Сабырлык бирде

Үзем сайлаган язмышым,
Ник соң әле аһ орам?
Җитмеш җиде юл чатында
Уйларга чумып торам.

Таянып йөрәккәемә,
Ирекле булыйм микән?
Зиннәтле ялган бәхетнең
Бер колы булыйм микән?

Кайтып туган нигеземә,
Сихәтләр алыйм микән?
Кара уй сарган башымны
Суларга салыйм микән?

Җитмеш җиде уй чатында
Көч-хәлләр түзеп торам…
Соңгы юлны сайламадым —
Сабырлык бирде Ходам.

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад