Суфыйларга мәдхия

Синагога, хөжрә, монастырьның
Тәмуг, җәннәт булыр бар җыры.
Алла серен белгән күңелләрдә
Андый уйдырмага юк урын.
Гомәр Хәйәм
Үртәмәгез, суган суфые, дип —
Баш тартмавын тартмыйм суганнан,
Дөреслектә хәтта мин үзем дә
Суфыймындыр ахры, туганнар.

Ник булмаска! Әйдә, көлсен гавам —
Хөкемдары бүген мин аның,
Укый-укый инде белдем бугай
Чын тарихын фани дөньяның.

Без — шәрабсыз аек, ризыксыз тук,
Сәләмәдән безнең патша да,
Йөзләрчә ай, кояш көлә безгә,
Исләр китми данга, акчага.

Китаплардан түгел безнең акыл,
Хакыйкатьтән килгән акыл ул.
Әллә каплардагы хәзинәгә
Комсызланып һич тә сузмый кул.

Гарәп, фарсы, юнан буласыңмы —
Мөһим түгел. Байлык — чүп аңа,
Тик камиллек калсын яшәештә,
Тик камиллек килсен дөньяга.

Гасыр арты гасыр — сәрхуш заман,
Ни кояшлы түгел, ни җилле,
Зарланабыз, дөнья шундый, диеп,—
Кайчан булыр аның... камиле?!

Югыйсә бит бөтен кыйтгаларда
Ничә гасыр исә гел саф җил;
Суфыйлыкка хәтта дәгъва итте
Муллий, Гете, де Голль, Хаммаршельд.

Дарвин диеп, Эйнштейн диеп
Күкрәк какса бүген кемнәрдер,
Суфыйларның даһи ачышлары
Меңәр еллар алдан килгәндер.

Суфыйлыкта без дә калышмаган
(Татаргамы бу эш ярамый!) —
Язган Бакыргани һәм Кол Гали,
Язган Кятип, язган Сараи.

Бәхәсләшсен дөнья — кем соң алда,
Кем соң артта бүген санала.
Европа күк талап бар дөньяны
Кайсы кыйтга әле дан ала?!

Саный китсәң, хәтер хәтәр түгел,
Мактанырлык эшләр җитәрлек;
Без аларны, кат-кат искә алып,
Байрак итеп өскә күтәрик.

Дөньякүләм бөек ачышларны
Кем ясаган, дисәң, бу җирдә,
Шаһит булып күкләр баш күтәрер —
Ачыкланыр катгый дәлил дә. 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад