Гөнаһ эзләре яна...

Әсир серләремне саклап,
Сак-сок итеп җыям күңелдә,
Ертык бәгырьләрдән барам атлап,
Бәлки алай дөрес түгел дә.

Дөрес түгелдер үле йөрәкләрне,
Җыеп учакларда яндыру,
Әй, туктале, мизгел! Син гүзәлсең!
Теләк сине истә калдыру!

Курку куыгын шартлатып,
Кырылгач карлы бәгырьләр,
Йолдызга очу җиңел тоела,
Акыллар ялганга тегелә.

Калтырамас куллар, бармаклар,
Йөрәк тибешен тойгач чигәдә,
Түләргә кирәк шул арттырып,
Җан белән, кан белән түләргә.

Барсын була алыштырып,
Каерып, башлап өр-яңадан,
Тик баскан саен яңа көнеңә,
Гөнаһ эзләре яна... 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад