Бер-беребезне саклыйк яки күз тию

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дә күз тиюдән авырган. Гайшә Анабыз әйтүенчә Җабраил фәрештә Пәйгамрәбезне мондый дога белән дәвалаган: «Бисмилләһи йүбрика вә мин кулли дәәин йәшфикә вә мин шәрри хәсидин изәә хәсәд, вә мин шәрри кулли зии гәйн» (Мөслим)
Тагын Җабраил Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) авыруын белгәч, мондый дога укыган: «Бисмилләһи әркыйкә мин күлли шәй-ин йүэзиикә мин шәрри күлли нәфсин әү гайнин хасид. Аллаһүммә йәшфикә, бисмилләһи әркыйкә. (Мөслим) (Сиңа кайгы, җәзалану биргән һәр көнләшкән нәфестән яки күз тиюдән Аллаһның исеме белән Сиңа шифа телим. Аллаһ сиңа шифа бирсен. Аллаһның исеме белән Сиңа шифа телим).
Гайшә анабыз әйтүенчә, ул Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) күкрәгенә кулын куйган һәм «Имсахил баса рабба ннасы биядикә шшифау лә кашифе лә иллә әнтә» дигән сүзләрне кабатлап аны күз тиюдән дәвалаган.
Кеше ниндидер, нәрсәгәдер соклануын белдергәндә аңа «Ма шаа ллаһу лә куввәтә иллә биллаһ, дип әйтү хәерле була. Хатын-кызларга гына түгел, балаларга да күз тия. Ибн Аббас әйткән хәдистә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) Хәсән белән Хөсәенне түбәндәге сүзләр белән күз тиюдән саклаган: «Әгуузү бикәлимәтил-ләәһит таммәти мин күлли шәйтанин вә һаммәтин вә мин күлли гайнин ламмәтин (Бухари) (Бөтен шайтаннардан, зәһәрле хайваннардан һәм күзе тигән һәр начар күздән Аллаһы Тәгаләнең кимчелексез һәм тулы кәлимәләренә сыенамын». Бу хәдис имам Тирмизи тарафыннан да әйтелә. Күз тию бар. Кошларга, хайваннарга да күз тия икән. Күз тию кешене-кабергә, дөяне-казанга кертә, дигәннәр. Бу - хак. Шунлыктан, һәрчак, һәр җирдә иртә вә кич догаларны укырга кирәк. Аятел Көрси, «Әл-Фатиха», «Әл-Фәләк», «Ән-Нәс» сүрәләрен бик күп укырга кирәк. Без алда биргән Пәйгамбәребездән килгән догаларны гел укысыгыз, күз тиюдән интегүче булмассыз, Иншә Аллаһ. Халык күп җыелган урыннарда Мөселманнар үзләренең бигрәк тә, хатын-кызлар гәүдәләрен капларга тиешләр. Болай булганда алар гөнаһтан саклансалар, икенчедән үзләрен күз тиюдән саклыйлар.

«Ас-салам» № 21-22 ноябрь 2009 гәзитеннән файдаланылды.
«Мөслимә» газетасы, май, 2010 ел. 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад