Татар дөрбәләре тарихына
Татар халкының кабер өсте корылмаларыннан дөрбәләр (мавзолейлар) тарихы әле бик аз күләмдә өйрәнелгән. Нигездә ул археологлар, сәнгать белгечләре һәм архитекторлар тарафыннан гына беркадәр өйрәнелгән дип санала ала. Ләкин әле һәйкәлләрне кабер өсте корылмалары системасы итеп өйрәнү татарны өйрәнү фәнендә җавапсыз кала бирде.
Бу өлкәдә безгә кан һәм дин кардәшләре булган төрекләрнең фәнни хезмәтләренә, казанышларына сокланырга гына кала. Алар үзләренең кабер өсте корылмаларын - эпитафик ташларын, дөрбәләрен, эпитафия поэзиясен, каллиграфиясен, архитектурасын һәр яктан, регион артыннан регионны киң планда өйрәнү, тикшерү эшләрен алып баралар.1
Русиядә бу юнәлештә татар эпиграфика сәнгатен өйрәнүгә кагылышлы хезмәтләр беренче чиратта археологлар, кимерәк дәрәҗәдә филологлар тарафыннан башкарыла. Ләкин аларда татар материалын бер бөтен итеп өйрәнү максат итеп куелмый.2
Урта Азиядә яшәүче төрки телле халыкларның галимнәре үзләрендә мирас булып сакланган дөрбәләргә игътибар биреп, алар турында информацияләр туплау, рухи мирасларын пропагандалау юнәлешендә күзгә күренерлек эшләр башкардылар.3
Хәер, Татарстандагы һәм аннан читтәге татар дөрбәләре хакында да археологларның, тарихчыларның, архитекторларның хезмәтләрендә аерым һәйкәлләргә кагылышлы яңа, җитди сәхифәләр күренә башлады.4
Ләкин алар гына татар дөрбәләренең эзлекле тарихи яшәешен күзалларга ярдәм итә алмыйлар. Матбугатта басылган сәхифәләр бары конкрет бер тарихи истәлек, яки аерым бер дәвергә хас булган ядкәрләр турында гына фикер йөртергә мөмкинлек бирәләр. Шунлыктан, проблема белән кызыксынучылар өчен язылган бу хезмәттә, без татар кабер өсте дөрбәләре эволюциясе турында эзлекле, төзек бер фикер бәян итүне максат итеп куйдык.
Халыкның рухи һәм матди мәдәнияте аның тарихы белән бәйлелектә барлыкка килә һәм үсә бара. Шунлыктан аның эволюциясен халык тарихы белән бәйле рәвештә генә өйрәнергә мөмкин.
Тарихта татар халкының бабалары беренче мәртәбә язма чыганаклар битләрендә Ерак Көнчыгышта һәм Үзәк Азия далала-[137]рында яшәүчеләр буларак искә алыналар. Бу хакта татар һәм урыс галимнәренең фикерләре дә мәгълүм.5
Аның дөреслеге татар халкының телен, фольклорын, мәдәниятен һәм башка рухи-мәдәни материалларын өйрәнүгә багышланган хезмәтләр белән дә раслана. Без инде проблемада җәелеп китмичә, фәкать кабер өсте корылмалары истәлекләренең рәвешен һәм эчтәлеген, күп гасырлык хронологик тәртиптә үсешен өйрәнү максатын гына куйдык. Фәнни күзәтүләр һәм анализлар өчен, чыганаклар итеп, безгә хәтле эшләгән галимнәрнең хезмәтләрен һәм күп еллар дәвамында татар зират корылмаларын өйрәнү процессында үзебезнең археографик, эпиграфик экспедицияләр барышында тупланган материалларыбызны файдаландык.
Татар халкының күп гасырлык тарихында аңа күп мәдәниятләр, географик-климатик шартлар белән танышырга туры килгән. Бабаларыбызга мең елларга сузылган тарихта Тәңре диненә, Исламга күбрәк тартылып, аларның тормышында тәңречелек һәм мөселманлыкның роле зур була. Әлеге дини-фәлсәфә карашлар тәэсире татар халкы бабаларының кабер өсте корылмаларында эзсез калмаган. Татар халкының кабер өсте корылмаларына күзәтү ясасаң, без ул тәэсирләрнең эзләрен күрә алабыз. Хәзер шул тәэсирләрнең эзләрен аерым ядкәрләр чылбыры аша ачыклап үтәбез.
Борынгы татар кабиләләре, чыганаклар күрсәткәнчә, кабер өсләренә туфрактан, агачтан, таштан (соңрак кирпечтән дә) эшләнгән корылмалар төзегәннәр. Боларның күбесе безнең эра башларында ук формалашып җитүен фараз итәргә мөмкин. Туфрактан корганнар өю йоласы безнең эрадан күп гасырлар элек Алтайдагы төркиләрнең археологик истәлекләре булган Пазырык ядкәрләрендә чагыла.
Агачтан эшләнгән корылмаларның, ягъни кабер өсте бураларының, сакланыш дәвере 70-80 еллардан артыкка сузылмаганлыктан, без аларның ерак гасырлардан калган үрнәкләрен күрә алмыйбыз. Татарның борынгы чорларда ук каберләр өстенә агачтан буралар чабып кую фәндә мәгълүм. Алар бөтен татар милләтенең мәдәниятендә танылып, кабул ителгән булганнар. Буралар турында язма чыганаклар бары XVIII гасырдан сакланалар. Ләкин татарның төш юрау тәгъбирләре кабер өсте буралары тарихын мең еллар белән санарга мөмкинлек бирә. Кабер өсте бураларының XX гасырда таралышы Идел буеның көнбатыш районнарыннан алып Красноярский краендагы татар авылларындагы зиратларга кадәр киңлектә саклана.6 [138]
Агач бураларның борынгы татар бабаларыбызда булуын без мәдәниятләрне чыгыштырма өйрәнү юлы белән дә исбатлый алабыз. Моның өчен борынгы татар кабиләләре яшәгән Амур елгасы буйларында бүгенге көндә дә яшәүче аз санлы җирле аборигеннарның мәдәният чыганакларын җәлеп итәргә мөмкин. Урыс галимнәре бу халыкларның XIX гасырның беренче яртысында зиратларын да өйрәнеп, кызыклы хәбәрләр теркәп калдырганнар. Рәсемнәрнең берничәсендә җирле Амур буе халыклары зиратларында каберләр өстенә буралап эшләнгән кечкенә йортлар сүрәтләнгән.7 Ул йортлар кыек түбәле булып, диварлары төрки халыкларга якын булган орнаментлар белән бизәлгәннәр. Ишек, ишеккә аркылы агач бикләгеч борыс та куелган булган (2 нче рәсем).
Тормыш шартлары кешене борынгы дәверләрдә еш күченеп йөрергә мәҗбүр иткән. Шунлыктан агачлы, елгалы урыннарда яшәгән кешеләр, йалан-далаларга да күчеп яшәргә җайлашканнар. Бу хәлләр аларның кабер өсләре культурасын тәэсирсез калдырмый, үзгәрешләр китереп чыгарганнар. Тикшерүче археолог-галимнәрнең далаларда яшәүче төрки кабиләләрдә, шул җөмләдән татар кабиләләрендә дә, кабер өсләрендә гади генә таш плитәләрдән дүртпочмаклы чардуган сыман корылмалар булуын язып калдырганнар. Ул чардуган эченә, яки аның тышкы ягына примитив эшләнгән таш балбал утыртылган (3 нче рәсем). Мондый типтагы кабер өсте корылмалары Үзәк Азия далаларында XIX гасырда да сакланганнар.8 Аларның бер үрнәге Татарстанның Әлмәт төбәгендәге Түбән Абдул авылы кырында да табылды.9 Балбалның зурлыгы: биеклек - 220 см, иңгә - 66 см, калынлык - 28 см. Сында примитив эшләнгән баш, иңбаш, чәч, йөз чалымнары, кул уемы һәм зур гына тамга - төрки тамга да күренә. Сынга бәйләп халык телендә бер тискәре кыз турындагы легенда да сөйләнә. Балбалның тирә-ягында беркадәр кыргый ташлар да таралып ята. Ул кеше кулы белән эшләнгән, янына ташлар да китереп өелгән булган, сынның берничә дистә еллар элек басып, көнчыгышка карап торуын хәтерләүчеләр дә бар. Аны изге урын санап балбал янына вак акчалар китереп салына. Бу җир кечкенә бер утрау булып, иген кыры уртасында калган, сукаланмый. Мондый тип балбалларның Казахстан һәм Җидесу якларындагы районнарда да саклануы хакында фәнни әдәбиятта мәгълүматлар бар.10
Борынгы төркиләрнең төзек дөрбәләр кора башлаганчы, кабер өсләренә кыргый ташлардан корган өю йоласы да булган.11 Андый ташлар өелгән кабер өсте корылмалары Урал буйларында [139] һәм Казахстанда сакланганнар.12 Көнчыгыш Европага XI гасырда килеп кергән кыпчак кабиләләрендә дә кабер өстенә ташлар өеп кую йоласы мәгълүм. Татарстанның Әлмәт районы Яңа Елан авылы зиратында өсләренә ташлар өелгән 20-дән артык кабер барлыгы ачыкланды.13 Шунысы кызыклы - бу каберләр бүген урысларга нисбәтле булып, алар өстенә аерым очракларда агачтан ясалган тәреләр дә утыртылган.
IX-X гасырларда төркиләрнең (шул исәптән татарларның да) ислам диненә керү процессы көчәя. Гарәп авторының «Китабе Аврак» исемле әсәрендә (проф. Ә.Б. Халидов тәрҗемәсендә) Багдадта меңнәрчә төркиләрнең ислам кабул итеп хәлифә хезмәтендә йөрүләре бәян ителә.
Төрки кауем-кабиләләр безнең эраның алтынчы гасыры уртасында яңадан күтәрелеп китеп, һуннар дәүләтеннән соң, яңа дәүләт - Беренче төрки каханлыкны төзиләр (VI йөз уртасы). Аны төзүдә «утыз татар» кабиләләре берлеге катнаша. Тарихта бераз соңгарак дәвердә (VIII йөз башлары) «тугыз татар» кабиләләре дөнья аренасына чыгалар. Тарихи язма чыганакларда шулай ук «сигез татар» кабиләсенең X гасыр ахырында искә алынуы языла.14
Литва дәүләтендә (XX гасырда) «Кырык татар» кабиләсе этнонимын саклаган авыл исеме булуы да билгеле.
Татар кабиләләренең төркилеген инде сигез, тугыз, утыз, кырык кушылып язылган этнонимнарда һәм аларның башка төрки кабиләләр белән тарихның бер җебенә теркәлеп йөрүеннән күрергә, аңларга мөмкин.
Төрки каханлык Кытай империясе тарафыннан җимерелгәннән соң, борынгы татарларның бер өлеше Иртеш елгасы белән Урал таулары арасындагы далаларга килеп чыгып, анда Кимәк каханлыгын төзиләр. Татарларның икенче өлеше Урта Азия якларына барып, уйгурлар белән катнашалар һәм X гасыр ахырында барлыкка килгән Караханилар дәүләтен төзүдә катнашалар.15 Караханилар дәүләтендә татарларның мөселман мәдәнияте белән ныклы танышулары һәм үз мәдәниятләрен баетулары процессы башлана. Алар бу дәвердә, үз мәдәни казанышларын нык саклаган хәлдә, мөселман мәдәниятен төзүдә дә үзләреннән өлеш кертәләр. Кыпчак кабиләсеннән чыккан бөек ислам фикер иясе Әбү-Наср әл-Фараби (870-950) бөтен ислам дөньясында таныла.
X гасыр ахырында Караханилар дәүләтендә Мәхмүд Газнави идарә иткән дәвер башлана. Мәхмүд Газнави үз дәүләте башкаласында Урта Азиянең һәм Хәрәземнең Әбү Гали ибне Сина (980-1037), [140] Әбү Рәйхан Бируни (973-1048) һ.б. күренекле галимнәрен туплый. Караханилар дәүләтенә янәшәдә үскән Иран мәдәнияте аша суфыйчылык фәлсәфәсе дә үтеп керә. Бу табигый да, чөнки, төркиләрнең Тәңрегә, ягъни бер Аллага, табынганда инде үзләренең катлаулы дини-фәлсәфи системасы булып, исламның аны тулаем кысып чыгарарга көче җитми. Төрки дөньяда Исламның Тәңречелек идеологиясе белән килешүгә кергән формасы - суфыйчылык карашлары формалаша. Бу инде гарәп исламы булмый. Дини мәдәният төркиләрнең борынгыдан килгән кабер өсте һәйкәлләрендә һәм күмү йолаларында да чагылыш таба.
Төркиләр каханлыклар барлыкка килгәнче үк инде катлаулы кабер өсте корылмалары корганнар, балбаллар корып үзләренең мәрхүм ата-бабаларына хөрмәт күрсәткәннәр. Каханлыклар төзелгәч аларның төп өлкәләрендә барлыкка килгән төрки (руник) язулары белән сырланган күп санлы ташъязмалар соңгы гасырларгача килеп җиткәннәр. Аларда мәрхүмнәрнең тарихлары, истәлек язмалар, географик юнәлешләр күрсәткечләре, антропонимнар, этнонимнар, календар терминнары, шигърият үрнәкләре теркәлеп калганнар. Хәтта ислам дине кабер өсте корылмалары булдыруга каршы булган. Гарәпләрнең атаклы «Ләйлә белән Мәҗнүн» хакындагы хикәятеннән күренгәнчә, алар кабер өстенә язулы ләүхәләр куймаганнар. Мәҗнүн үзенең сөйгәне Ләйләнең каберен аның исе буенча гына эзләп таба.* (* Бу хакта карагыз: Ләйлә белән Мәҗнүн // Мирас. -2002. -№3. -Б.5-6.)
Урта гасыр татар кабиләләрендә, аеруча кимәкләрдә, кабер һәм аның өстенә корылмалар төзүдә бүгенге татар йолалары белән күп уртаклыклар бар. Мәсәлән, кимәкләр дә, бүгенге татарлар да, мәетләрен ләхет алып күмәләр. Кабер өсләренә корылмалар коруда да бүгенге татар мөселманнары йолалары белән уртаклыклар барлыгы бәхәс тудырмый. Урта Азия халыкларының рухи мирасын фәнни нигездә тикшерүчеләр андагы төрки мөселманнарның дини фәлсәфәсендә суфыйчылык карашлары өстенлек итүен раслап киләләр. Төрки суфыйчылыкның тамырлары борынгы фарсы мәдәниятенә тоташа. Моның мисалларын кабер өсте корылмалары материалында күрергә мөмкин. Мәсәлән, суфыйлар аскетизмы белән тулы фарсы телендәге шигъри эпитафик поэзия текстлары 1928 нче елда Каракалпак Республикасының Хуҗайлы һәм Шомакай төбәкләрендә табыла.16 Шундый ук эпиграфик язмаларының берсе 1971 нче елда әлеге регионда янә ачыл-[141]ды. Табыш XIII-XIV гасырларга инсбәтле шәһәрлек җимерекләрен өйрәнгәндә мәгълүм булды. Әлеге эпиграфик плитә Алтын Урданың бер өлкәсе булган Хәрәзем осталарының кулы белән эшләнгән. Ул ләүхә заманында дөрбә стенасына беркетелгән булса да, архитектур формасы ягыннан XV-XVI гасыр татар кабер ташларына охшаш сыйфатларга ия. Плитә йөзлеге куе зәңгәр төскә буялып, язулары ак, текстның чикләү сызыклары зәнгәрсу, куе яшел төсләр белән сызылганнар. Гомумән мондый төсләр белән эшләнгән чинаяк плитәләр дөрбәләр һәм мәчетләрне бизәү өчен кулланганнар. Аларның төсле үрнәкләре Шәһре Болгарның да мәчет, дөрбәләрен зиннәтләүдә файдаланылганнарын археологик табышлар раслый.17 Хәрәземдә (Каракалпак республикасы) 1971 нче елда табылган эпитафик плитәнең йөзлегендә иске фарсы телендә фәлсәфи шигырь язылган.18 Аның эчтәлеге татар теленә күчергәндә түбәндәгечә яңгырый:
Без бу дөньяны ташлап киттек,
үзебез белән бергә йөрәгебезне дә алып киттек.
Без бу фани дөньяда торганда
йөрәгебез дә шунда типте.
Ни хәл булса да,
без инде үлем тырнагына эләктек.
Ни аяныч, без бу дөньяны
дөрес аңламаганбыз.
Әдәбият галимнәре шигырьдә суфыйчылыкның мотазаллит карашлары чагылуын язалар.19 Фәнни әдәбиятта суфыйчылыкның мотазаллит юнәлешенең эчтәлек ягыннан рәсми исламнан атеизмга якынлыгы күбрәк булу хакында да фикер йөртелә.
Урта Азия ислам фәлсәфәсендә суфыйчылыкның теоретик карашларының башы VIII-IX гасырларда барлыкка килеп, X-XI йөзләрдә ныклап үсеш ала. Аның асыл фикере - кешене Аллаһка инандыру куркыту юлы белән түгел, үз аңы аша килүе фарыз, -дигәнгә кайтып кала. Шул сәбәптән суфыйчылык рәсми Ислам белән каршылыкка керә һәм суфый теоретиклары урта гасырларда шәфкатьсез эзәрлекләнүләргә дучар булганнар. Урта гасырларда феодализм мөнәсәбәтләре халык массаларын изүне көчәйткән бер вакытта, суфыйчылыкның акыл хөрлеген өстен күрү-өйрәтүләре җәмгыятьтә киң таныла. Шушы нигездә, -дип яза каракалпак галиме Х. Есбергенов, - Урта Азиядә Әбүгалисина, әл-Бируни, Исмәгыйль Җүрҗани кебек даһи фикер ияләре туган.20 [142]
Төрки дөньяда суфыйчылык фәлсәфәсе таралу, үсү аның бөтен мәдәниятенә йогынты ясый. Шул исәптән тәңречелек дине белән бәйле кабер, күмү йолалары төркиләрдә нигездә саклансалар да, шәехләргә табыну элементлары белән баетылалар. Суфыйчылык өйрәтүләренең тәэсире төркиләрнең кабер өсте корылмаларына нык керә һәм үсә бара. Яңа фәлсәфә өйрәтүләре нигезендә, кабер өсте корылмаларында яңа формалар ачыла, җәелеп китә. Кабер ташларының эчтәлекләрендә дә үзгәрешләр туа, мәрхүмнәргә куелган һәйкәлләр үрнәгендә зур дөрбәләр барлыкка килә.
Идел буенда дөрбәләр, кабер ташлары кую гадәте бары Алтын Урда дәүләте төзелгәч, аның матди һәм рухи мәдәниятенә хас буларак барлыкка килә.21 Шушы сәбәптән Алтын Урда монгол дәүләте булмыйча, мөселман, татар, төрки дәүләте буларак барлыкка килә һәм яши. Аны монгол дәүләте дип сөйләп йөрү, язу - татар тарихыннан наданлык, аны фальсификацияләү билгесе булып тора.
Алтын Урдада Караханилар дәүләтендә туган әдәби тел, әдәбият, сәнгать, һөнәр - татарныкы булып, аның 150 дән артык шәһәрләрендә һәм киң далаларында - борынгы төркиләрнең ата-бабалары туфрагында үскән. Аның туфрагына баскан барлык ятларның бу җирләргә претензия-дәгъвәләренең бер нигезе дә юк.
Яңа дәүләтнең киң өлкәләрендә 1280 еллардан башлап кабер өсләрендә Караханилар дәүләтендәге кебек кабер ташлары, кабер өсте дөрбәләре барлыкка килә, корыла башлый. Алар ата-бабалар культының чагылышы булып торалар.
Караханилар җирендә сакланган иң борынгы дөрбә 892-907 нче елларда Бохарада яшәп, Бәлх өлкәсе белән идарә иткән Исмәгыйль Самани исемле әмир тарафыннан, үз атасының кабере өстенә корыла, соңыннан Самани әмирләренең гаилә каберлегенә әйләнә.22 Мондый дөрбәләр Урта Азия өлкәләрендә аннан соңгы дәверләрдә дә күп корылганнар. Бу заманнаргача сакланып калганнарыннан: Өргәнеч шәһәрендә XII йөздә төзелгән Фәхретдин Рази, шул ук дәвердә хәзерге Кыргызстанда сакланган Шаһ Фазыл, Тирмиз шәһәрендәге Хәким әт-Тирмизи, Өргәнечтә XIV гасырда төзелгән Туграбик ханым, Нәҗметдин Көбри дөрбәләре һ.б. санап үтәргә була.23
Дөрбәләрнең төзелү тарихлары да кызыклы. Мәсәлән, 1166 елда вафат булган суфый, төрки дөньяның бөек шагыйре Әхмәт Ясәви каберенә Урта Азия әмире Аксак Тимер 1397 нче елда мәһабәт дөрбә кордыра башлый (ул бераз соңрак төзелеп беткән).24 [143]
Икенче бер очракта Әхмәт Ясәвинең үзенең яраткан шәкерте Хөсәен бәкне ислам тарату өчен күчмәләр арасына, далага җибәрүе хакында хәбәр бар.25 Без бу Хөсәен бәкнең истәлеген Дим елгасы буендагы мәгълүм бер урын белән бәйләп карарга җөрьәт итәбез.
Уфа шәһәреннән ерак түгел Чишмә станциясе янында, Дим елгасы буендагы татар зиратында Хөсәен бәк истәлегенә корылган дөрбә һәм аның каберенә дип 1339 нчы елда куелган кабер ташы саклана (4 нче рәсем). Ташның тексты вакытлар узу белән нык кына җуелган була. Ләкин 1911 нче елда Уфадагы Диния нәзәраты вәкилләренең тырышлыгы белән, Хөсәен бәк эпитафия текстыннан мәрмәр плитәгә дубликат ясалып куела. Бүгенге көндә Хөсәен бәк эпитафия текстының өч версиядә укылышы мәгълүм.26 Шулардан эпиграфист Һарун Вәли улы Йосыповның тексты дөреслеккә иң якыны дип таныла ала. Бу эпитафик язманың Әхмәт Ясәви шәкертенеке булуы хакында без түбәндәге фактлардан чыгып фикер йөртәбез: текстта Хөсәен бәкнең Төркестаннан булуы һәм аның Тирсәси исемле тәхәллүсе кызыклы. Тирсә - мөселман түгел дигән сүз. Тирсәси исә мөселманнар булмаганнар илендә (мәсәлән XIV йөздә Уралда) яшәүче дигәнне аңлата. Димәк, Хөсәен бәк Гомәр бәк улы әт-Төркестани, әт-Тирсәси дигән тәхәллүсләрдән Хөсәен бәкнең Төркестаннан килгән дәгъвәтче икәнен фараз итәргә мөмкин.
Кабер ташындагы язмага кагылышлы бер иске кулъязмада игътибарга лаек мәгълүмат бар. Түбәндә текстның хәзерге графикага күчерелешен бирәбез. Ул кулъязма 1840 нчы елларда Мишәр Казаклары авылында язылган:
«Өфе өяәзендә вә йәнә Дим буйында Кара Йагкуб авылына йакыйн бер күл бардыр. Исме Акҗират дигән күлдер. Шул күлнең йанында бер әстана бардур. Ул әстанадә Хөсәйен бәк бине Гомәр бәк Тирсәш, Төркестани әмирел-кәбир, вәзир әгъзам башы очуна ултуртылмыш ташны Бохарадан унике үгүз илән килтүрмешләрдүр; әстанасинең бер йагында, йәгъни мәгъриб тарафында, Танай хаҗидур, кызы Өммегөлсем, кыз карындашы Зөлфокардур, әнкәсе Зөләйхадур. Хөсәен бәкнең башы очыйна куйган ташның бер йагында буйлә дәйү йазылгандыр: Ари әд-дөнйа хараба багтабари, фәла-и-бакый модат билкарари...».27
Китерелгән фактлар Чишмә станциясе янындагы татар зиратында истәлек-дөрбәнең Әхмәт Ясәви шәкертенеке булу файдасына әһәмиятле аргументлар булып торалар. [144]
Чишмә төбәгендәге икенче дөрбә Тирмә авыллары кырында тора. Ул инде күптән җимерелеп бетсә дә, аны соңгы заманнарда торгызганнар (5 нче рәсем). Зәки Вәлидинең язмаларына караганда, ул Себер ханы Ибәкнең (Ибраһимның) атасы Мәхмүтәк кабере өстенә 887/1482 нче елда корылган булган. Ихтимал, бу шулайдыр да, чөнки дөрбә инде Нугай Урдасы дәверенә карый, Болгар шәһәрендәге (6 нчы рәсем), Төньяк Кавказдагы, Кырымдагы дөрбәләрдән эшләнеше белән нык калыша. Кырымда Бакчасарай янында Чуфут кала дигән урында Алтын Урда ханы Туктамыш кызы Нәнкәҗан ханым (7 нче рәсем) һәм Шаһбәй дөрбәләре, Төньяк Кавказдагы Плиево исемле ингуш авылы янындагы Кырымнан чыккан Бәк-Солтан Ходайназ улы (1406 ел) дөрбәләре (8 нче рәсем), эшләнешләре ягыннан Шәһре Болгардагы кечкенә дөрбәләргә якын торалар. Шул ук рәткә Дим буендагы Себер ханы Мәхмүтәк дөрбәсе дә якын.
Урта Азиядә суфыйчылык фәлсәфәсе буенча формалашкан дөрбәләр кору сәнгате Алтын Урданың бөтен өлкәләренә дә үтеп кереп һәркайда да корылганнар. Аларның Воронеж өлкәсендәге татар шәһәрләрендә булулары хакында археологик казылма табышлары да раслап тора. Дөрбәләрне кемнәр өчен төзегәннәр соң? Алтын Урда җирлегендәге материаллар моңа түбәндәгечә җавап бирәләр:
1. Алтын Урда белән идарә иткән ханнарга;
2. Ханнарның балаларына, нәсел ыруына, хатыннарына;
3. Атаклы суфыйларга, ислам миссионерларына.
Дөрбәләрдә суфыйлар урнашып, алар мәрхүмнәр истәлегенә, рухына Коръән уку белән яшәп көн күргәннәр.
Алтын Урда дәвереннән калган татар дөрбәләренең төзелешләре, архитектурасы ягыннан игезәк туганнарының үрнәкләре Урта Азия, Төркия, Кавказ өлкәләрендә дистәләрчә мисалларда күренә. Мәсәлән, Шәһре Болгардагы Кара Пулат дип йөртелгән архитектура истәлеген генә алыйк (9 нче рәсем). Ул бинаның нәрсә булганлыгы турында фәндә төрле карашлар булды. Берәүләр аны хан сарае, икенчеләр хөкем йорты, өченчеләр исә дәүләт архивы, дүртенчеләр мәчет дигән билгеләмәләр куйдылар. Безнең фикеребезчә, бу Алтын Урда ханнары ыруына нисбәтле дөрбә. Ул дөрбә дә каядыр 1340-50 нче елларда корылган.28 Кара Пулат үзенең төзелеш формасы белән Төркиядәге Солтан Сөләйман, Солтан Баязид, Солтан Габделхәмид (10 нчы рәсем) дөрбәләренә якын тора. Шулай ук аның Урта Азиядә Фәхретдин [145] Рази (Өргәнеч), Шаһ Фазыл (Кыргызстан), Рухабад (Сәмәрканд (11 нче рәсем)), Казый-Заде-Руми (Сәмәрканд) һ.б. тарихи дөрбәләргә якынлыгы күренеп тора. Кара Пулат якынында табылган Сабар илче Бораш бәк кызына 1291 нче елда куелган кабер ташы аның бу дөрбәгә бәйле булырга тиешлеге турында фикер уята. Ни өчен дигәндә, бәкләрнең Болгарда 1243-1250 нче елларда яшәгән Батый ханның кардәшләре булу ихтималы зур. Болгар шәһәрендәге Кара Пулат Алтын Урда дәверендәге кала зиратында урнашкан. Ул зиратта моннан тыш кечерәк күләмле, ләкин архитектура композициясе ягыннан шулай ук Урта Азия, Төньяк Кавказдагы, Кырымдагы һәм Уфа янындагы дөрбәләргә охшаш булган Олы дөрбә һәм Кече дөрбә дигән биналар сакланып калган. Алар Кара Пулаттан кечерәк булсалар да, бүтән төбәкләрдә сакланып калган шундый ук бина типлары системасында Алтын Урданың бердәм архитектура стиле хасыйл иткән дөрбәләр тибына керәләр.
Алтын Урда дәүләтенең шәһәрләрендә, аеруча башкала булып торган Иске Сарай һәм Яңа Сарайларда бай архитектура чишелешләре белән эшләнгән зур дөрбәләр корылган булганнар. Европа сәяхәтчеләре Алтын Урда ханнарының Идел буенда зур биналардан торган зират комплексы булуы хакында язып калдырганнар.29 Бу урынны бу заманда да «Хәрабәле» дип атап йөриләр. Моннан тыш Яңа Сарай шәһәре җимерекләре арасында зур-зур дөрбә калдыклары булу хакында мәгълүматлар җитәрлек.30
Дөрбәләр татар мәдәниятендә әле бик начар өйрәнелгән истәлекләр рәтенә керәләр. Алар бүгенге көнгә кадәр юньләп барланмаган да. Әлбәттә, дөрбәләрнең татар мәдәниятендә таралышына XVI йөздән соң булган тирән тарихи сәбәпләр комачаулаган. Ләкин Төркиядә һәм Русия кулына XVIII-XIX йөзләрдә генә кергән Кырымда, Урта Азия якларында дөрбәләр кору бик нык үсеш алган. Татарстанның Алтын Урда дәүләте чорында төзелгән дөрбәләре белән төрек, азербайҗан, казак, үзбәк, каракалпак дөрбәләре арасында форма һәм эчтәлек ягыннан тәңгәллек күзәтелә.
Төрек халкының дөрбәләре бу заманда яхшы өйрәнелгән. Алар барчасы тупланып, паспортлаштырылып, аерым белешмәләр рәвешендә матбугатка да чыгарылганнар.31 Төрек дөрбәләренең бөтен ишләре барлангач, татарның исән калган андый кабер корылмалары үрнәкләрен дә җитди өйрәнү мөмкинлеге туды. Татарның да урта гасыр дөрбәләре төрекләрнеке кебек үк аерым атаклы кешеләрне җирли торган урын булган дип ышанып әйтә алабыз. Шулай ук Урта [146] Азиядәге дөрбәләр белән татарныкы арасында охшашлык зур. Тик христианнар кул астында милли һәм дини изелү татарның бу мәдәниятенең үсешен гарипләтеп, юкка чыгу хәленә китерде.
Тарихи планда татар дөрбәләренең җимерекләре фәкать археологлар тарафыннан гына узганда-барганда өйрәнеләләр. Ләкин архитектура, декоратив сәнгать материаллары буларак алар әлегә канәгатьләнерлек дәрәҗәдә тикшерелмиләр. Бу очракта санаулы берничә хезмәтне күрсәтергә мөмкин.32
Татар тарихында сакланып калган дөрбәләрнең иң зурсы булып Шәһре Болгардагы «Кара Пулат» исеме белән мәшһүре тора. Кара Пулатның дөрбә буларак башлангыч чордагы декоратив бизәк элементлары югалган инде. Аның бинасының зурлыгы Истамбулдагы атаклы төрек солтаннары булган Сөләйман Шәүкәтле, Баязид II, Габделхәмид дөрбәләреннән әллә ни ким түгелдер. Алар кебек куб формасы өстенә сигез кырлы катлам үстереп өстен гөмбәз сыман итеп ябылган. Ләкин бизәлеш ягыннан алар белән һич ярышырлык хәлдә түгел. Төрекнең күп кенә дөрбәләрнең сакланышына карап, Кара Пулатның да төзек чагын җиңел күз алдына китерергә мөмкин. Андый типтагы Урта Азия һәм Төркия дөрбәләренең эчке бизәлеше түбәндәгечә бәян ителә:
Бинаның эчке төзек дүрт кырлы торышы, аннан өстәрәк түгәрәк барабан рәвешендә килеше, өстә гөмбәз сыман төгәлләнгән түбәсе, зәңгәр эре орнаментлар белән ихаталарның бизәлеше, чинаяк кирпечләрдән эшләнгән декоратив терәү баганалары, металлдан бизәкләп эшләнгән тәрәзә рәшәткәләре мәһабәт бер илаһи күренеш хасыйл итәләр. Дөрбә идәненә яткырып, горизонталь рәвештә тезелеп киткән солтаннарның табутлары тора, һәр табутның баш ягы стенасына мәрхүмнәрнең исем-тарихлары матур каллиграфик сөлес почеркы белән язылган, ян стеналарында иман кәлимәләре эре итеп язылган, кырлары төрле үсемлек орнаментлары белән бизәлгән. Табутның баш тарафы бер 30 см чамасы биегрәк. Табут өсләренә келәмнәр ябылган. Табутлар биеклеге идәннән алып 150-190 см җитә. Әлбәттә, дөрбәләрнең зиннәтләнеше хөкемдарларның хәзинә капчыгына бәйле булган. Язмаларга караганда, Аксак Тимернең дөрбәсе бик зиннәтле эшләнгән. Кырым ханнарының күбесенең дөрбәләре сакланмаган, каберләре өстендә зиннәтләп эшләнгән мәрмәр ташлар гына куелган. (Бакчасарай кырыенда, атаклы Кырым ханы Миңлегәрәйнең һәм Чефет-Кала өстендә Алтын Урда ханы Туктамышның кызы Нәнкәҗанның ябык дөрбәсе саклана.) [147]
Казан шәһәре һәм аның тирәсендәге зиратларда дөрбәләр
Билгеле булганча, Казан шәһәре XIV гасырның ахырыннан булачак ханлыкның башкаласы рәвешендә акрынлап сәяси һәм икътисади үзгәрешләр кичереп үсә башлый. Аның дәүләт механизмы 1445 елдан ныгып алып, әһәмияте тагын да күтәрелә.
Казанның үзендә дөрбәләр булганлыгы XVI гасыр урталарыннан мәгълүм. Казан ханлыгының күренекле шагыйре Мөхәммәдъяр үзенең бер әсәрендә Казан ханы Мөхәммәд-Әминнең дөрбәсендә мөҗәвир булып торуы хакында язып калдырган.33 Казан ханлыгын яулап алырга килгән урыс князе Андрей Курбскийның язмаларында Казанда хан сарае янында биш биек кабер өсте корылмасы (дөрбә) булуы хакында мәгълүмат теркәлгән. Атаклы Сөембикә манарысының Казан ханы Сафа Гәрәйнең дөрбәсе булуы хакында тарихи чыганаклар һәм тикшеренүләр бар. Ул дөрбә 1550 нче елларда «Хан морҗалы» («Хан кабере») дип йөртелгән.34 Сөембикә манарасы кебек кабер өсте корылмалары Казахстан белән Кыргызстан чигендәге зиратларның берсендә күренә. Аның төзелеше Урта Азиядәге XII гасырда Өргәнеч шәһәрендә төзелгән Фәхретдин Рази, яки Бохарада X йөздә корылган Исмәгыйль Самани дөрбәләре конструкцияләренә туры килә. Шулай ук Сөембикә манарасына охшаган биналар 1459 нчы елда Фра-Мауро тарафыннан сызылган дөнья картасында Алтын Урда шәһәре исемнәре язылган бер урында күрсәтелә. Әлеге һәйкәлнең Болгар шәһәре зиратындагы Кара Пулат белән уртак үзенчәлекләре булуы хакында да язалар.
Сөембикә манарасы янында борынгы ханнарның җимерелгән дөрбәләренең нигезләре сакланган булып, алар хәзер халыкка да күрсәтеләләр. Казанның XIV-XV гасырлардан калган зираты урынында (хәзер Архиерей дачасы дип йөртелә), дөрбәләр нигезләре табылу ихтималы бар. Чөнки, бу урыннан солтан (хан токымы) кабер ташы табыла.35
XVII гасырның икенче яртысында Казан өязе татарлары Биләр, Болгар шәһәрләре тирәләрендәге XIV-XVI йөзләрдән калган дөрбәләрне торгызалар, Биләр шәһәрендә үлгән ниндидер бер «патша» кабере янына күчеп утыруга рөхсәт алырга йөриләр36, ләкин алар теләкләренә ирешә алмыйлар. Казанның Мелла Мамай дигән зур укымышлысы XVII гасыр урталарында Болгар шәһәре тирәсендәге күп дөрбәләрне төзәттереп йөргән37.
Болардан чыгып, татар халкының үз традицион мәдәниятен саклау өчен нинди авыр милли изелү елларында да чиксез зур тырышлык куюын күрәбез. [148]
Татарстан зиратларында XVIII-XX йөз башларыннан калган дөрбәләр
Татарстанның XVIII йөздән сакланып калган дөрбәләре күп түгел. Алар хәзерге Әтнә районына кергән Түбән Бәрәскә авылында (12 нче рәсем) һәм Биектау районының Өлә-Казаклар, Яшел Үзән районының Мулла Иле авылы зиратларында сакланганнар.
Түбән Бәрәскә зиратында кирпечтән эшләнгән ике зур дөрбә саклана, алар 14-16 метр чамасындагы зурлыктагы дүрт стеналы йортны хәтерләтәләр. Шуларның берсенең урынында тимер рәшәткә бүгенгәчә сакланган (Равил Фәхретдиновның 1996 елгы тикшеренүләре буенча). Шиһабетдин Мәрҗанинең язуына караганда, дөрбә эченә күмелгән кабер иясенең әхлаксыз варислары аларны җимереп алып сатып җибәргәннәр. Дөрбәләрнең берсе XVIII гасырда Түбән Бәрәскәнең мәдрәсә хуҗасы, атаклы мөдәррис Ибраһим бине Йосыф Бәрәскәвинеке була (1785 елда вафат). Әлеге мөдәрриснең дөрбә эчендә зур каллиграфик осталык белән язылган кабер ташы да саклана. Түбән Бәрәскә дөрбәләре икесе дә бер-берсенә ошаганнар, яндырылган кызыл, калын кирпечтән өелгәннәр. Түбә шикелле әйберләр юк. Дөрбәләрнең биеклеге 2 метр чамасы.
Ике кечкенәрәк кызыл кирпечтән эшләнгән дөрбә Өлә - Казаклар зиратында сакланган булган. Алар бу елларда җимерелеп бетеп баралар. Аерым кешеләрнең ул дөрбәләрнең кирпечләрен алып үз кардәшләренең кабер кырыйларына тезүләре күзәтелә. Әлеге кирпеч дөрбәчекләр зур түгел, гадәти ялгыз чардуганнан аз гына зуррактыр. Биеклеккә дә хәзер 30-40 см чамасы гына калганнар. Боларның кабер ташлары дөрбә стенасына кертеп эшләнгәннәр. Төзелү вакытлары 1760 нчы елларга туры килә.
Арча районының Байкал (Яңа Тазлар) авылы зиратында ак ташлардан дүрт почмаклы 6-7 метр зурлыктагы стеналардан гыйбарәт XIX гасыр дөрбәсе саклана (13 нче рәсем). Аның биеклеге 90-100 см чамасы. Дөрбә эчендә берничә кабер ташы бар. Кызыл кирпечтән, дүрт стеналы итеп, 7-8 м чамасы зурлыктагы ике дөрбә Чистай шәһәр татар зиратында, XIX гасыр урталарында корылганнар. Биеклеге 2 метр чамасы. Эчендә ташлары юк.
Яндырылган кызыл кирпечтән эшләнгән өй сыман (түбәсез) дөрбә Байлар Сабасы зиратында булып, аның тик нигезе генә калган. Дөрбә Абалаковлар дигән сәүдәгәрләрнеке булып, 1940-50-нче елларда кирпеч хаҗәте өчен сүтеп бетерелгән. [149]
Саба районының Аккүл Бигәнәй авылында да кыргый ташлардан өеп эшләнгән зур гына дөрбә барлыгы мәгълүм.
Әгерҗе районының Наҗар авылында кызыл кирпечтән 6x5 м чамасында өйсыман итеп эшләнгән, түбәсез дөрбә бар. Аның тәрәзәләренә һәм ишегенә тимердән рәшәткәләр ясалган, эчендә ике кабер ташы саклана иде. Әгерҗе районы Тирсә авылының таш һәм кирпечтән эшләнгән XVIII-XIX гасыр дөрбәләрен 1956-нчы елларда җимереп бетергәннәр.
Мөслим, Азнакай, Ютазы, Лениногорск һ.б. районнар авылларында кыргый ак ташлардан, комташлардан төрле зурлыктагы, биеклеге 60-100 см га җиткән дүрт почмаклы, алты почмаклы дөрбә үрнәкләре күп саклана. Ләкин аларны соңгы елларда колхоз рәисләренең үз белдеклекләре белән җимертү фактлары бар.
Әлмәт районының Чупай, Кичүчат (14 нче рәсем), Миңнебай авыллары зиратларында ак Чупай ташыннан төзек итеп киселгән блоклардан дүртпочмаклап эшләнгән сигез XIX-XX гасыр дөрбәсе саклана. Аларның зурлыклары:
1 753x577x127 см Чупай зираты
2 610x370x122 см Кичүчат зираты
3 650x500x120 см Миңнебай зираты
4 370x305x40 см Миңнебай зираты
5 560x442x100 см Миңнебай зираты
6 722x448x142 см Чупай зираты
7 323x204x120 см Чупай зираты
8 250x200x30 см Чупай зираты
Башка төбәктәге татар зиратлары
Башкортостан республикасы Учалы районы Ахун авылының зиратында да кыргый ташлардан дүртпочмак рәвешендә кечкенә (ялгыз кабер) һәм зур периметрлы дөрбәләр күренәләр. Аларның биеклеге 30-40 см гына. Зурлыклары 10-12 метр, яки 1,5x2,5 метр итеп эшләнгәннәр.
Чиләбе өлкәсе, Верхнеурал районы Уҗайлы авылы зиратында да кыргый ташлардан эшләнгән бер кечкенә, тәбәнәк дөрбә билгеләнде.
Ульяновск өлкәсе Зөя башы авылында атаклы Акчуриннарның ялгыз кабер өчен кызыл кирпечтән эшләнгән кечкенә дөрбәсе дә татарның зират культурасы традициясен саклау күренеше булып санала (15 нче рәсем). [150]
Касыйм шәһәре дөрбәләре
Касыйм ханлыгының үзәге булган Касыйм шәһәрендә бүгенге көндә берничә татар дөрбәсе үрнәкләре саклана. Алар үзләренең традицион төзелешләре буенча Алтын Урда дәвере һәйкәлләреннән нык аерылалар.
Татар мәдәниятенең бер үзәге булган Касыйм шәһәрендә беренче дөрбәне 1555 нче елда Шаһгали хан үзе өчен кордыра. Ул әүвәлге традицион биналардан архитектурасы белән нык аерылып тора (16 нчы рәсем).
Дөрбә таштан, озынча, ике кубны бергә кушып ясаган турыпочмаклык рәвешендә эшләнгән. Түбәсе дә гадәти йортларныкына охшаш, шулай да ишек, тәрәзәләре бар. Аның декоратив бизәкләре, чынаяк плитәләр белән бизәлгән урыннары юк. Каберләре аскы катта. Шуннан соң Касыйм шәһәрендә XVII гасыр уртасында икенче таштан эшләнгән «Әфган бәк» дөрбәсе Шаһгалинекенә ошатып эшләнә (17 нче рәсем). Аның да Алтын Урда дөрбәләренеке кебек декоратив бизәкләре юк.
Моннан тыш Касыймның шәһәр зиратында берничә татар дөрбәсе саклануы хакында хәбәрләр бар. Ләкин алар бөтенләй өйрәнелмәгәннәр.
Касыйм шәһәрендә дөрбәләр, әлбәттә, тагын да булган. Кызганычка каршы, аларны шәһәрдә татарлар саны бик аз калгач, җимереп йөрүчеләр дә табылып торган.
Касыйм дөрбәләренең кыйммәтле ягы - алар урта гасыр татар дөрбәләре чылбырын XVIII-XX гасырлардагы һәйкәлләр белән бәйләүче буын булып торалар. Касыймдагы андый истәлекләрнең, дөрбәләрнең үрнәкләре XVIII-XX йөзләрдә Казан тирәсендәге татар авылларының зиратларында барлыкка киләләр.
Йомгак
Бәян ителгән дөрбәләр тарихыннан күренгәнчә, әлеге кабер өсте корылмасының тамырлары ерак гасырлар эченә кереп югала. Без аларның гади формаларын моннан ике мең ел элекке төрки бабаларыбызның каберләре өстендә күрәбез. Татарлар ислам диненең суфыйчылык юнәлешен тота башлагач, Урта Азиядә барлыкка килгән Караханилар дәүләтендә X-XI йөзләрдә кабер өстенә яңа төр һәйкәлләр кору дәвере башлана. Әлбәттә, бу яңа һәйкәл-дөрбәләр барлыкка килү, суфыйчылык идеологиясе нигезендә, борынгы төрки каберлек корылмалары системасына таянып эшләнә һәм торган саен камилләшә бара. Дөрбәләрнең төп формалары Урта Азиядәге Караханилар һәм Хәрәзем [151] дәүләтләрендә шәкелләнеп бетә, Алтын Урдада тагын да камилләшеп китә. Алтын Урда дәверендәге татар дөрбәләре, эшләнешләре ягыннан, өч архитектура тибына бүленә: 1) ханнар; 2) аларның хатыннары һәм якыннары; 3) дин әһелләре, дәүләт чиновниклары өчен.
XVI гасырда Казан, Әстерхан, Себер, Олы Урда ханлыклары җимерелгәч һәм Касыйм ханлыгы да нык кысылгач, татарларда дөрбә төзү культурасы сүнеп, бары Кырым үзәгендә, төрекләр кул астындагы, Кара Дингез буйларындагы җирләрдә генә кала.
XVII гасыр дөрбәләреннән Касыйм шәһәрендәге Әфган бәк дөрбәсе генә мәгълүм булып, башка татар дөрбәләре сакланмаган. Әфган бәк дөрбәсе дә традицион татар һәйкәлләреннән бик ераклашкан, гадиләшкән. Касыйм дөрбәләренең билгесез үрнәкләрен тагын да эзләгәндә, яңа табышларга юлыгу өмете юк түгел әле.
XVIII гасырда дөрбәләр кору бераз гына җанланып китә. Алар зур кызыл кирпечләрдән, дүрт стеналы йорт сыман, өсләре ябылмыйча эшләнгән, төрле зурлыктагылар бар. Мондый дөрбәләр нигездә Казан тирәсе районнарында күренә. Шулай ук бу дәвердә өсләре ябылмыйча, кыргый ташлардан стеналар өеп эшләнгәннәре булуы да мөмкин. Ләкин андый дөрбәләр янында язулы ташлар булмау төзелү вакытларын төгәл аныклауны кыенлаштыра.
XIX гасырда кызыл кирпечтән йорт сыман эшләнгән ачык өсле дөрбәләр, шулай ук киселгән ак ташлардан һәм кыргый ак ташлардан эшләнгән ачык өсле дөрбәләр саны күбәя. Бу дөрбәләрдә күпчелек очракта берәр кабер булып, гаилә зиратына әйләнеп киткәннәре бар.
XX гасырның 20-нче елларына кадәр ак ташлардан кисеп эшләнгән берничә дөрбә мәгълүм. Гасыр ахырында гына ябык түбәле, шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәни дөрбәсе төзелде (Татарстанда). Ул тарихи шәхескә Татарстан хөкүмәтенең бүләге булды. Яңа дөрбә куйганчы анда кыргый ташлардан эшләнгән, биеклеге 80 см чамасы булган дүрт кырлы иске дөрбә тора иде.
Заманында татар халык шагыйре Габдулла Тукайга да дөрбә проекты эшләнгән булган. Аны беренче профессиональ татар архитекторы профессор Исмәгыйль Гайнетдинов эшләгән иде, ләкин кызганычка каршы, ул проектны оныттылар. Әлбәттә, күренекле кешеләребез өстенә хөрмәтләп монументаль дөрбәләр корыла башласа, борынгы традицияләребез яңарып та китәр иде.
Нет комментариев. Ваш будет первым!