1.
Зөфәр Сабитов төш күрә. Бу 9 май таңында була. Янәсе ул эссе көндә далада йөри. Башта анда йөрү бер дә кыен булмады. Соңыннан аның эчәсе килә башлады. Шунда ул күл күрде. Кемдер тәрәзәгә шакыгач, Зөфәр уянып китте. Әнисе Тайбә кереп, сугыш беткәнен хәбәр итте. Җиңгәсе Сәкинәнең урыны буш иде. Урамда сеңлесе Хөршидәне күрде, урам тулы кеше, бар да шатлана. Зөфәрнең абыйсы Зариф та сугышта иде, ләкин ул әле кайтып та җитмәгән иде. Трамвайга утырып, эшкә китте. Урамда Рәшидәне очратты. Ул урамда бәйрәм көнне җырлап йөри. Сугыштан соң, яңа тормыш башларга кирәк, аның ике конкрет мәсьәләне хәл итәсе бар: беренчесе – фатир сатып алу, икенчесе – әйбәт кызга өйләнү.
2-3.
1943 елның гыйнвар ахырында Зөфәр Бөгелмәгә командировкага килде. Шунда ул артистлар белән танышты, алар арасында Рәшидә дә бар иде. Зөфәр аны тапты һәм алар бергәләп бер авылга киттеләр. Артистлар бик туңган иделәр, аларны бер өйгә керттеләр. Зөфәр дә аларга иярде. Мәликә апа аларны җылы каршы алды. Сугыш еллары булгач, ашарга да бик аз, артистлар клубка төшеп киттеләр, ә Зөфәр соңрак төште, чөнки аңа уңайсыз иде, шундый таза, яшь килеш ул сугышта түгел, сәүдә белән шөгыльләнә. Концерт барысына да бик ошады, Зөфәргә бигрәк тә Рәшидәнең җырлавы ошады. Концерт беткәч, бергәләп өйгә кайтып, ашаганнан соң, йокларга яттылар. Ә Зөфәрнең Рәшидә белән сөйләшәсе килде һәм алар бу төнне бергә булдылар.
4.
Зөфәр иртүк торды, ә калганнар йоклап калды. Ул колхоз идарәсенә барып кайтты. Ул кайтканда барлык артистлар да торган иде инде. Зөфәр китәр алдыннан Рәшидә белән Казанда очрашырга сүз куешты.
5.
Рәшидә Зөфәрнең күңеленә кереп калды. Аның йөргән кызлары күп булды, ләкин алар аның күңелендә андый ук эз калдыра алмадылар һәм ул тиздән Рәшидәнең авылдан килүен көтте. Рәшидә аңа шалтыратты. Шуннан Зөфәр “әйттем-бетте” Хәмит дустына китте, ул ялгыз яши, Рәшидә белән очрашу өчен аның өен сорап торасы итте. Дусты ризалашты. Алар Рәшидә белән шул йортта очраштылар, Зөфәр үзенең сәүдә бүлегенең мөдире булып эшләвен әйтте, үзенең ялгыз икәнлеген дә әйтергә ашыкты. Рәшидә дә бераз үз тормышы турында сөйләде. Ул опера театрының бер музыкантына иргә чыккан була. Ире Ленинградтан кайткан кеше була. Фин сугышы башлангач китә һәм кайтмый. Теләсәң, үзең кил, дип хат язган, Рәшидә аның артыннан бармаган. Ул эгоист кеше була. Башта Зөфәр Рәшидәне жәлләгән кебек булды. Ләкин соңрак шул ирдән калган хатын хәзер минем янда ята, дип ачуы кабарды. Ул күңеленнән Рәшидә аның өчен түгел дигән нәтиҗә ясап куйды. Алар шулай Хәмит бүлмәсендә очраштыргаладылар. Рәшидәгә бары 24 яшь кенә. Рәшидә Зөфәрне яратуын, станциядә очрашкач та, аңа гашыйк булуын әйтте.
Беркөнне Зөфәр хәзер авыр вакыт дип уйлап, күлмәклек бүләк итмәкче иде, ләкин Рәшидә аны кабул итмәде, намусым кушмый диде, аннан соң акчасын түләрмен дип алып калды.
1944 елның җәендә Рәшидә, башка артистлар белән бергә, ай ярым чамасы сугыш кырларында йөреп кайтты. Анда булган кичерешләрне Зөфәргә сөйләде. Зөфәр тагын “артистка белән башың бәйләнмәсен” дип уйлады һәм сугыш беткәч, аларның арасы кайсыдыр якка үзгәрергә тиеш иде.
6.
Зөфәр сатып алырга өй караштырып йөри башлады. Аңа бу эшендә Курамшин карт булышты. Ул элек байларда хезмәт иткән, хәзер бик начар киенә. Ул Зөфәрләрдән ерак түгел бер йортның подвалында карчыгы белән яши. Уллары гражданнар сугышында тифтан үлеп калган. Ул Зөфәрнең әтисе белән бик дус булган. Ләкин ул салырга ярата. Беркөнне шушы карт Зөфәргә керде һәм Зөфәрнең эштән кайтканын көтеп утырды. Бу картның исеме Гайсә. Ул Зөфәргә бер йорт тәкъдим итте. Бу йортның хуҗасы адвокат Ушаков, ләкин ул үлгән. Аның варисы булып карчыгы, ике кызы һәм улы калган. Бу йортта хәзерге вакытта карчык белән бер кияүгә чыкмаган кызы тора икән. Өйне улы сата икән. Алар өйне барып карарга булдылар.
7.
Хуҗабикә аларны каршы алды. Бу йорт чыннан да бик зур һәм матур иде. Алар башта тышкы якны карап чыктылар. Зур гына бакчасы да бар икән. Бу йорт 1908 елда салынган, ләкин ул яхшы сакланган. Зөфәр гел шушы йорт турында гына уйлады. Башта йортка 400 мең сорадылар. Бу йортны сатып алырга теләүче берәү 280 меңне бирергә әзер.
8.
Икенче көнне Зөфәр Ушаков Сергей Леонидович белән икәүдән-икәү генә очрашты. Ул башта 300 мең тәкъдим итте, ләкин Сергей моңа риза түгел, ләкин сатулаша торгач, 325 меңгә сатарга риза булды. Ушаков 40 меңгә расписка язды.
9.
Ул бу өйне әнисе исеменә яздырып торырга булды, чөнки әнисе кайтып җитмәгән иде. Ушаков белән сөйләшкәннең икенче көнендә аның янына Гайсә керде һәм аннан башка гына сөйләшүләре өчен үпкә белдерде. Озакламый абыйсы Зариф та сугыштан кайтты. Алар яңа йорт турында бик күп сөйләштеләр. Ләкин Сәкинә ул йортта калырга риза түгел, аның аерым яшисе килә. Зарифка аның белән килешергә туры килде. Зөфәр шул ук көнне әнисенә васыятьнамә язарга кушты, аңа әнисе үпкәләде.
10.
Яңа өйгә күчтеләр. Бу өйдә ялгыз калган вакытта Тайбә абыстайга бик күңелсез иде. Беркөнне әнисе Зөфәр белән өйләнү турында сөйләшеп карады, ә Зөфәр бу сүздән кача иде.
11.
Һәркем бу өйгә сокланып үтте. Зөфәр бер картны чакыртып, бакчасын рәткә китерде. ОРСны тикшерергә госконтроль килде. Зөфәр дусты белән госконтроль кешесен сатып алып булмасмы, дип киңәште. Хәмит аңа ярдәм итәргә булды. Ревизия вакытында ул үзен бик тыныч тотты. Ревизия өч көн буе дәвам итте. Зөфәргә бәйләнергә сәбәпләр табылмады. Партбюро утырышында Зөфәргә каршы кешеләр дә булмады түгел.
12.
Беркөнне Зөфәргә Зариф абыйсы килде. Бергәләп ашаганнан соң, әнисе Хөршидәне күршеләргә кертеп җибәрде дә, Зөфәрнең өйләнүе турында сөйләштеләр. Сүз арасында Зариф Гайсә картның да хәле начар икәнен әйтте. Зөфәргә авыр булып китте, чөнки аның бу картка бурычы калган иде. Ә абыйсы Зөфәргә бер шәп кыз табуын, әтисе бай, үзе яшь икәнен әйтә. Исеме – Гамбәр. Ялгызы гына калгач, Зөфәр бай кызы Гамбәр турында уйлады, ләкин шунда Рәшидә исенә төште.
13.
Ул Рәшидәне эзли башлады. Алар Ленин бакчасында очраштылар. Алар көймәдә Иделнең икенче ярына чыктылар. Шунда Рәшидә күңелендәгесен әйтте, алар өч елдан бирле очрашалар, ә Зөфәр турында ул берни дә белми. Рәшидә елап алды. Аннан соң Зөфәр аның театрга күчүе турында сорашты. Киләчәктә бәлки булыр, диде Рәшидә. Ә Зөфәр теләсә аңа ярдәм итә ала, чөнки сугыш вакытында театрга аның ярдәме тиде. Алар кире кайттылар һәм Зөфәр Рәшидәне озатып куйды.
14.
Беркөнне Хөршидәнең елап утыруын күрде һәм әнисеннән сорашты. Аны әнисе орышкан, чөнки ул күршедәге инвалид кызны алып кереп, бөтен әйберләрен күрсәткән. Шунда Тайбә абыстай аларны орышып куып чыгарган, күрше кызы бөтенләй үпкәләп чыгып киткән. Зөфәр әнисенә дөрес эшләмәвен аңлатырга тырышып карады, ләкин әнисенең аны ишетәсе дә килмәде. Зөфәр күршесенең аларга кырын карауларын сизә.
Кабинетына кереп утыруга, Зөфәргә сәүдә министрының урынбасары Әхмәтҗанов шалтыратты һәм үз янына чакырды. Ул – Вилдан Гыйльманович. Ул Зөфәргә ОРСның бетәчәген әйтте һәм эш тәкъдим итте. Алар тиздән шәһәрдә универмаг ачарга җыеналар һәм шуңа кадрлар җыялар. Ул аңа коммерческий директор булырга тәкъдим итте. Зөфәр уйлап карармын, диде. Ул эчтән генә бик сөенде, чөнки бу эшеннән ул үзе дә туйган иде инде.
Абыйсы Зөфәрне Гамбәр белән очраштыру җаен тапкач, үзләренә әти-әнисе белән бергә кунакка чакырган. Ә Зөфәргә эштән соңрак кайтырга кушты. Зөфәр ул әйткәнчә эшләде, Гамбәр килеп җитмәгән иде әле. Әти-әниләре Гамбәр килгәч кайтып киттеләр, ләкин алар икәүдән-икәү генә калгач, кыз берни дә сөйләшмәде. Аннан соң Зөфәр кызын озата барды.
15.
Зөфәр ачылачак универмагта эшләргә ризалыгын бирде. Аннан соң өйләнү турында уйлады һәм Рәшидәне үз өенә чакырырга булды, ә әнисенә сеңлесе белән бергә әнисенең зиратына барып кайтырга тәкъдим итте. Рәшидә соңгарак калып килде һәм аның әллә ни кәефе дә юк иде. Зөфәр Рәшидәгә өйләрен күрсәтеп чыкты, ә үз бүлмәсенә җиткәч, бу бүлмәгә син җитмисең, диде һәм бәйләнә башлады. Рәшидә йөгереп чыгып китте. Зөфәр аның артына чыгып, аны яратуын һәм аңа өйләнергә теләвен әйтте. Башта Рәшидә башын югалта язды, ләкин тиз генә үзен кулга алып, аның хәтта үзеннән йорт алганын да яшерүен әйтте. Үзенең Минзәләгә театрга китүен әйткәч, Зөфәр мондагы театрда калырга үзем ярдәм итәрмен, диде. Ләкин Рәшидә үзеңә кирәк булгач кына ярдәм итәсең, син минем күптән эш эзләп йөрүемне белә идең бит, диде һәм бергә була алмаячакларын әйтеп, өйдән үк чыгып китте.
Ике айдан соң ул Гамбәргә өйләнде. Шау-шулы мәҗлесләрне яратмаса да, ул туйны зурлап өч көн уздырды.
Ул туйга дусты Хәмитне һәм начальнигы Әхмәтҗановны чакырмады, чөнки Хәмит аның үткәнен искә төшерә.
Әсәрнең кыскача эчтәлеген Нияз Сабирҗанов язды