Иман

Язгы гөлемдер – иман,
Ана телемдер – иман,
Иманымны мин онытсам,
Тәүбә, Аллаһе сакласын!

Гүзәл заукымдыр – иман,
Сөйгән халкымдыр – иман,
Иманым әгәр бозсам,
Тәүбә, Аллаһе сакласын!
Адәм булырга кыймам.

Туры юлымдыр – иман,
Йөрәк канымдыр – иман,
Иманымны мин югалтсам,
Тәүбә, Аллаһы сакласын!
Бу җиһанга мин сыймам. 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад