Төнге күккә карап

Хыялның да була азак чиге —
Яшәүгә дә хастыр ул хаклык;
Чиге чиксез, без яшәгән галәм —
Хыял үлчи алмас ераклык.

Уйның чиге янәшәдә генә —
Уза аны хәтта яктылык;
Яктылык та ерак араларга
Җитәдер шул фәкать нур булып.

Суфыйлардан көлгән булабыз да ...
Имеш, алар тиле-хыялый,
Ул мәңгелек белән чиксезлекне
Күңелләр соң дөрес тоямы?!

Әһле Ислам, әйе, белеп торды,
Кырыс түгел иде шартлары,
Европа күк утта яндырмады
Хакыйкатьне тапкан затларны.

Кырыс иде, әйе, кануннары,
Тик юл калды азат фикергә —
Ул хакыйкать эзләп, җиде кат Күк
Гөмбәзенәмени сикерә?!

Җитә генә алмый — уйлар чикле,
Юлны дәвам итә варисы;
Ачкыч табар өчен тылсым эзләп,
Хыялланып мәллә карыйсы?!

Ә хыялсыз Кеше яши алмый —
Дәшә аны, дәшә гел хаклык.
Чакрым белән түгел, парсек белән
Чикләнгән шул сихри ераклык.

Әле анысы, әле монысы тарта —
Дин белән Фән мәңге ярышта.
Хакыйкатькә илтер юллар ябык —
Атлап булмый сыңар карыш та.
Без барабыз,
Без — мәңгелек юлда,—
Юк, куркытмый ерак аралар;
Йолдызлар да, әнә...
Балкып... сүнеп...
Шул тарафка таба баралар.

Тууымы,
Әллә үлүеме
Без барасы ерак җисемнең;
Чиге юк шул ашкын фаразларның,
Чиге юк шул күрү хисенең.

Әхмәт РӘШИТ (1936) — шагыйрь, публицист; «Сәяхәтнамә», «Таң илчесе», «Язмыш җилләре» һ. 6. китаплар авторы. Татарстан Мәдәният министрлыгының һәм Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге премиясе лауреаты. Казанда яши. 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад