Бу дөнья — каты бәгырьле

Бу дөнья — каты бәгырьле,
Бу дөнья — артык кырыс;
Бишектән кабергә чаклы
Ярарга, имеш, тырыш.

Үзеңчә яшәп булмый шул —
Төрлегә төрләнәсең,
Пакь булып яшим, дисәң дә,
Барыбер керләнәсең.

Гөрзиен тоткан зобаный —
Сугарга гына тора,
Тырышсаң да, карышсаң да,
Егарга гына тора.

Суфыйдан булмый саф булып,
Дөнья бит — гөнаһ күптер;
Тәмугка ук булмаса да,
Җәннәткә юллар юктыр.

Буранлы карлар, яңгырлар,
Үләттән килгән яулар,
Су басулар, җир тетрәүләр,
Дәһшәтле янар таулар...

Түзәбез инде, түзәбез —
Яшәргә чөнки кирәк;
Каршылыйсың бәлаләрнең
Һәркайсын аяк терәп. 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад