Исемдә калганнар
Гали Акышның 90 еллыгы
уңаеннан нәшер ителә
«Иман» нәшрияты
Казан 1428/2007
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
Хөрмәтле милләттәшем вә һөнәрдәшем
Әнвәр Хәйруллин бәй!
Бу хатны бераз кичегеп яздым, гафу итәрсез дип өметләнәм.
Хәзер кулымда булган истәлекләремнең («Исемдә калганнар») өч өлешенең фотокүчермәләрен Уфа белән Казанга баручы бер иптәш аша җибәрәм. Әлеге истәлекләрне 1989 елның 19 гыйнвар көнендә Ибраһим Нуруллинга язып җибәрә башлаган идем. Ул вакытта СССР яши иде әле. Шунлыктан СССРның үзенә карата «демократик», «бәйсез дәүләтләр конфедерациясе» терминын куллансагыз бик урынлы булыр. Калган дүртенче өлешен (1966–1994 еллар) бу ел азагына кадәр тәмамлаячакмын, Алла кушса. 7 нче августта Төркиягә китәбез, 18 нче сентябрьдә кире кайтачакбыз дип ышанам. Һәрхәлдә, соңгы өлеше 40 биттән аз булмастыр. Шулай итеп, җәмгысе 120 биттән гыйбарәт булачак. Дөресен әйткәндә, әлеге истәлекләр 80 еллык сәяси тарихыбызны чагылдырачак.
Инде килик минем сәяси доктринама. Рафаэль Хәкимовтан килгән мәгълүматларга караганда, «Ватаным Татарстан» гәзитенең 23 июль санында минем 24 июньдә юбилеемда ясаган чыгышым басылып чыккан, Президент Шәймивнең миңа язган хатына да урын бирелгән икән. Шулай итеп, Татарстан белән Башкортстанның конфедерация нигезендә берләшүе, Урта Азия һәм Әзербәйҗан җөмһүриятләре белән Татарстан-Башкортстан арасында бердәмлек барлыкка китерү, Төркия һәм Рәсәй белән дусларча мөнәсәбәтләр кору буенча принциплар дәүләт программасына кертелергә тиешләр.
Аннан башка тагын ике мөһим мәсьәлә бар: аларның беренчесе: Татарстан белән Башкортстанда христиан миссионерларының җимергеч пропагандасына чик кую һәм Ислам дәүләтләре белән мөнәсәбәтләрне ныгыту, икенчесе — Татарстан белән Башкортстаннан еракта яшәүче 4 миллион татарның ичмасам 2 ярым миллионын яшәү урыннарына урнаштыру һәм эш белән тәэмин итү.
Дөресен әйткәндә, хөкүмәтебез бу мөһим ике мәсьәләгә әлегә тиешле әһәмият бирми кебек. Оппозиция бу мәсьәләдә хөкүмәткә басым ясарга мәҗбүр. Биредә исә өченче мөһим мәсьәлә бар: икътисади бәйсезлек. Бу өч мәсьәләне чишмичә торып, Татарстаныбызның үз бәйсезлеген саклап калуы мөмкин түгел. Оппозиция шушы өч ноктада берләшергә һәм конструктив тәнкыйть ясарга мәҗбүр, чөнки радикал оппозиция файдадан күбрәк зарар китерә, хәтта фаҗига (катастрофа) барлыкка китерә ала...
Хөрмәт белән: Гали Акыш.
Мюнхен. 4.08.93.
Беренче бүлек
Анкарада Идел-Урал хакында чыгышларым һәм аларның нәтиҗәләре
Бүген — пәнҗешәмбе, 19 гыйнвар, 1989 ел. Мин — Гали
Акыш — моннан 5 көн элек 71 яшемне тутырдым. Инде 51 елдан бирле, ягъни 21 яшемне тутырган көнемнән бирле, төрек-татар милләтенең иреккә, бәхеткә һәм мулыкка ирешүе өчен хезмәт итеп киләм. Юлбашчыбыз Гаяз Исхакый 1954 елның 22 июлендә, вафат булуыннан 3 көн элек, миңа милли дәгъвабызны йөртү вазифасын тапшырган иде. Шулай итеп, мин 34 ел буена бик авыр шартларда лидерлык (юлбашчылык) вазифасын күтәреп килдем. Бу арада күп җирләрдә минем кадеремне, кыйммәтемне белсәләр дә, кайбер шәхесләр минем ике китап язуымнан һәм тагын ике китапта катнашуымнан, аның өстенә иллел дәвамында алтмышлап мәкалә язуымнан көнләшеп, мине төрлечә кыерсытырга маташтылар. Ләкин мин ул дошманлыкларга халык каршында сөйләгән нотыкларым белән җавап бирдем һәм иман иткән кыйбламнан тайпылмадым. Милли көрәш юлында очраган киртәләрне аударганда, беркайчан да өметсезлеккә бирелмәдем, чөнки иманым камил, язуга омтылышым зур, рухи сәламәтлегем нык иде.
Март аенда, Нойе-Ульмда яшәүче илдәшем, шагыйрь Минһаҗ Исмәгыйльдән хат алдым. Хат эчендә Казанда урыс телендә чыга торган «Вечерняя Казань» гәзитеннән кисеп алынган берничә мәкалә дә бар иде. Аларны укып чыккач, төрек-татар халкының 70 еллык совет хакимияте астында яшәвеннән соң, ниһаять, уяна башлавын аңлап, чиксез шатландым. Кайбер вакытлар сүнә башлаган өметем яңадан җанланып, терелеп китте. Бигрәк тә хөрмәтле язучыбыз Әмирхан ага Еники белән Ренат Мөхәммәдиевнең мәкаләләре киләчәгебезгә өметләремне тагын да арттырды.
1988 елның 9 июлендә Төркиягә киттем. Ул көнгә кадәр килгән «Вечерняя Казань» гәзите кисәкләренең саны 18 җитте. Мин аларны Төркиягә дә алып бардым. Анкарада «Төрек учагы» рәисе, доцент Орхан Кавунжуның үтенече буенча «Идел буе татарларының бүгенге хәле һәм милли көрәше» темасына бер доклад сөйләдем. Бер сәгатькә сузылган бу нотыгымда «Вечерняя Казань» гәзитеннән кисеп җибәрелгән мәкаләләр, үз тикшерүләрем һәм бүтән төрле чыганаклар төп материал булып торалар. Ул докладымны тыңлаучы төрек студентлары арасында миннән ике яшькә кадәр генә олырак хөрмәтле доктор Фәтхи Тәвәт оглу да бар иде. Ул миңа нотыгымның текстын бераз киңәйтеп, китап итеп чыгарырга тәкъдим итте. Язмышның барышына кара: соңгы нотыгымнан 25 ел да 5 ай элек, ягъни 1963 елның 11 маенда, минем шул ук «Төрек учагы»ның бер җыелышында «Идел-Урал» дәгъвасы темасына ясаган нотыгымны доктор Фәтхи Тәвәтоглу, текстын бераз киңәйтеп, китап итеп чыгарырга димләгән иде. 1963 елда сенатор булган доктор Тәвәтоглуның киңәшен тыңлап, мин шул ук елның ноябрь аенда әлеге нотыгымны китап итеп чыгарган идем. Китабым ул вакытта да байтак яңгырау алды. Күп кенә шау-шуларга да сәбәп булган иде. Төрек матбугаты аша миңа мәгълүм булган ике китап та мин шактый каты һөҗүмнәргә хадәф (объект) булган идем. Ул китапларның беренчесе философия фәннәре докторы Камил Фасеев тарафыннан 1971 елда «На путях пролетарского интернационализмаң» исеме белән чыккан иде. Икенчесе исә Татарстанның ул вакыттагы Югары Совет рәисе Салих Батыев белән тарих фәннәре докторы Мидхәт Абдуллин тарафыннан 1977 елда Казанда «Татарская АССР: реальность и буржуазные мифы» исемендә дөнья күргән иде. (107, 108, 109, 154, 155, 197 битләргә дикъкат ит!)
Яңадан темабызга кайтыйк әле. 1988 елның 6 октябрьдәге нотыгым уңышлы үткәннән соң, 8 октябрьдә кире Германиянең Мюнхен шәһәренә кайттым. Ул көн белән 7 декабрь арасындагы 2 айда «Вечерняя Казань» гәзитеннән тагын 27 кисемтә алдым.
1. Атаклы язучыбыз һәм милли юлбашчыбыз мәрхүм Гаяз Исхакыйның язучы буларак аклануы турында ике чыганактан хәбәр алдым. Ул чыганакларның беренчесе «Казан утлары» журналының 1988 елның 8 нче санында профессор Ибраһим Нуруллин мәкаләсе, икенче чыганак исә шул ук авторның «Вечерняя Казань» гәзитенең 17 октябрь санында дөнья күргән мәкаләсе. Ниһаять, декабрь аенда хөрмәтле профессор Нуруллинның үзеннән хат алдым. Ул мәрхүм әдибебез Гаяз Исхакыйның тормышы, иҗаты турында зур бер гыйльми хезмәт әзерләп тора икән. Мин Гаяз ага белән 16 ел бергә булганлыктан, миннән кайбер мәгълүматлар сораган һәм мине мемуарлар язарга димләгән (киңәш биргән) иде. Мин бу киңәшне йөз еллардан бирле җәфа чигеп килгән сөекле халкымның әмере дип кабул иттем һәм милләткә 50 еллык хезмәтемнең, шул исәптән, 34 еллык юлбашчылык вазифамның, ниһаять, җимешләр бирә башлавын күреп, әле генә гимназия тәмамлап диплом алган яшь егет кебек куандым. Ниһаять, милли хәрәкәткә бездән элек килгән Гаяз аганың 60 ел буе, мәрхүм Дәүләтшинның1, мәрхүм Хамит Рәшиднең2, Сәгадәт Чагатайның3, мәрхүм Таһирның (Мәхмүд), Минһаҗ Исмәгыйльнең 40 елдан язып вә сөйләп килгән фикерләренең, бүген илебездәге югары зыялылар тарафыннан тагын да кыюрак белдерелүе безнең 60 еллык, шәхсән минем 50 еллык милли хезмәтемнең бушка китмәгән булуын күрсәтә торган дәлил икәнлеген аңладым да, үземнең исемдә калганнарны язу эшенә керештем.
Гаиләм
Әнием белән әтием, Идел буе татарларыдыр. Әтием 1884, әнием 1887 елларда хәзерге Мордовия Җөмһүриятенә кергән Юнә (Татарские Юнки) авылында дөньяга килгәннәр. Безнең тамырыбыз,
1 Профессор, доктор Тәмүрбәк Дәвләтшин (1904-1983): Уфа губернасының Җилдәр авылында туган. Хокук факультетын тәмамлап университетта хокук белгече буларак университетта мөгаллим булып эшли. 1941 елда алманнарга эсирлеккә төшә. Сугыштан соңгы чорларда Германиядә Советлар Берлеге фәнни-тикшеренү институтында эшли. Аның иң билгеле әсәре «Совет Татарстаны» 1974 елда рус телендә басылды.
2 Хәмит Рәшит (1912-1964): Идел-Ураллы мөхәҗир һәм хөррият юлында көрәшүчеләрдән берсе. Оренбург губенаясына кергән бер авылында туган. Университет белемен Үзбәкстанда алган. 1943 елда Польшада алманнарга эсир төшә. «Идел-Урал» легионында һәм «Идел-Урал» газетасы редакцияселдә эшли. 1951 елда Кушма Штатларга күчте. Нью-Йорк шәһәрендә юл казасышда һәләк була.
3 Профессор, доктор Сәгадәт Чагатай (1906-1989): Татарстанның Чистай районына кергән Яүширмә авылында туган. Атасы Гаяз Исхакый Алманиягә күченгәннән соң зур кыенлыклар белән Финляндядән китә. Берлинда Тюркология факультетын тәмамлый. 1932 елда Таһир Чагатайга кияүгә чыга. «Яңа Милли Юл» журналы редакциясендә эшләгән. Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач, Төркиягә күченгән һәм анда лицейларда эшли. 1942 елда Анкара университетының тел һәм тарих-география факультетында (DTCF) эшли башлый.
моннан нәкъ 450 ел элек, Казан ханлыгы җирлегендә җәелә башлаган рус золымыннан качу белән башланган. Ата-бабаларым, бүгенге Мордовия төбәгендә урманлык булган бер җирдә, кечкенә генә бер инеш буенда төпләнеп калганнар. Шуннан бирле Агишлар нәселе балалары яңа тормыш кора башлаганнар. Әнием, Латыйфа, Пенза губернасының Юнә авылы мулласының хатыны Остазбикәдән дәресләр алып ислам диненең башлангычларын өйрәнгән. Әнием шул рәвешле дини тәрбия алган. Казан татарларының гасырлар буена килгән гадәтләренә күрә, муллаларның хатыннары, кыз балаларга дин һәм ана теле дәресләрен биреп, татар халкының милли үзаңын саклаганнар.
Рәсәй төрекләре арасында, Казан татарлары, мәдәният һәм цивилизация ягыннан, башка халыкларга караганда алда торалар.
Әтием Хисаметдин әфәнде, мулладан дин дәресләрен алып кына калмыйча, заманында булган бер мәдрәсәдә җиде ел буена белем алган. Соңыннан әтием, авылларда имамлык һәм мөгаллимлек иткән. Авылда бәрәкәтлек-муллык эчендә яшәр өчен игенчелек кенә җитмәгәнлектән, Идел буе татарларының бер өлеше сату-алу эшләре белән дә шөгелләнә башлый. Уналты яшеннән башлап, ягъни 1900 елда, әтием Идел буеннан, Казакъстан далаларына, аннан да Ерак Көнчыгыштагы Манчжурияга кадәр китеп сәүдәгәрлек иткән. Дин вә кан кардәшләре булган казакъларга әтием, дин дәресләрен укыткан арада үзенә дә файда китереп, дөнья һәм ахирәт өчен дә хәерле гамәлләр башкарган.
Әтием абыйлары Хөсәен, Исхак, Гомәр белән бергә, Манчжуриядә урнашкан урыс дивизиясен ит белән тәэмин итү буенча подряд эшләрен башкарганнар. Бу эштән зур табышка ирешәләр. Ләкин 1904 нче елда чыккан Рус-Япон сугышы, аларның бу ширкәтләрен уңышсызлыкка китерә. Ит тәэминәтеннән текстиль сәүдәсенә күчеп, бертуган Агишлар Хайлар шәһәренә киләләр.
Һәр ел саен Юнә авылына кайткан арада, әтием һәм абзыйларым ике-өч айларын шунда үткәргәннәр. Әтием 1910 елда өйләнгән. 1915 елда абыем Газиз дөньяга килгән. 1917 елда Рәсәйдә чуалышлар башлангач әтием әниемне һәм абыемны алып Манчжуриянең Хайлар шәһәренә китеп төпләнгән. Шулай итеп әтием, әниемне һәм абыемны урыс җәһәннәменнән коткарып калган. 1918 елда инде мин дә туганмын.
Бала чагым һәм башлангыч алу елларым
Мин, Гали Акыш (Агиш), 1918 елның 14 гыйнварында Төньяк Манчжуриянең Хайлар шәһәрендә, урта хәле бер гаиләнең икенче баласы буларак дөньяга килгәнмен. Әтиемнең исеме Хисаметдин, әниемнеке Латыйфа. Әткәм һәм әнкәм, Октябрь инкыйлабыннан элегрәк, Пенза губернасының Усть-Рахманов волостендагы Татар Юнәсе авылыннан килеп, Хайлар шәһәрендә урнашып калганнар. Миннән өч яшькә олырак абыем Газиз 1915 елның 14 гыйнварында Юнә авылында туган. Хәзер ул 74 яшен тутырды4. Анкарада яши. Миннән соң туган сеңелләрем: Фәридә, Сәгыйдә һәм Наҗия шулай ук Анкарада яшиләр.
Бу мемуарларымны, шагыйребез Габдулла Тукайдан илһам алып, «Исемдә калганнар» дип атадым. Үзем 1923 елдагы, ягъни 5 яшемдәге кайбер вакыйгаларны хәтерлим әле.
Башлангыч мәктәп
1924 елда «Хайлар мөселман төрек-татар башлангыч мәктәбе» дип аталган биш сыйныфлы мәктәптә укырга кердем. Беренче сыйныфта безне укыткан мөгаллимәбез Рабига апа Бәкерне, икенче сыйныфта укыткан Зәйнәп апа белән Мәрьям апа Акчуриналарны (бер полковник кызы булып, атаклы Акчуриннар гаиләсеннән) хөрмәт белән искә алам. Ерак Шәрыктә яшәүче татарларның гомуми саннары алты мең чамасы булып, безнең Хайлар колониясе алар арасында иң зурлардан санала иде. Мин укыган вакытта Хайларда меңнән артык татар яши иде. Башлангыч мәктәпнең өченче сыйныфыннан башлап Хатип Хәлидидән дин дәресләре, Рабига апа Бәкердән ана теле дәресләре укый башладык. Урыс теле дәресләре дә 3 нче сыйныфта башлана иде. Дүртенче һәм бишенче сыйныфларда Коръән уку, Хәдисләр, Ислам тарихы, төрек-татар тарихы, табигать (табигать белеме), нәху (синтаксис) сабаклары алдым. Без укыган татар тарихы китабының авторы Габделгазиз Гобәйдуллин5 иде. Мин мәктәпне бик яхшы дәрәҗә белән тәмамлаган идем.
4 Газиз Акыш (1915-2006): Китапның 2002 елгы беренче басмасы чыккан вакытта 87 яшен тутырган Газиз абыем әле исән була.
5 Габделгазиз Гобәйдуллин (1887-1937): Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Аның Каюм На-сыйриның тормы-
Гобәйдуллин 1929 елда, мәрхүм мөгаллим һәм мөдир (директор) Хатыйп Халидинең әйтүенә караганда, Солтангалиев хәрәкәтенә катнашуда гаепләнеп кулга алынган булган икән. Шулай итеп, мин язучыларыбыз Галимҗан Ибраһимов6, Галиәсгар Камал7, милли язучыбыз Гаяз Исхакый, бөек шагыйребез Габдулла Тукай исемнәре белән танышып, аларның әсәрләре белән сугарылып үстем, сабый вакыттан ук милли каһарманыбыз Мирсәет Солтангалиевне үземә үрнәк итеп кабул иткән идем.
Татар мәктәбендә традиция рәвешендә елына ике тапкыр балалар кичәсе уза, бер тапкыр милли классикларыбызның әсәрләре сәхнәгә куела иде. Аннан башка, елына бер тапкыр, Шәрык кичәсе оештырыла иде. Шәрык кичәсенә татарлардан башка урыс, украин, грузин, әрмән, яһүд, кытай, монгол зыялылары да катнашып, югарыдан нинди дә булса басым ясалмыйча, чын мәгънәдә халыклар дуслыгы үрнәге буларак уза иде.
Ләкин, кызганычка каршы, 1988 елның февраль аенда әрмән сепаратисларының совет дәүләтенә, шулай ук төрки-мөселман халыкларына дошманчыл сәясәтен уйлыйм да, моннан 60 ел элек Хайлардагы халыклар дуслыгы үрнәген исемә төшерәм һәм күңелемдә әрмәннәргә каршы зур ризасызлык уяна. Халыклар үзара дусларча яшәү мөмкинчелегенә ия булган хәлдә, нигә ниндидер империалистик-шовинистик тойгыларга биреләләр дә, болай да
шы һәм иҗататы хакында олы фәнни-тикшеренү эшчәнлеген, Гали Рәхим белән берлектә 20 нче елларда төзегән «Татар әдәбияты тарихы» китабында күреп була. 1925 елдан соң Газиз Гобәйдуллин Баку университетында эшләгән. Сталинның җәелдергән зыялылырны кыру сәясәтеннән үз үзен саклый алмаган, 1937 елда Бакуда атып үтерелә.
6 Галимҗан Ибраһимов (1887-1937): Татар әдәбияты классигы, Уфа губерниясы Эстәрлетамак өязенең Солтанморат авылында дөньяга килә. Татар әдәби телен баету һәм үстерүдә аның әсәрләре аеруча зур әһәмияткә ия. Ул «Яшь йөрәкләр», «Казак кызы», «Кызыл чәчәкләр», «Карт ялчы» кебек роман һәм хикәяләр авторы. Сталин чорында кулга алынып, үпкә чиреннән һәм газаплаулардан вафат була.
7 Галиәсгар Камал (1878-1933): Татар классик драматургы. Беренче сәхнә әсәре — «Бәхетсез егет» драмасы 1900 елда басылып чыккан. «Өч бәдбәхет», «Бүрек», «Беренче театр», «Дәҗҗал», «Банкрот», «Каениш», «Көндәш», «Безнең шәһәрнең серләре» кебек әсәрләрне иҗат итүче. Намык Кәмалның «Зәваллы чоҗук» пьессасын татарчага тәрҗемә итеп бастыра.
хаста булган дөньябызның тынычлыгын бозалар. Европа дәүләтләре вә адәмнәре интеграциягә һәм тигезлекә барган бер чорда, әрмән шовинистларының кабәхәтлекләре һичбер вакытта да гафу ителерлек хәрәкәт була алмас. Мин үзем, гади бер кеше буларак, шуның белән бергә бөтен дөньяда тынычлык өчен көрәшүче төрек-татар-мөселман буларак, дөньядагы бөтен кешеләрнең, бигрәк тә Көнчыгыш һәм Көнбатыш империалистларының тимер итекләре астында изелүче барлык мөселман халыкларының социаль гаделлеккә, сәяси хокукка, икътисади бәйсезлеккә ирешүләрен җаным-тәнем белән телим. Минем принцибым — Сезнең һәм Безнең азатлыгыбыз, тигез хокуклылык өчен көрәшкә нигезләнгән мәсләки кагыйдәдер.
Урыс гимназиясе
Мин, 1929 елда «Хайлар мөселман-төрек-татар башлангыч мәктәбе»н тәмамлаганнан соң, шул ук елны урыс гимназиясенең әзерлек классына кердем. Гимназиянең укытучылары Ерак Шәрыкка качып чыккан югары зыялы урыслардан гыйбарәт иде. Мин бик тырышып укый идем. Бер елымны югалтмас өчен, җәйге каникулларда махсус дәресләр алып, бер класс алга сикердем, ягъни гимназиянең беренче класыннан, тиешле имтиханнарны бирү шарты белән өченче сыйныфка күчү бәхетенә ирештем.
Әтием-мәрхүм традицияләргә тугрылыклы, чын мөселман, эчкерсез, типик татар вәкиле иде. Характерымның кристаллашуында мәрхүмә әнкәмнең роле зур булды. Моны бер вакыйга белән сезгә исбат итәргә тырышам. 1929 елның азагында, ягъни миңа 12 яшь тулырга 3 ай калганда, мәрхүмә әнкәм мине Кытай аш-су кибетенә җибәргән иде. Кулымда 50 сум акча бар иде. Мин әнкәм кушкан әйберләрне алгач, Кытай кибетчесе 50 сум акчаны 100 сум дип санады һәм миңа 50 сум акча кайтарып бирде. Мин куанып әнкәмә: «Әни, кара әле, Кытай миңа 50 сум акча артык бирде», — дидем. Моны ишеткәч әнкәм: «Кытай биргән 50 сумны хәзер үк кире илтеп тапшыр, югыйсә кыямәт көнендә Кытай кяфере якаңа ябышып, үзеңне җәберләр», — дип орышты. Соңыннан бу сүзләр минем әхлакый мәсләгемне яктыртып торучы йолдыз булып калды. Бу вакыйга озакламый 60 ел тулачак, ләкин мин ул мәгънәви якты йолдызны каберемә дә алып барачакмын.
Дөресен әйткәндә, динебез әхлакый үрнәкләр белән бизәлгәнлектән югары санала да. Тарих дәресләрендә укыганнарыбыздан мәгълүм булганча, моңа чаклы бөек дәүләтләр хәрби көч ягыннан түгел, ә әхлак нигезенә таянган диннәреннән тайпылу нәтиҗәсендә юкка чыкканнар, һәлак булганнар. Бүгенге көндә дә күп милләтләр әхлакый яктан җимерелү куркынычыннан котылу өчен дингә кайта башладылар. Фәкать дине-иманы аркасында гына үзенең милли барлыгын һәм күркәм әхлагын саклап кала алган төрек-татар халкы өчен Ислам диненең әһәмияте бик зур һәм бик югары. Кыскасы, динсез милләт — юк булуга хөкем ителгәндер. Бу һәлакәт — котылгысыздыр.
Манжуриядә оккупация еллары
Дин әхлак дәресләреннән аерылып, хәтеремдә калган Хайлардагы вакыйгаларны хронологик тәртиптә күздән кичерик әле. Мәгълүм булганча, 1929 елның көзендә ярым колониаль Кытайның Манчжуриядәге җирле армиясе белән Советлар Берлеге (СССР) арасында бер конфликт чыккан иде. Мин әле 12 яшемне тутырмаган идем. Кызыл Армия Хайларны яулап алды. Ләкин Сталин, ул чорда, беречендән, СССРның империалистик һәм экспансионистик сәясәт үткәрү өчен җитәрлек дәрәҗәдә көчле булмавы сәбәпле, икенче яктан, Манчужрияне үзенең тәэсир итү зонасында күргән Япония империалистлары белән Американың идарәче даирәләре Сталинга көчле басым ясаулары нәтиҗәсендә, Кызыл Армия Хайлардан чигенергә мәҗбүр булды. Әле дә хәтерлим: Кызыл Армия сафларындагы Назиров Хайлар мәхәллә йортында (5 класс мәктәбебез дә шунда ук иде) өч доклад ясап, без яшүсмерләргә нәүбәттәге пропаганда алып барган иде. Әтием белән әнием аның сүзләренә алданмаска дигән фикер белдерделәр һәм Ислам диненнән тайпылмаска куштылар.
Мин гимназиядә укуымны дәвам иткәндә, 1932 елның 5 декабрь көнендә, Япон армиясе Хайларны яулап алды. Япон милитаристлары гомуми саннары 35 миллион чамасы булган халыкның фәкать 10 процентын гына тәшкил иткән Манжу халкын Кытай кызыллыгыннан коткару сылтавы белән Кытайга каршы сугыш ачтылар. Бер елга сузылган сугыш нәтиҗәсендә марионет Манжу-тиго дигән дәүләт кордылар һәм аның башына соңгы Кытай императорының углы Пу-Ине курчак император итеп куйдылар.
Шулай итеп, 1933 елга кердек. Мин гәзитләр укып, дөнья вакыйгаларын даими күзәтеп бара идем. 1933 елның 30 гыйнварында Германиянең башына Гитлер исемле бер диктатор килде. Ул озакламый Япония һәм Италия белән пакт төзеп, дөнья тынычлыгын боза башлады. Бу чорда Сталин да традицион урыс империализмына хезмәт итә иде.
Гаяз Исхакый Манчжуриядә
1933 елның көзендә атаклы язучыбыз һәм чит илләрдә яшәүче төрек-татарларның юлбашчысы Гаяз Исхакый Япониянең башкаласы Токиога барып чыкты. Аның төп максаты Кытайда, Манчжуриядә, Япониядә һәм Кореяда яшәүче унҗиде татар мәхәлләсен таркаулыктан коткарып, бер мәркәзгә туплау иде. 1934 елның февраль аенда Япониядә яшәүче татарларның беренче Кече Корылтае үткәрелде. Без, яшь гимназистлар, бу вакыйгаларны укып-күзәтеп бара идек. Мәрхүм Гаяз ага Токио, Кобе, Нагоя, Комамото шәһәрләрендә чыгышлар ясаганнан соң, 1934 елның 1 октябрендә Хайларга килеп чыкты. Бу вакыйга безнең өчен зур бер бәйрәм төсен алды. Гаяз агаз Хайларда ике атна булды һәм дүрт доклад ясады. Мәхәлләләр шыгрым тулы булган хәлдә укылган бу докладларның эчтәлеге минем өчен онытылмас хатирә булып калды. Милли тарихыбызны, әдәбиятыбызны, традицияләребезне саклап калу темасына багышланган бу рефератлар безнең өчен яңа офыклар ачты. Шулай итеп, Хайларда аерымланып яшәүче татар колониясе белән Ерак Шәрыкнең башка уналты мәхәлләсе арасында бәйләнеш урнашты. Мин нәкъ менә шул чорда, уналты яшен тутырган бер гимназист буларак, милли аңга ия була башладым.
1934 елда, әлеге Япониягә сәяхәте вакытында Гаяз әфәнде бер Россия агентының һөҗүменә дучар була. Бәхетенә каршы бу һөҗүмнән ярасыз-нисез исән-сау котыла. Шул хәлдән соң Токиодагы Төркия илчелегендә хәрби атташе булып хезмәт иткән майор Рөштү Әрдәлһун һәм Япония властьларының катнашы белән Гаяз әфәнденең иминлеге тәэмин ителә.
Мәрхүм Әрдәлһун Япония гаскәрләрендә хезмәт итеп полковник дәрәҗәсенә иреште, яхшы гына японча сөйләшә иде. Ул вакытта Гаяз әфәнде Төркия ватандашлыгында иде. Соңыннан Гаяз әфәнде балачак дусты һәм якташы төрек танк гаскәрләре капитаны Хәйрулла Бату ярдәмендә Төркиянең унынчы генераль штабы җитәкчесе булуга ирешкән Әрдәлһүн белән очрашып күрешә һәм алар Япониядә кичергәннәрне искә алып утыралар. Әрдәлһун әфәнде Төркиядәге 27 май фетнәсе вакытында кулга алынып төрмәгә ябылган иде. 1983 елда Әнкарада вафат булды. Җиназасы Малтәпә мәчетендә узды. Аны соңгы юлга озатуда Япония илчелегеннән гаскәри һәм идари атташелар да катнашты.
Гаяз әфәнде Корея сугышында катнашкан төрек солдатларының каһарманлыклары белән дә горурлана иде.
Гаяз аганы кечкенә бер даирәдә, үзе әйтүенә караганда, 1933 нче елда Токиога барып чыккач, император Хирохитоның якын кардәшләреннән принц Чичибу үзенең хозурына кабул итеп, Япониянең Идел-Уралга карата тоткан сәясәтен аңлаткан һәм хезмәттәшлек итү өчен Гаяз Исхакыйга ике йөз мең иен акча тәкъдим иткән. Гаяз Исхакый бу тәкъдимне кискен рәвештә кире кагып, мин төрек-татар халкын ике йөз мең иен бәрабәренә сата алмыйм, дип җавап биргән. Шушы вакыйга үзе генә дә Гаяз Исхакыйның саф һәм эчкерсез, идеалларына тугрылыклы шәхес икәнлеген һәм мәңгегә хөрмәт ителергә лаеклы юлбашчы булуын җанлы бер рәвештә исбат итә булса кирәк. Әнә шундый үз идеалларына тугрылыклы юлбашчыларга ия булган төрек-татар халкы ирекле булу хокукын казанган бер милләттер.
Оныта язганмын, Гаяз ага Хайларда вакытта аның «Җан Баевич» исемле әсәре сәхнәгә куелды. Ул әсәрдә модернлыкка кызыгып, үз гаиләсен ташлаган һәм бер марҗа белән яшәгән надан сәүдәгәрләрнең көлке хәлгә төшүе күрсәтелә. Ул көннәрдә Хайлардагы Родзаевский җитәкчелегендәге урыс фашистлары Гаяз аганың нотыгына саботаж ясарга маташсалар да, эшләре барып чыкмады. Гаяз аганың шигаре моннан гыйбарәт иде: «Корбансыз бәйрәм булмас. Иреклекнең нигезе үзебездә, милли дәгъвада: Гайрәт — бездән, ярдәм — халыктан, уңышы — Алладан». Ул гомере буенча шушы нигез мәсләгеннән аерылмады. Югарыда язганымча, минем төп идеалым — социаль гаделлек, милли яктан сәяси тигезлек һәм икътисади иреклек булган төсле, аның да идеалы шул ук иде.
Ерак Шарыкта татар корылтае
Гаяз аганың Ерак Шәрыкнең унике мәхәлләсенә ясаган сәяхәте тәмамланганнан соң, 1935 елның 4 февралендә Манжу-тиго империясе шәһәрләреннән Мукденда Ерак Шәрыкнең дүрт илендә — Япониядә, Кытайда, Манжу-тигода һәм Кореяда яшәүче татарларның унҗиде мәхәлләсен вәкиллек итүче кырык бер делегат катнашында Ерак Шәрыкнең гомуми корылтае башланды. Ун көнгә сузылган бу гомуми корылтайда күп кенә җитди карарлар кабул ителде. Ул карарлар арасында Ерак Шәрыктә яшәүче Идел-Урал төрек-татар мөселманнарының милли-мәдәни мәркәзен оештыру карары да бар иде. Яңа оешкан бу мәркәз өч нәзарәттән гыйбарәт иде: дини эшләр нәзарәте, мәгариф эшләре нәзарәте вә финанс эшләре нәзарәте. Моңардан тыш мәркәз каршында нәшрият бүлеге төзелде. Шулай итеп, өч нәзарәт һәм нәшрият бүлеге үзләренең вазыйфаларын үтәргә керештеләр. Нәшрият бүлеге «Милли байрак» исемле атналык гәзит чыгара башлады. Ул гәзитнең чит илләрдә яшәмәктә булган төрек-татар яшьләрен милли рухта тәрбия итү эшендә роле гаять зур булды. 1928 елда Берлинда «Милли юл» исемле айлык журнал чыга башлаган иде. Шулай итеп, «Милли юл» исемле журнал белән «Милли байрак» гәзите чит илләрдә яшәүче татарларның милли аңнарын үстерүдә мөһим гамил (фактор) булдылар. Гаяз Исхакый «Милли байрак» гәзитен чыгара башлаганнан соң бер ел узгач, ягъни 1936 елның җәендә милли вазыйфаларының берсен гамәлгә ашырган бер каһарман буларак, Варшавага кайтты. Аны Варшавада да зур эшләр көтә иде. Чөнки баш сәркәтип булган Гариф Кәрими8 1934 елның бишенче апрелендә Варшавада Сталин агентлары тарафыннан үтерелгәч, Европадагы Идел-Урал истикълал (бәйсезлек) комитетының эшләре шактый авырлашкан иде.
8 Гариф Кәрими (1892-1934): Татар кешесе, әдип һәм журналист, Фатых Кәриминең бертуган кардәше. Яшьлек елларыннан башлап төркичелекнең милләтебезнең барлык мәсьәләләренә кагылышын тойган. 1912 елда Балкан сугышында катнаша һәм анда яралана. 1930 елдан башлап чит илләрдә Идел-Урал азатлык комитетында катнашып «Яңа Милли Юл» журналын бастырып чыгаруда күп ярдәм көчен куя. Мәкаләләрен госманлы телендә яза.
Каһирәдә
Бу араларда, 1936 елның июль аенда мин дә гимназияне тәмамладым һәм шул ук елның декабрь аенда Ерак Шәрекътә яшәүче Идел-Урал төрек-татар мөселманнарының милли-мәдәни мәркәзе тарафыннан, дүрт юлдашым белән, дин белеме алу максатында, Мисырның Каһирәдәге Әл-Әзһәр университетына җибәрелдек. Ләкин Мисырның климаты һәм тормыш шартлары минем болай да зәгыйфь саулыгыма зарары булу сәбәпле, Каһирәдә укуымны дәвам иттерә алмадым: 1938 елның көзендә, мәрхүм юлбашчыбыз Гаяз Исхакыйның чакыруы һәм иптәшем Хәсән Агайның ярдәме белән, иптәшем Әхәт Гәниш һәм мин Варшавага барып чыктык.
Бу уңайдан Мисырдагы тормышым һәм милли дәгъвабызга хезмәт итүем җәһәттеннән мөһим булган бер-ике вакыйганы искә төшерү файдалы булыр дип уйлыйм. Беренче вакыйга: 1938 елның унбишенче апрелендә Каһирәдә яшәүче татар һәм төркестанлы һәм кавказлы студентларның катнашлыгында бөек милли шагыйребез Габдулла Тукайның вафат булуына егерме биш ел тулу уңае белән искә алу кичәсе үткәрелде. Минем инициативам буенча үткәрелгән ул милли кичәдә Тукайның тормышы һәм иҗаты турында рефератлар укылу белән бергә ул чорда СССРда Сталинның милләтче татар, Төркестан һәм Кавказ юлбашчыларын ерткычларча үтертүе һәм, гомумән, Сталин җинаятьләре телгә алынды. Мисырда нәшер ителгән ике гәзит бу милли кичә турында язып та чыкты.
Икенче вакыйга 1938 елның июнь аенда булды. Әл-Әзһәргә өйрәнү сылтавы белән килгән япон разведкасы агенты Гомәр Иемура, минем Варшавага барып, Идел-Урал мәркәзенә кушылырга ниятем турында хәбәрне ишеткәч, кабынып китте, һәм, әгәр мин Мисырда калып ике елда гарәп телен яхшы өйрәнә алсам, Япон хакимияте астында яшәүче гаиләм әгъзаларын кулга алу белән янады. Бары тик мин, бу җинаятьне бөтен дөнья җәмәгатьчелегенә белдерәчәкмен дип куркыткач кына, әлеге явызлыгыннан ваз кичәргә мәҗбүр булды. Бу вакыйгадан японнарның Азия кыйтгасын кулларына эләктерергә нигезләнгән экспансионистик политикасы мәгълүм булды.
Ул чорда япон, урыс, инглиз, француз һәм итальян империалистлары күп милләтләрне изеп тора иде. Минем карашымча, урыс, япон, инглиз һәм француз империалистлары арасында нинди дә булса җитди аерма юк; барысы да үз режимын урнаштырып, мөселман халыкларын юк итәргә маташа. Мисырда булган вакытта ул халыкның бик борынгы мәдәнияткә ия булуына карамастан, бу хәтле торгынлыкта булуына, катып калуына хәйран калдым. Безнең татар халкы 1500 еллык милли мираска, шанлы тарихка, милли театрга, милли әдәбиятка ия булганы кебек, дәүләтчелек традициясенә, торгынлыкка да ия. Без, дини-милли аңга таянып, үзебезнең киләчәгебезне гарантияләү юлында бертуктаусыз милли дәгъвабызга хезмәт итүне үзебезнең төп максатыбыз дип кабул итәргә тиешбез. Мин әнә шул максатка, шул идеалга хезмәт итү нияте белән 1938 елның сентябрь аенда Мисырның Искәндәрия портыннан пароходка утырып, Румыниянең Констанси лиманына кадәр бардым, аннан соң поездда Варшавага барып чыктым. Нәкъ ул көннәрдә Англиянең атаклы баш министры Чемберлен белән бергә Франциянең баш министры Далардье Чехословакияне Гитлерга сатып яталар иде.
Варшава һәм Гаяз Исхакый
Шушындый мохитта Варшавада күренекле язучыбыз һәм милли җитәкчебез Гаяз Исхакый белән таныштым. Миңа 21 яшь туларга 100 көн калган иде. Гаяз Исхакый белән танышу миндә ике төрле тәэсир калдырды. Бер яктан, Гаяз Исхакый социаль гаделлекне яклаучы язучы, икенче яктан, бер вакытта да тоткан сәяси юлыннан тамчы гына да тайпылмаучы иде. Ул күңелендә идеалист, революционер, лидер, рухи көрәш алып бара иде. Миндә калган беренче тәэсир шундый иде. Мин Г. Исхакыйның берничә әдәби хезмәтен укып, берничә театр әсәрен сәхнәдә күрсәм дә, аның журналистлык белән революционерлык сыйфатлары миңа тәэсирлерәк булдылар. Алда әйткәнемчә, дүрт ел элек мин аны Хайларда күргән, аның рефератларын тыңлаган идем. Ул вакытта, ягъни 1934 елның октябрь аенда мин 17 яшен тутырып килүче, ягъни яңа гына балигъ була башлаган бер гимназист кына идем. Хәлбүки, Гаяз Исхакыйның өченче ягы да бар икән. Ул да булса — татар әдәбиятының классик әдибе булуы. Тулаем алганда, Гаяз Исхакыйның тормышы һәм иҗат юлы турында китап язачак һәр галим аның өч сыйфатын күз алдында тотарга тиеш.
Беренче сыйфаты: әдип (язучы) Гаяз Исхакый.
Икенче сыйфаты: журналист Гаяз Исхакый.
Өченче сыйфаты: революционер, лидер Гаяз Исхакый.
Идел-Уралның киләчәге
Мин үзем — Гали Акыш — әдип түгелмен. Алла миңа ул талантны бирмәгән. Ләкин журналистлык һәм революционерлык белән консервативлыкның синтезы, юлбашчылык сәләте минем өчен дә хас сыйфатлардыр. Минем 1985 ел азагында Истанбулда басылып чыккан китабымның 47–48 битләрендә бәян ителгән мәсләгемдә дә (доктринамда) болай диелгән9: идеализм белән реализм, революционерлык белән консервативлык синтезын тәшкил иткән доктринам өч маддәдән гыйбарәт:
1. Бүгенге көндә автономияле аерым республикалар булып саналучы Татар һәм Башкорт җөмһүриятләрен бердәм федераль, союздаш республика хәленә китерү һәм социаль гаделлек белән тигезлек нигезләренә таянган бу союздаш федераль дәүләтнең территориясен, тарихка таянып, яңадан күздән кичерү, берләшкән «Идел-Урал конфедерациясеннән читтә калдырылган өч ярым миллион татарны кире үз ватанына кайтару заруридыр.
2. Сигез ярым миллионлы татар-башкорт халкы Европа белән Азияне берләштергән мәдәни һәм сәяси сызык өстендә яшәгәнлектән, ул халыкның Европалы һәм Азияле булуы, ягъни Евроазиат халкын тәшкил итүе — кире кагылуы мөмкин булмаган тарихи чынбарлык. Кире кагылмаслык фәнни чынбарлык һәм хакыйки факт. Берләшкән татар-башкорт халкы берүзе генә яши алмый, шуның өчен дә берләшкән Татарстан, Әзербәйҗан, Төньяк Кавказ, Украина һәм Белоруссия, Эстония, Литва һәм Латвия белән бердәм фронт барлыкка китерергә тиеш. Ул гына да җитми, Польша, Чехословакия, Венгрия, Румыния һәм Югославия белән дә бердәмлек барлыкка китерү заруридыр.
3. Дөньябызның тынычлыкта һәм иминлектә яшәве өчен башта демократик Рәсәй белән, аннары Төркия, Урта һәм Көнбатыш Европа дәүләтләре белән бергә яшәү шулай ук котылгысыз бер зарурилыктыр. Ләкин урыслардагы бөекдержавачыл шовинизм һәм империализм, янә дә Урта һәм Көнбатыш Европа дәүләтләрендәге
9 Ali Akis, Idil-Ural’da Hьrriyet Mьcadalesi, Istanbul 1985.
өстен булучылык дәгъвасы, Көнчыгыш һәм Көнбатыш Азия халыкларындагы милли шовинизм (Израил, Иран, Сүрия, Кытай) хасталыгыннан котылмасалар, дөньябызның киләчәге һәлакәткә дучардыр. Бу фаҗигане булдырмау өчен дөнья күләмендә мәгънәви, рухи, җәмгыяви һәм сәяси революциягә ихтыяҗ бар. Бу ихтыяҗ якын елларда үзен бик көчле рәвештә сиздерәчәктер.
Бу доктринамны мин дүрт ел әүвәл, ягъни 1985 елның гыйнварында эшләп бетергән идем. Ул вакытта СССР да яңа революциягә башланмаган, торгынлык чоры бетмәгән, «хәбәрдарлык» белән «үзгәртеп кору» юк иде әле. Шулай итеп, мин яңа революциягә кадәр үк 9 миллионлы татар-башкорт халкының киләчәктәге юлын сызган идем. Сезгә анда, Казанда, «Халык фронты», «татар Иҗтимагый Үзәге», «Мәрҗәни җәмгыяте» оешмалары бергәләп, «Координация үзәге» төзү һәм минем алда күрсәтелгән өч параграфлы идеологик доктринама таяну мәгъкуль булыр иде. Минемчә, бу хосуста бүтән альтернатива юк. Әлеге доктринам сезнең өчен нигез була алыр иде. Мин үземне татар-башкорт халкының ирекле һәм Рәсәйнең башка халыклары белән милли тигезлеккә ирешүе юлыңда хезмәт итүче бәр шәхес итеп саныйм.
Минем мемуарларымның беренче өлеше шунда тәмам була. Икенче, өчен һәм дүртенче өлешләрен дә якын арада тәмамлармын дип уйлыйм. Алла кушса.
Татар диаспорасы
Икенче бүлек
«Прометей» клубы һәм Париж Блогы
1938 елның 4 октябрендә күренекле язучыбыз һәм юлбашчы
быз Гаяз Исхакый белән танышканнан соң, урам исеме хәтердә калмаган, Гаяз агайның Тамка, 42–19 торак йортыннан ярты километр ераклыкта, бер поляк гаиләсенең янында бер бүлмәдә иптәшем Әхмәд Гәниш белән бергә яши башладык. Шул ук көннәрдә поляк телен өйрәнү максаты белән махсус дәресләр алырга керештек.
1928 елда корылган милли мәркәзләр, шул санда «Идел-Урал бәйсезлек комитеты» да актив эш алып бара иде. Польшаны урыс һәм немец илбасарларыннан коткарган маршал Йозеф Пилсудский җитәкчелегендә барлыкка килгән «Прометей» клубы поляк хөкүмәтенең Тышкы эшләр министрлыгына бәйле буларак эш алып бара иде. Без дә, дустым Әхәд Гәниш белән бергә, «бәйсезлек комитетының», бер үк вакытта, «Прометей клубы»ның әгъзалары булдык. Студент буларак безгә аена 160 злотый степендия түләнде. Польшаның Мәскәүдәге илчелеге ул вакытларда латин хәрефләре белән чыгарыла торган «Кызыл Татарстан», «Кызыл Башкортостан» гәзитләрен һәм «Чаян» журналын даими җибәреп тора иде. Безнең вазифабыз шул гәзит вә журналлардан үз милли дәгъвабызга кагылган мәкаләләрне һәм хәбәрләрне күзәтеп торудан һәм аларны кисеп алып нәшрият органыбыз «Милли юл» журналы белән Манчжуринең Мукден шәһәрендә чыга торган атналык «Милли байрак» гәзитенә тапшырудан гыйбарәт иде. Ул чорда Сталин үзенең канлы һәм рәхимсез диктатурасын ныгыту һәм үзенең оппонентларыннан арыну белән мәшгуль иде. Шулай да гәзитләрдән һәм «Чаян» журналыннан кайбер чынбарлык хәлләрен күрү мөмкин иде. Аларда колхозчыларның ачлы-туклы яшәве, бичара игенчеләрнең интегүләре чагылгалап кала иде. Ул гәзит-журнал битләрендә милләтләр мәсьәләсе дә сизелә башлады. «Прометей» клубында Идел-Ураллардан башка Үзбәкстанны, Казакъстанны, Кыргызстанны, Төрекмәнстанны һәм Таҗикстанны эченә алган Төркестан комитеты, Әзербәйҗан, Төньяк Кавказ, Кырым, Украина, Белоруссия, Грузия һәм Ингирманландия (Карелия) комитетларында эш гөрләп бара иде. Әрмәннәр, үзләренең империалистик максатларыннан чыгып, төрки-мөселман вәкилләре булган нинди дә булса оешмага керүдән баш тартып киләләр иде. «Прометей» да Идел-Урал милли мәркәзен Гаяз Исхакый, Төркестан мәркәзен Мостафа Чукай улы10, Кырым комитетын Җәгъфәр Сәед Әхмәд, Төньяк Кавказ мәркәзен атаклы каһарман Шәех Шамилнең оныгы Сәед Шамил11, Әзербайҗан мәркәзен Мәхмәд Әмин Рәсүлзадә12, Украина радасын Смал-Стоцкий13 вәкилчелек итәләр иде. Минем ул вакыттагы карашымда (бу караш соңыннан да үзгәрмәде) Гаяз Исхакый, Расүлзадә һәм Җәгъфәр Сәед Әхмәд беренче урынны биләп киләләр иде. Гаяз Ис-
10 Мостафа Чукай улы (1890-1941): Казакъстанның Акмәчет шәһәрендә туган. Санкт-Петербург университетнының хокук факультетын тәмамлый. Русия Думасындагы Мөселман фракциясендә сәркәтип булып эшли. Кокандта корылган хөкүмәттә башта Милек эшләре министры, соңгак Премьер-министр була. Совет власте урнаштырылгач Истамбулга, аннары Франциягә китеп Парижда төпләнеп калган. 1929-1939 елларда «Яшь Төркестан» мәҗмугасын бастырып килә. «Прометей» оешмасының чараларында катнаша. Җитди хезмәтләр язып калдыра. Икенче Бөтендөнья сугышы көннәрендә Германиягә әсир төшкәннәрне туплаган лагерьларның берсендә йогышлы чир эләктерү аркасында Берлинда вафат була.
11 Сәед Шамил (1901-1981): Шәех Шамилның өченче улы Мәхмәт Камил-пашаның улы. Мәдинәдә туган. «Прометей» хәрәкәтендә сәяси эчәнлек алып бара. «Dэю Tьrkler ve Sosyalizm», «Yahudi Davasi ve Filistin» кебек әсәләр авторы.
12 Мәхмәд Әмин Рәсүлзадә (1884-1955): Бакуда туган. Күренекле журналист. Әзәрбайҗанда чыккан газеталар битләрендә сәяси эчтәлекле язмаларын бастыра һәм сәяси эшчәнлектә актив катнаша. 1918 елда Милли Җөмһүрият игълан ителгәннән соң аның президенты була. 1920 елда Әзәрбайҗан советлар кулына эләкәч Финляндия аркылы Көнбатышка китеп анда Гомеренең соңгы көннәренәчә Әзәрбайҗан Милли мәркәзе һәм «Мөсавәт» фиркасының президенты була. «Прометей» хәрәкәтендә актив катнашып күп кенә журнал һәм китаплар бастыра. Анкарада вафат була.
13 Профессор, доктор Роман Смал Стоцкий, украиналы галим. «Прометей» хәрәкәтенең лидеры. Сугышка кадәрге чорда Варшавада, соңрак Америка Кушма Штатларындагы Висконсин университетында эшләгән.
хакый дискуссияләрдә, семинарларда үзенең фикерләрен ачык белдерүче, үз белгәннәреннән бер вакытта да ташлама ясамаучы, хәтта бераз кырыс вә кызу табигатьле кеше иде. Кыскасы, аны башка юлбаш-чылардан аерган хосусы, ягъни үзенчәлеге аның сәнгать фамилиясенә кергән әдип һәм 1905 елдан бирле социалист-революционер булуында иде. Утырышларда һәм дискуссияләрдә ул үзенең сиксән процентлап сүзен үткәрә ала иде. Минем фикеремчә, аңа өстенлекне биргән көч — аның сәнгатькәр булуында. Гаяз ага әдәбияттан аңлаган кадәре сәнгатьне да аңлар иде. Аның тапкырлыгы, берүк вакытта кырыслыгы астында яшеренгән нечкә рухлылыгы сөйкемле контраст барлыкка китерә иде. Ташлама ясау һәм өметсезлеккә бирелү минем үз табигатемдә дә урын таба алмадылар. Әнә шул ике уртак нокта булу сәбәпле мин аның лаеклы мирасчысы була алмадым. Гаяз ага тирәсендә яшьләрдән миннән башка тагын 12 кеше бар иде. Алар арасыннан мине сайлап алуы һәм үзенә мирасчы итеп билгеләве — үзенең чыганагын әнә шуннан алгандыр, күрәсең.
Гомумән алганда, Варшавада, «Прометей» әгъзалары арасында бердәмлек хөкем сөрә иде. Җыелышларга, кунак мәҗлесләренә кичегүчеләрне Гаяз ага аслан гафу итми иде. Өй хуҗасы буларак, үзенең кунакларын эчкерсез рәвештә сыйлый иде. Үзенә ошамаган кешеләрне дорфа төстә шелтәли дә иде. Тәлинкә тоту, ялагаулану аңа чит нәрсәләр иде. Өч мәртәбә: юк, юк, юк, — дип әйткәнче мәсьәләне үзе чишә иде. «Юк» — беркайчан да «әйе»гә әверелми иде. Идеалист һәм ышанган чын мөселман булу сәбәпле, дөнья малына беркайчан да әһәмият бирмәде. Аның яшьлек иптәшләре: Садри Максуди14, Габдулла Баттал15, Йосыф Ак-
14 Садри Максуди Арсал (1879-1957): Казан артындагы Ташсу авылында туган. 1901 елында Рус укытучылары мәктәбен һәм Парижга китеп Сорбонна университетының хокук факультетын тәмамлый. 1907-1912 елларда Русия Думасында депутат була. 1917 елгы инкыйлабка кадәр адвокатлык итә. Идел-Урал Милли-Мәдәни Мохтариятенең Президенты итеп сайлана. Совет чорында Төркиягә күчеп хокук факультетында укыта һәм парламент депутаты була. Вафаты – Истамбулда. «Milliyet Duygusunun Sosyolojik Esaslar?» исемле хезмәт авторы.
15 Габдулла Баттал Таймас /Габделбари Баттал/ (1882-1969): Самара губернасының Яңа Актау авылында дөньяга килдгән. «Вакыт» һәм «Йолдыз» газеталары редакцияләрендә эшләгән. «Корылтай» исемле зур күләмле газета редакциясендә сәркәтип булып эшли. Советлар золымыннан
чура16 — барысы да урта хәлдән югарырак тормышта яшәсәләр дә, талант ягыннан алардан өстен саналган Гаяз Исхакый кечкенә генә куышка да ия була алмады. Кыскасы, Гаяз Исхакый беркайчан да материалист була алмады. Үзенең милли идеалы хакына матди барлыгын гына түгел, хәтта гаилә бәхетен дә корбан итте: яшьлек гомерен дә, урта яшьлеген дә һәм картлыгын да буйдак буларак үткәрде, буйдак һәм акчасыз килеш мәңгелек дөньясына да күчте.
Шулай итеп, 1938 ел азагына килеп җиттек. 1939 елны Гаяз аганың Тамка, 42–19 дагы өендә каршы алдык. Анда Гаяз ага үзе, миннән 13 яшькә олы Кәбир, мин, Гәниш һәм Варшавада яшәүче Горький мишәрләреннән Мөхәммәдҗанның кызы Камилә туташ бар иде. Гаяз ага белән минем арамда 46 яшь аерма булуга карамастан, ул, яшьләр белән яшьләрчә була алды. Аның мәзәкләре дә бик мәгънәле һәм кызыклы була иде. Гаяз агада икеләнү һәм икейөзлелек дигән сыйфатлар һич юк иде.
1939 елның 15 мартында Гитлер Чехославакияне басып алгач, Европа сәяси кризис эченә керде. Көнбатыш Европа дәүләтләренең эшлеклеләре киләчәкне күрү, ягъни фаразлау талантыннан мәхрүм булганнары аркасында СССРның Сталин диктатурасы белән Германиянең Гитлер диктатурасы үзләре теләгән нәрсәләрне эшлиләр, халыкара һәм милли әхлак вә хокук нормаларын бер нәрсәгә дә санамыйлар иде.
Кызыклы бер китап
1939 елда кулыма гомерем буе оныту мөмкин булмаган бер китап эләкте. Гаяз ага, якын дусты — поляк сенаторы Сендлецкий-
качып Финляндиягә китә, соңрак Төркиягә китеп урнаша. «Рус ихтилалыннан хәтирәләрем», «Ben Bir Iюэk Arэyordum», «Kazan Tьrkleri» әсәрләрнең авторы. Истамбулда вафат була.
16 Йосыф Акчура (1876-1935): Сембердә туган. Әле яшь чакта ук Төркиягә килгән булган һәм анда «Яшь Төрекләр» хәрәкәтендә канашкан. Моның өчен ул төрмәдә утырган һәм сөргенгә дә җибәрелгән була. Русягә кайтып 1905 елда Беренче Рус инкыйлабында катнаша. Большевикларның түнкәрелеше вакытында ул әле Русиядә була. Соңра илне ташлап Төркиягә күчкән һәм Төрек Җөмһүриятен төзүдә катнаша. Төрек тарих җәмгыятының президенты була. Парламент депутаты һәм хокук факультетында мөгаллим булып эшли. Күп кенә җитди әсәрләр авторы.
дан17 урыс телендә язылган «Механика возрождения» исемле китап алып торган икән. Мин дә ул китапны зур кызыксыну белән укып чыктым. Китап 1910 елда Варшавада басылган. Аның авторы — тарихчы профессор Машков. Оригиналь фикерләр белдерелгәнлектән, патшалар Рәсәйнең сәяси полициясе (охранка) поляк яшьләрендә революцион фикер тууыннан курыккан һәм китапны җыеп юк иткән. Ул вакытта ксероксә әле булмаганлыктан, копиясен ала алмадым, шунлыктан фәкать исемдә калганнарны гына татар-башкорт халкының яшь буынына ирештерүне кирәктер дип саныйм. Китапта мондый фикерләр бар иде:
Бу дөньяда һичбер нәрсә мәңгелек түгелдер. Нормаль шартларда кешеләрнең гомере 80 ел булып санала. Ул да 20 шәр елдан торган 4 чорга бүленә. Беренчесе — нульдән 20 яшькә кадәр булган балалык дәвере, икенчесе — 20 дән 40 яшькә кадәр булган яшьлек чагы, өченчесе — 40 тан 60 яшькә кадәрге урта яшьлелек чоры һәм дүртенчесе — 60 тан 80 яшькә кадәр дәвам иткән картлык вә үлем. Дәүләтләрнең гомере 465 һәм 480 ел чамасы белән исәпләнә һәм аның да туу, үсү, торгынлык һәм юк булу дәверчекләре бар. Кыскасы, бер дәүләтнең гомере кеше гомереннән 6 тапкыр артыграк. Китапның авторы профессор Машков Рим, Византия, Алтын Урда, Госманлы (Төркия) һәм Рәсәй империяләренең тарихларыннан мисаллар китерә һәм искитмәле кызык нәтиҗәләр чыгара. Китапның 1910 елда язылган булуын күз алдында тотсак, бүген, ягъни 1989 елда ул дәвердән бирле 79 ел узганнан соң, моңа чаклы булган вакыйгаларның 100 процентка якыны дөрес чыгуы — киләчәкне фаразлаудагы дөреслеген дә гарантияли. Мисал өчен, Рим империясе, Госманлы һәм Алтын Урда империяләре элекке дәверләре белән бергә саналганда 465 шәр ел яшәгәннәр.
Госманлы империясе 1456 елда Истанбулның яулап алынуы белән башлана һәм нәкъ 465 ел яшәгәннән соң, 1918 елда җимерелә. Рәсәй империясе өчен сөйләгәннәре дә искиткеч дөрес булып чыкты. Аның белдерүенчә, Рәсәй империясе 1552 елда Казан шәһәренең басып алынуы белән башланган һәм 2017 елда, ягъни
17 Сенатор С. Сендлетский, Варшавадагы Шәрыкъ институтының матаулы ректоры. «Прометей» хәрәкәтенә ярдәм итүчеләреннән берсе. Туган иленең Икенче Бөтендөнья сугышының башында фашист Германиянең оккупацияләвенә ризалаша алмыйча дөнья куя.
тагын 28 ел узганнан соң юк булачак. Машков 1917 елда Рәсәйдә зур үзгәрешләр булачагын, кайбер милләтләрнең Рәсәйдән аерылып, бәйсез дәүләтләр төзүен, ләкин аларның 6 ай белән 3 ел арасындагы чорда кабат корал көче белән кире алынуын белдерә. 1930 еллар белән 70 нче еллар арасындагы 50 еллык чорда исә Рәсәйдә ачлык, кыенлык булачак, әхлак бик төшәчәк, аннан соң вакытлы уяныш дәвере булачак, ләкин 2017 елда империя таркалачак, урыс булмаган милләтләр иркенлеккә һәм бәхетле тормышка ирешәчәк, дип язган профессор Машков.
Мин үзем бу сүзләргә ышанам. Төрки халыклар да, бигрәк тә татар-башкортлар да 2017 елда, 465 еллык коллык һәм тигезсезлектән котылып, киләчәк 465 ел өчен ирекле һәм бәхетле тарихи дәвердә яшәячәкләр. Британия империясе дә 465 ел яшәгәннән соң 1947 елда таркалды. Һиндыстан, Мисыр, күп кенә негр халыклары үзләренең ирекле тормышларын кордылар. Гәрчә Машковның китабында Британия турында язылмаган булса да, мин үзем тарихи китапларны актарып, шул ук искиткеч нәтиҗәгә килдем. Әлбәттә, Рәсәй империясе таркалганнан соң да, тигезлек һәм социаль гаделлек шартларында татарлар урыслар белән күрше буларак яши алачаклар. Мин, гомумән, халыклар арасындагы дошманлыкка һәрвакыт каршы торам. Тигезлек, ирек һәм гаделлек булгач, нигә күрше буларак дусларча яшәмәскә? Наполеонның әйтүенчә, география — бер милләтнең язмышыдыр. Сталиннар мәңгегә баткан кебек, тигезлек, гаделлек вә ирек кояшы татар-башкорт халкын да яктыртачак, җылытачак.
1938 елның 11 ноябрендә Польшаның бәйсезлеге игълан ителүгә 20 ел тулу уңае белән үткәрелгән гаскәри парадны Гаяз ага белән бергә трибунадан тамаша кылдык. Ул вакытта Машковның китабын укымаган идем әле. Прадтан соң алты ай узгач, ул китапны укыдым, һәм маршал Пилсудскийның «За вашу и за нашу вольность» дигән сүзенең мәгънәсен тагын да яхшырак аңладым. Чыннан да безнең дә иркенлеккә һәм гаделлеккә хакыбыз бар.
Польшаның оккупацияләнүе
1939 елның беренче яртысы шулай узып китте. Мин «Милли юл» журналына бер-ике хәбәр яздым һәм Берлинда яшәүче көрәштәшем Хөсәен Агай белән бергәләп «Кызыл Татарстан» һәм «Кызыл Башкортстан» гәзитләреннән кирәк булган үрнәкләрне «Милли юл» журналында урнаштыру белән шөгыльләндек. «Прометей клубы»нда да актив катнашып, Польша җәмәгатьчелегенә Сталин диктатурасы һәм империализм турында мәгълүмат бирдек. Бер яктан «Милли юл», икенче яктан «Прометей» эшләре белән шөгыльләнгән бер вакытта Варшава университетының сәяси-икътисади факультетына укырга керергә җыенганда, 23 август килеп җитте. Әнә шул көнне СССРның Сталин диктатурасы белән Германиянең фашист Гитлеры кочаклашып пакт төзеделәр. Шулай итеп, ун ай эчендә Гитлер башта Чемберлин белән, аннан соң Сталин белән килешүләр төзеде. Ләкин, кызганычка каршы, Сталин белән Гитлер арасында төзелгән пакт тынычсыз дөньябызны җәһәннәм утына кертте. Ул пакт төзелгәннән соң дүрт көн үткәч, Гитлерның баштан-аяк коралланган илбасар көчләре тынычлыктан бүтән бер нәрсәне дә теләмәгән Польша территориясенә бәреп керделәр. Берничә көн соңрак Сталин гаскәрләре фашистларга ярдәм иттеләр, ягъни Совет Армиясе дә Польшага басып керде. Нәтиҗәдә, бөтен дөнья күләмендә СССР белән фашист Германиясенә карата ачулы нәфрәт һәм дошманлык туды. Каһарман поляк кораллы көчләре бергә каршы сигез нисбәтендәге немец гаскәрләреннән җиңелделәр. Дөньяда хаклык, гаделлек һәм ирек урынына деспотизм, террор һәм варварлык хөкем сөрә башлады.
1 сентябрьдә гитлерның һава көчләре Варшаваны өзлексез рәвештә бомба яңгыры астында тотты. Гаепсез бала-чага, карт-коры, хатын-кыз һәлак булды, җәрәхәтләнде, өйләр җимерелде.
Исхакыйның Варшавадан китүе
Мин һәм дустым Әхмәд Гайнеш Гаяз аганың өенә (Тамка ур. 42–19 га) барып үзара киңәшләштек. Гаяз ага 6 сентябрьдә Варшавага китте18. 30 августта Гитлерның әмере буенча «Милли юл» журналы ябылды. («Милли юл» Варшавада түгел, ә Берлинда чыга иде). Гаяз ага «Милли юл» журналының утыз тулы коллекциясен һәм
18 Польшаны оккупацияләгән вакытта булган хәлләр турында, «Прометей» хәрәкәте лидерларының илне ташлап китү вакыйгасы Гаяз Исхакыйның «Польшадан китүебез» (Lehistan’dan gidis, Emel, Sayэ: 141-145 (Mart-Aralэk 1984), s. 87-104.) дигән мәкаләсендә тәсвирлана.
кайбер китапларын үз йортында калдырды. Кыйммәтле кәгазьләрен һәм Пилсудский килешүләрен икътисади банкның саклау кассасына тапшырды. Сугыш һич көтмәгәндә кабынып киткәнлектән, банк бомбага тотылды. Шунлыктан, сакларга куелган әйберләр шунда югалды. Инде Көнчыгыш институтына килгәндә, аның адресы — Миндова урамы, 7 нче йорт иде. Ул да 1939 һәм 1943 елларда Варшава бомбага тотылган вакытта, бик нык җимерелә, димәк архивларның сакланып калу ихтималы бик зәгыйфь. Институт мөдире профессор Бончковский19 сугыш вакытында Америкага китеп урнашкан иде. Ул кеше инде үлгәндер, шулай да мемуарларын калдыргандыр дип уйлыйм. Әгәр дә, мин күбрәк байлыкка ия булсам, боларның барсын да тикшергән булыр идем. Ләкин, кызганычка каршы, әсир бер милләтнең мөһаҗире фәкать үз көченә таянып кына эш алып барырга мәҗбүр. Шулай итеп, Гаяз Исхакый, мемуарларның беренче өлешендә язганым кебек, үз гомерендә ике мәртәбә кыйммәтле документларын калдырып китәргә мәҗбүр булган. Беренче мәртәбә 1919 елда Мәскәүдәге торак йортыннан киткәндә, икенче мәртәбә 1939 елда Варшавадагы Тамка урамы, 42–19 дан күченгәндә. Күренекле юлбашчы һәм язучыбыз Гаяз Исхакыйның язмышы авыр. Мәрхүм Гаяз Исхакыйның Варшавадан чыгып китүе турындагы мәгълүматны эченә алган мәкаләнең фотокопиясен бу истәлекләр белән бергә җибәрәм. Аннан күп нәрсәләр өйрәнү мөмкиндер.
Мин дусларым белән Варшавада калдым.
Варшавада алман оккупация режимы
Варшава шәһәре дә көн саен бомбага тоту объекты була иде. Шанлы поляк кораллы көчләренең каһарманнарча каршы торуларына карамастан, 17 сентябрьдә Сталин гаскәрләре белән фашист Гитлер армиясе, 23 августта ике диктатор арасында төзелгән килешүгә таянып берләшкәнлектән, поляклар җиңелде, әмма бирел-
19 В. Бончковский, Польша сәясәтчесе һәм фикер иясе. Варшавадагы Шәрыкъ институты бастырып чыгара торган журналларның баш мөхәррире була. Икенче Бөтендөнья сугышының соңында берникадәр вакыт Якын Көнчыгыш илләрендә яши, соңында Кушма Штатларга күчә. Коммунизмның чын асылын ача торган күп кенә фәнни хезмәтләр авторы. Төркиядә Кырым-татар Милли мәркәзе белән багъланышларны вафатына кадәр дәвам итә.
мәде, Сталин белән Гитлерның Польшага каршы сугышкан гаскәрләренең саны поляк армиясеннән сигез мәртәбә күбрәк булу сәбәпле, әлбәттә, полякларның җиңелүе котылгысыз төс алды. Шулай да диктатор армияләре бөтен илне 1 октябрьдә генә яулап ала алдылар һәм террор режимнарын урнаштырдылар.
Варшава шәһәре немец илбасарлары тарафыннан 1 октябрьдә яулап алынды. Сталин гаскәрләре дә Варшава янына килеп җиткән иде. Немецлар «генеральное Губернаторство Восточных Провинции исемеңдә бер дәүләт нигезен кордылар. Ул Губернаторствоның башкаласы Краков шәһәре булды. Гитлер Варшава халкын өч категориягә аерды. Чыгышлары белән немец булган поляклар һәм яһүдиләр. Бомбага тоту нәтиҗәсендә Варшаваның кырык проценты җимерелгән, егерме биш проценты зарар күргән, бары утыз биш проценты гына яшәрлек хәлдә иде. Икмәк, ит, май — талон белән генә бирелә башлады. Икмәккә килгәндә, чыгышы немец булган полякларга көненә өч йөз грамм, полякларга ике йөз грамм, бичара яһүдләргә исә көненә фәкать йөз грамм бирелә иде. Гаяз ага, 6 сентябрьдә безгә бераз акча калдырса да, ул бик тиз «эреп китте», ә стипендиям, Варшава немецлар тарафыннан яулап алынгач, тукталды. Шунлыктан, безгә сату эшенә керүдән башка чара калмаган иде. Ул кыш бик суык килде. 28 ноябрьдә Краковта ресторанда аш ашаган вакытта радио хәбәрләре арасында Сталин гаскәрләренең Финляндиягә һөҗүм итүләре турында хәбәр алдым. Һәм Гитлерга булган нәфрәтем Сталинга да кат-кат артты. Ике мәлгунь адәм Көнчыгыш Европаны үзара бүлештеләр. Польша ике дәүләт тарафыннан бүленде. Финляндия, Эстония, Латвия, Румыния — Сталин мәрхәмәтенә тапшырылды. Чехословакия Гитлерның һимаясенә (протекторатына) бирелде. Көнбатыш Европаның дәүләт эшлеклеләре, шулай итеп, дөньяны ике диктаторга тапшырдылар.
Төркия паспорты
Без Варшавада кала бирдек. 1940 елда дус ишләр белән бергәләп яңа елны каршы алдык. Икенче көнне, ягъни 2 гыйнварда Варшавадагы Төркия илчесенең киңәшчесе Вахит Басмачы илчелек бинасын ликвидацияләү өчен Берлиннан Варшавага килеп чыкты һәм Гаяз Исхакыйдан бер хат бирде. Ул хатта безгә — өчебезгә: миңа, Кәбир Канбиргә һәм Әхмәд Гәнишкә, үзебез теләсәк, Төркиягә бару һәм төрек паспортын алу мөмкинлеге турында сүз бара иде. Без өчебез дә Төрек паспортларын алу һәм Төркиягә китү тәкъдимен һич икеләнмичә кабул иттек. Вахит Басмачы Гаяз аганың якын дусты булу сәбәпле, без ярты сәгать эчендә Төркия Җөмһүрияте ватандашлары булып киттек, һәм немец илбасарлары каршында күкрәгебезне киереп йөрү һәм яшәү мөмкинлегенә ия булдык. Егерме ике ел буена бер дәүләтнең дә ватандашы булмыйча яшәгәннән соң, Төркия ватандашы булу! Бу безгә горурлык һәм шатлык чыганагы булды. Төркиягә китәргә әзерлек башладык. Паспортларыбызга немец илбасарларының визаларын алу өчен «генеральное Губернаторство» мәркәзе Краковка бару вазыйфасы тагын миңа төште.
Рус-фин сугышы
1939 елның 28 октябрендә башланган фин-урыс сугышы Сталинны бөтен дөнья алдында хурлыкка төшерде. Ул сугышта безнең татарлардан да ике мең кеше һәлак булган дигән хәбәр Төркиягә барып җиткән иде. Кечкенә генә фин армиясе маршал Маннергеймның командалыгы астында Сталинның ничә армиясен тар-мар итте.
1940 елның 14 гыйнвар көнендә мин, егерме ике яшемне тутырган көнне, Варшава урамында йөри идем. Һава суык вә кар ява иде. Немец фашистларының бер автомашинасы карга батып калган, кузгала алмый тора иде. Шул вакыт дүрт яһүд уң кулларында Сион йолдызы белән урамнан үтеп баралар иде. Әлеге автомашинаның шоферы яһүдләргә төбәп:
— Әй сез! Килегез, шул машинаны этеп, кардан кузгатыгыз! — дип кычкырды. Дүрт яһүднең өчесе машинаны этәргә керештеләр. Картрагы исә йөрәген күрсәтеп, этү эшләрендә катнаша алмаячагын аңлатып маташты. Ләкин немец солдаты бичара карт яһүдне тупаслык белән үзенә тартып, машинаның артына этеп җибәрде. Ул вакытта мин тизлек белән хәрәкәт итеп, карт яһүднең эшләргә тиеш эшен эшләдем, ягъни машинаны этү хәрәкәтендә катнаштым. Шулай итеп, машина кардан котылып, кузгалып китте һәм күздән югалды. Мин коткарган яһүд карты мин кочаклап:
— Мине үлемнән коткардыгыз, сезгә рәхмәт! — дип әйтте. Яшенең алтмыш өчне узганын, һөнәре буенча адвокат икәнлеген, йөрәгенең хаста булуын аңлатты. Ул чакта яһүд халкына теләктәшлегем артты һәм фашист Гитлерга нәфрәтем вә ачуым кат-кат көчәйде. Аннан соң төрек-татар халкы белән беррәттән яһүд милләтенең дә иреккә һәм тигез хокукка ия булуы өчен Аллага дога кылдым. Сигез ел узгач, бу догаларымның бер өлеше кабул ителде.
Татарлар, яһүдиләр һәм фәләстинлеләр
1948 елда яһүдләр бәйсез Израиль дәүләтендә кавыштылар, ләкин безнең төрек-татар халкы 48 нче елда Сталинның каты терроры астында изелә иде. Ул ирек һәм тигез хокуклылык көннәре 2000 елларда гамәлгә ашар һәм төрек-татарлар да урыслар белән бертигез хокукта гаделлеккә һәм иреккә ирешерләр, дип ышанам. Мин Гаяз ага башлаган ирек һәм тигезлек хәрәкәтен дәвам иттерәм һәм бу эш — миңа Аллаһы тарафыннан тапшырылган дип уйлыйм.
Узган елның гыйнвар-февраль айларында, җитмеш яшем тулган көннәрдә, мөселманнар, христиан һәм яһүдләрнең изге шәһәре булган Иерусалимдә Израиль гаскәрләренең бичара фаластыйн (Палестина) балаларын, хатын-кызларын, карт-корыларын рәхимсез рәвештә үтерүләрен телевизордан күрдем һәм моннан кырык сигез ел элек булган, югарыда язганымча, фашист Гитлер гаскәрләренең бичара яһүдләрне мыскыл итүләре, үтерүләре күренешләре исемә төште. Мин шулай итеп, автоматик рәвештә чагыштыра башладым. Кырык сигез ел элек яһүдләр изелгән, кимсетелгән халык иде, әле исә рольләр үзгәргән, яһүдләр изүче, террорист бер халык булып әверелгәннәр, ягъни бүген яһүдләр Гитлер ролен уйный башлаганнар. Фаластыйн халкы исә яһүдләрнең моннан кырык сигез ел элекке хәленә төшкәннәр. Асылда, Израильнең хөкүмәт башлыгы Шамир белән Гитлер яки Сталин арасында бер генә дә аерма юк, өчесе дә изүче, террорист. Коръәннең Бәни Исраил сүрәсенең 7–8 аятьләрендә:
— Яхшылык итсәгез, үзегезгә булыр, аның әҗерен күрерсез, яманлык эшләсәгез исә җәзасын мотлактан чигәрсез, — диелгән. 1940 елда немец илбасарлары кылган явызлыкның җәзасын 1945 елда чиктеләр. Израиль дә фаластыйн халкына кылган яманлыкның җәзасын 2000 елларда мотлакан күрәчәктер. Илаһи гаделлек һәрвакыт үзен күрсәтер. Бер көн фаластыйн халкы да, төрек-татар халкы кебек үк, ирек һәм тигезлеккә ирешәчәк. Без, төрек-татар хаклы һәм, гомумән, барлык СССР халыклары ислам дөньясы, Израиль дәүләтенә яшәү хакын таныткан кадәре фаластыйн халкына да бәйсез, ирекле дәүләт төзү хокукын телибез. Бу — әхлакый принцип гуманизмның төп нигезен тәшкил итә.
Варшавада 1940 елның гыйнвар аенда һава салкын булды. Без Төркиягә бару әзерлекләренә керештек. Краков шәһәрендәге «Генеральное Губернаторство»га соңгы барумыда Губернаторлыкның сәяси бүлек башлыгы доктор Кох мине бүлмәсенә чакырып, Германиягә барып укырга, татар институты карамагында эшләргә димләде. Мин, яшемнең 22 дә генә булуга карамастан, моның кебек тозакларга төшмәдем, мотлак бер рәвештә фашистлар белән хезмәттәшлек итү тәкъдимен кире кактым. Шулай итеп, мин 1938 елда японнар белән, 1940 елда немец илбасарлары белән хезмәттәшлек итүдән баш тартып, үземнең идеалыма, социаль гаделлек, милли тигезлек һәм сәяси ирек принципларына һәм юлбашчыбыз Гаяз Исхакыйга тугрылыклы калдым. Мин бу идеалым белән реализм принцибына таянган идеализм агымына гомерем буе тугрылыклы калдым!
Ниһаять, әзерлекләр тәмамланды һәм 26 февральдә иптәшләрем: Кәбир Канбир, Әхәд Гәниш һәм әзербайҗанлы, кырымлы, төньяк кавказлы һәм төрекстанлы танышларым белән бергәләп поезд белән Төркиягә таба юл алдык. Беренче тукталган урыныбыз — Берлин иде. Шуны да әйтеп узыйм: Тамка, 42–19 дан чыкканда Гаяз аганың барлык материалларын да ала алмадык. Фәкать «Милли юл» журналының ике еллык коллекциясеннән өч нөхсә алып бара идек. Варшавада «Кызыл Татарстан», «Кызыл Башкортстан» гәзитләре, «Чаян» журналлары калды. Әйтеп узганымча, Гаяз аганың мөһим документлары — берсе дә Тамка 42–19 да калмады. Алар — «Банк господавчой Экономический» банкының саклау кассасында калдылар. Анда бару мөмкин булмады. Чөнки ул бина фашист бомбалары белән юк ителгән иде.
Берлинда татарлардан тагын җиде-сигез гаилә бар иде. Гаяз аганың кызы Сәгадәт ханым һәм ире Таһир Чагатай20, «Милли юл»
20 Профессор, доктор Таһир Чагатай (1902-1984): Ташкентта туган. Урта белемне Баку лицеенда алган. Төркестанлы студентлары белән Германиягә китеп, Һайделсбергта фәлсәфә-социология буенча югары белем ала. Алман илендә докторлык диссертациясен язган арада «Яшь Төркестан» журналын чыгаруда Мостафа Чокай углының ярдәмчесе була. Икенче Бөтендөнья сугышы башлану сәбәпле Төркиягә күчә, шунда Авыл хуҗалыгы министрлыгында, аннары Анкара университетының тел һәм тарих-география факультетында эшли. Коммунистлар кулланган чараларын тәнкыйтьләгән күп кенә җитди фәнни әсәрләр авторы.
журналын чыгаручы Хәсән агай, без Берлинга җиткәннән бер ай элек Төркиягә барырга чыкканнар икән. Исемдә калганча, тегүче бер илдәшнең өендә кунак булдык. Аның исемен хәтерләмим инде. Күренекле немец тюркологы Йоһаннес Бенциң21 та анда иде. Ул татар, башкорт, чуаш телләрендә мөкәммәл сөйли һәм яза. Хәзер ул белгеч җитмеш яшендә, Майузда яши. Ул галим миндә уңай тәэсир калдырды. Ул берничә ел дипломат булып та хезмәт итте. Мин 1963 елда беренче китабымны язгач, Баузинга бер данәсен җибәргән идем. Ул вакытта Баугзинг Федератив Германиянең Истамбулдагы консуллыгында культура атташесы булып эшли иде. Минем китабымны алу турындагы рәхмәт хатын саф татарча язган иде. Арадан егерме биш ел узуга карамастан, бүген дә оныта алмыйм. Гомерен тюркология фәненә багышлаган бер галимгә дипломат булып эшләү бик авырга туры килгән. Озакламый Германиясенә кайтып, Майуз университетында тюркология буенча кафердра иясе булып хезмәт итте.
Берлин шәһәреннән тугызынча мартта киттек. Унынчы мартта Венага барып чыктык. Венада ике көн калырга мәҗбүр булдык. Чөнки паспортларыбызга Венгрия, Югаславия һәм Болгария консуллыкларыннан визалар алу зарури иде. Дөньяны ут җәһәннәменә әйләндергән Гитлерның туган иле Австриянең башкаласы Вена миндә оныта алмаслык уңай тәэсир калдырды. Аның халкы да башка төслерәк. Ничек кенә булмасын, Австрия — алман, маҗар (венгр), поляк һәм чех элементларының синтезын тәшкил иткән үзенчәлекле мәдәниятнең эзләрен чагылдыра торган бер илдер. Венадан киткән көнне, уникенче мартта, Сталин агрессиясенә объект булган Финляндия, СССР белән сугышны туктату турында килешү төзеде. Кечкенә, ләкин каһарман фин халкы йөз дә биш көн буена Сталин агрессиясенә каршы торып, советларның дөньякүләм абруен нульгә төшерде.
Болгарлар
Унөченче мартта Белградка, ундүртендә Софиягә барып җиттек. Рәсәйнең һәм Германиянең мәңгелек колы булып саналучы
21 Ординар-профессор, доктор Йоһаннес Бенциң (1913-2001) алманлы олы тюрколог. Сәгадәт Чагатайдан өйрәнеп татарча белгән. Чит телләрне һәм төрле сөйләшләрне яхшы белүе аркасында Германиянең Чит илләр эшләре министрлыгында эшли иде.
Дунай болгарлары, визабыз булган хәлдә, безгә шәһәрдә йөрү рөхсәте бирмәделәр. Борынгы тарихыбызга тугандаш булган бу халык, югарыда язып үткәнчә, Дунай болгарлары — Балкан ярымутравына килеп чыккач, Византиядән православие динен, славяннардан тел алып, ана телләрен онытканнар, ислам динен белмәгәннәр, ләкин «болгар» исемен алып, Төркиягә дошман булганнар. Болгарларның безгә зарарлары да күп. Алар бу исемне саклап калып, Идел буе татарларының милли исемен бутауга сәбәпче булганнар. Бәлки бу болгар исеме мәсьәләсендә прокация дә бардыр: кайбер шовинист элементлар «бүлгәлә дә хакимлек ит!» принцибына таянып, әле уянып, яңадан көчәя барган татарның үзаңын юк итәргә маташалар. Идел буе татарлары — шушында гомер иткән төрле кавемнәр катнашуыннан мәйданга килгән төрки бер халыктыр. «Татар» исеме — хурлыкка, оялуга бер дә сәбәп булмаска тиеш. Киләчәктә корылачак «Идел-Урал» конфедерациясе, СССР составында (истәлекләрнең СССР таркалганчы язылган булуын искәртәбез. — Ред.) социаль гаделлеккә, милли тигезлеккә, мәдәни-сәяси һәм икътисади иреккә ия булган бер дәүләт булып, Европа Берлеге гаиләсендә үзенең хөрмәтле урынын биләячәк һәм кыямәткәчә ирекле яшиячәк. Без аерым Идел-Урал дәүләте булып кына яши алмаячакбыз. Безгә көнчыгышта Төркестан, көньякта кавказ дәүләтләре белән, көнбатышта һәм төньякта Рәсәй дәүләте белән тыгыз дуслык рухында яшәү зарури. Хәтта без шулай яшәргә мәҗбүрбез, башка альтернатива юк. Кыскасы, без Сталин һәм Брежнев чорындагы кебек кол да, Рәсәйгә дошман дәүләт тә булырга теләмибез. Фәкать тигезлеккә һәм гадел иреккә нигезләнгән дуслык эчендә милли барлыгыбызны дәвам итәргә омтылабыз. Безнең ирекле яшәргә хокукыбыз бар. Без беркемнән дә ким түгел.
Истамбул
Унбишенче мартта, без ике татар иптәшем — Кәбир Канбир һәм Әхәд Гәниш белән бергәләп, дөньяның иң гүзәл шәһәрләренең берсе булып саналган Истамбулга барып чыктык. Төрек дөньясының бердәнбер ирекле һәм бәйсез дәүләте — Төркия җөмһүрияте безнең коллыктагы ватаныбыз Идел-Уралдан соң икенче ватаныбыз булып санала иде. Без Истанбулга кунак булырга түгел, ә беренче ватаныбыз милли иреклеккә кавышкан көнгә кадәр ирекле бер дәүләтнең тигез хокуклы бер гражданы буларак килдек. Беренче Дөнья сугышы башланганда патшалар, Россиясенең югары командалыгы, Истамбулыбызны Византиянең башкаласы хәленә китерү һәм аның символы булып саналучы Ая Суфия (Святая София) чиркәвенә яңадан тәре тагу хыялы белән яши иде, ләкин, Аллага шөкер, россия патшаларының татлы хыяллары үзләре өчен кошмар булып калды. Ая Суфия (Святая София) чиркәвенә тәре тагу әмерен алган ак рус генералы Врангель чыннан да 1920 елда Истамбулга килеп чыкты, ләкин, Аллага шөкер, шәһәрне (Истамбулны) яулап алган баш командир буларак түгел, ә Кызыл Армия җиңгәннән соң большевиклардан качкан эмигрант-килмешәк, мөһаҗир буларак килде. Алай да, традициональ төрек кунакчыллыгы тагын да үзен күрсәтте: төрекләр, явыз ниятләр белән Кырымнан чыккан, ләкин җиңелгән ак рус генералына һәм аның гаскәрләренә ярдәм кулы суздылар. (Бу вакыйганы чыгачак китабыбызда аеруча ассызыклап узыгыз). Шулай итеп, рус патшаларының иң яманы — Петр 1 нченең һәм аннан ике йөз ел элек патша Иван Өченченең васыяте уңышсызлыкка дучар булды. 465 ел бөек империя булып саналучы Госманлы дәүләте таркалса да, аннан калган, дөресрәге, империянең төп халкы — төрек милләте, баш командир маршал Мостафа Кәмал патша җитәкчелегендә Англия, Франция, Италия империалистларына, аларның иярченнәре — грек, әрмән илбасарларына каршы Хәят-Мәмат (на жизнь или смерть) сугышы алып барды һәм 1922 елда шанлы төрек гаскәрләре югарыда телгә алынган: француз, итальян, грек, әрмән илбасарларын юкка чыгардылар. Бу җиңүдә Ленин — Ата Төрек килешүенең дә бераз роле булды, әлбәттә. Чөнки ул чорда, яшь Төркия белән яшь Совет дәүләтләренең уртак дошманнары әнә шул: инглиз, француз, итальян, грек һәм әрмән империалистлары иделәр. Европа белән Азия кыйтгаларын аерган, дөресрәге, ике кыйтганы берләштергән гүзәл Истамбул шәһәре, гомумән алганда, Төркия Җөмһүрияте, тынычлык һәм иминлек эчендә яши иде. Ул чорда, ягъни 1940 ның елның март аенда, гәрчә Сталин 1939 нчы елда Төркияне үз «милләтләр төрмәсенә» кертергә маташса да, төрек дәүләт эшлеклеләренең уяулыгы нәтиҗәсендә һәм Көнбатыш Европа дәүләтләреннән Англия һәм Франциянең Төркия ия булган стратегик әһәмиятен файдаланып, уртак Сталин куркынычына каршы берлек кора алу осталыгы ярдәмендә Төркиябез Финляндия һәм Польша дучар булган Сталин — Гитлер агрессиясеннән котыла алган иде. Мин Истамбулга килү белән төрек телен үзләштерү юлында мөһим адымнар ясадым һәм 1940 нчы елның октябрь аенда Истамбул университетының экономия факультетына язылдым. Истамбулда беренче төшкән җиребез — илдәшем мөгаллим һәм журналист Һидаят Яшеннең Ак Сарай Ташкасаб, мулла Гүрани урамында 39 нче номерлы ике катлы бер йорт иде. Ул агачтан ясалган зур-зур сигез бүлмәдән, зур кухнядан һәм ике бәдрәфтән гыйбарәт иде. 1928 нче елдан алып 1939 нче елның сентябрь аена кадәр, Гаяз Исхакый җитәкчелегендә Идел-Урал бәйсезлек комитетының Истамбулдагы вәкиле булган укытучы Һидаят Яшен ул өйдә: хатыны — Кәрмин ханым, каенатасы — Закир әфәнде, каенанасы — Гайшә апа һәм каенэнесе Рашат Ялкын белән бергә яшиләр иде. Без өчебез дә буш калган ике бүлмәдә урнаштык. Бүген ул типтагы өйләр Истамбулда калмады диярлек, бөтен дөньяда булган төсле үк. Истамбулда тимер-бетон әрҗәләр шәһәрнең ямен бозган кебек тирә-юньне саклау (экология) ягыннан да, сәламәтлекне какшату өлкәсендә дә үзенең тискәре тәэсирен күрсәтмичә калмады. Заманча цивилизация белән технология, кызганычка каршы, табигатьнең сафлыгын юкка чыгару бәрабәренә тәрракый итә ягъни, модерн технология урманнар белән болыннарны хәрабәләр хәленә китерә. Бу фаҗига Казанда да күзгә чалына. Бөтен дөнья галимнәре катострофаны булдырмый калу юлында җитди адымнар ясарга мәҗбүрләр, юкса, табигатьнең үч алу куркынычы бар. Ул вакыт чаралар күрү өчен мөмкинлек калмаячак инде. Мин үзем университетка кермәстән әүвәл зур ресторанда савыт-саба юып, эшләп алдым, чөнки финанс ягыннан хәлем шәп түгел иде. Инде язучыбыз һәм юлбашчыбыз Гаяз агага килгәндә, ул үзе дә фәкыйрьлектә яши иде. Аның белән атнага бер очраша идек. Ул Гитлерның җиңеләчәген, американың сугышка керәчәген ул вакытларда, ягъни 1940 нчы елның җәй айларында ук сөйли иде. Билгеле булганча, Гитлер Германиясе июль аенда балканнарга кергәндә Франция, Бельгия, Голландия, Норвегия белән Дания яулап алынган иде инде.
1940 нчы елның беренче ноябрендә университет ачылды. Безгә иптәшем Һидаят Яшеннең өеннән чыгып университетның тулай торагына керү зарури иде. Анда керү дә кыен эш иде, чөнки түләүсез булганлыктан квотасы чикле иде. Һидаят Яшеннең танышы — укытучы, парламент депутаты, генерал Ихсан Гокман Беренче Дөнья сугышы вакытында русларга әсиргә эләккән булган һәм татар интеллигентларының ярдәме белән Кавказ юлыннан Төркиягә килә алган, вә бу яхшылыкны түләр өчен безне өчебезне дә әлеге тулай торак йортына түләүсез кертә алып, безне финанс кыелыгыннан коткарган иде. Шулай итеп, мин университетның экономия факультетында укып, дәресләргә тәртипле рәвештә йөрдем. Мине иң күп кызыксындырган ике дәрес иде. Аларның берсе — социология, икенчесе исә — төп канун — конституция иде. 1941 нче елның 23 февралендә Гаяз агага алтмыш өч яшь булу уңае белән Истамбулда яшәүче Маҗар (Венгрия) клубының залында йола үткәрелде. Ул йолада мин дә кыска чыгыш ясадым. Йоланы гомумән Кәбир Канбир исемле илдәшем башкарды.
Гариф Кәрими
Кәбир Канбир минем белән бергә Польшадан Төркиягә килгән кеше иде. 1915 нче елда Саратовта туган. 1929 нчы елда Польша-Украина чигендә гаскәрилек вазыйфасын башкарган вакытта әтисенең Сталин тарафыннан кулаклыкта гаепләнеп кулга алыну хәбәрен алу белән, кораллары белән бергә Польшага сыена һәм Гаяз ага ярдәме белән Варшавага килә. Бәйсезлек комитетының баш секретаре Гариф Кәрими Госман белән дуслаша. Ахырдан, Гариф Кәримнең Сталин агентлары тарафыннан үтерелүен миңа Кәбир әфәнде сөйләгән иде. Сездән соңгы хатны алгач, Кәбир Канбирнең миңа сөйләгәннәрен кабат исемә төшердем. Ул хәбәрне 1942 нче елда сөйләгән иде Кәбир ага. Гариф Кәрими 1934 нче елның бишенче апрелендә Варшавада яшәгән квартирасының балконыннан агентлар тарафыннан ташланган булган. Квартирасы дүртенче катта булганлыктан, байтак биек дигән сүз. Совет агентлары бик осталык белән Гариф Кәримине үтерәләр, соңрак телефон аша «Гариф Кәрими үзен-үзе үтерде», — дигән ялган хәбәр тараталар. Кәбир Канбир моның җинаять икәнлеген поляк хөкүмәтенә белдерсә дә, җинаять яшерен кала бирә. Югарыда язып узганым кебек, Кәбир Канбир белән Гариф Кәрими якын дуслар булганнар. Гариф әфәнде Аллага ышанган диндар кеше булу сәбәпле, аның үзен-үзе үтерүе һич мөмкин түгел иде. Идел-Урал бәйсезлек комитетының актив булуы һәм аның составында Гаяз ага, Гариф Кәрими, Кәбир Канбир кебек көчле шәхесләрнең булуы Сталинга бер дә ошамый, әлбәттә. Ул елларда Сталин агентлары Парижда ак рус генералы Кутяковны да үтергәннәр иде. Кызганычка каршы, Кәбир Канбир 1975 нче елда, җитмеш яшен тутырганнан соң ике көн узгач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Мәрхүм Кәбир ага үлгән елына кадәр Гариф Кәримине хөрмәт белән искә ала иде. Аның сүзләренчә, Гариф Кәрими йөз процентка идеалист һәм диндар кеше булган. Гариф ага мәлгүн Сталинның агентлары тарафыннан үтерелеп каһарман мәртәбәгә иреште. Әйе, Гариф Кәрими каһарман иде. Ул вакытта Гаяз ага Ерак Шәрыктә иде. Аның юклыгында Гариф Кәрими белән Кәбир Канбир Идел-Урал бәйсезлек комитетының эшләрен алып барганнар. 1939 нчы елның бишенче апрелендә Варшавада Гариф Кәриминең кабере башында аны искә алу йоласы үткәрелде. Мин дә анда идем. Аның кабере өстендәге истәлек ташында «милли корбаныбыз Гариф Кәрими бәй», — дип язылган.
Төрек мәдәнияты берлеге
1940 нче елда Истамбулда Төрек культура берлеге исемле конфедератив бер оема төзелде. Идел-Урал, Төркестан, кавказ федерацияләрен, Әзербәйҗан һәм Кырым илләрен эченә алган бу оешма без — яшьләрнең, милли рухта җитешүебез юлында зур адымнар ясады. Әнә шул Төрек культура мәркәзенең түбәсе астында мәрхүм юлбашчыбыз Гаяз Исхакый барысы җитмеш биш минут булу шарты белән, тугыз конференциядә лекция укыды. Тулай буларак унике сәгать кадәр булган бу тугыз лекция өч айда үтәлде. Мин ул лекцияләрнең кыскача эчтәлеген җыйнап Гаяз аганың тууына 100 ел тулу уңае белән Анкарада безнең тарафыбыздан чыгарылган китапның 295–305 нче битләр арасында унбер биткә сыйдырган идем22. Шулай итеп «Хәтирәләр» исеме ул язма 12 сәгатьлек нотыкларның кыскача эчтәлегедер. Ул мемуарларда 34 еллык бер чор турында сүз бара. Гомумән, ул оешмабыз бик актив иде. Һәр елны өч кичә үткәрелә иде, конференцияләр оештырыла иде. Моннан элек сезгә 1942 елда Гаяз агага 65 яшь тулу уңае белән үткәрелгән йола турындагы мәкалә белән рәсемнәрнең фотокопиясен җибәргән идем.
22 Muhammed Ayaz Ishaki – Hayati ve Faaliyeti, Ankara 1979, s. 295-305.
Тукайны искә алу кичәләре дә һәр елның апрель аенда үткәрелә иде. Милли кичәләрне үткәрүдә Гаяз агага ярдәм иткән кешеләр Кәбир Канбирдедән башка; мөгаллим Һидаят Яшен, Касыйм Байчын23, доктор Исмәгыйль Терегулов24, Хәсән агай зур роль уйнаган кешеләр иде. Алардан үлми калган тик бер Хәсән агайдыр. Ул бичара да ике елдан бирле карт хасталарның шифаханәсендә ята.
Алманнар белән хезмәттәшлек мәсьәләсе
1941 елда булып үткән зур вакыйга — ике диктатор: Гитлер белән Сталин арасында 22 июньдә кабынып киткән сугыш иде. Югарыда язганым кебек һәм Гаяз аганың тууына 100 ел тулу уңае белән чыгарылган китапның 18, 19, 20 нче битләрендә25 язылган кебек, Гаяз ага бер генә көн дә немец илбасарлары белән бергә эшләмәде. Һәм никадәре профессор Камил Фасеев «Советская Татария» газетасының 19 февраль санында чыккан мәкаләсендә Гаяз аганы Икенче Дөнья сугышы вакытында Гитлер белән бергә эшләгән дип ялган документлар алга сөрсә дә, ул уйлуымча, үзенең ялганнары белән «сталинист-провокатор» булып калачак. Гаяз аганың Гитлер белән бергә эшләмәгән булуын бер вакыйга белән исбат итмәкче булам. Вакыйга шулай булды: 1942 елның июль аенда (көне исемдә калмаган) Гаяз ага мине өенә чакырды, анда бардым. Анкарадагы Германия илчелегенең ике түрәсе дә Гаяз аганың өендә иделәр. Немецлар сүз башлады. Гаяз ага миңа да сүзләрен тыңларга кушты. Килгән түрәләр, немец армиясе белән бергә эшләячәк Идель-Урал легионнары корылачак дип белдерделәр. «Идель-Урал» бәйсезлек комитетының рәисе буларак Гаяз агага бергә эшләүне тәкъдим иттеләр. Гаяз ага бергә эшләр өчен өч шарт алга сөрде:
23 Касыйм Байчин (1890-1975): Пермь губерниясенә кергән Байчин авылында дөньяга килгән. 1911 елда Истамбулга килеп Вәфа Султаниси һәм Истамбул университетының фәннәр факультетында химия бүлеген тәмамлый. Төркиянең төрле лицейларында башлап җибәргән педагогик эшчәнлеген Истамбулда дәвам иткән.
