рәхмәтем газабымнан киңдер», — димештер. Пәйгамбәр саллалаһы галәйһи вә сәлламның сабыр итәргә кушкан, дип әйткән сүзләрен сөйләр иде. Беркөн Мәгъсүм иртә уянды, җанына җиңеллек килгән кеби улды, тышка чыгып керде. Әүвәлге гадәтенчә, көзгегә карады, кара чәчләре аз гына чобалган, кара күзләре бераз гына баткан, кара мыеклары бераз гына агарган, иреннәр кызыл күренсә дә, кызыллыгы сыекланган, йөзе агарган исә дә уртасы аз гына кызарган, баш очындагы тәрәзәсе кояш нуры берлә чыбылдык аша Мәгъсүмне гүзәл күрсәтмәктә иде. Мәгъсүм торып утырды, анасының кулыны үпте, янә аркасы үзрә ятты, тәннәре кызып, сусаган кеби булып, су сорады. Хәят абыстай бер чынаяк су китерде. Мәгъсүм аркасы үзрә ятып, юкары бакып торыр, иреннәре аз гына селкенгән кеби күренер иде. Хәят абыстай «Эчәсеңме?» дип сорады. Мәгъсүмнән җавап килмәде.(Хикәя. М. Гайнуллин һәм Җ. Вәзиева төзегән «Татар әдәбияты. Дәреслек-хрестоматия (XX йөз, 1947) дигән китаптан кыскартып алынды)
Закир Һади.
Нет комментариев. Ваш будет первым!