Әнигә

                                 Бала өчен үлде бөркет, ни чара... 
                                 Әйтте кемнәр аңа карап: бичара. 
                                 Бала - бавыр, бала - бәгырь дип тойган 
                                 Аналар шул бичарадан көч ала. 

Теге дөнья бар дип ышандың син,
Күктә Алла бар дип ышандың...
Үзең барда безгә, денсез булып,
Имансызланырга кушмадың.
Дога укып эшне башлый идең...
Еллар сезне шактый имгәткән;
Әмма авыр сугыш елларында
Син башладың сүзне икмәктән.
Сезнең гомерләрне искә алсаң,
Янып китәр кебек камыллар...
Көлтә кебек кысып буганга тик
Бүселмичә торды кайгылар.
Гомерең буе илне кайгырттың да
Соңга кадәр безне уйладың.
Синең хисең белән яшим, әни,
Син бардагы кебек иманым.
Сезнең кебек янып яшәмәсәк,
Кабул итмәс туган бусага.
Безне уйлап бик борчылма, әни,
Әгәр анда дөнья будса да!
1964. 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад