Татар яшьләре оешмасы гимны
Халкыбыз язмышы — тарихта,
Үткән юл әрнүле, газаплы,
Телләрдә шуңа ул татлы сүз:
— Азатлык! Азатлык! Азатлык!
Көрәшкә чыктык без — яшь көчләр,
Сафларда бер булып төз атлыйк,
Чөелсен һавага йодрыклар:
— Азатлык! Азатлык! Азатлык!
Җиңүгә илтер юл — бердәмлек,
Без булып җир буйлап яз атлый.
Яңгырый мәйданнар түрендә:
— Азатлык! Азатлык! Азатлык!
Яңара күңелдә изге ант —
Ил-йортны коллыктан тазартыйк.
Яңгырасын меңнәрчә авазлар:
— Азатлык! Азатлык! Азатлык!
Әхмәт Рәшит шигыре.
«Мәгърифәт» газетасы №9, 1991 ел.