Җомга бәйрәме

Мөбарәк булсын җомгалар!

Котлы булсын җомгалар!

Раббым биргән изге көндә

Кичерелсен гөнаһлар.



Һичкем дә изге түгел бит,

Һәрберебез хаталы,

Күңелләрен күрик бу көндә,

Шатландырыйк ата-ананы.



Изгелек кылырга ашгыйк бүген,

Калдырыйк гөнаһлы эшләрне,

Бу көн, гади генә көн түгел —

Бүген Җомга бәйрәме! 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад