Татар халкы язмышында иң куркынычлы заман — чукындыру сәясәте үткәрелгән еллар, дип сөйләү гадәткә кергән.
Әйе, бу — зур афәт. Әмма халкыбыз аннан да фаҗигалерәк вакыйгаларга килеп җитәр дип бабаларыбыз уйламагандыр да. Чукындыру сәясәте дин белән барган, кешенең иманын алып, имансыз калдыру өчен көрәшкән.
Совет чоры фәне тирәнрәк керде. Чукындырып кына бу халыкның иманын алырга мөмкин түгел икәнен төшенеп, яңа фәнни нигезгә күчте. Ул өйрәнә, эзләнә торгач «татар халкын теленнән аермый торып, имансыз ясап булмавын» ачыклады. Гаҗәп, татар халкының иманы — телендә икән — туган телендә.
Ә туган тел халыкта гасырлардан-гасырларга нәрсә белән — нинди кодрәт белән дәвам итә? Язма культура белән! Әнә шул кодрәтле мәдәни көч халыкны җыеп тота дип ышандылар. Тиз генә вакыт арасында ике тапкыр әлифба алмаштырып, халыкны надан калдырдылар. Барып чыкмады. Югары мәдәни тарихы булган татар халкы анысын да, монысын да тиз үзләштерде.
Татар халкы — «үзенә бер феномен» иде.
Казан үксезенең юньсезе мин,
Мыскалынча саттым иманымны.
Кем теләге кабул?
Саумы, Мәскәү,
Гаҗәпләнмә, бу мин — «феномен»ың...
Инде мәдәни тарихыннан аерылды, надан калды — ни хәл итәргә, дип торганда фән тагын ярдәмгә килде. Аларның бит кайсы хәрефкә күчсә дә мәктәпләре бар. Шуннан чыгып, мәктәпләрне руслаштыру башланды.
Бу халык Тукайны укып, аның байрагын күтәреп үскән «хөр мәмләкәт, хөр Русияһ» халык иде.
Бу халык, Тукайда әйтелгәнчә, «тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» яшәгән халык иде.
Татар халкы шаккатмады. Урысча укыды, татарча сөйләште...
Кинәт кенә кара давыл булып афәт басты. Торыр урыны булмаган Рәсәй халкы татар иленә агыла башлады. Иван Грозный руслаштырган Казан өстенә, Совет Мәскәве руслаштырган Түбән Камалар, Брежнев шәһәрләре өстәлде. Мәктәптә йолкып ала алмаган иманны, ана имчәгеннән баланы йолкып алып эшли башладылар.
Гомер-гомергә әдәби яшьләргә мохтаҗлык кичермәгән татар әдәби хәрәкәтенең сулышы кысыла башлады.
Гомергә сабыр булган Сибгат ага Хәким Зөлфәт белән миңа әрнүле сүз ычкындырды:
— Муса Җәлил, Фатих Кәрим бәхетле булган икән. Алар татар баласының халык баласы булып үсәсенә ышанып киттеләр. Мәктәбең белән бергә туган телең дә киселгәч...
Артык дәвам итмим. Болай да аңлашыла. Әмма гасырлар буена үзенең тамырын югалтмаган татар мәдәни дәвамы бетәме соң?
«Ялкын», «Яшь ленинчы» битләрендә кош теледәй хәбәрләр, шигырьләр бастырган малайлар оран сала башладылар.
Ркаил Зәйдуллин — чуаш иленнән; Ләис Зөлкарнәев — Башкорт ягыннан; Газинур Моратов — урман ягына терәлеп торган Кукмарадан; Ләбиб Лерон — тапкырлыкның тәмен белгән типтәрләрдән — Актаныш, Мөслим төбәгеннән.
Ара-тирә язмалары чыккан, яшьләре 30–40 арасында тирбәлгән каләм ияләрен искә алмаганда, инде яшь көчләр килмәс иде сыман. Кинәт... Тагын да чуаш иленнән, Батыр районының Шыгырдан авылыннан Рөстәм Сүлти:
Чын мишәрең булалмадым инде,
Моңсу мишәр шул мин, Шыгырдан.
— Син кайдан? — дип сораганнар өчен
Тик бер җавап миндә:
— Шигырьдән!
Әгәр дә шагыйрьгә 22 яшь икәнен белмәсәң, аның берничә китап күләмендәге шигъри әсәрләре барлыгына үз күзең белән шаһит булмасаң, имәнеп китәргә мөмкин.
Татарстан язучылар берлегендә шагыйрьләр җыйналды. Аларның бүген секция утырышы. Иң яшь шагыйребезнең иҗатын өстәлгә салып сөйләшәбез. Сөйләшү әдәбиятыбыз язмышына кереп китте. Олы язмыш хакында сөйләшер өчен яхшы шигырьләр кирәк. Ә бәлки Рөстәм Сүлтинең әнә шул тирән эчтәлекле, үзенең яшенә хас булмаган, бәлки киресенчәдер, шигырьләре бу зур сөйләшүгә тарткандыр. Шагыйрь үзе шигырьләрен оялып кына укыды. Кайбер өлешендә сүзләре дә аңлашылмады. Әмма инде үзләре шигъри дулкынга күнеккән өлкән каләмдәшләре алданмадылар. Әхсән Баян, Әхмәт Рәшит, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон шигырьләрне үзләре укып караганга күрә җитди сүзләр әйттеләр. Киңәшләр бирделәр. Бу сүзләрдә шагыйрьгә үз-үзенә ышанырга кирәклеге, аның олы юлга чыгарга мөмкинлеге зур икәнлеге турында ышандыргыч сүзләр иде.
Ә шигырьләрдә чакыру яңгырый:
«Каз канаты» җырын җырлый-җырлый,
Юксынуын эчкә йоткан халык.
Күз алдыма килеп басасыз шул
Җанга якын моңлы символ булып.
Казан казы, тагын яный дошман,
Авазың сал әрнеп, сыкрап, каргап...
Коткар телне, газиз халкым коткар:
— Уяныгыз, кыйгак, кыйгак, кый-гак-к!
...Яңа исемнәр һәрвакыт ят тоела. Әдәби исемнәр гел шулай инде. Бигрәк тә гасыр ахырына җиткәндә. Ә инде алдагы илле, алтмыш, җитмеш, сиксән, туксанынчы елларын әйткән дә юк. Халыкка шагыйрьне моңарчы партия өлкә комитеты тәкъдим итте. Шул сәбәптән без Хәсән Туфанның зурлыгын да әлегә кадәр белә алганыбыз юк. Инде Зөлфәт, Нияз Акмал, Эдуард Мостафин кебек яңа зур буын хакында сүз булуы да мөмкин түгел.
Әмма бер хакыйкатьне оныталар: Тукай да, Бабича, Такташ та, Туфан да яклауга мохтаҗ түгелләр. Алар хезмәт иткән халык мохтаҗ. Ул халыкка мәктәпләр кирәк. Ул халыкка дәреслекләр кирәк.
Әнә шул заман арасыннан килеп чыккан яшь каләм иясе бу — Рөстәм Сүлти.
Шагыйрьләр секциясе аның, башлангыч иҗатын унай бәяләде. Беренче китабын Татарстан китап нәшриятына тәкъдим итте. Үзен язучылар берлеге әгъзасына әзерләргә кирәге искәртелде. Шагыйрьдән иҗади һәм иҗтимагый активлык таләп ителде. Бу таләпләр шагыйрьне куркытмасын, канатландырсын иде. Амин! Өметем аклансын иде!
Мөдәррис Әгъләмов. (Ошбу мәкалә 1992 елгы Рөстәм Сүлтинең «Мин — шигырьдән. Шигырьләр, поэма» китабына кереш сүз итеп нәшер ителгән).