Хастаханә күренешләре


 

Язмышымда язылган булгач, мин тагын онкология үзәгенең радиология бүлегендә дәваланып ятам. Шушы урынга авырып килеп эләккән авырулар арасында күзгә ташланган кайбер әйберләр.

1. Монда ятучыларның абсолют күпчелеге — бик ныклап тәмәке тартучылар, алар минемчә һәр 10 кешенең 8-9 ы. һәм тагын бер мәзәк әйбер: бу тартучылар, нинди генә милләттән булса да, гадәти сөйләшеп утыру вакытында да бик мулдан сүгенү сүзләре кулланалар. Юк, алар нәрсәгәдер ачуланып сүгенмиләр, безнең күпчелегебезнең (монда инде һәр 10 кешенең 9 ында диярлек бугай) сөйләшүе шулай икән бит. Мондый хәлне «сүзләрне бер-берсенә бәйләү» өчен дип аңлаталар бугай. Бу сөйләшү формасы хәтта телефоннан әти-әниләре, хатыннары, балалары белән сөйләшкәндә дә үзгәрми төсле. Мондый хәлне мин Чаллыда күзгә операция ясатып дәваланып ятканда да искәргән идем. Ә тәмәкечеләр — монда алар күпчелек ирләр һәм байтак кына хатын-кызлар. Монда да милләтне аерасы юк төсле. Озын чәчлеләр дә, чәчен алдырганнар да, ялан баш йөрүчеләр дә, хәтта түбәтәй кигәннәр дә бар. Әгәр тәмәкечеләр тәмәке тарткан сыман системалы, даими рәвештә үзләренең хәлләрен җиңеләйтүне Аллаһтан сорасалар, кирәкмәгән гамәлләрне кылмасалар (тарту шундый гамәлләрнең берсе), мондый хастаханәләрдә ятучылар һәм анда ятарга керү өчен чират торучылар азрак булыр иде дип уйларга мөмкин. Ә түбәтәй киеп йөрүчеләр хастаханәләрдә элек күбрәк иде төсле. Бер 5 ел элек шушы урында 1 ай ятканда мин 50 ләп түбәтәйле кеше очраткан идем. Аның 3 се намаз укый иде төсле. Ә хәзер, шулай ук 1 ай вакытка 7-8 түбәтәйле кеше очрап, 3-4 е үзләренең өйләрендә намаз укуларын әйттеләр. Түбәтәйлеләрнең күпчелеге «рәхәтләнеп» тәмәке тарталар, гайбәт сөйлиләр, сирәк булса да очраган яулыклы хатыннарга карата начар карашта икәнлекләрен аңлатырга ашыгалар.

Менә бер генә мисал: без берничә кеше нур белән дәвалаучы аппарат янындагы табибкә чират көтәбез. Миннән анда өлкән яшьтәге (70 ләр тирәсендә) берсе түбәтәйле 2 бабай һәм мәчет-мәдрәсәләргә йөрүчеләрчә киенгән урта яшьләрдәге хатын-кыз. Аппарат белән безне дәвалаучы табибә, ниндидер сәбәп нәтиҗәсендә, чираты җиткән булса да, теге бик еш тәмәке тартучы түбәтәйлене түгел, әлеге ханымны чакырды. Әлеге бабайның түбәтәйсезе (шулай ук тәмәкече) ачу белән, икенчесенә: «Әнә, врач урыс кешесе булса да, яулыклыны чакырды, син түбәтәйлене чакырмады», — дип сүгенү сүзләре әйтеп, чиратсыз чакырылучының киемнәрен тикшерә башлады.

Икенче көнне әлеге ханым, бу юлы чираты җитеп, бездән алдарак кереп китте. Әлеге бабайларның түбәтәйсезе тагын ачуланып «остабикә» дип кычкырып ук калды. «Остабикә» мулла хатыны дигән сүз бугай. Аның кем хатыны булуын тикшерү һәм ул турыда гайбәт сату (бигрәк тә мондый хастаханәдә ятканда) безгә тиешсез гамәлдер, югыйсә. Безгә ни өчендер тиешенчә киенгән ханым-туташлар ошамый, ачуны китерә, ә ярым шәрә (алар биредә дә очраштыра) яки бөтенләй диярлек шул хәлдә барлык әгъзаларын да диярлек күрсәтеп йөрүче хатын-кызларга тискәре реакция юк. Ә тәмәке турында киңрәк әйтмичә булмый. Телевидениедән Россия каналында «О самом главном» тапшыруын алып баручыларның табибы «тәмәке тартучыларга хастаханәгә барып йөрисе юк. Болар (тәмәке һәм дәвалану) икесе бер-берсенә капма-каршы әйбер», — дип аңлаткан иде. Безнең күпчелегебезгә, инде мондый хастаханәгә эләгергә язган булса да, сәламәтлек дип аталган байлыгыбыз бик мөһим дә түгел бугай.

Менә берсе 65 яшьләр тирәсендәге ап-ак чәчле, икенчесе 40 лар тирәсендәге шактый чандыр ир-атлар. Алар без йокыдан уянганда да, без инде йокларга ятарга әзерләнгәндә дә, башкалардан калышмаска тырышып, тәмәке тарталар. Икесенең дә үпкәләренә операция ясалган. Бер көнне кичкә таба мин алардан (икесеннән дә) ничә кап тартып бетерүләрен сорагач, алар хор белән диярлек икенчесен тартуларын әйттеләр. Хәзер иң очсыз сигарет 15 сум тирәсе булса, димәк алар айга 1000 сум тирәсе акчаларын төтенгә очыралар. Быелгы төтенле елда аларның тәмәке төтеннәре дә кушылып, сулау өчен булган һава төтенгә тагын да «байый» төшә. Ә ул урман янгыннарының да төп сәбәпчеләре шул ук тәмәкечеләр һәм учаклар ягучылар икәнлеге беребезгә дә сер түгел.

Әйе, бәлки бу онкология хастаханәсендә ятучылар өчен бер айга 1000 акчаны төтенгә әйләндерү әлләни түгелдер. Ә алар бит инде бу хастаханәгә эләгеп, сәламәтлекләрен яхшырту нияте белән йөриләр. Тәмәке аларның кисеп алынган урыннарын төзәтергә ярдәм итәме? Моңа һәрбер тартучы «Юк», — дип җавап бирә. Тик аларның бөтенесе дә диярлек тәмәкене ташлый алмауларыннан зарлана-зарлана сәламәтлекләрен «ныгыта»лар. Югыйсә, сәламәтлек тәмәкегә караганда кирәгрәк әйбер. Сәламәтлек һәм байлыкларыбызны исраф кылмыйча, сәламәтлекләребезне торгызу юлында үзебез дә өлеш кертсәк, иншә Аллаһ, ул безгә уңай яктан ярдәмен бирер.

Әхнәф АБДУЛЛИН. Сарман.

«Ислам Нуры» газетасы, сентябрь, 2010 ел.

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад