Әхлакый тәрбия бирү — кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-ягындагылары да бәхетсез була.
Әхлак тәрбиясе иң башта гаиләдән башлана. Дөньяга килгәч тә, кеше башка кешеләр мөнәсәбәтен тоя башлый. Балага ана әхлагы ана сөте белән керүен дәвам итә. Әнкәсе борчылса, аның бу халәте балага да күчә, ана шатланса, бала әнисенә карап елмая башлый. Гаиләдә ана-ата мөнәсәбәте, әби-бабай, апа-абыйларның, апа-сеңелләрнең үзара мөнәсәбәте баланың холкы калыплашуга хезмәт итә. Туганнар, дуслар, урам, күршеләр белән аралашу берсе дә эзсез югалмый, яңа сыйфатларга нигез сала. Әйе, әхлакый сыйфат күптөрле, ул элек кабул ителгән нормалар нигезендә тулылана бара.
Ләкин сабый үсә төшкәч, үзенең туганлык даирәсен ачыклый башлагач, шушы мөнәсәбәтләрнең бер эздән баруын тәэмин итү өчен, башка чаралар да кирәк. Ул — туганнар арасындагы җылы мөнәсәбәтне якынайту, арттыру, аны ныгыту. Үз туганнарына карата әхлаклы булу рухында тәрбияләнгән бала чит-ят кешеләргә дә үз итеп карый. Әгәр ата-анасы яки якын туганнары башкаларга кырыс мөнәсәбәттә булса, балада кеше сөймәүче булып үсәргә, хәтта аны дошман күрү сыйфатларын рефлекс дәрәҗәсендә үзенә сеңдерергә мөмкин.
Әхлаклылык сыйфатын яшь буында тәрбияләүнең күптөрле чаралары, гыйбрәтләре бар. Менә шундый әхлаклы зат тәрбияләү чараларының берсе яшь буынны нәсел шәҗәрәләре белән балачактан таныштырып, якын кешеләреңне барлаудан гыйбарәт.
Соңгы 10—15 елда татар халкы арасында шәҗәрәләр белән кызыксыну омтылышы шактый көчәйде. Күп кенә гаилә, әгәр үзләренең әби-бабаларында булса, шәҗәрәләргә яшь буыннарның исемнәрен өлкән буыннарныкына ялгый, шәҗәрәләрне тулыландыра, үстерә. Мәсәлән, Кукмара төбәгендәге Мәчкәрә авылында Сөләйман Кирмәни бабаның нәсел шәҗәрәсен үстереп, яңа буыннарның исемнәрен өстәгәч, аларның нәсел агачындагы антропонимнар саны берничә йөзгә җиткән. Әлеге шәҗәрәнең уннан артык кулъязма тексты бар. Бу шәҗәрә белән кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов нәселе дә әнисе ягыннан бәйләнгән. Мәскәүдә яшәүче атаклы академик Рөстәм Үтәмишевнең дә (ул 1926 елда туган) чыбык очы — шушы нәселдән. Легендаларда әлеге нәселнең төп бабасы Казан ханбикәсе улы Үтәмешгәрәй дип сөйләнелә. Бу — юкка түгелдер, чөнки хәзер шәҗәрәдә төп баба итеп күрсәтелгән Сөләйман Кирмәни Касыйм шәһәреннән, икенче төрле әйткәндә, Хан Кирмәннән килгән. Нәселнең Хан Кирмән белән бәйләнеше тарихчы Ш.Мәрҗани хезмәтләрендә үк күрсәтелә.
Яшел Үзән районы Карашәм авылында да 1965 елларда ук, иске шәҗәрә текстына өстәп, зур күләмле нәсел-ыру тарихы эшләнә. Аны Карашәм мәктәбе укытучылары укучылар ярдәмендә төзегән. Мондый кызыклы мисалларны күпләп китерергә мөмкин булыр иде.
Татарстан районнарында 1960—1965 елларда туган якны өйрәнүче укытучылар тырышлыгы белән яшь буында үз нәселенә карата кызыксыну тойгысы уятылды. Беренче мәртәбә нәсел шәҗәрәләре кертелеп, авыл тарихлары язылды. Шәҗәрәләр белән кызыксыну, 1980—1990 елларда беркадәр суынып торганнан соң, XX гасыр ахырында янә дә кабынып китте. 1995 еллар тирәсендә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә татарда беренче мәртәбә шәҗәрәләр конкурсы, зур күргәзмә оештырылды. Анда 270 ләп нәселнең шәҗәрәләре куелып, алар җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Шундый зур ике конкурс соңгы вакытта Казанда «Мәгариф» журналы, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырылып, аларда берничә йөз нәселнең шәҗәрәләре тәкъдим ителде, җиңүчеләр ачыкланды.
Быелның яз айларында шәхсән үземә, шәҗәрәләр конкурсы белән мөнәсәбәттә, Әтнә һәм Лениногорск төбәкләрендәге Комыргуҗа, Олы Мәңгәр, Керкәле авылларында булырга туры килде. Әлеге төбәкләрдә туган якны өйрәнүчеләрнең фәнни-гамәли конференцияләре уздырылды. Алардагы мәктәп директорлары, татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары балалар арасында төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең җитәкчеләре, киңәшчеләре булып тора һәм аларга ярдәм итә. Без моның ачык мисалларын Олы Мәңгәр, Комыргуҗа, Керкәле, Шөгер мәктәпләре тәҗрибәсендә күрдек. Аларда шәҗәрәләргә багышланган кызыклы рефератлар язылды һәм алар фәнни-гамәли конференцияләрдә докладлар рәвешендә укылды. Мәсәлән, Комыргуҗа урта мәктәбендә уздырылган конференциядә Түбән Шашы урта мәктәбе укучысы Р.Шакирова доклады әлеге төбәкнең Кышлау авылында XIX гасырда яшәгән мәгърифәтче Лотфулла хәзрәт бине мелла Сибгатулла Сөләйманов нәселе шәҗәрәсен өйрәнүгә багышланган иде. Доклад үсмер кызның шәҗәрә төзү принципларын аңлап, кимчелексез итеп эшләргә әзерлеге барлыгын күрсәтте. Яңа Шашы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җ.Фәйзрахманов «Сөләйман ахун шәҗәрәсе» исемле доклад укыды. Аның да табышлары кызыклы, онытылып беткән татар укымышлысы тарихын өйрәнүгә багышланган иде.
Быел язын Әтнә районы Олы Мәңгәр урта мәктәбендә укучыларның туган якка багышланган бай эчтәлекле кичәсендә катнаштым. Мәктәп коллективы һәм укучылар бу кичәгә тырышып әзерләнгән. Алар авыл тарихын һәм шәҗәрәләрен яхшы белә. Кичә музыкаль номерлар һәм рефератлар рәвешендә язылган чыгышлардан торды. Балаларның зиһенле һәм белемле булулары бу очрашуларда ачык күренде. Безнең милләтнең шундый балалары булганга сөенеп бетә алмыйсың.
Май аенда исә Лениногорск районында булырга туры килде. Беренче көнне шәһәрдәге педагогия училищесы студентлары белән очрашып, матур тәэсирләр алдык. Икенче көнне Керкәле мәктәбендә «Ватаныңны, үткәнеңне онытма син, изге, якты хисләреңне суытма син» дигән республика фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнаштык. Әлеге конференциягә Лениногорск, Әлмәт, Казан, Бөгелмә, Чирмешән, Сарман мәктәпләреннән дә кунаклар килгән иде. Анда бу төбәктә укучы татар балалары, туган якларының тарихын өйрәнүгә багышланган чыгышлар ясап, конференция кунакларын, укытучыларны, ата-аналарны әлеге өлкәдә ирешкән казанышлары белән таныштырдылар.
Керкәле мәктәбендә ун елга якын инде укучы балаларның сәләтләрен ачуга ярдәм итә торган «Балкыш» студиясе эшләп килә. «Балкыш»ка йөргән укучылар инде Татарстанда да танылып килә. Алар талантлы укытучы Сөгъдә Ямалтдинова җитәкчелегендә матур итеп татарча сөйләшергә өйрәнә, татар әдәбиятын сөючеләр булып тәрбияләнә. Сөгъдә ханым мәктәптә татар теле һәм әдәбияты кабинетын пөхтә һәм кызыклы итеп җиһазлаган. Балаларга Ризаэддин бине Фәхреддиннең тәрбияви фикерләрен үтемле итеп җиткерә белә, ул укучыларны шәҗәрәгә карата кызыксыну тәрбияләүгә дә зур тырышлык куя. Аның тырышлыгы белән Керкәле мәктәбенең дистәдән артык укучысы, «Шәҗәрә» конкурсында катнашып, Диплом һәм Рәхмәт хатларына лаек булды.
Иске Шөгер мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Хәйретдинова, үз авылларында иске кулъязмалар эзләп табып, аларны укып, хәзерге татар графикасына күчереп саклау юнәлешендә укучылар белән максатчан эш җәелдергән. Алар борынгы җыр, бәет, шигырь, истәлек текстларын табып, хәзерге хәрефкә күчергәннәр һәм, компьютерда җыеп, китап хәленә китергәннәр. Бу табышлар бүген халыкның үзенә кайта.
Менә шулай, милләт җанлы тынгысыз татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары борынгы мирасыбызны суытмый яшь буынга җиткерү өчен җан-тән белән эшлиләр, татар халкы яшәсен өчен көчләрен кызганмыйлар. Рәхмәт аларга!
«Мәгариф» журналы, 11/2009.