Бир Ходаем иман нурларын

Күзләремне төбим кыйблага,
Күңелемдә – дога юллары.
Буш булмасын күңел сандыклары,
Бир ходаем иман нурлары.
Догаларга урап,
Күңелләрне нурлап
Күтәрелә айлы манара,
Авылларда мәчет яңара.
Бисмиллалы айлы манарага
Карашымны төбим сокланып.
Бабайларның дога укуыннан
Күңелләрем китә сафланып.
Ап-ак бабайларның күңелендә —
Зур тормышның серле эзләре.
Иман нурын зур ышаныч көен
Бу кешелек күпме эзләде...
Күзләремне төбим мәчетләргә,
Күңелемдә – дога юллары.
Адашмасак иде хак сукмактан
Бир ходаем иман нурлары. 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад