Кояш батып килә гарәп җирлегендә...

Кояш батып килә гарәп җирлегендә,
Каргыйлардыр бу халыкны фәрештәләр,
Ибраһимнан калган шул мы изге урын?
Аның тәүхиденнән тәмам читләшкәннәр.

Соры, салкын потлар, кара болытлардай
Каплап кешелекне әллә сукыр итте,
Әллә мәһрум итте иман сафлыгыннан?
Оятсызлыктан җирнен яме китте.

Син төрендең, син калтырый идең ул чак,
Раббың әмрен алдың уз җилкәңә,
Авыр йөк, бу вазива Аллаһыдан,
Әй, расүл, синең хәят илә түләнә.

Яшьли ятим калып, ана назын белми,
Фәкыйрьлектә мохтаҗлыкта үскән идең,
Өстен итте сине Раббың, мөлкәт бирде,
Бар галәмгә килеп, “Мин пәйгамбәр”, дидең.

Синме соң ул, үз балаңны биреп җиргә,
Хәмед әйттең Аңа, сабыр иттең, түздең,
Үрнәк булдың, остаз булдың өммәтеңә,
Иң мөһтәрәм бу дөньяда синең йөзең.

Каргый ала идең, тик син каргамадың,
Юып канлы аякларың, зикер әйттең,
Гафу сорап, өметләнеп бу халыкка,
Кешелекнең иң яхшысы – ул да синдер.

Раббың сөйде сине һәм син сынатмадың,
Син җәннәтле идең, шуңа карамастан,
Төнен намаз укып, Раббыңа баш орып,
Елый-елый гафу сорадың Аллаһтан.

Аллаһ дине өчен сугыш кырларында,
Үз каныңны түгеп, алдың җиңуләрне,
Пәйгамбәребез син, укытучы булдың,
Галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән.

Өммәтеңә кара, ярты галәм гарчә,
Син калдырган, өйрәткән юлдан баралар,
Шәфәгатең көтеп синнән, өметләнеп,
Күбәләкләр сыман,
Кыямәткә таба агалар. 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад