Халәт

Калдырыгыз әле берүземне,
Һич югында бары бер көнгә.
Ишетәсем килми берәүне дә,
Сүз кушасым килми беркемгә.

Телефонны бүген өзеп торам –
Шылтыратып җанга тимәгез.
Күренеп кит, диеп чакырмагыз,
Сагынылган, диеп килмәгез.

Хаталардан авырайган җанны
Күз яшенә иде манасы,
Вөҗдан каршысында сәҗдә китеп,
Күкләр хөкемендә каласы...

Калдырыгыз бүген ялгызымны,
Бу халәтем минем вакытлы.
Гамәл дәфтәремне барлар өчен,
Мин туктатып торам вакытны.

Калдырыгыз бүген ялгызымны...
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад