Нәфеснең азуын йөрдем
Сылтап заманасына.
Бәйләргә вакыт күңелне
Иман манарасына.
Үрелгән бавым җидедән –
Һәр җебе нәфес яклы.
Чишелеп китүдән күңелне
Бары вөҗданым саклый.
Бер җебе бауның – мин-минлек –
Дөньяга баш булмакчы.
Икенчесе – хөсетлегем –
Җанны талкып тормакчы.
Өченче җеп – саранлыгым,
Байлыкка табынуым.
Дүртенчесе – гөнаһларга
Сөртенеп абынуым.
Бавымның бишенче җебе –
Ялкаулык шаукымчысы.
Комсызланып ашау-эчү –
Җебемнең алтынчысы.
Җиденче җеп – ачу саклау
Дустыма-дошманыма,
Үчләнеп каршы чыгуым
Намусым кушканына...
Нәфесемне мин бүгеннән
Бәйләп куям төенгә:
Җиңдем тагын берәүне, дип,
Шайтан мәлгунь, сөенмә!