Эчке дөньяның кояшы
Сүнмәгәнме әле – кеше?
Изгелек яши лә анда
Сабыйга җавап бирче?
Тукта, ашыкма, дөньяны
Куыплар тотып булмас.
Синең өчен бервакыт
Сүнәр ул, Якты Кояш!
Болытлар каплаган аны,
Тарат ул болытларны,
Син бит Кеше, онытмачы
Күңелеңдә кояш барны!
Күңел кояшың яхшылык
Нур сипсен, уят аны!
Сиңа булышырга теләп
Җибәрәм шул доганы.
Шушы дога-шигыремне
Йөрәгең янына сал.
Ашыкма кире куярга,
Тукта, Кеше булып кал!
Дога белмим дисең нигә?
Яхшылык үзе дога!!!
Бар кешелек изгелек кылса,
Яктырыр иде дөнья!!!
Изгелек ул беркайчан да
Тузмый торган хәзинә.
Яхшылык эшлик һәрвакыт
Ул үзе изге Дога!