Нәрсә калыр?

Нәрсә калыр?
5 сум акча, билет кисәкләре
Кесәләрдән чыгып юганда,
Кемне сагышка салыр?
Нәрсә калыр?
Мин чыккачтын олы юлга,
Колак пәрдәләре ишетмәслек
Күк тавышы җанны ярыр.
Нәрсә калыр?
Телефонын актарганда берәү,
Исемемә төртелүгә бәлки...
Бәлки мине искә алыр?
Нәрсә калыр?
Әнкәй мәчеткә керергә оялып,
Мескен садака тартмасына,
Мине уйлап акча салыр.
Нәрсә калыр?
Тормыш – елга диләр,
Шулай дөрес бугай,
Кеше китә - эзе кала диләр,
Елгада эз калмый ла.
Бәлки улым калыр бу дөньяда,
Мин өтер куйган җирләрдә,
Әле ул нокта куяр.
Нәрсә тояр аның
Ихтыярым җыеп йодрыкка,
Газап чикләрен сызып,
Учларымны сузам, әле куркам,
Ул учларга бүген галәм сыя.
Тик кем җавап кулы сузар? 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад