“Әйтелмәгән васыять” повесте

1.
Йомшак кына җәйге җил исә. Дала буйлап кылганнар йөгерә. Шушы кылганнар арасында бер әби күренә. Ул тизәк җыя. Казан астында утның өзелмәве яхшы. Соңгы вакытта хәле китеп тора. Аңа Миңлебай карт очрый. Ул бик карт инде, яшен дә белмиләр. Былтыр аның җитмештән узган улы үлеп киткән. Хәзер ул оныгы Миңлегалидә тора. Аның да өйләнгән улы, кызлары бар. Үз нәселенең дүртенче буыны бу. Ул аларның исемнәрен дә оныта. Дөньяда күп нәрсә күрде, аңа хәзер берни дә кирәкми. Кешеләр белән дә үзләре исәнләшсәләр генә исәнләшә. Акъәби аның белән һәрвакыт беренче исәнләшә. Карт аңа килен дип эндәшә.
Өенә кайткач, Акъәби казан астын күрше хатыны Гарифәгә карарга кушты да, үзе кереп ятты. Шушы көннән ул аягына баса алмады. Карчык балаларын көтеп яши башлады. Элек алар ешрак кайталар иде, ә хәзер һәрберсенең үз хәсрәте. Шәһәргә китәсе килмәде шул әбинең, Юлкотлысын ничек ташлап китсен?! Хәзерге вакытта олы улы Суфиян һәм кызы Гөлбикә үз гаиләләре белән Өфедә яшиләр. Суфиян – отставкадагы полковник, кызы фәнни институтның берсендә гыйльми эштә.
Былтыр җәй Суфиянның улы Геннадий үзләренең машинасында әбисенә кайтып килгән иде. Әби телен аңламагач, сүзсез генә аралаштылар. Әби аны бик якын итте. Әнисе марҗа булса да, анда бит аның каны – башкорт каны да ага. Әби аны сыйлады.
Әби урыныннан тормагач, күршеләре борчылып колхоз бригадиры Сәетгалигә хәбәр иттеләр. Ул икенче көнне үк әбинең хәлен белеп чыкты һәм балаларына хәбәр итте. Берничә көннән соң “Волга” машинасында әбинең кияве белән кызы кайтып төштеләр, алар әбине үзләренә алып китәргә дип килгәннәр, әби башта бик карышып караса да, ахырда ризалашты. Әбине бөтен авылдашлары озатты. Бераз киткәннән соң “кәфенлегем калган” дип өзгәләнсә дә, аны игътибарга алмадылар.
2.
Акъәбигә аерым бүлмә бирделәр. Аңа башта игътибар бик зур булды. Беренче көнне үк улы белән марҗа килене Мария Васильевна да килеп китте. Икенче көнне Геннадий да әбисе янына килде. Шул ук көнне Суфиянның өч кызы (Татьяна, Светлана, Рита) да, кече малае Борис та әбиләре янына килделәр.
Бер-ике көннән Гөлбикә врач чакыртты, алар кызы белән нидер сөйләштеләр. Тагын берничә көннән доктор бер ир кеше ияртеп килде. Ул әбине бик яхшылап карады. Һәм үпкәгездә авыру бар, без биргән даруларны эчегез, диде. Әбинең үпкәсендә яман чир иде. Бу турыда әбигә әйтмәделәр, ләкин әби моны сизә иде.
Врачлар киткәч, әбигә тәрбия тагы да арта төште. Акъәби калага килү белән Казахстандагы кече улын һәм Пермь өлкәсендәге олы кызын чакырып язуны үтенде, ләкин аның теләген үтәргә бик алынмадылар, чөнки малае кайтып-китеп йөри торган эштә эшләми, кызы да балалар врачы, ә җәй көне эше бигрәк тә күп икән.
Карчык көне буе ялгыз. Ул бигрәк тә кызының ике баласын – 6 яшьлек Равиле белән 4 яшьлек Гүзәлне сагына, алар көндез балалар бакчасында.
Хуҗаларга кунаклар да еш киләләр, алар төне буе шаулашалар, күңел ачалар. Акъәби янына кызы сирәк кергәләп чыга. Килүчеләр арасыннан бер шагыйрь аның янына кереп, сөйләшеп утырырга ярата. Ул аның исеме ни өчен Акъәби булуы белән кызыксына. Әбинең исеме Акбикә, кыз чагында Аксылу, кияүгә чыккач Аккилен, аннары Акҗиңгә булган. Ә хәзер инде Акъәби диләр. “Юлкотлыны сагынасыңмы?” – дип сорый шагыйрь. Әби авылны бик сагына. Шагыйрь аннан йолалар, уеннар, җырлар сорый, ә әби иренмичә сөйли. Соңыннан ул чыгып киткәч, “сәер кеше” дип уйлый әби, ләкин ул шагыйрьне сагынып та куя, кызгана да.
Карчыкның хәле авырайганнан авырая. Соңгы көннәрдә бик күп уйлана башлады. Васыятен балаларына әйтеп калдырырга теләде. Беркөнне кызы кергәч, үзен мөселманча күмегез дип сүз башлаган иде дә, ләкин Гөлбикә аны тыңларга да теләмәде. “Андый сүзләр сөйләмә әле, “әсәй”, – дип кенә куйды.
76 яшен тутырган бу карчыкның аз гына булса да мал-мөлкәте бар. Кайбер әйберләрен ул балаларына калдырырга тели. Әлбәттә, ул биргән иске киемнәрне алар киеп йөрмәсләр, ләкин сакларга тиешләр. Шулай ук туган-үскән туфракны онытмаска, сирәк кенә булса да кайтып китүләрен үтенәсе килде карчыкның. Шулай ук мәрхүм аталарын да исләренә төшерәсе килде аның. Авыл читендәге канау белән генә әйләндереп алынган кечкенә зиратта аның гәүдәсе ята. Аның каберен әби һәм берничә авыл карты белә, ә Акъәби үлсә, ул кабер җир белән тигезләнәчәк. “Машина алырга акчагыз бар, әтиегезнең каберенә бер таш алып куярлык та акчагыз юкмыни сезнең”, – дип үпкәсен белдерәсе килде аның. Шушы васыятен берничә тапкыр әйтергә талпынып карады, ләкин аны тыңларга теләүче генә табылмады.
Беркөнне ул Суфиянга үзен мөселманча күмүләрен үтенде, улы ике дә уйламыйча: “Ярар”, – диде.
Үлем якынлаша иде. Врачлар: “Торса, атна-ун көн торыр”, – диделәр. Кияве: “Әбине больницага илтергә кирәк, балалар әбинең үлемен күреп, тетрәнмәсеннәр”, – диде. Гөлбикә болай эшләргә ярамаганлыгын белсә дә, ризалашты. Ә Суфиян башта бу фикер белән килешмәде. Кияү: “Алайса, үзегезгә алып кайтыгыз”, – дигәч, ризалашмыйча чара калмады.
Әбинең бер дә больницага барасы килмәде, ләкин аны больницага илтеп куйдылар. Өч тәүлек үтүгә, төнлә белән әби үлеп китте. Иртүк кызларына хәбәр иттеләр. Әбине күлмәк киертеп, ак яулык яптырып табутка салдылар, чөнки башкача рөхсәт ителми иде. Озатуда шагыйрь дә бар иде. Ул Акъәби турында мактап берничә сүз әйтте. Ул әбине “Башкорт халкының изге җанлы анасы, без аның изге җанын күрә белдекме?” – дип балаларына мөрәҗәгать иткәч, аны алып чыгып киттеләр. Шулай итеп, әби ялгызы гына торып калды. Гөлбикә Юлкотлыга күрше хатыны Гарифәгә хат язды. Бу хәбәр бөтен авыл халкын тетрәндерде. Һәм әбинең яшел сандыгын җибәрделәр. Бу сандыкны күрүгә, Гөлбикәнең исенә балачагы килеп төште. Ул шушы сандык өстендә курчак уйный иде. Бөтенесе бергә җыелгач, сандыкны ачтылар. Анда өстә үк кәфенлек тора иде, ә аннан соң төрле бизәнү әйберләре, күлмәк, камзул, түбәтәйләр. Шунда аталарының камчысы килеп чыкты. Аны Суфиянның улы Геннадийга бүләк иттеләр. Сандыкны актарып чыкканнан соң, кияү, бу әйберләрне театрга бирик дигән фикер әйтте. Суфиян белән Гөлбикә баштарак каршы булсалар да, ризалык белдерделәр. Гөлбикә әнисенең төсе итеп саф көмештән эшләнгән ике зур чулпыны үзенә алып калды.
 

Дала буйлап кылганнар йөгерә. Миңлебай карт кайтып килә. Һәм Гарифәдән Акъәби турында сораша, Гарифә аңа Акъәбинең үлүе турында күп тапкырлар әйтте. Ләкин Миңлебай карт аның кайтуына ышана.
 

Әсәрнең кыскача эчтәлеген Нияз Сабирҗанов язды
 

зулька10 лет # 16 февраля 2012 в 16:09 0
клас))большое сасибо!!!

← Назад