- Мәсгут абый, үзегез белән таныштырып үтегез әле.
- Паспортта 1929 нчы елның 25 нче маенда язылган булса да, үзем 1928 нче елның март ахырында Ульяновск өлкәсе Дмитровград шәһәреннән 35 чакрым булган Лабит авылында туганмын. Аннан Самара губернасы Камышлы район үзәгенең өчеллык пед. училищесын тәмамладым. 45 нче елны Самараның педагогика институтына укырга кердем, тик сугыштан соңгы елларда галәмәт ачлык булу сәбәпле, әти-әни җибәрмәде. Әнкәй: “Балам, зинһар барма, үләрсең, сакалың билеңә җитмәгән, икенче елга укырсың”,- диде. Шул ук елның ноябрендә абыйлар янына Ташкентка чыгып киттем. Икенче елга Ташкент педагогика институтының тарих бүлегенә укыога кердем, ә көндез упаковщик булып эшли идем. 1965 нче елның азагында Казан университетының әдәбият кафедрасы аспирантурасына читтән торып укырга кердем. 69 да аны тәмамлап, Тел һәм әдәбият институтына лаборант булып урнаштым көч-хәл белән. Х. Туфан турында 1967нчедә язылган диссертациямне 72 дә генә якладым. Бик күп кенә каләм ияләренең, муллараның, галимнәрнең эшләрен күчердем: Р. Фәхретдин, Г. Баруди һ.б. Әгәр дә бүгенге көндә шундый кешеләр булса, козгыннар кимерә торган үләксә кебек булмас иде бу бичара халык. Ф. Кәрими, К. Насыйриның томлыкларын чыгаруда катнаштым, Х. Туфанның 5 томлыгы чыкты, бик күп кенә гарәп хәрефләре белән язылган әсәрләрне, бүгенге кондә укучы укырлык итеп, хәзерге басмага күчердем. Әле дә эшлим, әле дә каләм тутыкмый, Аллага шөкер.
- Менә бүгенге көндә татар теленең фәне нинди хәлдә, һәм аның киләчәге ничегрәк булыр?
- 1964 нче елда Х. Туфан мондый сүзләр әйтә (киштәсеннән Туфан китабын алып бер битен ача): “Әдәбиятка килеп кергәндә, тумыштан дигәндәй, янып яшәүче, күренеп торган яшьләр дә бар, ләкин халтураның һәм обывательның үзенә алтын чор тудыра алган заманга, ясалма иҗат белән чын иҗат бергә буталып яшәгән мәйданга килеп керү белән яхшы сыйфатларны югалта башлыйлар; талантлы яшьләр керләнә баралар, дөньяны пакьларлык яклары югала бара”, - ди Хәсән абый инде шул вакытта ук. Яхшылана бармый татарның хәле, яманлана гына бара. Элегрәк әле фәнгә игътибар күбрәк бирелгән булса, хәзер, кызганычка каршы, алай ук түгел шул. Нәшриятларда күптән редакцияләнгән әзер китаплар акча юк дигән сылтау белән басылмыйча тузанланып яталар. Газеталарда да кирәкмәгән мәгълүмат тулып ята, ә кирәген, халыкка файдалысын бастыру дигән нәрсә юк, төтен җибәрү, гомум сүзне төрле яклап әйләндерү генә: һәммәсе матур, һәммәсе ал да гөл, ул яктылык, ул нурлылык, ул өметлелек! Бу бит активлык түгел, ә болай да сукыр халыкның күзенә төтен җибәрү генә. Козгын сыман үләксә халыкны чукып, шуның белән үзләрен туйдыру гына. Әгәр алар ихтыярында булса татарның киләчәге булмас та иде, ләкин татарның үзенең рухи көче бар. Менә шунда ниндидер бер тиле, ниндидер бер чирле Тукай килеп чыгар да, нәрсә булса да эшләп калдыра, ә татар бер адымга алга китә. Яки буе белән дә әллә ни алдырмаган ятим Мөдәррис килеп чыгар, ул да булмаса, каешланып беткән Туфан кебек әзмәвер егет булыр да, талаганнарын да белми, сукканнарын да белми, йолыкканнарын да белми, әмма халыкка хезмәт итеп калдыра. Менә шундыйлар белән татар яши дә инде, ә тәлинкә ялаучылар белән түгел, андыйлар халыкны буташтыра гына, аларны һичкем укучы да юк, халыкка да, әдәбиятка да йөк кенә.
- Татар әдәбиятына һәм тарихына нинди бәяләмә биреп була?
- Татар әдәбияты, башкалар белән чагыштырганда, ул бөек халыклар әдәбияты, бөек халыклар тарихы. Халык, изелгән әрнелгән рухыннан бер баласын чыгара да, шул баласы аны киләчәккә, башкалар тәҗрибәләр ясап үткән адымын үзе атлатып, яңа югарылыкка халкын китереп калдыра. Бер кеше халыкның үзәгенә үтәрлек әсәрләрне тудыра да, шуның белән рухланып яши халкыбыз.
- Халкыбызның язмышы дин белән тыгыз үрелеп килде, ул бәйләнешләр сүтелмәсме?
- Тел белән дин бик тыгыз бәйләнән, берсе берсеннән яши алмаслык итеп бәйләнгән безнең халыкта. Әгәр тел яши икән, аның дин белән бәйләнеше дә яшиячәк. Татар теле төрки нигезен бик нык саклап калган. Кеше динсез яши алмый, аның табигатендә бит ул. Кешене “опиум” кебек исертми, ә аңа терәк була, ышанычын югалткан вакытта, ышанычын саклап, Аллаһ Тәгаләгә тәвәккәлләп, үз эшен дәвам итәргә, максатында нык торырга ярдәм итә.
- Нәшриятлар эшчәлеге турында, һәм аеруча “Иман” нәшрияты турында ни әйтә аласыз?
- Иң зур рәхмәтләрем “Иман” нәшриятына, чөнки минем беркая басылмаган мәкаләләрем анда чыкты. “Иман”да басыла башлагач, миңа да җан кереп китте, башка нәшриятлар да, битләренә кызыллык килепме, минем берничә китабымны бастырырга булдылар. Аллага шөкер, китапларымны алалар, алар киштәләрдә тузанланып ятмый, чөнки анда мәгънә бар, сорауларга җавап табып була.
- Менә сез сиксән яшьне уздыгыз инде, һәм шуңа да карамастан әле дә язасыз, әле дә эзләнәсез, каләмегез тутыкмый. Нәрсә ярдәм итә сезгә?
- Аллаһ Тәгалә ярдәм итә (елмая). Аллаһ Тәгалә тазалык биргән миңа, исәнлек-саулык биргән. Шулай ук халыкка ышану, халык өчен тырышу, халыкны яшәтү теләге белән дә янып яшәү дә булыша дип уйлыйм.