Мирас

           Соклансам да, матурлыкның 
           Һәммәсенә тукталмамын. 
           Тукталсам да - 
           Сокланмамын. 

Бик күп нәрсә инде миңа якын,
Бик күп нәрсә әле миңа чит...
Әҗем мәчетенә якын киләм,
Никтер якын миңа ул мәчет.

Кояшы да туры карый аңа,
Ни читләми буран, ни яңгыр...
Юл ягасы... Күпме узгынчылар...
Бәгырьләрен күчәр уйгандыр.

...Якты чор бу!
Чорым уртасыннан
Киләчәккә таба узамын...
Атлап килә заман тарихларның,
Архивларның кагып тузанын.

Һәр гасырның осталары безгә
Үз хәленчә мирас калдырган;
Шулар әрвахына тып-тын калып
Дога кыла сыман һәр урам.

Ышанмаслык бер могҗиза белән
Көчкә исән калган биналар
Юл читендә онытылып калган
Изге кабер сыман торалар.

Янганнары янган, безнең чорга
Саркып кергән шомлы ис кенә...
Кагылмыйбыз гына, ә кагылсаң -
Чынлап исең китәр искегә.

...Мин башкача карыйм бу дөньяга,
Мин бит яңа заман баласы.
Юк, барыбер килә гүзәллеккә
Тугрылыклы булып каласы.

Болай да бит күпме матурлыкны
Үтердек без...
Үзебез гаепле...
Хәзер менә авыр, атлар да бит
Авырырак тарта мәетне. 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад