Мәшһүр мәгърифәтче һәм философ
Эчке Руссия татарларының иң мәшһүр һәм атаклы мәдрәсәләреннән берсе, асылда, милли университет вазифасын үтәгән «Мәдрәсәи Мөхәммәдия»не аның нигез ташларын салучысы, җитәкчесе, мөдәррисе Галимҗан Галиев-Баруди исеменнән башка күз алдына китерүе мөмкин түгел. Ул XIX йөз ахырларында ук күренекле мәгърифәтче, дин белгече һәм реформаторы, философ, педагог буларак, дистәләрчә китаплар язып бастыра. Бу олпат шәхеснең абруе XIX йөз азагы — XX гасыр башында гаять зур була. Рус мәмләкәтенең уннарча төбәкләрендә нәшер ителгән татарча газета-журналларда аның исеме бернинди аңлатмаларсыз «Галимҗан хәзрәт» дип кенә бирелгән. Үз чорында мондый популярлык һәм авторитетка бары берничә генә шәхес (Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдинов, И. Гаспринский һ.б.) ия була. Рәсми русча документларда мәдрәсәнең исеме еш кына «Мөхәммәдия» дип түгел, бәлки нигезләүчесе һәм җитәкчесенә нисбәттән «Галеевское медресе» дип йөртелә..
Галимҗан хәзрәтнең исеме һәм эшчәнлеге совет чорында уңай яктан телгә алынмады диярлек. Бары тик 80 нче елларда, ягъни тарихка объектив бәя бирелә башлагач кына, Баруди кебек шәхесләрнең эшчәнлеген яктыртуда гаделлек ягы көчәйде.
Г. Барудиның кылган гамәлләре колач җитмәстәй зур. Аны кечкенә мәкаләдә генә нигезле яктыртып та, бәрәкәтле педагогик эшчәнлегенә тиешенчә тукталып та булмый. Шуңа күрә алар хакында кыскача гына әйтеп китәргә туры килә.
Галимҗан хәзрәт (Галимҗан бине Мөхәммәтҗан бине Гали) 1857 елның 2 февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Казанга күчеп килгәннән соң, 1862 елда икенче мәхәллә мәдрәсәсенә укырга керә. Бу кадими уку йортында 4 ел чамасы укып, программада каралган барлык төрки, һәм гарәби китапларны өйрәнүне тәмам иткәч, морфология, гарәпчә гыйлемнәр һәм гомуми кулланылышта булган барлык китаплардан дәрес ала. Сәләте зур булу сәбәпле, хәлфә сыйфатында үзе алган гыйлемнәрдән шәкертләргә сабак та бирә.
1875 елда 18 яшьлек Галимҗан, белемен тирәнәйтү өчен, Бохарага китә. Анда «Мир-гарәб» мәдрәсәсендә 7 ел укып, өйрәнелә торган барлык фәннәрне үзләштерә һәм алар өстенә тәфсир, хәдис, хисап, алгебра, геометрия, медицина һәм табигать буенча белем ала, шул вакытларда Сәмәрканд, Ташкент кебек шәһәрләргә сәфәр кыла. 1882 елда Казанга кайта һәм анда 5 нче мәчеттә имамлык һәм дәрес бирү өчен, ягъни мөдәррислек өчен указ ала. Шул көннән башлап Галимҗан хәзрәт бөтен көчен яңа мәдрәсә бинасы салу һәм дәрес бирү эшенә юнәлтә. Бу хыялны тормышка ашыру гаять зур кыенлыклар белән бәйләнгәнлектән, Баруди, гыйлем арттыру һәм тәҗрибә туплау өчен, 1887 елда кабат зур сәяхәткә чыгып китә, Мисыр, Стамбул, Хиҗазга сәфәр кыла, андагы олуг галимнәр белән таныша, алардан акыллы фикерләр, киңәшләр ала.
Яшь чагыннан ук иске төрдәге мәдрәсәнең җитешсезлекләрен үз җилкәсендә татыган сәләтле һәм үткен акыллы Галимҗан Галиев мәгариф эшенең шул чордагы торышы милләт өчен зарарлы дигән нәтиҗәгә килә. Иске мәдрәсәләр, ди ул, төзәтелергә һәм дини юнәлешкә математика һәм табигать фәннәре кушылырга тиеш. Балаларга гамәли белем бирү ихтыяҗыннан чыгып, галим яшь буынга фәннең төрле тармакларыннан мәгълүмат бирү, сәүдә һәм промышленность эшен ныклы өйрәнү мәсьәләсен күтәреп чыга. Дини мәдрәсәләрдән баш тартмаган хәлдә, ул «профессор, философ, инженерлар» әзерли торган дөньяви мәктәпләр кирәк, дигән фикерне алга сөрә.
Киләчәктә даны Русиянең бөтен төрки-мөселман дөньясына таралган мәдрәсәгә 1882 елда Галимҗан хәзрәтнең атасы Мөхәммәтҗан тарафыннан, озынлыгы 16, киңлеге 8 метр итеп, таштан бер катлы бина салына. Ләкин салынган елны ук шәкертләр күбәеп, бинага сыймый башлагач, Мөхәммәтҗан шул таш өйнең астын казытып, тәрәзәләр куйдырткан һәм анда да шәкертләр тора башлаган.
Барудиның уку-укыту эшен җайга салуы, зур хәзерлекле мөдәррис (педагог) булуы, ә атасының укучы яшьләр ихтыяҗын канәгатьләндерерлек матди шартлар тудыруы аркасында шәкертләр саны һаман саен арта. Моңа нисбәтле рәвештә мәдрәсә дә киңәя-үсә бара. XX йөз башында инде «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе берничә катлы өч таш корпусны, ашханә, кухня, авырулар өчен хастаханә, итек-читек, кәвеш төзәтү, агач эше, китап төпләү остаханәләре һ. б. берләштергән зур бер комплекс тәшкил итә, анда заманча шартлар (үзәктән җылыту системасы, электр яктыртуы һ. б.) тудырыла. Бу чын мәгънәсендәге олуг татар университетын төзү һәм оештыру эшендә модәррис үзе, аның хатыны Бибимаһруй абыстай, татарның бай сәүдәгәрләре Габдулла Үтәмишев, Әхмәд Хөсәенов һ.б. үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Ачылган вакытында «Мәдрәсәи Мөхәммәдия» башка иске төрдәге уку йортларыннан берни белән дә аерылмый диярлек, фәкать гарәп теле һәм дин дәресләре генә яңа баскычка куела. Ләкин мәшһүр уку йортларында гыйлем алган һәм сәфәрләрендә бай тәҗрибә туплаган Галимҗан хәзрәт, реформа ясамый торып, милли мәгариф эшен алга җибәрү мөмкин түгеллеген яхшы аңлый. Моның өчен башта башлангыч сыйныфларны, аннары шуның нигезендә урта һәм югары классларны үзгәртеп кору кирәк дип табыла. Шул ихтыяҗның нәтиҗәсе буларак, 1891 елда «Мөхәммәдия»дә ысуле җәдидә, ягъни Европа мәгърифәте, Шәрыкъ казанышларына нигезләнгән яңа метод белән укыту гамәлгә кертелә. Җәдидчелек юнәлешен кыйбла иткән Баруди, яңа системаны юлга салу йөзеннән, бер-бер артлы дәрес китаплары һәм дини фәлсәфәгә кагылышлы гыйльми хезмәтләр чыгара башлый.
Яңа ысул белән укыту өчен ул, беренче чиратта, «Сәвадхан» исемле әлифба төзи. Ул яңа ысул белән төркичә (татарча) язылган беренче әлифба санала. 1891—1915 елларда аның 12 басмасы чыга. «Сәвадхан»ның беренче варианты 24 биттән торса, аның тәкмиләсе тулыландырылган (өстәмә) басмасы («Сәвадхан тәкмиләсе») 64 сәхифәне тәшкил итә һәм шулай ук күп мәртәбә кабат басыла. Шул ук 1891 елда аның арифметика буенча «Нәмунәи хисаб» дигән хезмәте басылып чыга һәм озак еллар буена мәктәпләрдә кулланма булып йөри (ул да берничә мәртәбә нәшер ителә). 1891 елда мөдәррис үзенең «Саде пәнд» исемле үгет-нәсихәт китабын бастырып чыгара.
Шул ук чорларда Г. Баруди гарәп теленә кереш мәгънәсендә «Мәдхәле гарәбия», өч тел (гарәп, татар, фарсы) буенча сүзлек «Лөгате сәлясә», гарәп морфологиясе буенча «Сарфы гарәби» һ. б. хезмәтләр иҗат итә. Алар мәктәп-мәдрәсәләрдә дәреслек хезмәтен үтиләр. Олуг философ, дин галиме һәм реформаторы буларак, Галимҗан хәзрәт бер-бер артлы дин-иман, ислам-шәригатькә кагылышлы «Гыйльме әт-тәүхид», «Бәда-әл-мәгариф», «Әл-гокудәс-сәляс», «Гайнел-мәтлаб фи шәрех әбьят хөснел-мәшариб», «Сөаль вә җаваплы хөснел-гыйбадәт», «Сөаль вә җаваплы бәдь-әл-мәгариф», «Сөаль вә җаваплы гыйбадәте-сәляс», «Сөаль вә җаваплы әүвәл-ән-назафат», «Тарихел-әнбия», «Тәтиммә», «Әзкяр шәрифә», «Әзкяр әс-салават», «Әүвәл-ән-назафат фи мәсаил әттаһара» һ. б. китаплар бастырып чыгара һәм төрки-ислам дөньясында зур шөһрәт казана. Аның «Мәгарифе исламия» дигән циклда чыккан хезмәтләре шундый зур популярлык казана ки, «Сөаль вә җаваплы хөснел-гыйбадәт»нең хәтта 1918 елда да 14 нче басмасы дөнья күрә. Барудиның кыйммәтле дөньяви хезмәтләренең берсе — гарәп грамматикасына багышланган 136 битле «Хөснел-мәшрәб фи сарыф лисан-әл-гарәби» (1891) дигән әсәре. Ул үзенең әһәмиятен хәзер дә югалтмаган.
Башлангыч мәктәпне яңа нигездә тәртипкә китереп, Галимҗан хәзрәт әкренлек белән рөшди (урта) сыйныфны ислах итә, 1899 елда яңартылган рөшдия бүлеген ача. Беренче баскычларны ныклы нигезгә куйганнан соң, педагог-реформатор XX йөзнең әүвәлге елларында игъдадия (уртадан югары) һәм иң югары сыйныф — галия класслары ачуга ирешә. Бу эшләрне гамәлгә ашыру юлында җәдидчелек тарафдары Галимҗан хәзрәткә, әлбәттә, гаять зур кыенлыкларны җиңәргә туры килә.
Мәдрәсәдә ныклы тәртип урнаштырыла: шәкертләрнең килү-китү, керү-чыгу, яту-тору кебек эшләре махсус расписаниегә нигезләнә. Тору урыны, дәресханә һәм ашханә һәркайсы аерым бинага урнаштырыла. Шәкертләр гомуми ашау режимын сакларга тиеш булалар. «Мөхәммәдия»дә рус мәктәпләрендәге кебек парталар, мөнбәр (кафедра), кара такталар, тарих һәм география карталары, плакатлар булдырыла. Төгәл расписаниегә нигезләнгән дәрестә шәкертләр утырма якалы тужурка, башларына тигез түбәле кәләпүш киеп утыралар.
Кыскасы, Галимҗан Баруди һәм аның фикердәшләре тырышлыгы белән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе XX йөз башларында һәр җәһәттән уңышлар казана. 1907 елда татар җәмәгатьчелеге Галимҗан хәзрәтнең 50 яше тулган көннәрдә аның дин һәм мәгърифәт өлкәсендәге 25 еллык игелекле эшчәнлеген киң рәвештә билгеләп үтә. Газета-журналларда аның шәрәфенә дистәләгән мәкаләләр, котлаулар басыла. Мәшһүр җәмәгать эшлеклесе Йосыф Акчура хәтта аның турында махсус китап нәшер итә.
Мондый хөрмәт һәм игътибардан рухланган мәгърифәтче үзенең мәдрәсәдәге эшчәнлеген тагын да камилләштерә, аның программасына дөньяви фәннәрне тагын да күбрәк кертергә омтыла. Нәтиҗәдә, «Мөхәммәдия»дә киң планда «төрки», ягъни татар, рус, гарәп, фарсы телләре, арифметика, алгебра, Русия тарихы, төрки кавемнәр тарихы, гомуми тарих, ислам тарихы, физика, гарәп әдәбияты, фәраиз (мирас бүлү фәне), әхлак, гигиена, ритмика, риторика, психология, логика, философия, методика, педагогика һ. б. предметлар укытыла.
1906 елдан башлап, Г. Баруди «Әд-дин вә әл-әдәб» («Дин һәм әдәп») дигән абруйлы журнал да чыгара. Анда, башлыча, Коръән, дин-шәригать мәсьәләләре яктыртылса да, мәгарифкә дә шактый урын бирелә, дәрес программалары басыла.
Ул гына да түгел, Галимҗан хәзрәт яңа төрдәге мәктәп-мәдрәсәләр өчен дөньяви белемгә ия мөгаллимнәр әзерләүгә зур хезмәт куя. 1907 елның 2 маенда шушы максат белен «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе каршында махсус педагогик курслар ачыла. Аларга Казан, Уфа, Вятка һ.б. губерна авылларыннан 60лап кеше җыела. Әмма түрәләрнең рөхсәтеннән башка ачылганга, бу курсларны 60 городовой ярдәмендә полиция туздыра. Таякның юан башы Г. Барудига тешә. Электән үк үзенең җәдидчелек инициативасы өчен эзәрлекләнгән дамеллага (аның «Дин һәм әдәп» журналыннан да «гаеп» табалар) җирле властьлар каты чара күрергә булалар. 1908 елның 8 маенда Галимҗан хәзрәтне берничә тарафдары белән берлектә, губернатор әмере белән 2 елга Вологда губернасына сөрәләр. Журналы да ябыла. Ләкин мөдәррис ныклы җирлеккә салган мәдрәсә, үз юлбашчысын вакытлыча югалтса да, баганалы юлыннан тайпылмый, милләт өчен сыйфатлы белгеч-кадрлар әзерләвен дәвам иттерә.
1910 елда Баруди сөргеннән исән-имин кайта һәм яңадан барлык көч-куәтен дин вә мәгариф эшенә бирә. 1913 елдан «Әд-дин вә әл-әдәб» яңадан нәшер ителә башлый, «Мөхәммәдия» дә уку-укыту, тәрбия җәһәтеннән тагын бер баскычка күтәрелә.
Гаять зур абруйлы Галимҗан хәзрәт 1917 елгы февраль инкыйлабыннан соң Уфадагы Диния нәзарәтенә мөфти булып сайлана, үз вазифасын намус белән үти. Аның мөфтилек хезмәте Октябрь түнтәрешеннән соң да дәвам итә. Бөек дин галиме, мәгърифәтче һәм педагогның үлеме дә изге юлда йөргәндә була. Мөфти хәзрәтләре 1921 елның декабрендә Мәскәүгә ачларга ярдәм итү мәсьәләсендә җәмәгать вәкиле буларак барган җирендә вафат була һәм Казанга алып кайтып җирләнә.
Татар милләт тарихында, бигрәк тә аның мәдәнияте һәм дини-фәлсәфи карашлары өлкәләрендә, якты эз калдырган бу олуг затны без хаклы горурлык хисе белән искә алырга һәм аның күпкырлы эшчәнлеген фәнни нигездә өйрәнергә тиешбез.
Равил ӘМИРХАН, тарих фәннәре кандидаты
«Мәгариф» журналы, 1993, №7 (689). 57–58 б.
Нет комментариев. Ваш будет первым!