24 Доктор Исмәгыйль Терегулов: Оренбургтан. Яшь чакта Төркиягә килеп медицина буенча белем ала. Берникадәр вакыт Бакыркөй неврология һәм психиатрия клиникасында баш табип булып эшләгән.
25 Шунда ук. 18-20 битләр.
1. Идель-Урал дәүләте өчен юридик гарантия.
2. Корылачак легион өчен бәйсез бер командалык составы барлыкка китерү.
3. Идель-Урал дәүләте өчен бәйсез Югары Мәхкәмә Верховный Суд кору.
Немецлар бу өч шартны кабул итмәделәр, һәм шулай итеп килешү төзелми калды. Гаяз ага, бәйсезлек комитеты һәм мин — бер генә көн дә немецлар белән бергә эшләмәдек. Безнең мөнәсәбәтләребез поляк хөкүмәте белән иде. Лондондагы поляк хөкүмәте белән элемтәне беркайчан дә өзмәдек. Шунлыктан ачык итеп әйтәм: моннан 35 ел элек вафат булган мәрхүм язучыбызның рухын рәнҗетмик, ул немецларның Гитлерына нәфрәт итә иде. Сталин Гитлер белән кочаклашып пактлар төзеп маташты да, Гаяз ага һәм мин — Гали Акыш, аллага шөкер, Гитлер белән бергә бер көн дә эшләмәдек. Татар легионында әгъза булып торган Уфалы Гариф Солтанның әйтүенә караганда, имеш, Гаяз ага 1943 елның азагында Германиягә барыр өчен мөрәҗәгать иткән. Бу фараз бөтенләй дөреслеккә туры килми, чөнки 1942 елда Совет Армияләрен тар-мар иткән Гитлер белән бергә эшләүне кискенлек белән кире каккан Гаяз Исхакый, 1943 елның азагында ничек итеп Сталинградта һәм Төньяк Африкада авыр җиңелүгә дучар булган Гитлер белән бергә эшләүне кабул итсен!? Бу фараз һәртөрле мантыйк һәм акыл нигезләренә бөтенләйгә тискәре төшә. Гаяз ага һәм мин, 1944 елда да Лондондагы поляк хөкүмәте белән бәйләнештә тора идек.
1944 елда безнең Төрек культура мәркәзе авыр орымга дучар ителде. Ул мәркәзнең аеруча Төркестан һәм Идель-Урал бүлекләре бик актив роль уйнаганлыктан, бу хәл Анкарадагы совет илчелегенең дикъкатен җәлеп иткән. 1944 елның май аенда ул вакытның президенты Гыйсмәт Икону совет илчелегенең авыр басымы астында безнең Төрек культура мәркәзен япты. Шулай итеп без, өч ел буена актив рәвештә эшләп гөрләп килгән конфедератив мәркәзебездән мәхрүм калдык. Дөрес, бу чорда Зәки Вәлиди26 җитәкчеле-
26 Зәки Вәлиди Туган (1890-1970): Уфа губернасының Эстәрлетамак өязенә кергән Көзән авылында дөньяга килгән. Күренекле тарих белгече. 1908 елында Казанда Касыймия мәдрәсәсендә укыткан. Соңра төрек-татар тарихы буенча язган китаплары нәтиҗәсендә Казан Император университетының педагогик коллективына кабул ителә. 1916 елда Русия Ду-
гендәге туранчыларның да кулга алыну вакыйгасы булып үтте. Гаяз аганың политик туранчылар белән бер бәйләнеше дә юк иде, була алмас та иде, чөнки Гаяз ага, идеалист булган кадәр реалист та иде. Зәки Вәлиди кебек: Суган башы кадәр булса да баш булыйм, — дип йөрми иде. 1917 елда Зәки Вәлидинең башкортчылык мәсьәләсе аркасында безнең милли дәгъвабызга күп зарары тигәнлектән, Гаяз ага һәм мин Зәки Вәлидидән ерак тордык. Бигрәк тә революция елларында Зәки Вәлидинең Колчак белән дә, Сталин белән дә бергә эшләве аның татар милләтчеләре арасында абруен байтак югалтты һәм хөрмәтен төшерде. Озын сүзнең кыскасы, Гаяз ага, милләтче булган кадәр, чын күңелдән халыкчан һәм социаль гаделлекче кеше иде.
Социаль гаделлек һәм халыкчанлык аның иҗатында беренче урынны алып торалар һәм бу — аның сәяси эшчәнлегендә дә чагылыш тапты.
Икътисат факультеты һәм хәрби хезмәтем
Мин факультетны бетерергә берничә ай калганда авыр чирләп алдым. Сөяк зәгыйфьлеге (остеомиелит) хасталыгы белән 8 ай җафа чиктем. Тормыш шартларының авыр булуы, җитәрлек азык ала алмавым нәтиҗәсендә, факультетта яхшы укыган хәлдә диплом ала алмадым. Әткәм белән әнкәм дә Кытайның Төньяк Манчжурия районында япон оккупациясе астында яшәгәнлектән, алар белән бәйләнеш юк иде. Төрек культура мәркәзе ябылганнан соң, Истанбул, Җагал углы районындагы мөгаллим Касыйм Байчын өендә җыела идек. Кайбер вакытларда 35 кеше сөйләшүләр алып бара идек. Гаяз ага мөгаллим Касыйм Байчын һәм аның хөрмәтле гомер юлдашы Мәръям ханымның һәрвакыт кадерле кунагы иде. Яңа елларны Мәръям ханымнарның өендә каршы ала идек. Мөгаллим Һидаят Яшен, Ягъкуб Насиби, финансист Габбас бәй, Кәбир Канбир, Халит Зыя Сарман, Хәсән агай, журналист Мөхәррәм Фәйзи
масына Уфа губернасы мөселманнары тарафыннан депутат булып сайлана. 1917 елда Русия Оештыру Мәҗлесенең (Учредительное Собрание) вәкиле. 1920 елда үзен Эстәрлетамак өязенең көньягында оештырылган Кече Башкортстан президенты итеп игълан итә. 1924 елда Төркиягә китә һәм илнең гражданлыгын ала. 1932 елда Европага килә һәм 1939 елда кире Төркиягә кайта. Вафатына тикле Истамбул университетында профессор була. Туганның төрек тарихына кагылышлы күп кенә хезмәтләр авторы.
Тугай27, Әхәд Гәниш, доктор Зыя Терегулов, пенсиядәге хава штабы полковнигы Мәҗид Сакмар28, аның ханымы Галия апа, Япониядән килгән Габдулла Гаффар — Атлас, Фәсыйха ханым Атлас, Әнвәр Итил, Рауза Итил, Касыйм Атлас, Мөхәррәм Фәйзи Тугайның кызы Сөем29, Зәррин Тугай һәм башкалар кунаклар арасында урын алалар иде. Шулай итеп, мөгаллим Касыйм Байчының өе Идель-Уралның Истанбулдагы илчелеге хәлендә кала иде.
Бу хәл 1945 елның февраль азагына кадәр минем дә катнашлыгымда дәвам итте. Ул арада Германия җиңелү алдында тора иде. Төркия Җөмһүрияте Америка белән Англиянең һәм СССРның басымы астында Германиягә сугыш игълан итте. Ул айда минем дә сәламәтлегем төзәлә төште. Мин 1945 елның беренче март көнендә запасной офицер мәктәбенә керү максаты белән Анкарага киттем. 1945 елның беренче мартында мин, Анкарадагы запасной офицер мәктәбенә укырга кердем. Мәктәптә уку 8 ай дәвам итте. Мин мәктәпне 1945 елның 25 октябрендә тәмамладым һәм Измирның өяз шәһәре булган Кандрага прапорщик итеп билгеләндем. Мин анда 18 ай хезмәт иттем. 1946 елның беренче маенда кече лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелдем. Мин төрек армиясенең бик яхшы офицеры идем.
Ул арада Германия җиңелеп, Совет, Америка, Англия һәм Франция кораллы көчләренең оккупациясе астына кертелде. Без Германиянең җиңелүенә кайгырмасак та, Сталинның Польшаны, Төркстанны, Идель-Уралны, Әзербәйҗанны, Төньяк Кавказны изүенә һәм Кырым татарларының Сталин тарафыннан изелүенә (хәтта юк ителүенә) бик көенә идек.
Берелектәшләр булып саналучы Америка белән СССРның дуслыгы озакка бармады. 1946 елның көзендә Сталин Төркиядән бугазларны, Әрманстанның һәм Гөрҗестанның (Грузиянең) җирлә-
27 Мөхәррәм Фәйзи Тугай: Татар төрекләреннән. Яшьли Истамбулга килә, монда хокук буенча белем ала. Журналистлык эшчәнлеген 1900 еллар тирәсендә башлый. «Икрам», «Сабах», «Тәсвири Әфкяр», «Җөмһүрият», «Акшам» газеталары битләрендә тышкы сәясәт буенча язмалар бастыра. «Yusuf Akзura», «Tьrk Giyim Tarzi», «Eski Tьrk Askeri Kiyafetleri» исемле китаплар авторы. 1947 елда Истамбулда үлә.
28 Мәҗит Сакмар 1978 елның ахырында Истамбулда вафат була.
29 Сөем Тугай: Мөхәррәм Фәйзи Тугайның кызы TEMA фондының башлыгы Хәйретдин Караҗага кияүгә чыгып Сөем Караҗа, 2001 елда вафат була.
рен бүлеп, кабул иткән вилаятьләрен Төркиядән таләп иткәч, вәзгыять бөтенләйгә үзгәрде. Гаяз ага бу таләпләргә каршы реакция күрсәтмичә калмады. Ул, Тасвири Әфкяр гәзитәсенең 1946 нче ел октябрь санында (көнен хәтерләмим) әгәр Сталин Төркестанга, Идель-Уралга, Әзербәйҗанга, Төньяк Кавказга бәйсезлек, Кырым татарларына иреклек, полякларга суверенитет бирсә, килсен, бугазларга (Босфор) кулларын суза башласын! — дип белдерде.
Бу истәлекләремне Тукаебыздан илһам алып «Исемдә калганнар» дип атаганлыгымнан гаскәри вазыйфамны үтәгән 26 айлык чорда үтеп узган ике вакыйганы телгә алу җитә, дип ышанам.
Беренче вакыйга, 1946 нчы елның 13 сентябре белән 19 сентябре арасындагы алты көнлек бер заман Төркиянең хәрби тарихында мөһим урын били. Инглиз разведкасының хәбәр итүенә караганда, Сталин ул көннәрдә Кара диңгездә десант төшерергә тиеш булган. Без андагы бер полкта «алдынгы отряд» булганлыктан, Кара диңгез ярларыннан 15 километр ераклыкта окоплар казып, хәзер вәзгыятьтә (боевая позициядә) дошманны көттек. Безгә тулы корал, ике атналык запас азык һәм оммуниция бирелгән иде. Шулай итеп, безгә дошман каршысында бирелмичә үләргә әмер ителде. Мин Сталин режимы астында җәфа чигүче бер милләтнең баласы буларак, дошманны үтермичә үзем үлмәскә ант иттем. Ләкин, дошман, Төрек кораллы көчләренең соңгы гаскәриенә кадәр сугышырга һәм үләргә әзер булуын вә Америка белән Англиянең СССРга каршы Төркиягә гарания бирүен күргәч, сугышка башламады. Шулай итеп, мин дә командам астындагы илле төрек гаскәрие белән бергә сугышудан котылып калдык. Монда Сталинның бер ахмаклыгын һәм явызлыгын күрсәтү бик урынлы бер хәрәкәт булыр, әгәр Сталин бугазларны (Босфор) һәм Көнчыгыш Анатолиядән җир сорамаган булса иде, Ата Төрек белән Ленин арасындагы дуслык пакты бүген дә дәвам итәр иде һәм Төркия һаман да НАТО пактына кермичә тарафсыз (нейтраль) ил булып калыр иде. Сталинның гаепләрен фаш иткән һәм Сталин корбаннарын аклаган бер чорда бу сәяси хатаны искә алу зарури. Алла Сталинга җәзасын бирсен!
Хәрби хезмәтем вакытында онытылмаячак икенче вакыйга шул иде: 1947 нче елның январь аенда мин 29 яшемне тутырган көннәрдә, 1923 нче елда туган солдатлар хәрби хезмәтләрен тәмамлап өйләренә кайтырга тиешләр иде. Безнең ротада ике солдат әүвәлдән ниндидер җинаять эшләгәнлектән, өйләренә жандарм сагы астында кайтырга мәҗбүр иделәр. Ләкин, командир язулы гарантия бирсә, аларның башка иптәшләре белән бергә үз авылларына китүе дә мөмкин иде. Әнә шул гарантияне мин — запас лейтенанты Гали Акыш бирдем. Йосыф Елдырым һәм Гали Дура исемнәрендә бу ике төрек солдаты үлгәнгә кадәр минем бу кыюларча кабул иткән карарымны онытмыйча, бәлки әле һаман да яши торганнардыр. Яшь буын кешеләренә шуны әйтәм: кешеләргә ярдәм иткәндә җаваплылыктан курыкмагыз. Яхшылык итүчеләргә Алла ярдәм итәр. Беләм, СССРда күпләре диалектик материализмга бирелеп, Аллага, дингә ышанмыйлар, ләкин динсез һәм имансыз, бер җәмгыять тә яши алмас, бу чынбарлыкны онытмагыз, яшьләр! Алла бардыр, бердер. Ул дөрес юлда булганнарга ярдәм итә. Мин үзем милләт булып яшәүнең өч баш элементы булып саналучы: ана теле, ислам дине, һәм милли тарихны җентекләп, төпләп өйрәнгәнлектән, бер вакытта да әйтеп узган өч элементтан тайпылмадым. Ана телебезне яхшы белүем нәтиҗәсендә, бүген өч телне мөкәммәл беләм. Ягъни, татар, төрек һәм рус телләрен мөкаммәл, өч телне, ягъни, инглиз, немец һәм поляк телләрен яхшы, өч телне — ягъни гарәп, фин һәм латин телләрен бераз беләм. Гомумән алганда, үз ана телен яхшылап белгән кеше генә, башка телләрне яхшы өйрәнә алу мөмкинлегенә ирешә ала. Икенчедән, милли тарих аңына ия булмаган кеше камил кеше була алмас. Өченчедән, ислам диненә чын күңелдән ышанган кеше генә шовинизмнан арынган бер шәхес була ала. Кыскача әйткәндә, әйтеп узган өч элементка ия булганым хәлдә, социализмнан да тайпылмадым. Мин яшь вакытымнан бирле социаль гаделлекне яклаучы бер кеше булып калдым. Гомеремнең азагына кадәр шул принципта калачакмын, чөнки ислам диненең нигезендә социализм принциплары бардыр. Сездән үтенәм хөрмәтле вә кадерле татар-башкорт яшьләре: сез өч фундаменталь принципка таянырга тиешсез. Беренчесе — туган тел, икенчесе — милли тарих, өченсесе — исламның социаль гаделлек кагыйдәләренә тугрылык калу.
Әле тагын кайтыйк 1947 елга. Ул елның беренче маенда, ягъни 8 ай хәрби мәктәпне укыганнан һәм 18 ай шанлы төрек армиясендә офицер булып хезмәт иткәннән соң демобилизацияләндем, һәм 1947 нче елның 2 маенда Истанбулга кайттым. Истанбулда мине беренче каршы алучы дустым Хәсән Агай һәм җитәкчебез Гаяз Исхакый булдылар. Мин, шулай итеп, хәрби вазыйфамны үтәгәннән соң тагын бер ел ярым Истанбул шәһәрендә яшәдем. Ул чорда Икенче Дөнья сугышы беткән әмма дөньябыз халкы тынычлыкка ирешә алмаган иде әле. Бу хәлнең тууына сәбәпче булган дәүләт башлыклары Черчиль, Рузвельт һәм Сталин иделәр. 1939 нче елда Гитлер белән Сталин Европаны үз араларында бүлештеләр һәм Икенче Дөнья сугышының җиңүчеләре сыйфатында дөнья күләмендә тигезсезлек, гаделсезлек һәм хаксызлыкның нигезләрен кордылар. Бу хаксыз килешү нәтиҗәсендә Германия икегә бүленде, Польша, Чехословакия, Венгрия, Румыния, Болгария — Сталинның тимер кулларына тапшырылдылар. 1947 елда Төркия икеләнү эчендә селкенеп тора иде. Гәрчә Төркия сугышка актив рәвештә катнашмаса да, моннан элек язганым кебек 1946 елда Сталин Төркиядән җир таләбен алга сөргән иде һәм шуңа күрә Төркиядә бер тарафка да тулы мәгънәсендә ышаныч урнашмаган иде. Мин Истанбулга килеп урнашу белән безгә эш эзләү мәсьәләсе туды. Озакламый текстиль фабрикасында башта эшче, соңрак хисапчылык эше таптым, чөнки экономия факультетының җиде семестрын тәмамлаган идем, бер генә семестр калган иде. Ул чорда Гаяз ага акча ягыннан авыр хәлдә иде. Төркия хөкүмәтенең Төрек бөекләренә түләгән ике йөз илле лиралык фондка яшәргә мәҗбүр иде. Шуңа күрә, Фасеев кебек дошманнар күпме генә язсалар һәм сөйләсәләр дә, Гаяз ага берәүгә дә сатылмыйча, үз намусы һәм дәрәҗәсе белән яшәү юлын таба алды.
Татар әдәбияты
1948 нче елның 23 февралендә Газя Исхакый 70 яшен тутырды. Бу уңайдан Истанбулдагы татар колониясе, мәрхүм мөгаллим Касыйм һәм Мәръям Байҗынның өендә хөрмәтләү мәҗлесе үткәрелде. Аннан башка Истанбул университетының конференцияләр залында Төрек бөекләре хөрмәтенә, шул исәптән Гаяз Исхакый хөрмәтенә тантаналы йола үткәрелде. Анда аның 70 яшь тутыруы һәм, әдәби эшчәнлеге уңае белән университетның конференцияләр залында үткәрелгән йолада Гаяз Исхакый кыска гына чыгыш ясады. Аның бу чыгышы — тууының 100 еллыгы уңае белән чыгарылган тәлинкәгә (пластинкага) алынганлыктан тыңлау вә уку мөмкиндер. Гаяз ага, ул чыгышында кыскача алганда шуларны әйтте: «Мин, үземнең әдәби әсәрләремнең күбесен татарча яздым. Татар әдәбияты, госманлы әдәбиятыннан күп нокталарда аерыла. Безнең тел 95 процентка төркидер һәм ул анык вә ачыктыр. Идел-Урал иле климат ягыннан да Төркиядән аерымдыр. Әнә шул климат аермасының нәтиҗәсе буларак, ягъни җәй һәм кыш бездә бөтенләй аерылганлыктан, безнең әдәбиятта дус-дошман да ачык рәвештә аерылып күрсәтелә. Телебезнең сафлыгы, сүзләрдәге ачыклык, милли әдәбиятыбызда да үзенең тәэсирен күрсәткән. Шуңа күрә безнең әдәбиятыбыз халкыбызга дөрес юл күрсәткән бер маяктыр һәм ул халкыбызның матди вә мәгънәви көзгесе булып торадыр.
Безнең әдәбиятта кискен рәвештә порнографиягә урын бирелмәгән. Гомумән, татар әдәбиятында проза өстенлек итә. Бездә шагыйрьләр һәм шигырьләр булса да, әдәбиятыбызда аз урын алалар.
Безнең әдәбиятта икенче үзенчәлек — драма һәм комедиянең тизлек белән тәрәккый итүедер. Моның нәтиҗәсендә, кыска бер вакыт эчендә шәһәрләребездә һәм шәһәрчекләрдә театр мәйданга килгән һәм артистлар килеп чыккан. Бу артистларның ихтыяҗын каплар өчен милли әсәрләр өлгергән. Чөнки халык, үзенә туры килмәгән театр әсәрләрен тизлек белән сәхнәдән чыгара алган. Мин әнә шул театр әдәбиятының мөхәррире, әдибе һәм драматургы саналам. Ләкин Төркиядә милли үзенчәлек булмаганлыктан, яисә булганы да югалганлыктан, минем маташуларым бушка киткәндер, моңа карамастан, киләчәктә бердәм төрек театры әсәрләренең туачагына ышаныч саклыйм торам. Миңа бу форсатны биргән хөрмәтле кешеләргә рәхмәтләремне белдерүне бер бурычым дип саныйм».
Гаяз Исхакый, 1 нче октябрь 1948 ел.
Мин, Гали Акыш, ул йолада катнашкан идем. Чыннан да, Гаяз Исхакый ул йолада хөрмәткә лаеклы бер язучы иде. Ләкин, үзе дә чыгышында әйтеп узганча, татар әдәбияты төрек әдәбиятыннан күп нокталарда аерыла. «Төркиядә сәнгать — сәнгать өчен» агымы хөкем сөрелгәнлектән, бездәге «фикер өчен сәнгать» агымы төрекләргә чит нәрсә булып санала. Ничек кенә булмасын, татар әдәбияты, татар халкының күңеленнән, рухыннан илһам алып, туган, үскән һәм тәраккый иткән. Бездә народникларның да йогынтысы аз булмаган булса кирәк, хәлбүки госманлы төрек әдәбияты көнбатыш төрек әдәбиятының тәэсире астында калып, милли характерга ия булу мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән. Шуңа күрә, Төркия төрекләрендә Габдулла Тукаебыз дәрәҗәсендәге шагыйрь бер вакытта да булмаган, чөнки төрек халкы госманлы дәверендә солтаннар идарәсендә булган, ягъни чил ил золымнарда булмаган. Бездә исә, халык башта самодержавие золымы астында яшәгән, аннан соң 1917 нче ел белән 1924 нче аллар арасындагы җиде еллык бер дәвердә алга китсә дә, аннан соң килгән 30 еллык Сталин диктатурасы һәм шәхес культы һәм соңрак Брежнев чорындагы торгынлык чорында каты басым астында изелеп, үзенең барлыгын югалту куркынычы астында калган. Әле, Аллага шөкерләр булсын, милли әдәбиятыбыз яңадан үсү һәм тәрәккый итү юлына басты. Барлык СССР күләмендә башланган реформа һәм перестройка хәрәкәте әдәбиятыбызны үстерүгә мөмкинлек тудырды. Бу арада Гаяз Исхакыйның классик театр әсәрләре дә тиз көннәрдә сәхнәгә куелыр дип өмет итәбез. Без, татар әдәбияты үзенең кульминацион ноктасына мәрхүм язучы һәм драматург Гаяз Исхакыйның классик әсәрләрен реабилитацияләп кенә ирешәчәгенә ныклы ышаныч белдерәбез. Сталинистлар һәм оппортунистлар — Белялов һәм Фасеев безнең юлыбыздан китсеннәр. Белялов һәм Фассев яла ягудан, фактларны бозып күрсәтүдән һәм провокаторлыктан баш тартырга тиешләр! Бу дошманлык аларның үзләренә гына зыян китерә, ә безгә түгел. Без бит Совет халкының дошманнары түгел, ә киресенчә, без бөтен көчебез белән татар әдәбиятын һәм сәнгатен мәрхүм язучыбыз Гаяз Исхакыйның кыйммәтле әсәрләре белән баету өчен шартлар тудырырга тырышабыз.
Мин, 1948 елның 1 ноябрендә Истанбулдан чыгып киттем, һәм шулай итеп Гаяз ага белән бергә үткән ун еллык дәвер ябылды. Моннан соң Гаяз ага белән 1949–1950, 1951, 1953 нче елларда берәр мәртәбә, 1954 елда исә ике ай бергә вакыт уздырдык. Гаяз ага Гитлер белән бер минут та бергә эшләмәде. Ул Сталин белән Гитлер арасында бер дә аерма күрми иде. Югарыда язып үткәнем кебек, Гаяз ага һәм милли мәркәзебез 1945 нче елга кадәр фәкать вә фәкать Лондондагы Поляк хөкүмәте белән генә бергә эшләде. Гаяз ага дөрес характерлы кеше булганлыктан, ул уңга-сулга тайпылуның нәрсә икәнлеген белми иде.
Ул — Гаяз Исхакый, 1953 нче елда Мюнхенга киткән вакытында да поляклар белән иске дуслыгын истән чыгармый иде.
Гаяз ага, Төркиядә вакытта кайбер хикәяләр язды. Аларны кызы Сәгадәт Чагатай-Исхакыйдан таба алырсыз. Төрек-культур мәркәзе 1944 нче елда ябылганнан соң, Гаяз ага Ерак Шәрыктән һәм Германиядән килгән татар эмигрантларының эшләре белән шөгыльләнә иде. Бигрәк тә 1948, 1949, 1953 нче елларда Кытайдан, Япониядән, Кореядан һәм Германиядән килгән мөһаҗирләрне урнаштыру, аларны Төркиягә китерү мәсьәләсендә мөһим роль уйнаган иде. Бигрәк тә, Кытай халык республикасы карамагындагы Манчжуриядән һәм Америка-Англия зонасындагы Германиядән мөһаҗирләрнең килүенә Гаяз аганың һәм минем рольләребез зур булды. Мисал өчен, 1949 елда Германиядән килгән элекке хәрби әсирләр арасында өч кеше игътибарга лаеклы иде. Аларның берсе — мәрхүм генераль Хәсән Әрәле, икенчесе — инженер Фатыйх Җанбуга һәм өченчесе — шагыйрь Мәхмүд Җаек. Бу өч кешенең икесе вафат. Инженер Фатыйх Җанбуга хәзер 78 яшендә Америка Кушма Штатларында яши.
Төркия хөкүмәте Гаяз агага 1950 нче елдан соң әһәмият бирә башлады. 1940 ел белән 1950 еллар арасындагы дәвердәге 10 ел эчендә Инону диктатурасы чорында милләтче элементларга гомумән әһәмият бирелми иде. 1950 елда мәрхүм Мәңдәрәс хөкүмәт рәисе булгач, Гаяз агага игътибар һәм хөрмәт артты. Күп кенә мөһаҗирләр, Гаяз ага, Хәсән агай һәм Гали Акышның хезмәтләре нәтиҗәсендә Төркиягә килә алдылар. Монда мәрхүм нефть инженеры Камал Локманны30 искә алу урынлы булыр. Ул кеше 1953 ел белән 1970 нче еллар арасында Кытайдан һәм Япониядән килгән эмигрантларны эшкә урнаштыру мәсьәләсендә күп ярдәм иткән иде.
Гаяз ага Төркиядә үз илдәшләреннән башка кемнәр белән сөйләшә, очраша иде? — дигән соралмаган сөальгә җавабым шул: аның иң якын шәхси дуслары өч кеше иде: беренчесе Садри Максуди. Садри Максуди 1924 елда Төркиягә килеп урнашкач, татар милли дәгъвасы белән һич диярлек шөгыльләнмәде. Ул, Төркиягә килеп урнашу белән, университетта хокук профессоры булды. Бер-ике дәвер Төркия парламентында әгъза булды. Билгеле булганча Садри Максуди белән Гаяз Исхакый яшь чакларыннан бирле дус-
30 Камал Локман (1899-1976): Казакъстанда, Казаклы дигән җирдә дөньяга килгән. Атасы Оренбургтан. Истамбулда укыган. Югары белемне Франциядә нефть тармагы буенча ала. Нефть сәнәгатенең барлык өлкәләрендә эшләп, Төркиянең Нефтехимия буенча үзәк идарәлегенең күп кенә идарәче вазифаларына ирешә. Туган-тумачаларының каберләрен зиярәт итәр өчен Ташкентка килеп, шунда вафат була.
лар иделәр, ләкин 1905 елда Русия күләмендә сәяси партияләр төзелгәндә, Гаяз ага икеләнмичә социаль революция партиясен сайлады. Садри Максуди исә буржуаз юнәлештәге «кадет»лар конституцион демократлар партиясенә керде, ләкин сәяси карашларының бер булмавы — ике бөек кеше арасындагы дуслыкны бозмады. Шулай итеп, 1940 елдан 1953 елга кадәр Гаяз ага Төркиядән бер көнгә дә чыкмаганлыктан, Максуди-Исхакый дуслыгы ныгып кына торды.
Гаяз әфәнденең хасталануы һәм вафаты
Гаяз ага 1953 елда Германиянең Мюнхен шәһәренә барып сәяси эмиграция белән бәйләнеш урнаштырды һәм 1930 елда Польшада маршал Пильсудский җитәкчелегендә барлыкка килгән «Прометей»ның дәвамы саналган Париж блогын (Парижский блок) мәйданга китерү эшенә зур өлеш кертте. Париж блогына Украина һәм Грузия эмигрантларының җитәкчеләре арасында социалистлар мөһим роль уйнадылар. Шул ук 1953 елда Мюнхенда «Азатлык» радиосы төзелде. Американнар тарафыннан төзелгән ул радионың: үзбәк, төрекмән, казак, кыргыз, таҗик, әзербайҗан, татар-башкорт, Төньяк Кавказ, Украина, Белоруссия, Әрмән һәм Грузия бүлекләре ачылды. Тәҗрибәле милли лидерлар радио тапшыруларына үзләренең милли программаларын кертергә теләсәләр дә, американнар моның белән килешмәделәр, алар Икенче Дөнья сугышы вакытында немецларга әсиргә эләгеп, сугыш беткәч Сталинның террорыннан куркып, илгә кайтырга теләмәгән кешеләргә үз программаларын үткәрттеләр, ягъни американнарга милли лидерлар түгел, ә тыңлаучан хезмәткәрләр кирәк иде, шунлыктан Гаяз ага американнар белән аңлаша алмыйча, 5 ай Мюнхенда калганнан соң, Төркиягә кайтты. 1953 елның сентябрь аенда Гаяз аганың йоткылыгында яман шеш булуыннан шикләнделәр. Садри Максуди һәм Касыйм Байчин Гаяз аганы Анкарага барып шифаханәгә ятырга димләделәр, чөнки Анкарада кызы Сәгадәт ханым бар иде. Гаяз аганың икенче якын дусты — Төньяк Кавказ каһарманы, бөек шәех Шамилнең оныгы Сәгыйд Шамил иде. Гаяз аганың тууына 100 ел тулу уңае белән безнең тарафыбыздан чыгарылган китапта ул дуслык байтак телгә алынган. Сәгыйд Шамил белән Гаяз ага икесе 1931 елда Коддус (Иерусалим) шәһәрендә үткәрелгән Бөтендөнья Ислам Корылтаенда, ул вакытта гомуми саннары егерме биш миллион булган СССР мөселманнарын вәкиллек иттеләр. Гәрчә ул корылтайда СССРдан бер-ике вәкил булса да, алар мөселманнарны түгел, ә Сталинистларны вәкиллек иттеләр. Чөнки ул чорда СССРда мөселманнар белән бергә кристианнар да, яһүдләр һәм буддистлар да изелә иде. Гаяз ага белән Сәгыйд Шамилнең Коддус (Иерусалим) корылтаендагы активлыклары Сталин режимына бер дә ошамады, әлбәттә. Гаяз ага Үзәк Мәскәү матбугатының һөҗүмнәренә дучар булды. Аннан соң «Прометей» чорында да ике дус бер-берләреннән аерылмадылар. Аларны шәхси дуслык белән беррәттән милли идеаллары да берләштерә иде. Гаяз ага 1954 елда, Сәгыйд Шамил исә 1980 нче елда вафат булды.
2. Гаяз аганың өченче чын дусты Билал бәй31 иде. Төркия төрекләреннән булган бу кеше Гаяз аганың идеализмы белән әдиплек талантына бик югары бәя бирә иде һәм шулай ук гуманистлыгына хәйран иде. Илдәшләребез — профессор Әгъдәс Нигъмәт Курат32, профессор Рәшид Рәхмәти Арат33, филология докторы Хәмид Зөбәер Кушай, медицина докторы Ибраһим Вәли Одар, доктор Ләбиб Каран, доктор Исмәгыйль Зыя Терегул, мөгаллим Касыйм Байчын, мөгаллим Һидаят Яшен, Кәбир Канбир, доктор-генерал Шаһид Алтан, инженер Камал Локман, кырым-татарларының лидеры Җәгъфәр Сәед Әхмәд, әзербайҗанның милли лидеры Мәхмәд Әминзадә, Мирза Бала34,
31 Трабзон төрекләре фольклорын тикшерүче Билал Газиз Яныкугълы, Милли мәгариф министрлыгында инспектор булып эшләгән.
32 Профессор, доктор Әгъдәс Нигъмәт Курат (1903-1971): Татарстанның Бәркәтә авылында дөньяга килгән. 1924 елда Төркиягә китә. Истамбул университетының әдәбият факультетын тәмамлый. Төркият институтына ассистент булып билгеләнә. 1929 елда Германиягә җибәрелгән. Анкара университетының тел һәм тарих-география факультетында профессор булган Ә.Н. Курат, юл казасында һәләк була.
33 Профессор, доктор Рәшид Рәхмәти Арат (1900-1964): Казаннан төньяк-көнбатышындарак булган Иске Өҗүн авылында дөньяга килгән. 1921-1922 елларда Харбин лицеен укып тәмамлап, 1922 елда Германиягә китә һәм анда университет белеменә ия була. Докторантураны 1933 елда тәмамлап, Истамбул университетына килеп әдәбият факультетында укыта.
34 Мирза Бала (1898-1959): Бакуда туган. Журналистлык эшчәнлеге белән бер рәттән, «Мөсавәт» партиясендә сәяси эшчәнлеген башлаган. 1927 елда Истамбулга килгән Рәсүлзадәнең вафатыннан соң «Мөсавәт» партиясенең лидеры булып сайлана. Мүнһендагы Советлар Берлеге фәнни-тикшеренү институтында эшли. Истамбулда вафат була.
Габделваһап Йортсәвәр35 шулай ук аның дуслары иде. Әмма: Садри Максуди, Сәгыйд Шамил һәм Билал бәй иң якыннары, ягъни ахирәтләр иде. Гаяз ага 1954 елның 26 маенда поездда Истанбулдан Анкарага килде. Мин, кызы Сәгадәт ханым, югарыда телгән алынган инженер Фатыйх Җанбуга аны Анкара вокзалында каршы алдык. Мин аны ул көннән өч ай элек күргән идем. Шул өч ай эчендә байтак ябыккан күренде күзләремә.
Оныта язганмын. 1954 елның 23 февралендә, Истанбулда Касыйм Байҗин белән Мәрьям Байҗин квартирасында Гаяз агайга 76 яшь тулу уңае белән тантаналы бер йола үткәрелде. Мин дә ул көнгә катнашу өчен Анкарадан Истанбуга барып чыктым. Утыз кеше катнашлыгында үткәрелгән ул йола, Гаяз аганың соңгы туган көне мәҗлесе булды. Анкарадан, Нью-Йорктан, Вашингтоннан һәм Кобедән тәбрик телеграммалары килде. Чыннан да, Касыйм һәм Мәрьям Байчыннар татар илчелеге вазыйфасын үтәп килделәр. Алар шулай итеп тарихка керделәр.
1954 елның 26 маенда Анкара вокзалында Гаяз аганы каршы алу турында язган идем. Әйе, без каршы алып Сәгадәт Чагатайның Элек Из сукак, 26 дагы өенә китердек. Икенче көнне үк илдәшебез, доцент, доктор Тукай Байчын (Истанбулда яшәүче әлеге мөгаллим Касыйм һәм Мәрьям Байчынның углы) илтеп Гаяз аганы медицина тикшерүеннән үткәрде һәм миңа гына, «Гаяз Исхакыйда йоткылык рагы» дигән диагнозны белдерде. Өч атна узгач, ягъни 16 июньдә Гаяз ага Анкара универститеты медицина факультеты клиникасына салынды. Бу эшләрне әлеге илдәшем, доцент, доктор Тукай Байчин36 башкарды. Тугыз көн хастаханәдә калганнан соң, ягъни 25 июньдә чыгып, кызының өенә кайтып килде. Докторлар диагноз куйганнар иде. Гаяз агада йоткылык һәм аш-
35 Габделваһап Йортсәвәр (1898-1976): Әзәрбайҗан азатлык хәрәкәтенең иң актив әйдәп баручыларыннан берсе. «Мөсавәт» партиясенең яшерен булган яшьләр фракцияләрендә эшчәнлекне башкара. Кулга алынып төрмәгә ябыла һәм сөргенгә озатыла. Иранга күчә, соңрак Рәсүлзадәнең чакыруы буенча Варшавага китеп сәяси эшчәнлеген шунда дәвам итә. 1939 елда Төркиягә килеп вазыйфа ала, юридик факультетын тәмамлый. Әзәрбайҗан Милли үзәге җитәкчесе вазыйфасын башкара.
36 Профессор, доктор Тукай Байчин – Касыйм һәм Мәриям Байчиннарның улы.
казаны рагы табылды. Яше дә 76 ны да үткәнлектән, көннәрнең санаулы икәнлеген белдерделәр. Ләкин моңа карамастан Гаяз ага бирешмәде, мәгънәви көчен югалтмады. Кызының өендә калган 27 көннән 25 көнен кешеләр белән сөйләште. Бигрәк тә, 1934 елда Япониянең башкаласы Токиода танышып дуслашкан төрек хәрби атташесы майор Рушди Әрдәлһүн белән очрашу теләген кызы Сәгадәт ханым яхшы каршы алмады. Алай булса да, Гаяз ага, үзенең карарында нык торды һәм минем яшьлек дустым Хәйрулла Бату ярдәмендә Рушди Әрдәлһүн белән очрашу гамәлгә ашты. Әрдәлһүн 1934 елда майор булса, 1954 елда инде генерал-лейтенант иде. Идеалист генерал белән язучы Гаяз Исхакый яхшы аңлашканнар.
1959 елда мин төрек Генераль Штабы элемтә бюросында тәрҗемәче булып эшләгәндә, Рушди Әрдәлһүн белән очрашып сөйләшкән идем. Ул вакытта — 1959 елда Әрдәлһүн генерал-полковник һәм Генераль Штабның башлыгы иде.
Мин Гаяз аганың бик сирәк җитешә торган бөек лидер һәм гуманист язучы икәнлеген искәртеп үткән идем, ләкин шовинист түгел, чөнки гуманист кеше шовинист була алмый, яисә шовинизмга бирелгән кеше беркайчан да гуманист була алмый. Гаяз аганың башка дуслары һәркөнне килеп хәлен беләләр иде. Доктор Ибраһим Вәли Одар37, профессор Акъдәс Нигъмәт Курат, доктор Хәмит Кушай, инженер Фатыйх Җанбуга, әзербайжан лидеры Мәхмәд Әмин Расулзадә, Ваһаб Йортсәвәр, төрек армиясеңдәге яшь татар офицерлары Хәйрулла Бату, Ибраһим Агиш, Габдулла Акчура, Рифгать Мәрди, минем бертуган абыем Газиз Акыш, әлеге Билал бәй Гаяз агай белән сөйләшеп алганнар иде. Беркөнне доктор: «Сез, Гаяз бәй, азрак сөйләшергә тырышыгыз!» — дип әйткән, «Мин сөйләү өчен туган кеше, әгәр сөйләү тыелса — хәзер үк ятам да үләм!» — дип җавап биргән. Мин Гаяз аганың хәлен һәр көнне барып белә идем. Асылда, язу эшләрен мин башкарып бардым. 15 июльдә, вафатыннан бер атна элек инженер Камал Локман белән
37 Профессор, доктор Ибраһим Вәли Одар (1899-1975): Урал таударыннан көнчыгыштарак булган Кызылъяр шәһәрендә дөньяга килгән. 1917 елда рус лицеен тәмамлап, Германиядә табиплык белеме ала. Берникадәр вакыт Манчжуриядә яшәгәннән соң Төркиягә килә. Анкара университетының анатомия курсында күп еллар эшләп академик дәрәҗәсенә ия була.
икебезгә төбәп: «Син Камал бәй минем урынымны алачаксың, син Гали Акыш исә баш секретарьлек вазыйфасын үтәячәксең» — дип әйтте. Мин икеләнмичә бу изге вазыйфа үтәүне үз өстемә алдым, шулай итеп, 35 елдна бирле баш секретарь буларак милли вазыйфаны үтәп килдем. Үлгәнгә кадәр дә татар-башкорт дәгъвасына хезмәт итәчәкмен. Алла миңа бу вазыйфаны үзе бирде. Камал Локман исә вазыйфаны алганда икеләнде. Гаяз ага шәм кебек эреп бара иде, ләкин үзенең юморын югалтмады, кайчан да шул җирем авырта, шул төшем сызлый дип зарланмады, ләкин һәр сәгать саен ябыга бара иде.
17 нче июльдә, ягъни вафатыннан биш көн элек, әзербайҗан лидеры Мәхмәд Әмин Расулзадә һәм башкалар булган вакытта Гаяз ага хәтта бер мәзәк тә сөйләде. Вакыйга 1917 нче елның декабрь аенда Идел-Урал милли идарәсе хөкем сөргән көннәрдә Диния нәзарәтенең рәисе хөрмәтле мөфти Галимҗан Барудиның өенә кунаклар җыелган булган. Кунаклардан берсе: «Мөфти хәзрәт, пәйгамбәрләребез нинди милләттән булган?» дип сораган Гаяз ага мөфти җавап бирергә өлгермәстән, «пәйгамбәрләребез мишәр булган, чөнки сәетләр мишәрләрдә бар», — дип әйтеп куйган. Сәетләр — пәйгамбәрләребез нәселеннән килгән булуларын дәгъва итәләр. Мөфти Баруди Гаяз аганың бу хәзер җаваплылыгына хәйран калып, «Гаяз әфәнде, сез бик сизгер һәм тапкыр кеше икән» — дип әйткән. Кызганычка каршы, бу сизгер даһи язучы, әдип һәм сәләтле революционер-юлбашчының көннәре саналган иде. Бу вакыйгадан биш көн соңрак Гаяз ага үлде.38 Гаяз аганың соңгы көннәре турында тәфсилле мәгълүматны кызы — Сәгадәт Чагатай тарафыннан Гаяз Исхакыйның тууына 100 ел тулу уңае белән чыккан китапның 337–343 нче битләре арасында осталык белән каләмгә алынган. Минем ышануымча, ул язма бөек әдипнең тормышын һәм эшчәнлеген, иҗатын тикшерүче белгечләр өчен бик мөкәммәл бер докуметтыр, сезгә дә ул язманы укып чыгуыгызны телим.
19 нчы июльдә кызы Сәгадәт ханымның чакыруы буенча Гаяз аганы барып күрдем. Әнә шул көндә мине үз урынына Камал Локман белән бергә эшләү вазыйфасына билгеләде. Әнә шул ук көнне,
38 Muhammed Ayaz Ishaki – Hayatэ ve Faaliyeti, Ankara 1979 китабының 337-343 нче битләрендә Гаяз Исхакыйның соңгы көннәре турында тагы да төгәлрәк мәгълуматларны табарга була.
ягъни 18 нче июльнең кичке сәгатьләрендә Финляндиянең Тампере шәһәрендә яшәүче хөрмәтле дин галиме һәм имам Хәбибрахман Шакирга (Болгария) хат яздырды.39 Үзе көчкә ятагында ятканлыктан яза алмас иде, әлбәттә. Ул хатның төрекчәгә тәрҗемәсе Гаяз Исхакыйның тууына 100 ел тулу уңае белән чыккан китапның 19–20 нче битләрендә басылып чыкканлыктан монда кабатлауны артыграк күрәм. Тик хатның азагында шулай әйтелгән: «Бу хатны Гали Акыш исемендәге милләтче яшебез язды, чөнки үземдә хат язарлык көч юк. Язылганнарны минем фикерем буларак кабул итегез. Гали Акыш — минем ышанычлы ярдәмчемдер. Сәламнәрем белән: Гаяз Исхакый».
Ләкин профессор Камил Фасеев 1971 нче елда язган «На путях пролетарского интернационализма» исемле китабының 250 нче битендә шулай язган: «Гаяз Исхакый 1954 нче елның 19 июлендә үлем түшәгендә яткан вакытта язган хатында, Советлар Союзында яшәүче 40 миллион төрки мөселманның берләшү вазыйфасын тормышка ашыруны Гали Акышка тапшырган».
Фасеев, шулай итеп Темпере имамы Хәбибрахман хәзрәткә язган хатны да бозып чагылдырган. Чынбарлыкта, Гаяз ага татар-башкорт милли дәгъвасен йөртүне миңа тапшырган иде. Инде, Фасеев белән Белялов тарафыннан яздырып, «Советская Татария» гәзитәсенең 1989 нче елның 19 февраль санында басылып чыккан мәкаләне укып чыккач, Фассевның чынбарлыкны бозып күрсәтүче, провокатор һәм яла ягучы сталинист икәнлеге мәйданга ачык рәвештә чыга.
Темпере имамы Хәбибрахман хәзрәткә язылган хатны 20 июльдә почтага тапшырдым һәм 21 июльдә Гаяз агай барган индем аның белән сөйләгә алмадым. 22 июльдә исә Гаяз ага мәңгелек дөньясына күчте. Шулай итеп, Гаяз ага белән соңгы очрашуым 19 июльдә булды.
Гаяз аганың теләге илебез иреклеккә ирешкәч Казан каберестанында Шиһабетдин Мәрҗәни һәм Габдулла Тукай янында күмелү иде. Мәрхүм Истанбулны бик яратканлыктан, вакытлы рәвештә анда күмелүе соңгы теләге иде. Кызы Сәгадәт Чагатай һәм кияве Таһир бәй Гаяз аганың васыятенә турылыклы калып, аның мәетен кургаш табутка урнаштырып, 23 июльдә поездда Истанбул-
39 Шунда ук. 19-20 битләр.
га алып киттеләр. Анда вокзалга йөзләгән татар яшьләре килеп, мәрхүмнең табуты алдында ихтирам күрсәттеләр. 24 июльдә, Истанбулда, мәңләгән кеше катнашында, Гаяз ага туфракка бирелде. Аның кабере башында Садри Максуди, Хәсән агай һәм башкалар нотыклар сөйләделәр.
Шулай итеп, татар әдәбиятының якты йолдызы, татар вакытлы матбугатының көләч йөзле ае һәм татар революцион хәрәкәтенең сүнмәс кояшы арабыздан аерылды.
Гаяз ага турында төпле гыйльми китап язар өчен бу минем «Исемдә калганнар»дан башка Гаяз Исхакыйның тууына 100 ел тулу уңае белән чыккан төрекчә китап, мәрхүмнең архивындагы материаллар төп чыганак булачаклар. Әгәр моңа чаклы язганнарым сезгә файдалы мәгълүмат чыганагы булса, үземне бәхетле бер лидер дип санаячакмын.
«Исемдә калганнар»ның икенче бүлеме менә шуның белән тәмам булды. Моннан соң 1954 нче ел белән 1966 нчы еллар арасындагы чор, өченче бүлек һәм 1966 нчы елдан 1988 нче елга кадәр булган бүлек тә — дүртенче бүлек булачаклар, ләкин аларның ике бүлеге бу бүлектән, ягъни икенче бүлектән күп кыскарак булачак, чөнки бу әдәби хезмәт түгел, фәкать публицистикадыр. Мин Алла тарафыннан әдип буларак түгел, ә журналист-публицист һәм политик җитәкче буларак яралган бер кеше. Бу изге вазыйфаны үлгәнгә чаклып алып барачакмын.
Шөкерләр булсын, татар әдәбиятының якты йолдызы вакытлы матбугатның көләч йөзле ае һәм татар революцион хәрәкәтенең сүнмәс кояшы Гаяз Исхакый үлеменнән соң 35 ел узгач халкыбызга кайт. Сталинизм белән брежневизм чорлары кире кайтмаслык рәвештә бездән ераклашканлыктан, бу форсатны ганимәт дип белергә һәм татар-башкорт халыклары федератив бер рәвештә ана телен, милли тарихын һәм динен-культурасын вә милли дәүләтчелек традициясен саклап калырга, Идель-Урал конфедерациясе төзергә һәм ниһаять руслар белән бертигез хокукка ия булып мәңгелек тынычлык һәм сәламәтлек эчендә яшәргә тиеш. Тигезлек, иреклек, гаделлек — безнең хакыбыздыр.
Хөрмәтләр белән: чит илләрдә яшәүче лидерыгыз Гали Акыш.
Истәлекләрем
(1954–1966 нче еллар)
Язылган 06.04.1989.
Өченче бүлек
Милли дәгъвабыз юлына яңадан оешу
Күренекле язучыбыз һәм милли җитәкчебез Гаяз Исхакый
1954 нче елның 22 июлендә вафат булганнан соң, политик эмиграциядә бушлык барлыкка килгән иде. Бу бушлык, шөкерләр булсын, озакка сузылмады. Гаяз Исхакый туфракка бирелгәннән соң, 19 көн узгач, ягъни 1954 елның 12 августында Истанбул, Әрәнкуви, Багдад җаддәсе — 289 нчы номерлы йортта, ягъни пенсиядәге Генераль Штаб полковнигы хөрмәтле Мәҗид Сакмарның өендә милли мәркәзгә яңа рәис сайлау максаты белән җыелыш үткәрелде. Бу тарихи җыелышта шул кешеләр катнашты:
1. Садри Максуди — 74 яшендә.
2. Полковник Мәҗид Сакмар — 67 яшендә.
3. Мөгаллим Касыйм Байчин — 57 яшендә.
4. Мөгаллим Һидаят Яшен — 60 яшендә.
5. Кәбир Канбир — 49 яшендә.
6. Доктор генерал Фикри Алтан — 62 яшендә.
7. Генерал Хәсән Әрәли — 62 яшендә.
8. Мәхмүд Җаек — 50 яшендә.
9. Финансист Нурулла Ата — 60 яшендә.
10. Мәрьям Байчын — 54 яшендә.
11. Хәсән агай — 42 яшендә.
12. Гали Акыш — 36 яшендә.
13. Доктор Зыя Терегул — 55 яшендә.
14. Мөгаллим Хатыйб Халиди — 60 яшендә.
15. Габдулла Такташ — 45 яшендә.
16. Инженер Камал Локман — 56 яшендә.
17. Инженер Фатыйх Җанбуга — 42 яшендә.
18. Галия Сакмар — 56 яшендә.
Шулай итеп, алты сәгатькә сузылган һәм 18 кеше катнашлыгында үткәрелгән бу тарихи җыелышта буш калган Гаяз Исхакый урынына өч кешедән гыйбарәт бер башкарма комитет сайланды. Пенсиядәге штабист-полковник соңырак ул генерал дәрәҗәсенә күтәрелде. Мәҗид Сакмар рәислеккә, инженер Камал Локман рәис урынбасарлыгына һәм Генеральный Секретарьлыкка Гали Акыш билгеләнделәр. Шулай итеп, җыелышта кабул ителгән карар — мәрхүм Гаяз Исхакыйның васыятенә якын иде. Ничек кенә булмасын, тарихи шәхес һәм әдип Гаяз Исхакыйның урыны җиңел генә тутырыла алмас иде. Аның рухы ул җыелышта гына түгел, ә вафат булуына 35 ел тулганда да безнең белән бергәдер. Һичшиксез, аның газиз рухы, татар әдәбиятына кайтуына чиксез дәрәҗәдә куанадыр, ләкин, Фасеев белә Беләлялов кебекләрнең яла ягуларына рәнҗидер, ике хайнны каргышы белән тутырадыр.
НАТОдә хезмәтемә керешү һәм милли эшчәнлегем
Гаяз ага вафат булган көнне, ягъни 1954 нче елның 22 июлендә НАТОның Төрек Генеральный Штабы алдындагы элемтә бюросында эшкә башладым. Ул чорда салкын сугыш кискенләшеп китсә дә, Сталин инде бу дөньяда булмау нәтиҗәсендә киеренкелек бик үк җитди төс алмады.
1964 нче елның 15 октябрь көнендә Казан калабызның Иван Грозный тарафыннан яулап алынуына 402 ел тулу уңае белән Истанбулда бер кайгы — матәм йоласы үткәрелде. Милли мәркәзнең Генераль Секретаре буларак мине дә ул йолага чакырдылар. Истанбул Җагалоглу халык өе бинасында оештырылган ул йолада миннән дә бер реферат бирүне үтенделәр. Мин, профессор Машковның юк булу механизмы (Механизм вырождения) исемле әсәренә таянып, татар-башкорт халкының да руслар белән бертигез хокукка ирешәчәкләренә ышанганымны белдергәч, йөзләгән төрек студенты минутлар буена алкышладылар. Монда да шовинизм белән милли тигезлек таләп итү арасында зур бер аерылма булуын искәртеп үтәргә кирәк. Милли-социалистик юлбашчыбыз Мирсәет Солтангалиевның таләпләре белән безнең таләпләребез арасында аерма һич юктыр. Һәр ике очракта да шовинизмның эзе дә юк. Ә киресенчә, рус булмаган бөтен милләтләрне юк итеп, фәкать рус телендә генә сөйләшүче бердәм Совет рус милләтен барлыкка китерү максаты, Сталин җитәкчелегендәге рус шовинистларының төп теләгедер. Хрущев та, Брежнев та шул ук явыз теләккә ирешергә маташтылар. Аллага мең-мең шөкерләр булсын, Горбачев җитәкчелегендәге реформистик хәрәкәт, барлык рус булмаган милләтләргә, аерым алганда татар-башкорт халкына яңарыш өлкәсендә ирекле рәвештә эшләргә мөмкинлек бирде. Без татар-башкортлар, ил эчендә булсын, чит илләрдә булсын, милләт буларак исәе калуның өч элементы, ягъни ана телебезне, шанлы тарихыбызны һәм бер мең бер йөз еллык Ислам динебезне саклап калып, Идель-Урал конфедерациясе барлыкка китерергә омтылабыз. Моны барлыкка китерү өчен, ана теле, тарих һәм диннән башка үзебезнең тарихлы территория белән дәүләтчелек идеологиясен тормышка ашыру шарттыр. Кыскача әйткәндә, милләт булып яшәү өчен биш төп элемент кирәк, алар: беренче — аңа теле, икенче — милли тарих, — өченче — Ислам дине, дүртенче — территория, бишенче — дәүләтчелек идеологиясе.
Мин үзем 1954 нче елда башлаган эшемне 1955 нче елда да дәвам иттердем. Милли мәркәз эшен дә шулай дәвам итә иде. 1928 нче елдан 1954 нче елга кадәр «Идел-Урал бәйсезлек комитеты» дип аталып килгән политик оешмабыз, 1954 нче елда «Милли мәркәз» исеме алды. Без ул вакытларда бу исемне реальрәк дип таптык, чөнки ул елларда дәвер үзгәрде, шартлар да үзгәрде. «Милли мәркәз»нең рәисе — генерал Мәҗит Сакмар башкаруында, 1955 нче елда мәрхүм Гаяз Исхакый исеменә бер брошюра әзерләнде. Ул брошюрадагы барлык мәкаләләр 1977 нче елда Гаяз аганың тууына 100 ел тулу уңае белән чыгарылган коллектив китапта урнаштырганлыктан, монда бу турыда озын сөйләүнең кирәге юк дип ышанам. Ул арада «Идел-Урал» исемле журнал чыгарыла башласа да, кайбер сәбәпләрдән, ул ике сан гына чыга алды. Ул журналның башына тәҗрибәле журналистларның китерелмәве, пенсиядәге ике генералның үзлекләреннән генә эш йөртергә маташулары, бу уңышсызлыкка сәбәп булды. Мәрхүм генерал Мәҗит Сакмар да, аның белән бергә журналны чыгаручы генерал Хәсән Әрәле дә — һөнәрләре һәм талантлары ягыннан журналист түгелләр иде. Асылда яшь буын вәкилләренә дә иҗтимагый эшләр өлкәсендә, үз талантлары кысаларында вазыйфа тапшырылырга тиеш иде. Ул елларда, ягъни 1950 нче елларның икенче яртысында Мюнхенда политик эшчәнлек байтак алга киткән иде. 1956–57 нче һәм 1958 нче елларда мәрхүм генерал Мәҗит Сакмар Мюнхенга килеп «Прометей»ның дәвамы булып саналучы «Париж блогы» («Парижский блок»)ның жыелышларында катнашты.
Өйләнүем
Бу арада минем үземнең шәхеси, тормышымда бер үзгәреш булып алды. 1956 нчы елда, бер яктан НАТО, икенче яктан «Милли мәркәз» эшләрен алып барган бер чорда Финляндиядән Зарифә Хөснетдин исемле бер туташ Төркиягә килеп чыкты. Аның белән танышып бер-беребезне яраттык һәм Истанбулда югарыда телгә алынган Касыйм Байчын белән Мәрьям ханымның өйләрендә ярәшелдек. Ул ярәшү туе йоласына мәрхүм әтием белән сеңелем Фәридә Анкарадан Истанбулга килделәр. Мәрхүм мөгаллим Хатыйб Халиди, аның гомер юлдашы Зәйнәп ханым, дустым Кәбир Канбир, мөгаллим Һидаят Яшен, аның тормыш юлдашы Шәрифә ханым, Фәүзи Бүре, аның сеңлесе Рушанә Измирле катнаштылар. Шулай итеп мин, 38 яшемне тутыргач гына гаилә кору бәхетенә ирештем. Һичшиксез, бу адым минем тормышымда зур үзгәреш барлыкка китерде. Киләчәктәге гомерлек юлдашым Зарифә кире Финляндиягә кайтып китте. 1956 нче елның 28 ноябрендә булып алган бу ярәшү мәҗлесе минем буйдаклыгымны бетерде. Мин әле тагын 6 ай көткәннән соң 1957 нче елның 7 июнендә өйләнү максаты белән Анкарадан Истанбул һәм Мюнхен аша 14 июньдә Хельсинкига барып чыктым.
Бу минем Мюнхенга беренче Мюнхен килүем булды. Бер атна кадәр мәрхүм дустым Әнвәр Галим (Галимоглының) өендә кадерле кунак булдым. Әнвәр галим «Азатлык» радиосының татар-башкорт бүлегендә эшли иде. Ул дустым чит илләрдә яшәүче татар интеллигенциясе вәкилләре арасында татар әдәбияты тарихын иң яхшы белүче кеше булып санала иде. Ул 1939 нче елда Казандагы Тел, әдәбият, тарих институтын яхшы дәрәҗә белән тәмамлаган. 1942 нче елда немецларга әсиргә эләгеп, илдә Сталин террорыннан качып котылу өчен Германиядә калган. Ул иптәшем, «Мусабай» имзасы белән төрле матбугат органнарында мәкаләләр яза иде. 1977 нче елда Казанда Татарстан президенты Батыев белән тарихчы Мидхәт Абдуллин тарафыннан язылган китапта минем кебек ул да һөҗүмнәргә дучар булган иде. Ул үзенең мемуарларын язып калдырып, 1988 нче елның март аенда Нью-Йоркта татар редакциясенең корреспонденты булып хезмәт икән вакытта вафат булды. Аның мемуарлары тикшерергә лаеклы хезмәт булачактыр. 76 яшендә булуына карамастан, радиога үзенең хәбәрләрен җибәреп торды, шулай вазыйфасын үтәгән вакытта мәңгелек дөньясына күчте. Гаяз аганың тууына 100 ел тулу уңае белән 1979 нче елда Анкарада басылып чыккан китапта Әнвәр галимнең «Мусабай» имзасы белән ике мәкаләсе күренә. 35–53 һәм 121–133 нче битләр арасындагы бу ике мәкалә Гаяз аганы бик яхшы таныткан хезмәт булып тарихка керде. Мюнхенда бер атна булган арада беренче мәртәбә «Азатлык» радиосында булдым, анда байтак кешеләр белән таныштым. Шунда ук мине дә эшкә алырга теләделәр, ләкин минем Финляндиядә шәхси һәм Төркиядә «Милли мәркәз» эшләрем булган өчен ул чакта бу эшкә алынмадым.
Хельсинки һәм Финляндия татарлары җәмгыяте
Финляндиягә 14 июньдә барып чыктым. Киләчәктәге тормыш иптәшем мине каршы алды. Кайбер бюрократик тоткарлыклар сәбәбеннән безнең туебыз һәм никахыбыз 15 һәм 21 июльдә генә була алды. Мин өйләнгәч тә бер ел Финляндиядә калдым. Андагы Финляндия ислам җәмәгатендә активлык күрсәттем. Ул чорда оешманың рәисе төркестанлы мәрхүм Зоһүр Таһир, аның ярдәмчесе Госман гали, актив әгъза Әнвәрнең Җәмалетдин һәм Әнвәр абзыйсы Гыймад Җамалетдин белән Мостафа Салах — үлгәнгә кадәр хәтеремнән чыкмаячак исемнәрдер. Финляндиягә татарлар 1860 нчы елларда килә башлаганнар. Бу йөз елның башларында тагын да күбрәк килгәннәр. Анда яшәүчеләрнең тулаем саны 900 кеше кадәрдер. Аларның 95 проценты Горький өлкәсенең Сергач һәм Актук авылыннан килгән мишәрләрдән гыйбарәтер. Сәүдә белән шөгыльләнү сәбәпле Финляндиядәге агаң-энең (якташларыбызның) тормыш стандарты байтак югары булып киткән. Фин хөкүмәте, тулаем саннары 1000 гә дә җитмәгән татарларның оешмаларын рәсми таныган, барчасына Финляндия ватандашлыгы (гражданлыгы) хокукын биргән, мәркәз оешманың янында хатыннар түгәрәге, яшьләр түгәрәге һәм «Алтын Урда» исемле спорт клубы барлыкка китерелгән. «Алтын Урда» клубы, бигрәк тә футбол аланында байтак уңышлы булып өлгергән. Яшь буынга дини-милли тәрбия бирү өчен мәктәп ачу, дини ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен дә мәчет барлыкка китерү зарури төс алган. Имам Вәлиәхмәд Хәким һәм Буби мәдрәсәсен тәмамлаган Гобәйдулла Мортазин Финляндия татарлары арасында күренекле урын алган кешеләрдер. Тик башлангыч мәктәп мәсьәләсен Финляндиядәге иптәшләребез төпләп урынга сала алмаганнар. Гәрчә берәр вакыт 4 сыйныфлы халык мәктәбе ачылса да, Ерак Шәрыктагы, аерым алганда мин туган һәм укыган Хайлар шәһәренең мөселман-төрек-татар башлангыч мәктәбенең программасы, Финляндиядәге халык мәктәбенең программасыннан күп өстенрәк иде.
Хайлар, Харбин, Мукден, Токио, Кобе, Кәҗүдәге татар мәктәпләре 5 сыйныфлы иде. Финляндия татар халык мәктәпбендә финча беренче сыйныфта ук өйрәтелә иде. Аннан башка, бер сыйныф азлык милли тарихыбызны өйрәнү өлкәсендә кимчелек тудыра иде. Ерак Шәрыктагы биш сыйныфлы татар мәктәбен тәмамлаган бер бала белән Финляндиядәге дүрт сыйныфлы татар халык мәктәбен бетергән бала арасында милли тарихыбызны белү өлкәсендә аерма күзгә ташлана иде. Соңрак Финляндия мәхәлләсе идарәчеләре бу кимчелекне бетерү максаты белән яшүсмерләргә ана теле, ислам дине һәм милли тарих буенча махсус өч атналык җәйге курслар ачты. Бу курс традициясе әле дә дәвам итә. Ничек кенә булмасын Финляндиядәге татарлар һәр өлкәдә финнар белән тулысынча тигез хокукка ия булу бәхетенә ирешкәннәр һәм моның белән параллель буларак дини-милли барлыкларын саклап килгәннәр, тик катнаш никахлар гына, Финляндия татарларының милли үзлекләрен саклап калу эшенә бераз тоткарлык итә башлады.
Икенче Дөнья сугышы вакытында Финляндия татарларыннан 110 кеше фин армиясе сафларында Совет илбасарларына каршы каһарманнарча сугышып 10 шәһит корбан биргән иде. Бу уртак язмыш фин һәм татар милләтләрен бер-берләренә тагын да якынайтучы бер фактор булды.
Совет җитәкчелеге, кечкенә генә мәдәниятле Финляндия җитәкчеләреннән үрнәк алып, татарларга социаль гаделлек, иреклек, тигезлек, киңрәк политик һәм экономик хокук бирергә тиеш. Бигрәк тә башкортларны татарлардан аеру формасындагы мәкерле «Бүл һәм хакимлек ит!» (Разделяй и властвуй!) политикасы тукталырга тиеш, юкса киләчәктә хөкемдар үзе бу харам эшнең җәзасын чигәчәктер. Алланың әмере шулай.
Инде кайтыйк минем шәхси тормышыма: минем рәсми никахым 15 июльдә, Хельсинкидагы Төркия илчелегенең консуллык бүлегемдә, дустым консул Айден Яган тарафыннан укылды. 21 июльдә исә, Хельсинкиның зур туй залында, 200 кеше катнашлыгында дини никах «Финляндия җәмәгать исламия»нең рәсми имамы Валиәхмәд Хаким тарафыннан укылды.
Мин, Финляндиядә калган бер еллык вакыт эчендә буш тормадым, бер яктан татар тарихын тикшердем, икенче яктан Финляндия татар оешмасының китапханәсен тәртипкә салдым, өченче яктан исә татар яшьләренә төрекчә дәрес бирдем. Өч өлкәдә эшләдем, уңышлык белән нәтиҗәләндем. 1958 нче елның 14 июнендә, ягъни Финляндиядә нәкъ бер ел торганнан соң, тормыш юлдашым Зарифә белән бергә Мюнхен аша Төркиягә кайттык. Мюнхенда ике айга кадәр доктор Илдар Идрисинең өендә кунак булдык.
Доктор Илдар Идриси — Беренче Дөнья сугышы вакытында немецларга әсиргә эләккән татар гаскәриләреш Төркиягә озатып, ул гаскәриләрдән бер батальон Азия батальоны барлыкка китерүдә катнашкан, Икенче Дөнья сугышында исә, янә дә немецларга әсирлеккә элеккән, элекке совет мөселман солдатларын үлемнән коткару юлында зур хезмәте тигән теология профессоры Галимҗан Идрисинең өлкән улыдыр, Мюнхенда калган ике айлык вакыт эчендә политик активлык бик үскәнлектән, мин дә бу активлыкка катнаштым.
Хрущёв заманы
1956 нчы елның октябрь-ноябрь айларында Польшада һәм бигрәк тә Венгриядә булып алган баш күтәрүнең Хрущев тарафыннан ерткычларча бастырылуы бик мөһим тема иде. Икенче тема — шул ук Хрущев тарафыннан Сталинның шәхес шөһрәтен (шәхес культын) фаш итүе мәсьәләсе иде. Бере уңай, икенчесе тискәре булган бу ике вакыйгадан чыккан нәтиҗә, СССРда Сталин фаш ителсә дә, сталинизмның һаман да дәвам итеп килүе ноктасында иде. СССРны өйрәнү институты, советлар союзындагы рус булмаган әсир милләтләрнең блогы — «Париж блогы» һәм Советлар Союзының телләрендә тапшыручы «Азатлык» радиосы гөрләп эшләп ята иде. Мюнхенда ул дәвердә бу өч органның берсе генә, ягъни «Праж блогы» гына бәйсез политик эшчәнлек алып бара иде. Тикшерү институты — гыйльми оешма булу сәбәпле объектив иде. Инде өченче, ягъни «Азатлык» радиосына килгәндә, ул, югарыда телгә алынган кебек Америка хөкүмәтенең фәкать коммунизмга каршы көрәш алып баруы принцибына таянганлыгыннан: рус булмаган: Украина, Белоруссия, Грузия, Төркестан, Идел-Урал, Әзербайҗан, Төньяк Кавказ һәм Кырым эмиграциясенең «Милли мәркәз» җитәкчеләре белән тыгыз бергә эшләү мөмкин түгел иде. Рус булмаган барча милләтләрнең таләпләре Русиядә коммунизмны бетерү белән генә чикләнми, бәлки Бөек Русиянең киләчәктәге структурасында бәйсезлек, иреклек, тигезлек һәм гаделлек принципларын гамәлгә ашырудан гыйбарәт иде. Идел-Урал татар-башкорт «Милли мәркәз»енең җитәкчесе генерал Мәҗит Сакмар Париж блогының 1958 нче елдагы җыелышында Идел-Уралга да тигез хокук таләп итүгә нигезләнгән резолюция кабул итүгә зур өлеш кертте. Мин дә, Генеральный Секретарь сыйфатында эшчәнлек күрсәттем.
1958 нче елның 12 августында тормыш юлдашым Зарифә белән бергә Анкарага кайттым. Арадан бер ай вакыт узганнан соң кабат Генеральный Штабның Элемтә Бюросына эшкә кердем.
Милли үзәгебезнең идарәсендә үзгәрешләр
Милли мәркәзебезнең эшләре 1959 нче елда бераз зәгыйфьләнгәнлектән, 1960 нчы елда яңадан төзеп кору зарури төс алды. Идел-Урал милли дәгъвасын (татар-башкорт халкының руслар белән бертигез хокукка ия булуын) таләп итү максаты белән дөнья җәмәгатьчелегенә таныту эшендә актив хәрәкәт алып баруны күз алдында тотып яшь буын кешеләре белән бергә үзгәреш керттем. Генерал Хәсән Әрәле 1959 нчы елда вафат булгач, Мәҗит Сакмар һәм Һидаят Яшен инде картайганлыктан, Мәҗит Сакмар хөрмәтле рәис булып калды, инженер Камал Локман рәис итеп сайланды, үзем генеральный Секретарь буларак, җиде кешелек Башкарма комитет барлыкка китердем. Шулай итеп, Камал Локман рәис, Гали Акыш Генеральный Секретарь, Хайрулла Бату (төрек армиясендә капитан) минем урынбасарым, техник Равил Агиш, Хәнәфи Атау, Шәүкәт Надир, төрек һава көчләрендә капитан Рафгать Мәрди — башкарма комитет әгъзалары булып вазыйфа үти башладык.
1959 нчы елда Американың президенты Эйзенһауэр әсир милләтләр канунын чыгарды. Ул канунның кабул ителүендә Милли мәркәзебез, аерым алганда «Милли мәркәз»нең Америкадагы аерым вәкиле Хәмид Рәшиднең роле байтак зур булды. Шулай итеп, Идел-Урал дәгъвасын дөнья күләмендәге форумга күтәрдек. Истанбулда яшәүче Кәбир Канбир, Һидаят Яшен, доктор Зыя Терегул, мөгаллим Садыйк Таргул мине тулысынча яклап чыктылар. Мин бу арада төрек вакытлы матбугатында татар-башкорт мәсьәләсе буенча мәкаләләр яздым, шулай итеп, «Милли мәркәз»ебез милли дәгъвабызны дөньяга таныту, вазыйфасын үтәде.
Төркиядә 27 май фетнәсе
1960 нче елның 27 маенда Төркиядә хәрбиләр, халык тарафыннан сайланган демократик режимны бәреп төшерделәр һәм кыска вакыт өчен хәрби диктатура урнаштырдылар. Халык тарафыннан сайланган президент Җәләл Баязит, хөкүмәт башлыгы баш министр Аднан Мәндәрәсне һәм демократик партиянең барлык депутатларын кулга алдылар. Бер елга сузылган трибунал тарафыннан Аднан Мәндәрәс, финанс министры Хәсән Булатхан һәм тышкы эшләр министры Фатин Рушти Зорлц үлем җәзасына хөкем ителделәр. Яшенең олы булуы сәбәбе белән үлем җәзасыннан котылып калган элекке президент Җәләл Баязит, үзенең эшчәнлекләрен эченә алган китапта: «ул бәреп төшерү хәрәкәтен халыкара коммунизм яшерен рәвештә алып барды», — дип белдерде. Рәсми документларга таянып әйтелгән бу сүзләрдән күренгәнчә, Мәскәү һәм аның иярченнәре бөек төрек дөньясының бердән-бер яктан калган соңгы ныгытма булып саналучы Төркия Җөмһүриятен юкка чыгарып рус патшасы Петр 1 нченең явыз васыятен тормышка ашырырга маташканнар. Ләкин, Аллаһ Төркиябезне рус империализмының коллыгына төшүдән коткарып калды. Европа дәүләтләре, Төркиянең рус тозагына төшүенә риза булмадылар. Ул дәүләтләр үзләренең милли мәнфәгатьләрен күз алдына тотып Төркиянең милләтче элементларына ярдәм кулы суздылар һәм нәтиҗәдә төрек милли дәүләтчелеген аның өстен күреп Төркиядә яңадан демократик режим урнаштырдылар.
«Төрек учакларында» нотыгым һәм аңа реакция
Шулай итеп, 1963 нче елга килеп җиттек. Ул елда төрек учаклары кабат эшчәнлек күрсәттеләр. Анкара төрек учагы — яшьләр түгәрәге Рәсәй һәм Кытай коллыгында яшәүче төрки тугандашларының милли азатлык хәрәкәте турында рефератлар сериясен урнаштырдылар. 1963 нче елның 11 маенда Идел-Урал төрек-татарлары турында конференция үткәрелде. Башта хөрмәтле рәис сыйфатында генерал Мәҗит Сакмар кыска бер чыгыш ясады. Төрек учагы конференция залы шыгрым тулы булган бер хәлдә мин — Гали Акыш «Идел-Урал дәгъзасы һәм совет империализмы» темасына бер сәгатькә сузылган бер реферат укыдым. Бу конференцияне тыңлап барган йөзләгән студенттан башка, төрек журналистлары, депутатлары, югары дәрәҗәдәге офицерлар, университет профессорлары зур дикъкать белән минем рефератларымны тыңладылар. Минем реферат тәмам булгач, ул заманның сенаторы — доктор Фәтхи Тәвәтоглы минем рефератымны бик яратты һәм мине котлаганда бу рефератны китап рәвешендә чыгаруымны тәкъдим итте. Мин аның бу тәкъдимен чыгачак китапка кереш сүз язу шарты белән кабул иттем. Ул да минем бу шартымны кабул иткәч, биш айдан соң китабым басылып чыкты. Дөресен әйткәндә, китабым Төркиядә уңай реакция, совет матбугатында исә тискәре реакция тудырды. Төрек вакытлы матбугатында уннан артык рецензия чыкты. Совет нәшриятында исә, миңа мәгълүм булган ике китапта һәм «Казан утлары» белән «Татарстан коммунисты» журналларында миңа каты һөҗүмнәр ясалды. Аларның авторлары — элекке президент Салих Батыев, Мидхәт Абдуллин һәм күренекле татар дошманы, философия фәннәре докторы Камил Фасеевтыр. Фасеев, арадан 26 ел кадәр озын бер заман узган булуга карамастан, әле һаман да мәрхүм юлбашчыбыз Гаяз Исхакыйга һәм миңа һөҗүмнәрен туктатмый. «Советская Татария» гәзитәсенең 1989 нче елның 19 февраль санында Фасеев иптәш һаман үзенең дошманлыгын югалтмаган. Инде Мидхәт Абдуллинга килгәндә, ул «Казан утлары» журналының 1981 нче елның 12 нче санында «Халыкка каршы» исемле мәкаләсендә Гаяз агага, миңа, Дәүләтшин агага, Мусабайга һөҗүм итүдән котылып кала алмаган.
Садри Максуди белән очрашу
Әле тагын бераз элекке елларга кайтыйк: бу истәлекләрнең икенче өлешендә, Гаяз аганың якын беренче дусты профессор Садри Максуди иде, — дип язган идем, гәрчә ул Төркиядә вакытта, татар-башкорт мәсьәләсе белән кызыксынмаса да Гаяз агага якын булуы мөнәсәбәте белән кыек рәвештә милли дәгъвабызга уңай карый иде. мәсәлән, 1955 нче елда соңгы китабы «Миллият тойгысының социологик әсаслары» басылып чыкканнан соң Анкарага килеп чыккан иде. Мәрхүм Садри аганың бу — соңга килеп Анкарада минем белән очрашуы һәм безнең өйгә килеп кунак булуы тарихи вакыйга булып калды. Вакыйга шулай булды: мәрхүм Садри Максудины Анкараның күренекле кунакханәсе булып саналган «Гүнәй» отелендә барып күрдем. 1955 нче елның мае булырга тиеш иде. Бу зат 1950 нче ел белән 1954 нче еллар арасында Төркия парламентында (Милләт Мәҗлесендә) депутат булды. Отельдә бергәләп чәй эчкәннән соң Анкарадагы интеллигенция вәкилләре — яшь буын кешеләре белән очрашып әңгәмәләшерге теләгәнлеген белдерде. Мин Садри агадан рөхсәт сорап ике көнлек вакыт теләдем. Икенче көнне мәрхүмә әнкәмә хәбәр итеп, 7 кунак өчен табын хәзерләвен үтендем. Әнкәм, Садри Максуди кебек бөек кешебезне сыйлап хөрмәт итүне шатлык белән кабул итте. Дус-ишләремне шулай итеп, тарихи әңгәмәгә чакыдым. Алар бу чакыруны кабул иттеләр. Мин Садри Максуди аганы отельдән алып, таксида өйгә китердем. Дусларым болар иде: капитан Хәйрулла Бату, пилот-капитан Рифгать Мәрди, капитан Ибраһим Агиш, капитан Габдулла Акчура, тәрҗемәче дустым Әнвәр Хаким һәм тәрҗемәче дустым Рәшит Гранит (болар икесе дә Коеядан килгән татарлар иде). Әнкәм һәм сеңелләрем әзерләгән тәмле пәрәмәчләрне ашаган вакытта Садри ага сүзгә башлады. Ул болай дип әйтте: «Әгәр Октябрь революциясе кабынып китмәгән булса иде, Австралия-Венгрия давыл империясе моделе булган рус-татар демократик дәүләте төзелгән булыр һәм без татарлар да бүген ирекле бер халык булыр идек». Әткәм мәрхүм ул вакытта сорады: «Садри ага, безнең халык та бер көн ирекле булачакмы?» Садри ага бу сорауга: «Әлбәттә ирекле булачак, чөнки татар халкының ирекле, тигез хокуклы бер халык булып яшәргә тулысынча хакы бар. Бәлки без, Хисаметдин әфәнде (әтиемнең исеме) аны күрмәбез, ләкин бу яшьләр — иреклекне күрәчәкләр, кеше гомере өчен 40–50 ел озын бер заман булса да, тарих өчен ул бер тәүлек кенә», — дип җавап бирде. Чәй арасында сүз мәрхүм Гаяз ага турында башланды. Бу хосуста Садри ага боларны әйтте: «Гаяз, бик бөек галим түгел иде, ләкин ул эшкәртелмәгән алмаз җәүһәре иде. беренчедән, ул даһи бер әдип, талантлы бер журналист һәм ялкынлы бер революционер иде». Садри аганың Гаяз ага турында минем әткәм, әнкәм, өч сеңлем, минем һәм алты яшь кунагым алында әйткән сүзләре, кыскача алганда, әнә шуннан гыйбарәт иде. Чыннан да, Гаяз ага даһи, — классик бер әдип, таланлы бер журналист һәм ялкынлы бер революцинер иде. Казандагы галимнәребездән профессор Ибраһим Нуруллин да Гаяз агага әнә шул ук бәяне биргән, тик сталинист Камил Фасеев кына ят милләт кешеләрнең коткысына бирелеп, даһи әдибебезгә яла ягу җинаяте эшләргә алынды. Садри Максудиның Анкарага 1955 нче елдагы килүе — соңгы килүе иде. 1957 нче елның 20 нче февралендә ул Истамбулда вафат булды.
Сәгыйд Шамил
Гаяз аганың икенче якын дусты — Сәгыйд Шамил иде. Төньяк Кавказның (Дагыстанның) даһи командиры, Кавказ бөркете, шәех Шамилнең оныгы Сәгыйд Шамил Гаяз Исхакыйның тууына 100 ел тулу уңае белән Анкарада басылып чыккан китапның 322 нче битендә боларны язган: «Гаяз ага һәр яктан каралса — каралсын, аның шәхсияте гәүдәләнә: ул әдиптер, ул драматургтыр, журналистыр, революционердыр һәм ниһаять, бер җәфакәш (национальный мученник). Бөтен гомерен я төрмәдә яки эмиграциядә үткәргәндер. Гаяз Исхакый катнашмаган бер җыелыш, бер конференция күз алына китерелә алмас. Ул гомерен деспотизмга каршы көрәштә үткәрде. Ул, үләр алдында торган бер мәсьәләне кузгатып, ул мәсьәләгә җанлылык бирде. Аны терелтте. Гаяз Исхакый нинди булса матди мәнфәгать көтмичә, армый-талмый, гомере буена милләтенең якты бәхете өчен көрәшен уздырды. Мәсәлән, сәламәтлеген аямыйча, 1953 нче елда да Мюнхенга килеп, милли дәгъваны яклады, хәтта үлемнең канлы тырнаклары аның тәненә чәнчеп кергән вакытта да көрәштән тайпылмады, үлгән вакытта да милләтенең бәхетен уйлады һәм каһарманнарча җанын Аллага тапшырды. Урыны җәннәттә булсын!» Икенче дусты — Сәгыйд Шамил, Гаяз ага турында кыскача алганда әнә шуларны язган «Гаяз Исхакый» китабының 322–323 битләрендә.
Сәгыйдь Шамил дә 1981 нче елда вафат булды. Сөгуд Гарәпстанында һич өйләнмәде. Ул 1956 нчы елда Анкарага килеп чыкты һәм югарыда исеме еш кына телгә алынган мөгаллим Касыйм Байчынның углы, медицина доценты (1960 нчы елда профессор булды) Тукай Байчынның өендә, Гаяз аганың вафат булуына 2 ел тулу уңае белән үткәрелгән искә алу йоласында катнашкан иде. Ул искә алу йоласында миннән башка Сәгыйд Шамил дә чыгыш ясап, Гаяз аганың сатылуы мөмкин булмаган идеалист һәм даһи әдип икәнлеген без яшьләргә әйткән иде.
Мәхмәд Әмин Рәсүлзадә
1954 нче елның октябрь аенда «Милли мәркәз»нең рәисе генерал Мәҗит Сакмар Анкарага килеп чыкты. Ул Төркиядә туып, Төркиядә тәрбияләнгәнлектән, татар милли дәгъвасын йөз процентка белми иде. Миңа ул вакытта 36 яшь булганлыктан, Мәҗит Сакмар агага тәэсир итә алачак бер кеше табарга кирәк иде. Ул тапкан кеше, «Әҗербайҗан Милли мәркәз»енең һәм «Мусават» партиясенең рәисе Мәхмәд Әмин Расулзадә булып, Мәҗит Сакмарны әнә шул кешенең өенә алып бардым. Мәхмәд Әмин Расүлзадә, Мәҗит Сакмарның татар исеме буенча икеләнүен сизеп алды һәм Мәҗит Сакмар агага төбәп: «Мәҗит бәй, сез һич икеләнмәгез, татар исеменнән курыкмагыз, оялмагыз, ул исем тарихта зур данга ия, сез бу исем белән горурланырга тиешсез», — дип әйтте. «Мәсәлән, дип — дәвам итте Мәхмәд Әмин Расүлзадә, французларга — бер герман кабиләсенең исеме бирелгән, русларга — скандинавияле виккингларның бер кабиләсенең исеме бирелгән хәлдә, бу ике милләт тә бирелгән исемнәрдән курыкмыйлар, оялмыйлар, киресенчә, горурланалар. Русларның борынгы бабалары Новгород князьләре үзара талашып торып бер дәүләт төзи алмыйча алҗрап беткән бер заманда варягларга мөрәҗәгать итеп, үзләренә җитәкчелек итү вазифасын үтенгәннәр. Викингларның патшасы Рюрих исемендәге бер князь җитәкчелегендә «рус» исемле бер кабиләне җибәргән булган, әнә шул «рус» кабиләсе бүгенге рус милләтенә үзенең исемен биреп калдырган». Шулай итеп, Мәҗит Сакмар ага, 1954 нче елда Әзербайҗан җитәкчесе Мәхмәд Әмин Расулзадәдән татарларның килеп чыгышы хакында мәгълүмат алды. Мин бу дәрестән бик шатланып чыктым, чөнки, Сакмар ага, руслардан Көнбатыш Европага, аннан да Төркиягә чәчрәп киткән явыз максат белән татарларның горур һәм данлы исемен пычрату, яман күрсәтү хәстәлегенең тәэсире астында яшәгән булган. Рус шовинистлары бүген дә илдә «Память», Европада НТС (народный трудовой союз) исемендәге расистик һәм фашистик оешмалар — татарны һәм яһүдне үзләренә дошман һәм көндәш итеп күрәләр.
Татарлар һәм яһүдләр йөзендә фашистлар һәм расистлар үзләренең иң зур дошманнарын һәм көндәшләрен күрделәр, чөнки тарихтан билгеле булганча, руслар — шәһәрләр төзүгә варяглардан, дингә ышануга — византиялеләрдән, дәүләт белән идарә итәргә — татарлардан, технологияне — немецлардан һәм хәзерге сәясәтне — яһүдләрдән өйрәнделәр. Әлеге биш халык русларны кеше булырга өйрәттеләр, ләкин үзләре өстеннән идарә итәргә өйрәтмәделәр. Кыскача әйткәндә, русларда психо-социаль авыру — үзен түбән дип санау хисе бар. Нәкъ менә шуңа күрә, рус шовинистлары Идел-Урал конфедерациясе төзүгә каршы төшәләр. Әлбәттә, мин фәкать шовинистларны гына күздә тотам. Рус халкының монда гаебе юк, чөнки рус һәм татар халкының язмышлары бер-берсе белән тыгыз бәйләнгәннәр. Шуңа күрә, татарлар — тулысынча тигез хокуклыкка, гадел законнар чыгаруга һәм икътисади азатлыкка ирешергә тиешле. Ул вакытта бу ике халык мәңгелеккә тынычлыкта яши алачаклар. Һәр очракта да, бу мәсьәләдә альтернатива булырга тиеш түгел. Татарларның руслар кебек үк яшәргә һәм агарышка хокуклары бар.
Күбрәк язып ташладым, гафу итәрсез.
Югарыда, мин 1964 нче елга кадәр килеп җиткән идем. 1964–65 нче елларда Америка Кушма Штатларының сенаторлары һәм конгрессменнары белән язышып тордым, вә икенче яктан, Камал Локман белән бергәләп татар яшьләрен мәктәпкә һәм эшкә урнаштыру өлкәсендә практик милләтчелек эшләрен алып бардым. 1963 нче елда Анкарада язган китабым Төркиядә байтак яңгырады, Америка Кушма Штатларында да тәэсирен күрсәтте. Төркиянең Хәрби Академиясендә соңгы елларга кадәр минем китабым ярдәмче дәреслек итеп кулланылган. Бу — миңа уңыш һәм горурлык бирә, дошманнарымның җанын көйдерә, әлбәттә. Гаяз Исхакый исеме чит илләрдә чыккан китапларда да телгә алынды. Мәсәлән 1954 нче елда RICHARD PIPES ның FORMATION OF THE SOVIET UNION 1957 нче елда штаб полковнигы CHARLES W HOSTLER ның TURKISM and THE SOVIETS 1955 нче елда BALTER KOLARS ның RUSSIA AND HER COLONIES исемле өч китапта безнең дәгъвабыз объектив рәвештә яктыртылган.
Американ һәм инглиз галимнәре, соңрак француз галиме Беннигсен белән Америка галиме WIMBUSH 1979 нче елда MUSLIM NATIONAL COMMUNISM IN THE SOVIET UNION исемле китапта Гаяз ага белән бергә җитәкче Мирсәет Солтангалиевның дәгъвасын яклап чыкканнар. Шулай итеп безнең тырышканнарыбыз аркылы, милли дәгъвабыз дөнья сәясәт сәхнәсенә чыгу уңышын күрсәтә алды.
Әмерулла Аги
1965 нче елда Истанбулда зур татар милли вакыйгасы булып үтте: ул елның урталарында Әмерулла Аги исемендәге бер татар кешесе СССРдан Истанбулда яшәүче гаиләсенә кайтты. Кем иде ул Әмерулла Аги һәм СССРда нәрсә эшләгән булган?
Әмерулла Хөсәен улы Аги 1912 нче елда Русиянең Пенза губернасында бер авылда дөньяга килгән. Октябрь Революциясеннән бераз элегрәк, Хөсәен Аги, гаиләсе белән бергә Төньяк Манчжуриянең Харбин шәһәренә барып чыга һәм анда төпләнеп урнашып кала. Әмерулла башлангыч татар мәктәбен әнә шул Харбиндә тәмамлый һәм рус тулы булмаган урта мәктәбен тәмамлый. Аннан соң сәүдә эшләренә тотына. 1934 елда юлбашчыбыз Гаяз Исхакый Ерак Шәрыкның Манчжурия иленә килеп чыккач, ул вакытны 22 яшендә булган Әмерулла Гаяз ага җитәкчелегендә төрек-татар милли мәркәзен барлыкка китерү эшендә актив катнаша һәм 11 ел бертуктаусыз милли мәркәздә эшли. 1945 елда Кызыл Армия Манчжурияне корал көче белән (ул да — Японнар америкалыларга җиңелгәч кенә) басып ала һәм илбасарлык ролен бик мөкаммәл рәвештә уйный. Сталинның канэчкеч агентлары Ерак Шәрыктагы төрек-татар милли мәркәзендә актив эш алып барган кешеләрне кулга алып СССРга озаталар. Әмерулла Аги да шулар арасында була һәм фәкать татар-башкорт милләтенең киләчәк буыны өчен эшләгән булуына карамастан, ул 10 ел төрмәдә һәм 8 ел эчке сөрген җәзасына хөкем ителә. Төрмә җәзасын «Братск»тагы ау — хезмәт лагерында үткәрә. Сигез еллык сөрген җәзасын да Себердә үткәрә һәм 1963 елда гына азат ителә. Әмерулланың атасы, анасы, өч сеңлесе, хатыны һәм углы 1955 елда бераз минем, Камал Локманның һәм Хатыйб Халидинең ярдәме белән Төркиягә килеп чыгалар һәм 1963 елда гына Әмерулла белән бәйләнеш урнаштыралар. Ул гаилә шунда ук Төркия Тышкы Эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итеп Әмерулла Агиның Төркиягә килүен тәэмин итүне үтенә. Төркия Тышкы Эшләр министрлыгының тырышлыгы, гаиләнең нык йөрүенә һәм Хрущевның Төркиягә карата дуслык сәясәте нәтиҗәсендә, ниһаять, 1965 елда Әмерулла Аги Истамбулга килеп чыга. Шулай итеп, егерме еллык аерылышудан соң гаилә түгәрәкләнә. Нормаль демократик шартларда, үз милләтен якты киләчәгенә ирештерүдән башка идеалы булмаган бер кешене егерме ел иректән һәм гаиләсеннән аерым яшәтүне искә китерү дә мөмкин булмас. Мондый сәер һәм залим хәлләр Сталин хөкем сөргән диктатура дәүләтләрендә генә мөмкин була ала. Озын сүзнең кыскасы, Әмерулла Аги, тулы саннары берничә миллионга җиткән зур Сталин корбаннарының берсе, ягъни ул да төрек-татар милләтенең бер каһарманыдыр. Ул каһарман юк инде, 1980 елда Америкага күчеп китте, унтугыз ел буе Америкада. 1964 елга кадәр милли эшне өзлексез дәвам иттереп килгән Хәмид Рәшиднең лаеклы мирасчысы булып хезмәт итә. Яше 77 дә булуга карамастан, тере һәм нык итеп милли мәркәзнең Америкадагы вәкиллек вазифасын үтәп килә. Аның кече улы Фәрид «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясенең директоры булып, уңышлы рәвештә эшләп килә.
Хәмид Рәшид
Хәзер Хәмид Рәшид турында берничә сүз: Хәмид Рәшид 1951 елдан 1964 елга кадәр, ягъни унөч ел буена Америкада Идел-Урал милли мәркәзнең даими вәкиле булып хезмәт итте. Ул да Әмерулла Аги кебек үк 1912 елда туа, ләкин туган җире генә башка. Ул Оренбург губернасының бер авылында дөньяга килә. Хәмиднең атасы имам булган өчен яхшы дини тәрбия күрә ала. Башлангыч мәктәпне татарча туган авылында тәмамлаганнан соң Оренбургтагы укытучылар мәктәбендә укый. Әле мәктәптә вакытта ук, ягъни 1932 нче елда ук Сталин агентлары аны эзәрлеклиләр. Укытучылар мәктәбен тәмамлагач, Хәмид Рәшид Үзбәкстанга билгеләнә. Анда төркестанлы милләтчеләр белән бәйләнеш урнаштыра. Аның укыткан дәресе — география булган хәлдә, тырышлыгы аркасында кичке университетның тел, тарих һәм әдәбият бүлегендә дәрес ала һәм үзбәк әдәбият факультетын тәмамлый. 1936 нчы елдан 1941 нче елга кадәр, ягъни биш ел мөгаллимлек вазифасын алып бара. 1941 нче елда, Гитлер үзенең иске дусты Сталинның иленә һөҗүм иткәч, сугыш кабынып китә. Хәмид Рәшид гаскәргә алына. Университет тәмамлаган өчен запасной офицер мәктәбен тәмамлый һәм 1942 нче елда кече лейтинант дәрәҗәсен ала. Ләкин аның дивизиясе Герман армиясе тарафыннан туздырыла, Хәмид әсирлеккә эләгә. 1943 елдан 1945 елга кадәр «Идел-Урал» гәзитәсенең баш редакторы вазифасын үти. 1951 елда Америкага күчеп китә һәм югарыда әйтелгәнчә, «Идел-Урал милли мәркәзе»нең Америкадагы даими вәкиле булып унөч ел хезмәт итә. 1959 елда президент Эйзенхауэр заманында кабул ителгән «Әсир милләтнең кануны»ның гамәлгә ашуында һәм ул канунга Идел-Урал исеменең кертелүендә милли мәркәзебезнең даими вәкиле буларак зур роль уйный. Хәмид Рәшид Гаяз ага белән өч ел бәйләнеш тота. Ул бер үк вакытта Нью-Йоркта яшәүче татар яшүсмерләренә дини-милли тәрбия бирүдә дә гаять зур роль уйный. Әнә шул энергия һәм динамизм чыганагы — Хәмид Рәшид 1964 елда үз автомашинасы белән ялдан кайтканда бәлага эләгә һәм һәлак була. Шулай итеп, Нью-Йорктагы татар колониясе һәм Идел-Урал милли мәркәзенә вәкиллек урыны уналты ел буш кала. Бу бушлыкны да әйтеп узган Әмерулла Аги тутырырга тырыша, Хәмиднең урынын йөз процентка тутыручы булмады. Мин үзем — милли мәркәзнең Баш Секретаре буларак, моны аңлыйм. Әле өченче каһарманыбыз — Мостафа Вәли турында берничә сүз.
Мөстафа Вәли
Шагыйрь Минһаҗның якын дусты һәм «Идел-Урал милли мәркәзе»нең Европадагы ике вәкиленең берсе — Мостафа Вәли (икенчесе — Минһаҗ) 1907 елда Алабуганың бер авылында туган. Башлангыч һәм урта мәктәпне Казанда тәмамлагач, Кыргызстанда мөгаллимлек вазифасын үти башлаган. 1925 елда татар башкорт хәрби мәктәбендә укый башлап, 1928 елда ул мәктәпне тәмамлый. 1941 елда майор дәрәҗәсендә фин-рус сугышында катнаша, ягъни Финляндияне яулап алырга маташу хәрәкәтендә актив катнаша да, финнарга әсирлеккә эләгә. Финнар аны Германиягә озатуны мәгъкүлрәк дип табалар. Шуннан соң ул «Идел-Урал» гәзитәсендә хезмәт итә, Украина, Белоруссия һәм Грузия матбугатында да Идел-Урал дәгъвасы хакында мәкаләләр яза. 1953 елда Гаяз ага Мюнхенга килгәч, Мостафа Вәли аңа ярдәм итә, Гаяз ага Төркиягә кайткач, Минһаҗ белән Мостафа Вәли «Идел-Урал милли мәркәзе»нең Германиядәге даими вәкилләре булып хезмәт итәләр. 1965 елда йөрәк өянәгеннән вафат булган Мостафа Вәли — чын кеше, эчкерсез идеалист һәм танылган каләм иясе иде.
Кыскасы: Америкада Хәмид Рәшид, Германиядә Мостафа Вәли һәм Минһаҗ милли мәркәзгә хезмәт иттеләр. Шулай итеп 1966 елга кердек. Ул елны да, 22 июльдә Анкарага Гаяз аганың вафат булуына унике ел, Әсир милләтләр канунының кабул ителүенә җиде ел тулу уңае белән искә алу йоласы үткәрдек. Мин НАТО да эшләп яткан бер дәвердә югарыда искә алынган илдәшем, дустым һәм һөнәрдәшем журналист Әнвәр Галим «Мусабай»ның киңәше буенча «Азатлык» радиосыннан ике кешелек комиссия минем белән интервью үткәрделәр. Минем татар әдәби телен яхшы белүем һәм язу талантым югары булу сәбәпле, Азатлык радиосының татар-башкорт бүлегенә мине сайлап алдылар. Шулай итеп егерме биш ел Төркиядә, бер ел Финляндиядә яшәгәннән соң, 1966 елның 28 сентябрендә Голландия һава юлларының очкычы белән Анкарадан Мюнхенга очтым һәм 29 сентябрьдә радионың татар бүлегендә хезмәт итә башладым. Минем өчен Германиягә килеп, радиода эш алып бару буенча карар кабул итү — һич тә ансат булмады, әлбәттә. 25 елның баштагы ундүрт елын мәрхүм юлбашчыбыз Гаяз Исхакый белән, унике елын исә Камал Локман, Хәйрулла Бату, Рифгать Мәрди, Ибраһим Агиш, Габдулла Акчура, Әнвәр Хәким, Рәшид Гранит, абыем Азиз Акыш, Мирәхмәд Нургали һәм Әдъхәм Аглач белән үткәреп һәм шәхси, мәдәни һәм сәяси дуслыклар булды. Боларның барысын да калдырып китү миндә зур рухи кичерешкә сәбәп булды, әлбәттә. Шулай итеп, мемуарларымның өченче өлеше дә тәмам булды, моннан соң дүртенче һәм соңгы бүлеге 1989 елның 1 июлендә тәмам булачак, дип өмет итәм. Алла төрек-татар, татар-башкорт милләтенә якты киләчәк һәм ирекле социаль гаделлек, руслар белән һәр яктан тигез хокук бирсен, Идел-Урал конфедерациясен барлыкка китерергә насыйп боерсын! Амин! Мин мемуарларымның өченче бүлеген дога белән, Алладан хәерле теләкләр теләп тәмамлыйм. Хуш, сау булыгыз! Сезнең Гали Акыш.
Дүртенче бүлек
Гаяз Исхакый
Мәрхүм юлбашчыбыз Гаяз Исхакыйны мин 1938 елдан,
ягъни бергә эшли башлаганнан бирле аның вафатына, ягъни 1954 елга кадәр белдем һәм дуслыгыбыз шул елларда дәвам итте. Ул милләтебезнең яшәве өчен өч шартның тиеш булуына ышана иде. Беренче — әлбәттә ата-бабаларыбыздан калган үзебезнең ана телен, туг7ан телне саклау; икенчесе — безне 1100 ел буена юк булудан саклап калган, коткарган Ислам диненә ныгытып ябышу; өченчесе — үз тарихыбызга хуҗа булу. Шул өч ноктадан хәрәкәт итеп, ул гомере буена милли көрәшне дәвам итте; башта әдәбият-сәнгать юлы белән, аннан соң сәясәт, публицистика юлы белән. 1954 елдан бирле мин дә бу эшкә тугрылыклы калырга тырышып, эшемне дәвам итәм. Инша Аллаһ, максатларыбызга ирешербез. Ләкин соңгы вакытта Гаяз Исхакыйның рухын рәнҗетә торган кайбер вакыйгалар булып узды, әнә шундый хәлләргә каршы көрәшү дә — үзен аңлы дип санаган һәр милләттәшнең изге бурычыдыр.
Гаяз Исхакый белән минем шәхси мөнәсәбәтләрем — баштан, 1938 елда бергә эшли башлаган вакытта шәкерт-остаз мөнәсәбәтенә корылган иде. Вакыт узу белән, 1945–1950 елларда инде, яшь аермасы 40 яшь булуга карамастан, бер буыннан икенче буынга күчә торган чылбырның боҗрасы кебек дуслык-бергәлек мөнәсәбәтләре булды. Аннан соң, 1954 елда вафат булганда, үз эшен дәвам итүне ул миңа тапшырды. Менә шуннан башлап, аның изге васыятен үтәп, ул йөкләгән эшне дәвам итәм.
Гаяз Исхакый — сәнгатькәр, язучы булганлыктан, аңарда юмор хисе бик көчле иде. Ул бер вакытны үзе катнашкан бер вакыйганы миңа аңлатып биргән иде: «1917 елда Милли Идарә корылгач, Галимҗан Баруди — Русия мөселманнары тарихында иң беренче сайлап куелган мөфти була һәм аны котлау мәҗлесендә 4 мишәр дә катнаша. Шуларның берсе мөфтидән: «Хәзрәт, сәедләр — кемнәрдән булалар?» — дип сорап куя. Шунда утырган Гаяз әфәнде: «Сәедләр — алар мишәрләрдән, мишәрләрдән…» — дип җавап биргән. Пәйгамбәребез нәселеннән килгән сәедләрне ул шулай итеп шаяртып, мишәрләр дип атый. Галимҗан хәзрәт Гаяз әфәндегә карап: «Әй, Гаяз әфәнде, юмор белән тугансыз, юмор белән үләрсез дә инде», — дип көлеп куйган.
Сугыш беткәндә Германиядә әсирләр бик күп иде. Алар арасында Төркестаннан төрле милләт вәкилләре һәм татарлар да бар иде. Татар әсирләренең бер өлеше Төркиягә килер өчен мөрәҗәгать иткәннәр. Мәрхүм Галимҗан Идрисинең җитәкчелеге астында төрек студентларының ярдәме белән Мәрьям Байчын өендә бер комитет оештырылды һәм ул — Алманиядән килергә теләүче мөһаҗирләргә ярдәм итәргә тиеш иде. Өй хуҗасы Касыйм Байчын Гаяз агага мөрәҗәгать итеп: «Гаяз ага, күчеп килүчеләр арасында коммунист килеп чыкса нишләрбез?» — дип сорый. Гаяз ага: «Профессор ясарбыз», — дип әйтеп куя. Ул вакытта, профессорлар арасында коммунист булу модада иде. Сабахеддин Али исемле бер эшсез коммунистны профессор ясаганнар иде. Соңыннан бер офицер чыдый алмыйча аны үтерде, милли хисләрен рәнҗеткән өчен. Гаяз ага шуны күз алдында тотып әйткән иде, «профессор ясарбыз», — дип. Бу вакыйга 1948 елда булган иде. Гаяз ага бу хәлләрне «Тәүбәкәр ханым» исемле әсәрендә язган да иде әле. Төрекчә язылган кулъязмасын укыган иде, ул — үзе исән вакытта басыла алмады, аның вафатыннан соң «Казан» журналында басылып чыкты.
Без һәрвакытта шул Касыйм һәм Мәрьям Байчыннар өендә җыела торган идек. Аларның өе Истанбулдагы татар илчелеге кебек иде. Без атна саен анда җыела идек. Гаяз ага атна саен, атна кичен, ягъни пәнҗешәмбе көнне аларга барып, мунча кереп, кайчагында кунып та кала иде. Анда җыелып сөйләшеп утыру — күркәм бер гадәткә кергән иде. Яңа елны һәм башка бәйрәмнәрне дә без бергә үткәрә торган идек. Сөйләшеп утырганда бик тапкыр һәм һәрвакыт мәзәк сүзләр кыстырып сөйли иде. Шулай бервакытны Мәрьям ханым: «Бер тапкыр кыз килде, исемен әйтмим, ләкин колагы начар ишетә», — дигәч, Гаяз ага: «И, бигрәк әйбәт икән, хатын-кызның колагы начар ишетүе бик яхшы бит ул!» — дип көлдергән иде.
Гаяз ага Исхакый татар язучыларыннан Гомәр Бәшировны яхшы итеп телгә алып сөйли иде. Ничек итеп сөйләгәннәре хәзер инде хәтеремдә калмаган, ләкин 1928 елдан 1939 елга кадәр 11 ел дәвамында даими чыгып килгән «Милли юл» журналында Гомәр Бәширов турында уңай язмалар басылганын ишеткәнем бар, үземә күрергә генә насыйп булмады.
Мин Гаяз аганы 1934 елдан, 16 яшьлек гимназист чагымнан башлап күреп беләм. Ләкин әле ул вакытта без танышсак та, тирән сөйләшүләр булмады. Аның белән аралаша, сөйләшә башлавым, бер-беребезне шәхсән таный башлау 1938 елның 4 окятбрендә башланды. Шуннан соң вафатына, ягъни 1954 елның 22 июленә кадәр без бик якын, даими эшлекле мөнәсәбәттә тордык. Анкарадан Истанбулга килсәм — мин аны эзләп таба идем, Истанбулдан Анкарага килсә — Гаяз ага мине эзләп таба иде.
1939 елда Гитлер белән Сталин Польшага басып кереп, Польшаны бүлгәч, анда калу мөмкинлеге калмагач, Гаяз ага, Польша хөкүмәтенең дәүләт эшлеклеләре белән бергә Румыния юлы белән баштан Парижга, аннан соң Лондонга китте, шуннан соң Төркиягә килеп чыкты. Ул 1940 елда Төркиягә килгәч, мин үзем дә шул елның март аенда Төркиягә килеп чыктым. Аннан соңгы елларда да безнең элемтәбез дәвам итте.
Гаяз ага, мәрхүм, тик торуны белми торган кеше иде. Ул нинди шартларда булса да — яза иде һәм язганда бик тиз яза иде. Ризаэтдин бине Фәхретдин хезмәтләренең яртысы кадәр язган иде. Сөйләшеп утырганда да: «Туктагыз әле!» — дип кесәсеннән кәгазь белән каләмен алып, язып куядыр иде. Илһам килгәндә тиз генә язып ала да, тагын сөйләшүне дәвам итә иде.
1920 елда Ерак Шәрык аркылы Парижга барып чыккач, Гаяз Исхакый Версаль конференциясендә катнаша. Садри Максуди һәм Фоад Туктар белән бергә. 1924 елга кадәр Берлинда, Парижда яшәгәннән соң Гаяз ага Төркиягә килә. Бик авыр елларында, 1923 елдамы, 1924 елдамы, төгәл хәтерләмим. Гаяз ага Берлиннан Ворошиловка хат яза. Аның белән ул Архангельск шәһәрендә сөргендә бергә булган була. Хатында Гаяз ага Ворошиловтан: «Илгә кайтсам — ничек булыр?» — дип сорап яза. Сөргендәше Ворошилов аңа: «Мин синең илгә кайтып һәлак булуыңны теләмим», — дип җавап яза. Шулай итеп, Ворошилов бик яман шовинист булуына карамастан, бу очракта ирлек, кешелеклелек күрсәтә һәм Гаяз аганы илендә нәрсә көткәнен искәртеп, кисәтеп куя.
Гаяз аганы гаепләүчеләргә шунда да әйтим: ул рус халкына дошман түгел иде, рус халкының уңай яклары турында да сөйли иде, ләкин аның өчен барыбызның да дошманы булган рус шовинизмы һәм империячел сәясәте — зур куркыныч иде. Кабатлап әйтәм: аның рус халкына карата усаллыгы һәм дошманлыгы юк иде. Монда аны начар итеп күрсәтергә теләгән кайбер радикаллар фикеренчә, ул рус халкына үчле түгел, ә киресенчә, аларга хөрмәт белән карый иде. Ул үзе милләтче булса да, шовинист һәм империячел амбицияле кеше түгел иде һәм дә пантюркизм мәсьәләләрендә дә утопияләргә чумып йөри торган шәхес түгел иде.
Пильсудскийга килгәндә, Гаяз аганың аның белән очрашуы кыска булган. Алар шулай ук Архангельскида сөргендә очрашалар. Ләкин Гаяз аганың сөргеннән качуына эстон социалистларының ярдәме зур була.
Эстониядә дә татар колониясе бар иде. 1937 елда Финляндиягә икенче баруында, (беренче тапкыр 1931 елда булган) Эстониягә барып чыккач, бер кибеткә керә Таллин шәһәрендә. Анда элеккеге бер танышын очрата (хәзер исемен хәтерләмим) һәм үзеннән кемлеген сорарга уңайсызланып, кибетчедән: «Бу нинди кеше?» — дип сорый. Кибетче аңа: «Ул безнең Президентыбыз» — дип җавап бирә. Гаяз ага аңа: «Президентыгыз икәнен белмәдем», — ди. Кибетче Гаяз аганың исемен сорый да, бүлмәсенә барып телефоннан шалтырата. Шуннан соң Президент үзенең машинасын Гаяз аганы алырга җибәрә дә үзе аны сараенда каршы ала. Бик җылы очрашып-күрешкәннән соң, элеккеге истәлекләрен искә алып, сәгатьләр буе сөйләшеп утыралар.
Пильсудский үзе 1935 елда вафат булды. Ул Президент та, Премьер-министр да түгел, ә саклану (оборона) министры иде. Ләкин аның сүзе Президент өчен дә, Премьер-министр өчен дә «закон!» иде, ягъни, икенче төрле итеп әйткәндә, ул — исемсез диктатор иде, уңай мәгънәдә диктатор иде. Польшаның иминлеге өчен аннан да кулай кеше юк иде. Пильсудский үзе вафат булгач, аның дәвамчылары ул башлаган эшне яхшы итеп алып бара алмадылар, аның кебек дәүләт эшлеклеләре юк иде. Немецларның кораллануы турында Польша разведкасы дөрес хәбәр ала алмаган. Аларның менә шул кимчелекләре бар иде.
1939 елның 1 сентябрендә Польшада сугыш башланганда Гаяз ага да, 22 яшем дә тулып бетмәгән мин дә анда идек. Сентябрьнең 10 ында Гаяз ага, ике яктан да көчле һөҗүмнәр, сугышлар булу сәбәпле, Румыния аша урап Төркиягә китте. Үзе киткәндә, ул безне үз өендә калдырды, Варшавада. Сүз уңаенда әйтеп үтим әле, Гаяз ага үзенең кызы Сәгадәт белән Варшавада тордылар.
«Милли юл» журналы
«Милли юл» журналы Берлинда чыга иде. Анда чыгуының да үз хикмәте бар иде. Германия Польшага караганда көчлерәк ил булганга күрә һәм Германиянең Советлар илендәге халыкларга Совет хөкүмәтенең басымын киметүгә таба эшчәнлек алып барганы өчен, бөтен авырлыкны Польшага төшермәс өчен «Милли юл»ны Германиядә чыгаралар иде. Гаяз ага үзе Берлинга ике айга бер барып кайта иде, ә калган барлык эш белән (журнал чыгару белән дә) кызы Сәгадәт идарә итә иде.
Гаяз ага белән кызы Сәгадәт Варшавадан китеп баргач, без анда 4–5 айлап немец оккупациясе астында калдык. Февраль аенда (1940 елның) Польшадан чыктык. Гаяз аганың якын дусты, төрек дипломаты Вахит Басмачы Төркиянең Польшадагы илчелеге урнашкан бинаны бушатып, илчелекне бетерергә дип килгән иде, чөнки сугыш башлангач илчелекнең нормаль эшләү һәм яшәү шартлары калмаган иде. Ул Гаяз агадан безгә хат та алып килгән иде. Гаяз ага миңа, Кәбир һәм Әхмәд Тениш дигән дусларыма хатлар язган иде. Хатында ул: «Әгәр дә теләсәгез — Төркиягә килегез! Немецлар белән бергә эшләргә ашыкмагыз, чөнки немецларның руслардан аермасы юк, Гитлер белән Сталин — икесе бер үк зат!» — дип язган иде. Шул хатларны алгач, без әле эшен туктатмаган илчелекнең консулына барып: «Без Төркиягә кайтырга телибез», — дидек. Ул: «Алай булса, фоторәсемнәрегезне алып, илчелек бинасына килегез!» — диде. Ул кушканча әйберләребезне алып, илчелек бинасына бардык һәм безгә унар минут эчендә, вакытлыча гына булса да дипломатик паспортлар әзерләп бирделәр. Шулай итеп, 1940 елның февраль аенда без Төркиягә юлга чыга алдык. Ике атналап Берлинда яшәдек. 15 мартта Төркиягә барып җиттек һәм Гаяз ага белән бәйләнешкә кердек.
Архивыбыз һәм Сәгадәт ханым
Төркиягә киткәндә без өчебез дә — мин, Кәбир һәм Әхәд дусларым Гаяз аганың Варшавадагы фатирыннан «Милли юл» журналының һәрберебез берәр тулы төпләмәсен (коллекциясен) үзебез белән алдык. Төркиядә Гаяз ага белән беренче күрешүдә үк мин үзем белән алган төпләмәне Гаяз аганың үзенә, Кәбир — Сәгадәт ханыма, Әхәд — тагы кемгәдер бирде һәм кызганыч — үзебездә калмады. Башка архив чыганакларына килгәндә, аларның барысын да үзебез белән китерү мөмкин түгел иде. Алары аның фатирында калдылар. Аларның исән калуында мин шөбһәләнәм. Ләкин аның мөһим документларын, Пильсудский белән сөйләшүләрен, «Прометей» килешүләрен төзү турындагы язмаларын ул Варшаваның «Банк господарше», ягъни «Хуҗалык банкы» дигән банкының сейфында сакларга тапшырган булган. Ләкин ул банк бомбалар төшеп һәлак булган иде. Ул хакта Гаяз ага бик ачынып, бик кайгырып сөйли иде.
Төркиядәге архивы Гаяз агаың кызы Сәгадәт ханым кулында калган иде. Әмма ләкин, бәхетсезлек бер башланса — өзлексез дәвам итә бит ул! Милли язмыш белән шәхси язмышлар да бәйләнгән. Гаяз ага бер вакыф (фонд) оешытырып калдырган иде. Ләкин ул фондның, банклы фондның ялгыш кулларга күчүендә әлеге Сәгадәт ханымның да роле бар иде. Анда «кешегә ышанмау» дигән начар бер сыйфат бар иде. Татар кешесенә ышанмый иде. Бер вакытны әллә нинди, төрек тә булмаган бер албан (арнауд) бюрократның татлы теленә алданып, Гаяз аганың архивын биргән дә җибәргән. Ул — Исмәгыйль Кальйанҗы дигән кеше булган. Гаяз аганың бөтен архивы шуның кулында кала.
Сәгадәт ханымның ире — Таһир Чагатай 1984 елда вафат булды. Ул — үз вакытында төркестанлыларның лидеры булган Мостафа Чокайның уң кулы иде. Ә Мостафа Чокай белән Гаяз ага арасында, 1939 елның азагында, немецлар килеп басар алдыннан, бер конфликт чыккан иде. Бусын — дөресен әйтергә кирәк! Бу конфликт чыккач, Таһир Чагатай, әлбәттә, Мостафа Чокай позициясенә күчә, Гаяз агага каршы булды. Кызганычка каршы, Гаяз аганың кызы да ире карашларында торып, аның ягына күчеп, ата белән кыз 1939 елдан алып 1953 елга кадәр яхшы мөнәсәбәттә түгелләр иде. 14 ел буе аларның аралары әйбәт түгел иде. Бу — бик аяныч хәл, әлбәттә. Соңыннан, хасталанып урын өстенә яткач, Гаяз ага белән кызы арасын килештерергә, татуландырырга тырышып карасам да, мин алардан яшьрәк булу сәбәпле, сүземне үткәрә алмадым. Ул вакытта Финляндиянең Темпере шәһәрендә Пакыстаннан күчеп имам-Хатыйб булып эшләүче Хәбибрахман Шакир (Хабибрахман Болгари) хәзрәткә хат язарга мәҗбүр булдым. Хатымда: «Хәзрәт, сез галим кеше, дин әһеле буларак Сәгадәт ханыма үзен болай тотуы ярамаганлыгын төшендереп язсагыз иде, бәлки сезне тыңлар! Мин аңа тыңлата алмадым, ул миңа малайга караган кебек карый, — дип яздым. Ул хәзрәт минем үтенечемне тыңлап, Сәгадәт ханымга: «Ата-ананы карау фарыз, ягъни мәҗбүри тиеш, аларны рәнҗетү — харам, гөнаһ», — дип бераз йомшартып язып хат юллагач, аның тәэсире астында Сәгадәт ханым атасына бераз җылына башлады. Гаяз ага тамак һәм ашказаны рак авырулары белән вафат булды.
Фонд мәсьәләсе
Кабатлап әйтәм, Гаяз аганың тулы архивы Истанбулда яшәүче Исмәгыйль Кальйанҗы дигән бер кеше кулында калды. Аны кире алу — акча мәсьәләсе белән бәйле. Сәгадәт ханымның 6 фатирлы бер йорты бар иде. Аннан соң ике кибете бар иде. Кешегә ышанмаганлыктан, аларның барысын да мирасы итеп яза алмады, гәрчә 1986 елда комитет та оештырылган булса да. Ул үзе оештырган вакыфка (фондка) «Исхакый Гаяз Төркестан-Идел-Урал вакыфы» дип исем биргән иде. Ләкин, әйткәнемчә, бу вакыфның эше тормышка ашмады. Бу эшнең комитетында Мәхмүд Таһир, профессор Әхмәд Тимер һәм мин бар идем (мин бу эштә читтән торып кына катнаша алдым!) Кызганычка күрә, Сәгадәт ханым вафатына кадәр, үзе генә ялгыз яшәгән чагында, Исмәгыйль Кальйанҗы дигән кеше бер төрек имамы белән аның янына киләләр үгетләп аны үз якларына боралар һәм кулыннан «Исмәгыйль Кальйанҗы — ышанычлы кеше, мин аңа ышанам», — дигән язу алалар. Әнә шулай итеп, Сәгадәт ханым үзе вафат булгач, аның үз мөлкәте дә чит кешеләр кулында кала. Төркестан янына килгәндә, уйгурлардан Риза Декин исемле пенсионер генерал белән әлеге арнауд (албанлы) Исмәгыйль Кальйанҗы үзара килешеп, Төркестан-Идел-Урал исемен Гаяз Исхакый фондына биреп, шуннан файдаланып ятканнар. Ни эшләгәннәрдер, анысын белеп бетермим. Мин аны кызганычка күрә, «мафия» дип әйтер идем, чөнки шул Исмәгыйль Кальйанҗы качып йөри, ул Әхмәд Тимерне дә комитеттан чыгарган.
Мәхмүд Таһирның инициативасы белән Истанбулда Гаяз Исхакыйның музей-квартирасын булдыру эше башланган иде. Ләкин Мәхмүд Таһирның вафат булуы — бик зур югалту булды һәм башлаган бөтен эшне туктатып калдырды. Аннан соң, Хәсән Агай дигән кеше бар иде. Гаяз ага белән ул да якын дус иде. Ул үзе — Кытайның Хайлар шәһәреннән күчеп килгән, миннән 6 яшькә олы иде. Ул да 1989 елның ахырында вафат булды. Шулай итеп, мин берүзем калдым.
Гаяз Исхакыйның шәхси архивын Казанга кайтаруда аерым шәхесләр генә бер ни дә эшли алмый. Бу мәсьәләне Төркия һәм Татарстан президентлары югарылыгында хәл итү сорала…
Зәки Вәлиди
Инде килеп, Гаяз Исхакый белән Зәки Вәли арасындагы мөнәсәбәтләр турында бер-ике сүз әйтеп китим. Алар бит бер-берсенә шактый каршылыкта торган шәхесләр. Соңыннан алар якынайдылар. Бу якынаю — менә болайрак булган. 1942 елда «Төрек культура берлеге» дигән бер оешма корылган иде. Бу оешмага баштан Зәки Вәлиди кырын карый иде. Аннан соң, 1944 елда алар пантуранистлар буларак төрмәләргә ябылдылар. Гаяз Исхакый һәм башында акылы булган кешеләр бу эштән читтә калдылар. 1953 елда Гаяз ага хасталанып урын өстенә яткач, рак авыруы үзен күрсәткәч, беркөнне авыруның ишеген шакыйлар. Гаяз ага барып ишеген ачкач, ни күрсен — каршысында Зәки Вәлиди басып тора. Баштан ул бераз кыенсынып тора да, Гаяз аганы килеп кочаклый һәм: Әйдә, элеккеге каршылыкларны онытыйк инде, без бит икебез дә бер чор кешесе, икебез дә татар, — дип әйтеп куя. Шуннан соң алар элеккеге хатирәләрне яңартып, сәгатьләр буе чәй эчеп сөйләшеп утыралар. Зәки Вәлиди дә үзенең хаталарын таный, Гаяз ага да үз ялгышлыкларын таный.
Бу гамәлгә мин үзем объектив карыйм. Гаяз аганың үзенә дә әйткәнем бар: аның үзенең дә, Садри Максудиның да хаталары булган. Алар Зәки Вәлидигә зур әһәмият бирмәгәннәр. Ул бит яшь кеше, ашкынып йөргән, Гаяз агадан ул 12 яшькә яшьрәк иде. 1890 елда туган Зәки Вәлиди 1917 елда 27 яшьлек малай гына була бит. Бу вакытта инде Гаяз ага 40 яшенә баскан була. Аларның арасында булган каршылыклар фәкать сәяси карашларга гына нигезләнгәннәр, ә шәхси карашларга нигезләнмәгәннәр.
Гаяз Исхакыйның Төркиядәге хаяте
Гаяз ага Исхакый Төркиядә яшәү дәверендә нинди дә булса берәр рәсми эштә эшләмәде. Ул «Төрек культура берлеге» дигән оешмада (анда «Идел-Урал»да, «Төркестан», «Азербайҗан», «Шимали Кавказ» һәм «Төрек» тә керә иде) безгә конференцияләр бирә иде, ягъни лекцияләр укый иде. Атнага бер тапкыр очраша идек. Бу чыгышлар бушлай 1,5 ел дәвам итте. Яшәү өчен аз булса да Төркия хөкүмәтенең «Төрек бөекләренә ярдәм фонды» дигән фонды бар иде. Шул фондтан барлык бөек кешеләребезгә аена 250 лира акча биреп баралар иде. Гаяз ага Төркия хөкүмәте белән һәрвакытта яхшы мөнәсәбәттә иде. Аны бик хөрмәт итәләр иде.
Гаяз аганың, Садри Максудиның һәм башка төрек язучыларының 40 еллык юбилейлары Истанбул университетында үткәрелгән иде, 1948 елда. Анда оештырылган конференциядә университет ректоры да Гаяз аганы һәм Садри Максудины бик мактап, хөрмәтләп чыгыш ясады. Кызганычка күрә, ул чыгышның тексты минем кулда түгел, мин анда тыңлаучы буларак катнашкан идем.
Гаяз ага Истанбулда бер ялгызы гына яшәде, гаилә кормады. Аны тәрбияләргә, җыештырырга дип атнага бер тапкыр бер төрек хатыны килеп йөри иде. Аннан соң, аралары никадәр бозык булса да, кызы — Сәгадәт ханым да аена 100 лира акча биреп бара иде. Ул вакытта 100 лира — яхшы акча иде. Бүген рус акчасы — рубльнең кыйммәте булмаган кебек үк, лираның да кыйммәте юк. Ә тәрбияләү эшенә — кызы, атасы авырып урын өстенә яткач кына, соңгы вакытта гына катнашты. Ләкин Гаяз ага беркайчан да рухын төшермәде, ул оптимист кеше иде, юморист кеше иде. Рәссам булмаса да, рәсем тәнкыйтьчесе иде. Рәсемнәргә карап, аларның эчтәлекләрен яки уңышлы яклары белән җитешсезлекләрен дә ачып бирә иде. Хатыны татар булган бер төрек рәссамы аңа карап таң калып: «Ничек болай булырга мөмкин, үзе язучы, үзе олы кеше, үзе рәссам булмаса да — рәсемнәргә шулкадәр төгәл бәяләмә бирә, Төркиянең атаклы рәсем тәнкыйтьчеләре дә бу кадәр белә алмыйлар», — дип әйтә торган иде. Рәсемнәргә бик дөрес бәя бирә иде.
Гаяз аганың тууына 100 ел тулуга багышлап 1979 елда Төркиядә чыгарылган истәлек китабында 26 кеше катнашып, аның киң колачлы иҗаты һәръяклап яктыртылган иде. Ул китапны хәзер тәрҗемә итеп Татарстанда бастыру — изге бурыч булып тора.
Татарстанда моннан берничә ел элек «Советская Татария» газетасында 1989 елның 19 февраль санында басылып чыккан К. Фасеев мәкаләсендә китерелгән кайбер документлар дөрес, ләкин аның интерпретациясе ялган. Ул — «Шольц» кушаматлы шпион булмаган, ә совет разведкасының эзәрлекләвеннән куркып, аның гомерен саклап калу максатында поляк разведкасы аңа «Шольц» кушаматы биргән. 1934 елны Гариф Кәримине совет разведкасы үтереп ташлаган иде. Гаяз ага белән дә шундый хәл кабатланмасын өчен, поляк разведкасы аңа әлеге кушаматны биргән.
Гаяз Исхакыйның әдәби эшчәнлегенә каршы торучы булмады. Әдип буларак — аның урыны һәрвакыт түрдә иде. Ләкин сәяси лидер буларак, төрле фикер белдерүчеләр бар иде. Чөнки Татарстанның бәйсезлегенә каршы булучылар — коммунистлар һәм разведчиклардан гына гыйбарәт түгел иде. Кайберләре — наданлыктан, кайберләре — белә торып шул юлга басканнар иде.
Гаяз Исхакый бер генә сәгать тә немецлар белән эшләмәде, хәтта ул безгә язган хатында безне дә: «Немецлар белән бергә эшләргә бик ашыкмагыз», — дип кисәтеп куйган иде.
Шул вакыйгадан соң, төрек паспортын алгач (Польша дәүләте бетерелгән иде инде), немец оккупацион эшләре буенча «Восточная провинция» дигән бер идарә төзелде. Аның үзәге — Краков шәһәре иде һәм безгә Төркиягә китәргә виза алыр өчен анда барырга кирәк иде. Ул вакытны очкычлар юк иде, поезд белән барырга кирәк иде. Анда барып җитәр өчен Германиядән, Словакиядән, Венгриядән үтәргә кирәк иде. Шул идарәгә баргач, аның башлыгы доктор Франк безне үзенең урынбасары — доктор Кох янына җибәрде. Визага мөһер басканнан соң, русча яхшы белгән әлеге Кох: «Без озакламый яңа бер хәрәкәт төзибез, шунда татарларны да эшкә алабыз, сез дә моңа катнашыр идегезме? Бу визаларның кыйммәте юк, без бергә эшлик әле», — дип безне үгетли башлады. Бу хәл — 1940 елда булды. Бу вакытта Гитлер белән Сталин дус иделәр әле. Мин әле 22 яшемдә генә идем. Мин, әлбәттә инде, миңа Гаяз Исхакый кушмады, димәдем, ә катгый рәвештә: «Юк!» — дидем. «Мин инде Төркиягә барырга карар кылдым, анда укыячакмын», — дидем. Ул: «Монда да укырсыз!» — дип үгетләвен дәвам итте. Мин: «Юк, мин Төркиядә укырга телим», — дип аның тәкъдимен һәм үгетләвен кире кактым. Шулай итеп, немецлар тәкъдимен ул гына түгел, яшь булсам да, хәтта мин дә кире кактым. Алар яшьлегемнән файдаланып, мине вербовать итмәкчеләр иде. Гаяз ага Гитлерны — кара коммунист, Сталинны — кызыл фашист дип атый иде.
Гаяз агага никадәр һөҗүм ителсә дә, барлык һөҗүмнәр Мәскәү кушуы буенча оештырылса да, аңа һөҗүм итүчеләрнең 95 проценты, дип әйтерлек Гаяз аганы дошман дип күрмиләр иде. Чит илләрдәге татар диаспорасы аның эшчәнлегенә югары бәя биреп килделәр һәм хәзер дә бирәләр.
Гаяз аганың чит илләрдәге драматургиясе турында да тукталып үтәсем килә. 1934 елда, Ерак Шәрыкта — Хайлар шәһәрендә торганда аның «Җан Баевич» исемле әсәре сәхнәгә куелган иде. Үзе киткәч, шул ук Хайларда «Дулкын эчендә» әсәре сәхнәләштерелде. Шулай ук, шул ук вакытта Финляндиядә, Манчжуриянең Харбин шәһәрендәге татар колониясендә сәхнәгә «Зөләйха»сы куелды. Шуңа күрә, безнең буын кешеләре өчен, Ерак Шәрыктагы татар колонияләре өчен Гаяз ага — танылган кеше иде. Безгә генә түгел, ә кытайларга да, японнарга да, башка чит илләргә дә, чит илләрдәге русларга да мәгълүм кеше иде. Аның әсәрләре соңгы вакытларга кадәр чит илләрдә яшәүче татарлар тарафыннан сәхнәләштерелеп килде. Әле минем хатыным Зарифа да моннан 37–38 еллар элек Финляндиядә Гаяз аганың «Җан Баевич» исемле спектаклендә ире ташлап киткән татар хатыны ролендә уйнаган булган.
Мин «Азатлык» радиосында комментатор, диктор һәм продюссер булып өч вазифаны үтәдем. Анда мин «Париж блогы» эшләре белән генә чикләнмәдем, бер үк вакытта Төркиядәге милләтчел даирәләр белән дә бергә эшләдем, «Идел-Урал» дәгъвасы тирәсендә. «Идел-Урал» — безнең 1917 елда төзелгән автоном штатыбыз иде. Кызганычка күрә ул 5 ай гына яшәде. Аннан соң аны коммунист руслар басып алдылар һәм үзләренең режимнарын урнаштырдылар. Аны 6 республикага аердылар: Татарстан, Башкортостан, Чувашстан, Мордва, Мари, Удмурт республикаларына һәм дә 6 өлкәне — Әстерхан да кергән, башкалар да — алар безнең борынгы тарихи җирләребез, дәгъва итү хәзерге вакытта реаль булмаса да, тарихи яктан караганда, алар барысы да безнең үз милли җирләребез. Моны, ягъни дәгъва итүне, реаль дип тә әйтергә була, чөнки Израиль дәүләте — барыбызга да билгеле булганча, 2000 еллык өзлеклектән соң төзелде һәм әле дә үзенең элеккеге биләмәләрен дәгъва итә. Җайлы вакыт туры килгәндә яки башка шартларда андагы җирле халык белән дә килешү юлы табып, Швейцария моделе булган — милләт мәсьәләсе генә түгел, географик бер җир буларак «Идел-Урал»ны кабаттан торгызу мөмкин булыр дип өмет итәм. Кабатлап әйтәм: анда әлбәттә татарлар, башкортлар, мөселман халыклары азчылыкта, ләкин әгәр дә алар җирле халык белән уртак тел тапсалар, империячел амбициядән ваз кичеп, нормаль ватандаш буларак, нормаль граждан булып яшәргә теләсәләр — без һәрвакыт алар белән уртак тел табарга әзер. Без бу мәсьәләне кан кою юлы белән хәл итәргә теләмибез, бу юл — үзебезне-үзебез юк итү юлы булыр иде. Шуңа күрә, бу сүзләремнән хөрмәтле укучыларыбыз курыкмасыннар, мин реализмнан беркайчан да аерылмадым, идеализм белән реализмны берләштерү, икесен дә бер дәрәҗәдә йөретү — минем доктринада мөһим урын били. Шулай итеп, 1967 елдан алып 1983 елга кадәр, 17 елга якын радиода эшләдем. Ул арада, әйткәнемчә, төрек милләтче даирәләре белән дә бергә эшләргә туры килде. Ул эш әле дә дәвам итә. «Париж блогы» 1987 елда үзен-үзе япты, аның кирәклеге калмады, чөнки 1987 елда «перестройка» башланган иде инде. Украинада, Казакъстанда, Үзбәкстанда кузгалышлар булып алды. Татарстанда да хәрәкәтләр башланды, алар өчен уртак дошман калмады. Хәзер инде реаль шартларда украиналылар, белорусьлар, грузиннар белән, Урта Азиядәге кардәш төрки халыклар белән эш берлеге тагын да тыгыз булырга тиеш. Без рус милләтенә дә каршы түгел, руслар да кабул итсәләр — уртак Татарстан, уртак Башкортостан, хәтта уртак Идел-Урал штатлары төзергә без һәрвакыт әзер булып торабыз. Ләкин руслар үзләренең традицион, тарихтан килгән амбицияләреннән ваз кичәргә теләмиләр, чөнки аларның принцибы империализмга таяна, шуның өчен без тагын да тыгыз рәвештә рус булмаган милләтләр дингә һәм этник чыгышка карамастан бергә хәрәкәт итәргә тиешбез һәм хәтта мәҗбүребез.
Безгә «орынганнар»
1971 елда Казанда «На путях пролетарского интернационализма» исемле китап басылып чыкты. Аның авторы — фәлсәфә фәннәре докторы Камил Фасеев. Ул анда мине 17 урында вульгар рәвештә сүккән. Мин ул китапны укыгач, кыска гына вакытка мәрхүм профессор Тимербәк Дәүләтшиннан алып фотокүчермәсен алдым һәм төрек матбугатында аңа җавап бирдем. Аннан соң үзенә дә яздым. Ул зур чагылыш күрсәтте. Мин әлбәттә Камил Фасеевны да аңлыйм, ул моның белән үзенең дәрәҗәсен күтәрде, большевик-коммунистлар режимы тегермәненә су ташуын күрсәтте, ләкин мин аны үземнең шәхси дошманым дип санамыйм. Хәтта аның белән очрашырга һәрвакыт әзер, әгәр дә ул кабул итсә…
Моның белән генә чикләнмәде, 1977 елда миңа мәгълүм булган икенче китап: «Татарская АССР и буржуазные мифы» исемле китап басылып чыкты. Аның авторлары — Югары Совет рәисе Салих Батыев һәм доктор Мидхәт Абдуллин иделәр. Ул китапта да мәрхүм профессор Дәүләтшин, мәрхүм Гаяз Исхакый, Солтангалиев һәм мин — башлыча иң зур һөҗүмнәр объекты булып торабыз. Ул миңа бер яктан кайгы бирде, икенче яктан шатландым, чөнки китапның авторлары — үзләре дә белмичә, безнең милли дәгъвабызга кыек рәвештә булса да ярдәм иткәннәр иде. «Ничек ярдәм иткәннәр?» дигән сорау туарга мөмкин. Алар — Татарстанда һәм СССРның башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезгә чит илләрдә дә милли хәрәкәт һаман да алып барыла, дигән фикерне белдерделәр. Бу яктан мин аларга рәхмәтләремне белдерсәм, һәм яңадан кайтып, Камил Фасеевка да шундый ук юнәлештәге хезмәтләре өчен, кыек рәвештә булса да рәхмәтләремне юллыйм. Ул китап басылып чыкканнан соң мин Батыевка төрек матбугаты аша ачык хат яздым. Ул бу хатка, әлбәттә, 1978 елда бик ачулы рәвештә җавап биргән. Беркөн генә очрашкан профессор Мөхәммәд Мәхди 1990 елда беренче килүемдә (бу темага әйләнеп кайтачакбыз әле) миңа: «Әгәр дә Батыев исән булып сезнең Казанга килүегезне ишеткән булса, яңадан йөрәге ярылып үлгән булыр иде», — дип әйткән иде. Мин аңа: «Монда, әлбәттә, чынбарлык яшерелгән…» — дип әйттем. Шулай итеп, бу эшемдә мин дәвам итеп килдем.
Аннан соң 1978 ел килеп җитте. Бу елны мәрхүм җитәкчебез Гаяз Исхакыйның тууына 100 ел тулу уңае белән аның кызы — мәрхүмә профессор Сәгадәт Чагатай-Исхакыйның инициативасы буенча, аңа багышлап истәлек китабы чыгарылды. Аның басылып чыгуы бер елга сузылды һәм 1979 елда 360 биттән гыйбарәт китап рәвешендә, төрек телендә 4000 нөсхә нәшер ителде һәм кыска вакыт эчендә бушлай таралып бетте. Анда 26 кешенең язмасы тупланды, ягъни күмәк әсәр булып чыкты. Редколлегиясендә Сәгадәт Чагатай, мин һәм мәрхүм Хәсән Агай (ул 1989 елда вафат булды) идек, аннан соң Сәгадәт ханымның ире — Таһир Чагатай да бар иде. Менә шул — дүрт кеше идек. Бу китапта Гаяз Исхакыйның Ерак Шәрыктагы, туган илдәге һәм Польшадагы эшчәнлеге хакындагы язмалар басылды. Мин ул китапка ике язмам белән катнаштым. Беренче язмам «Гаяз Исхакыйның тормышы һәм эшчәнлеге» дип аталса, икенчесе — аның истәлекләре. Гаяз Исхакыйның 1942 елның февраль белән ноябрь айлары арасында, 9 ай эчендә, 1942 елда төзелгән, «Төрек берлеге» дигән оешманың «Идел-Урал» филиалында Төркиядә яшәүче без яшьләргә сөйләгән лекцияләр сериясен стенография ысулы белән гарәп язуында мин язып барган идем. Аларны бераз кыскартып, тагын 12 битлек язма хәзерләдем. Шуның белән мин бик горурландым. Чөнки анда хәтта аның кызы да белмәгән вакыйгалар чагылдырылган иде. Әлбәттә, бу — 1979 елда басылып чыккан китап зур шау-шу күтәрмәсә дә, матбугатта да, радиода да (хәтта Мәскәүдә) шактый киң яктыртылды һәм безнең дүртебезне әледән-әле сүгеп, тиргәп тордылар. Безнең тырышуларыбыз бушка китмәгән икән, дип без бик шатландык. Шул ук, ягъни 1976–78 елларда хәзерге вакыттагы Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясенең баш редакторы Фәрит Аги, ягъни Фәрит Иделле, профессор Надир Дәүләт (ул вакытта доцент кына иде әле), мин һәм казах редакциясенең башлыгы урынбасары Мухабай Эңген «Казах һәм татар төрекләре» исемле бер китап чыгардык. Анда — минем 1963 елда басылып чыккан «Идел-Урал» дәгъвасы һәм «Совет империясе» исемле беренче китабымнан алынган кайбер язмаларым да урнаштырылган иде. Ул китап Төркиядә зур яңгыраш алды, Төркиянең мәдәният министрлыгы тарафыннан бүләкләнде һәм танылган әсәрләр сафына кертелде. Бу да, әлбәттә, Идел-Урал дәгъвасын пропагандалау булды. Рәсми рәвештә дә, Төркиянең мәдәният министрлыгы бу хезмәткә югары бәя бирде. Бу еллар — бик актив эшчәнлек елларым булды. 1976 елдан үзәге Швейцариянең Берн шәһәрендә булган. «Кеше хокукларын үзбилгеләнү мәсьәләсе буенча Европа Комитеты»на әгъза булып сайландым, аннан соң, 1978 елның 14–15 гыйнварында, нәкъ минем 60 яшь тулган көнемдә миңа анда доклад укырга туры килде. 35 минутлык бу чыгышымны мин инглиз телендә ясадым. Аннан соң ул немец телендә «Богаудагы халыклар» исеме белән Швейцариянең шәрык институты тарафыннан бастырып чыгарылды. Шулай итеп, безнең дәгъвабыз Европа җәмәгатьчелегенә дә җиткерелде. Бу да — зур пропаганда булды. Әйткәнемчә, менә бу — өч хезмәтем төрек җәмәгатьчелегенә дә, илдәге милли зыялыларыбызга да төбәп язылган иде. Шулай итеп 1980–81 еллар җитте. Русиядә торгынлык дәвере хөкем сөрә иде. Шул арада, 1985 елда Советлар берлеге күләмендә Горбачев тарафыннан игълан ителгән һәм барыбызга да мәгълүм булган «перестройка» булып алды. Горбачев моны, әлбәттә, СССР да рус булмаган халыкларга ирек бирү максатыннан чыгып эшләмәде. Җимерелгән совет экономикасын һәм дә бозылган совет җәмгыятен төзәтү максатыннан чыгып эшләгән иде. Ләкин ул бер нәрсәне исәпкә алмады: рус булмаган милләтләрдә, шул исәптән татар милләтендә, әкрен генә булса да, озакка сузылган йокыдан уяну дәвере башланды. Бу дәвер белән Горбачевның перестройкасы бергә туры килделәр. Шуның өчен җайлы форсат мәйданга килде. Ниһаять, 1988 елда перестройка Татарстаныбызда да уңай рәвештә чагылды. Белгәнегезчә, 1988 елның июль аенда Татар иҗтимагый үзәге барлыкка килде. Ул, әлбәттә, чит илләрдә яшәүче без татарларга, безнең кебек җәмәгать эшлеклеләренә яңа бер өмет, яңа бер офыклар ачты.
Ватаныбыз — Татарстан
Бу офыклар торган саен ачылды: 1990 елның 19 июль көнендә, төгәлрәк итеп әйткәндә — 19 июль көнне, ниһаять миңа да беренче тапкыр, аталарыбызның ватаны — Татарстаныбызга, Идел-Урал иленең бер өлеше саналган Татарстаныбызга килеп чыгу форсаты туды. Мин башта икеләнеп калган идем, ниһаять (мин югарыда әйткәнемчә, күп һөҗүмнәрга дучар булган идем) мин монда килгәч — акланган булуымны аңладым. Милли аң әле яңа гына туа башлаган иде. Ул әле яңа туган бала кебек иде, аякка басып китә алмаган иде әле. Аннан соң да минем кайтуларым кабатланды. 1991, 1992, 1993, 1994 елларда һәм бусы менә — 5 нче тапкыр кайтуым. Һәр кайтуымда милли уянуының үсә баруын, милли үзаңның арта баруын күреп мин бик куанам. Ул миңа тагын да яңа өметләр бирде, яңа офыклар ачты. Шулай итеп, Аллага шөкер, милләтебез уяныд инде, ләкин, 450 елга якын дәвам иткән йокыдан соң уяну һәм дә бу әсирлек, тоткынлык нәтиҗәсендә туган комплексны бетерү, әлбәттә, бик кыен мәсьәлә, ул әкрен генә бара. Монда иң мөһиме — милли үзаңның туган булуы. Шуны да басым ясап әйтеп узыйм: 1985 елда «Идел-Уралда хөррият мөҗадәсе, ягъни иреклек өчен көрәш» исемендәге икенче китабым чыкты. Беренчесе 1963 елда басылып чыккан иде. 22 елдан соң аңа охшашлы икенче китабым чыкты. Бу китабымны язган вакытта әле «перестройка» башланмаган иде. Анда «перестройка»ны күрмичә, Русиянең киләчәгенә, рус империясенең киләчәгенә кагылган мәсьәләләрдә никадәр дөрес булуымны, никадәр алдан күрә алуыма — мин үзем дә шаккаттым. Үткән ел минем хөрмәтемә, миңа 75 яшь тулу уңаеннан 24 июньдә Казанда, 28 июньдә Чаллыда юбилей үткәрелде. Ул юбилейда байтак зыялыларыбызның чыгышлары — аның тагын да дәрәҗәсен күтәрделәр. Үземнең җавап чыгышымда 1985 елда язылган китабымның азагыннан өч битлек доктринамдагы Идел-Урал мәсьәләсен тагын реаль нигезләргә утырту турындагы сүзне җиткердем. Анда, 1917 елда төзелгән Идел-Урал дәүләте — 6 республикага һәм 6 өлкәгә бүлгәннән соң, 65 ел узды диелә. Бу — 1985 елда басылган китапта язылган. 65 ел эчендә экономика, политика һәм иҗтимагый-социаль яклардан зур үзгәрешләр мәйданга килде, яңа 4 буын җитеште, аннан соң безгә идеализм белән реализмны берләштереп, бөек Идел-Урал идеологиясе урынына хәзерге Татарстанны һәм Башкортостанны эченә алган Идел-Урал идеологиясе барлыкка китерү зарур иде. Татарстан һәм Башкортостан чикләре тышында калган һәм Ленин, аннан соң Сталин тарафыннан сызылган, чикләнгән, дәүләтнең эчендә 8,5 миллионлы татар һәм башкорт халыкларының 4,5 миллионы яши. Татар халкының 1,5 миллионга якыны Башкортостанда яши, 1 миллион 200000 башкорт барысы 2 миллион 600000, Татарстаныбыздагы 4 миллионга якын халыкның 2 миллионы — татар. Димәк ки — 4 миллион 600000 бертуган халык. Мин татардан — башкортны, башкорттан — татарны аермыйм. Алар — ясалма рәвештә бүленгән. Минем китабымда тәфсилле мәгълүмат бар. Шуның өчен мин хөрмәтле укучыларга, бигрәк тә журналистика һәм публицистика белән шөгыльләнүче югары интеллигенция вәкилләренә мөрәҗәгать итәм, аларны 1985 елда язылган китабымны татарчага һәм русчага тәрҗемә итәргә чакырам. Доктринамның икенче маддәсендә Татарстан һәм Башкортостан җөмһүриятләренең чикләре — киләчәктә, җайлы шартлар туган вакытта, тарихи һәм этник нигезләргә таянып сызылачак дип әйтәм. Бу дәүләтнең берүзе генә яшәве мөмкин түгел, шунлыктан, казакълар, кыргызлар, үзбәкләр, төрек һәм дә Кавказ халыклары белән, әзербәйҗан халкы белән берлектә яшәргә тиешбез. Ул гына да түгел, украин, белорус һәм грузиннарны да эченә алган бер блокны булдырып, бергә яшәп, бергә булган вакытта гына, алар бер барлык күрсәтә алырлар. Ул гына да түгел, бу санаган урыс булмаган милләтләргә балтыйк буе дәүләтләрен кушарга була. Алар белән генә без яши алмыйбыз, чөнки дөнья берләшүгә таба бара. Европа — берләшү юлында. Европа берлеге корылды. Европа берлеге корылганда бер яктан да Жириновский җитәкчелегендәге фашистик юнәлешле, исеме белән генә либераль-демократик партия панславизм дәгъвасын алга сөрә. Шуның өчен, пантюркизм — безнең өчен котылгысыз бер хәл ала. Тарихтан да билгеле булганча, пантюркизм фикере, панславизмга реакция буларак барлыкка килгән һәм шулай дәвам иткән. Бу кагыйдәдән тыш без хәрәкәт итә алмыйбыз, бу кагыйдә — иң реалистик, иң мантыйклы бер юл. Моннан соң да, инша Аллаһ, бу — дәвам итәчәк. Ләкин ул гына да түгел, рус булмаган башка милләтләр дә көнчыгыш Европаның элеккеге Совет сателлиты булган Польша, Чехия, Словакия, Румыния, Болгария, Албания белән дә берлектә хәрәкәт итү безнең өчен зарури. Доктринамның өченче маддәсендә: болар гына да җитми, берләшү юлында без Төркия белән, хәтта демократик нигезләрдә булачак, империячел сәясәттән ваз кичкән Русия белән дә без дусларча яшәргә мәҗбүрбез, чөнки Наполеон әйткәнчә, география — бер милләтнең язмышыдыр. Бу язмышны без, әлбәттә, үзгәртә алмыйбыз, география безне үзгәртә. Шунлыктан, безгә Русия белән дус булу — котылгысыз чара булып тора. Тарих һәм дә география моны әмер итә, диелә. Ләкин бу докринамны гамәлгә ашыру юлында өч зур киртә бар. Беренчесе: география — бер милләтнең язмышы булганлыктан, безнең геополитик вәзгыятьнең бик уңайсыз булуы. Татарстан, Башкортостан бер үзләре генә — славян диңгезендә бер утрау булып торалар. Бу — эчке фактор булып санала. Тышкы факторлар арасында беренчесе — руслардагы империализм һәм дә миссионизм, ягъни сайланган милләт булып, башка милләтләрне җитәкләп, аларны кул астында тоту омтылышы. Бу хасталыктан котылмыйча безгә чын иреклеккә ирешү мөмкин түгел. Киртә булып саналучы икенче фактор — европалыларда булган предрассудок, ягъни хорафат. Бу — христиан галәменең чире. Кызганычка каршы Европа христиан дөньясы, хәтта соңгы вакытка кадәр Төркиябездә дә, төрки дөньяның бердәнбер, чын мөстәкыйль, бәйсез дәүләте — Төркиябездә дә бу хорафат бар иде. Аллага шөкер, соңгы вакытта Урта Азия җөмһүрияләре төзелгәннән соң бу күренеш бетә башлады. Европа безнең татарларны, хәтта төрекләрне дә үз күзлеге белән түгел, рус күзлеге белән күрә. Бу — әлбәттә, предрассудок хорафат хасталыгы нәтиҗәсе. Өченче фактор — кайбер милләтләргә хас шовинизм. Мин русларда шовинизм бар, дим. Әле шовинизм сүзе рус империализмы өчен бик йомшак сүз. Шовинизм иранлыларда һәм яһүдләрдә дә бар. Бу өч дәүләттә тойгыга, хискә таянып башка милләтләрне, башка халыкларны дошман күрү дигән бер нәрсә бар. Бу өч хасталыктан котылмыйча, безгә омтылышыбызны тормышка ашыру мөмкин түгел. Моның өчен бер генә юл бар: ул да әхлакый, дини, мәдәни, сәяси, икътисади һәм социаль революция. Бу революция, әлбәттә, Октябрь революциясе кебек канлы бер рәвештә булырга тиеш түгел. Кан — кан белән түгел, кан — су белән генә юыла. Безгә фикер белән үткәрелә торган әхлакый революция кирәк. 70 ел хөкем сөргән марксизм идеологиясе нәтиҗәсендә әхлак дәрәҗәсе бик түбән төште. Бу хәлне мин кайткан саен Татарстанда да, барлык совет блогында, Көнчыгыш Германия, Польша, Чехославакия һәм башка илләрдә, бигрәк тә, Русиянең үзендә әхлак түбәнлеге, җинаятьчелек чәчәк атуын күрәм. Боларга каршы бер генә юл бар — ул ислам диненә кайту, ислам динлеләрдәге иң югары, иң саф принципларга кайту. Ул принципларга кайтмыйча, безгә болардан котылу, чын иреккә ирешү мөмкин түгелдер. Моңа каршы бәлкем: моңа кадәр Алласызлык идеясе белән сугарылган халыклар ничек итеп бердәм ислам диненә кайсыннар? — диючеләр булыр. Мин моңа җавап итеп болай дияр идем: ислам диненә кайту әлбәттә, җиңел түгел, бу кайту — әкрен генә булыр, бер ел да, ике ел да түгел, иң азында 20–30 ел кирәк булыр, ягъни бер буын алмашыну кирәк. Алай да мин өметемне өзмим, инша Аллаһ, якын киләчәктә, без моны күрмәсәк тә, бездән соң килгән буыннар бу максатка ирешәчәкләр һәм татар-башкорт халкы да башка милләтләр белән бергә, дөнья милләтләре арасында әхлакый яктан ислам дине нигезләренә таянган бер җәмгыять барлыкка китерерләр һәм дә тынычлык эчендә, иреклек эчендә бергә эшләү, муллыкка ирешү дәверенә керерләр дип ышанам. Аннан соң, сорау бирүчеләр булыр: шәхси тормышымнан шуны әйтмәкче булам — 1969 елның 7 январендә 84 яшьлек әтиемне югалттым. Әтием — Анкарада яшәүче татар колониясендә имамлык вазыйфасын үти иде. Ул чакырулы җиргә Коръән укырга барырга, дип урам аркылы чыкканда бер такси бәреп ега һәм аның баш миенә бик каты зарар килеп, 4 сәгатьтән соң ул җан тәслим кылды. Аннан соң әнкәм 1979 елның азагында, әткәм вафатыннан соң 11 ел узгач, 92 яшендә вафат булды. Аллага шөкер, әткәм дә, әнкәм дә минем милли мәсьәләгә, милли дәгъвага хезмәт итүемнең бер өлешен күреп киттеләр. Шуны әйтим, хәзер 70 ел дәвам иткән марксизм-ленинизм идеологиясе нәтиҗәсендә түбән төшкән әхлак — чын дини нигезләргә корылган җәмгыятьтә генә яңадан югары күтәрелер, җинаятьчелек байтак кимер, дәүләт эшләрен алып бару җиңеләер. Минем сүзем — шуннан гыйбарәт.
Өстәп тагын шуны әйтим: Алла хакы өчен, безнең милли чиребез булган милли бердәмсезлектән котылып, милли бердәмлеккә омтылыйк. Шунсыз — без бернигә дә ирешә алмабыз, һәм бу — безне һәлакәткә китерәчәк!
Бөтендөнья Татар Лигасы Рәисе Гали Акышның үзенә 75 яшь тулу бәйрәмендә, 1993 елның 24 июнендә Казан шәһәренең М. Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә сөйләгән нотыгы (кыскартып бирелә)
Хөрмәтле җәмәгать эшлеклеләре, газиз һөнәрдәшләрем, кадерле ханымнар, сөекле яшьләр!
Сәлам сиңа күп җәфа чиккән газиз татар халкым!
Минем 75 яшьлек туган көнем уңаеннан бу мәҗлесне — йоланы оештырган өчен ихлас күңелемнән рәхмәтләремне белдерәм. Минем исемгә бер фонд коруыгыз өчен аеруча зур рәхмәт! Мине моңа лаеклы күрүегезгә килгәндә, шунысын әйтим — нинди исемдә булса — булсын, фонд милли мәдәниятебезгә хәерле һәм файдалы эшләр башкарса, мин бик шат булыр идем.
75 яшьлек туган көнемне зурлап уздырасыз, рәхмәт! Ләкин мин үземнең туган көнемне хәтерләмим. Ике вакыйга исемнән һич чыкмый. Беренчесе, моннан 55 ел элек, мәрхүм юлбашчыбыз Гаяз Исхакый җитәкчелегендәге «Прометей» клубының Идел-Урал бүлегенә кушылган иде. Әле дә шул юлда йөрүемне дәвам итәм. Икенче вакыйга исә, 30 ел элек, ягъни 1963 елда була алачак иде.
Моннан 30 ел элек, 45 яшемдәге урта яшьләр кешесе буларак, Анкара Төрек оҗагында «Идел-Урал дәгъвасы вә Совет империализмы» исеме темага багышланган бер реферат укыган идем. Милли азатлык көрәшенең көзгесе булып саналган әлеге рефератның эчтәлеге тыңлаучыларга бик ошаган булса кирәк, Төркиядә милләтчелек хәрәкәтенә байтак зур өлеш керткән мәрхүм доктор һәм ул чорда Җөмһүрият Сенаторы булган Фәтхи Тәвәтоглу миңа төбәп: «Али бәй, бу рефератны китап рәвешендә басып чыгарырга тиешсез», — дип әйтте. Мин дә: «Доктор бәй, кереш сүзен сез язсагыз, зур шатлык белән басып чыгарыр идем», — дип җавап бирдем. Чыннан да, ул көннән соң нәкъ 5 ай узгач, китабым дөнья күрде. Ләкин ул чордагы Совет илендә бу китабым бер фикер революциясе барлыкка китерде. Ул басылып чыккач Совет матбугаты мине күп милләтле Совет халкының дошманы, буржуаз идеолог һәм Төрек яшерен хезмәтенең агенты дип атады.
Моннан 60 ел элек, ягъни 1933 нче елда мәрхүм язучыбыз һәм Милли Азатлык хәрәкәтенең җитәкчесе Гаяз Исхакыйның «Идел-Урал» исеме китабы Парижда дөнья күргән иде. Мин, ул вакытта, 15 яшьлек бер гимназист идем. Әгәр, Гаяз Исхакыйның ул китабы дөнья күрмәгән булса, бәлкем мин дә, алтмышынчы, җитмешенче, хәтта сиксәненче елларда фикер революциясе тудырган үземнең китабымны чыгара алмас идем. Шулай итеп, утызар ел ара белән дөнья күргән ике китап, Супер Дәүләт — Советлар Берлегенең каберен казыган ике мәгънәви көрәк вазифасын үтәделәр.
Минем беренче китабымнан соң 22 ел узгач «Идел-Уралда иреклек өчен Көрәш» исемле икенче китабым чыкты. Ул китабымда да Совет җитәкчелегенең мәкерле сәясәте фаш ителгәннән соң, Совет режимының егерменче йөз азагында җимереләчәге дә алдан ук хатасыз әйтелгән һәм ул китабымның 46–47 һәм 48 нче битләрендә бәян ителгән доктринам — бүгенге Татарстанның Милли Азатлык хәрәкәтенә юл күрсәтүче яшен булып тора. Әнә шунлыктан, Сез, татар халкының җитәкчеләре, минем 75 яшьлек юбилеемне үткәрергә һәм минем исемемдә бер фонд барлыкка китерергә карар биргәнсез. Мин, моның өчен үземнең чын күңелемнән килгән рәхмәтләремне белдерәм һәм, 440 ел җәфа чиккән татар халкына якты киләчәк бирүен Аллаһы Тәгаләдән теләп калам.
Әле, рөхсәт итсәгез, юл күрсәтүче ул доктринам белән сезне дә таныштырмакчы булам. Бу доктринам 3 параграфтан тора һәм 3 мәсьәләне карый; беренчедән, безнең дәүләтебез нинди булырга тиеш; икенчедән, без — кемнәр белән берләшергә тиеш һәм өченчедән, без — Россия белән ничек эш итәргә тиеш. Ул өч мәсьәләне берәм-берәм карап китик.
Беренче параграф һәм беренче мәсьәлә: Дөньябызның бүгенге шартларында яраклашуны, ягъни реалитетны күз алдында тотып, «Бөек Идел-Урал» идеологиясеннән әлегә ваз кичәргә туры килә. Аның урынына алмашка: Азатлык, социаль гаделлек һәм тулы тигезлек принципларына таянган көчле Идел-Урал дәүләте идеологиясен үзләштерү, хәлиткеч әһәмияткә ия дип саный. Ягъни ерак булмаган киләчәктә ике халыкның тигезлеге һәм бердәмлеге принципларына таянып, федераль татар-башкорт дәүләте доктринасын гамәлгә ашыру турында сүз бара. Бу доктринаны бәян иткәнемә 9 ел вакыт узды. Соңгы 4 ел эчендә Татарстанда һәм Башкортостанда булып узган радикаль үзгәрешләр, милли үзаңның күтәрелеше әлеге мантыйкның дөреслеген раслый. Әмма моны тормышка ашыру өчен, бу ике халык үз араларына чөйнең ясалма, махсус рәвештә кагылуын аңларга тиешләр. Иң башта 1917 елда татар интеллигенциясенең башкортларның дәүләтчелеге мәсьәләсендә хаталар ясавын танырга кирәк. Ә Башкортостан җитәкчеләренең, үз республикаларында киеренкелек атмосферасын йомшарту өчен, өч дәүләт теле статусын яклаулары мөһим. Башкортостан халкының, татарстанлылардан үрнәк алып, тулы суверенитет игълан итү, президент сайлавы, референдум һәм ниһаять, 31 мартта төзелгән федераль килешүдән баш тарту кебек радикаль адымнар ясавына ышанам. Менә шуннан соң «конфедератив татар-башкорт җөмһүриятен» барлыкка китерү юлы киң рәвештә ачылыр. Чит өлкәләрдә калган татар-башкортларны ватанга кайтаруны чишәргә мөмкинлек туар. Бу урында, Татарстанның соңгы 4 ел эчендә үзенең Милли бәйсезлеген яулавы юлында ясаган мөһим 10 адымын телгә алу бик урынлы булыр дип ышанам: ул 10 адымның беренчесе: 1989 елда, Казанда, татар интеллегенциясенең, Советлар берлеге күләмендә башланган перестройка хәрәкәте нәтиҗәсендә барлыккан килгән гомуми уянышка ияреп корылтай үткәрүе һәм ул корылтай тарафыннан Татар иҗтимагый Үзәген оештыруы санала. Шулай итеп, бу беренче адым — Милли үзаңның тууына сәбәпче булды дисәк ялгыш булмас. Милли хәрәкәтебезнең соңгы 4 елдагы икенче адымы: Бабаларыбыз — Идел буе болгарларының Ислам динен үз теләкләре белән кабул итүләренә һиҗри ел исәбе белән мең дә бер йөз тулу уңае белән бик тантаналы йола үткәрелде. Ул йола — дини үзаңның тууына һәм 70 ел буена алып барылган атеистик пропаганда нәтиҗәсендә юкка чыгу куркынычы астында калган Ислам диненең татар халкы арасында яңадан тууына һәм уянуына сәбәп булды. Шулай итеп, Милләт булып калуның икенче элементы — Ислам дине татар халкы арасында үзенең хөрмәтле урынын ала башлады. Беренче элемент — туган тел булып санала. Милли Азатлык хәрәкәтенең өченче мөһим адымы 1990 елның 30 августында Казанда ясалган иде. Ул көнне Татарстан, 70 ел элек тагылган «автономияле республика» богавын өзеп, үзенең суверенлыгын рәсми рәвештә игълан итте һәм шулай итеп, Милли үзаңның практик яктан исбат итү юлы белән татар халкына зур кыюлык белән яңа өмет чаткысы кабызды.
Татар Милли Бәйсезлек хәрәкәтенең дүртенче адымы — 1991 елның 12 июнь көнендә ясалды. Ул көнне Татар Халкы, Россия Федерациясенең президентын сайлау актына байкот ясап, 80 процент кебек зур күрчелек белән үзенең президенты итеп Минтимер Шәймиевне сайлап Россия Федерациясенә кануни юл белән, демократик ысул белән зур орым ясады. Әнә шул вакыйга, Татар халкының суверенитет мәсьәләсендә нык карарлы икәнлеген бөтендөньяга исбат итте. Икенче яктан караганда, бу сайлау — кансыз революция эчтәлегендә булу ноктасында зур бер кыюлык һәм тәвәккәллек, ягъни бөек бер риск булып тарихка керде.
Бишенче адым: 1992 елның 1 һәм 2 нче февраль көннәрендә Казанда, элеккеге Советлар Берлегенең территориясе эчендә яшәүче 7 миллионлы Татар халкы вәкилләре катнашында үткәрелгән Корылтайда, Татарстанның Югары Советына оппозицион орган булып саналучы Милли Мәҗлес сайланды. Корылтайда катнашкан 877 делегатның тавышы белән сайланган Милли Мәҗлес тә Татарстанны вәкилле итә. Милли Мәҗлес хөкүмәт тарафыннан танылмаса да, оппозиция вазифасын үтәвне үз өстенә алды һәм Күләгә кабинет төзелде. Мин шәхсән, 1992 елның 18 июнендә, Милли Мәҗлескә мактаулы әгъза итеп бер тавыштан сайландым. Аллам кушса бу изге вазифаны 1994 елга кадәр алып барачакмын. Гәрчә, Милли Мәҗлес, Әзербайҗан һәм Чичнә белән тыгыз мөнәсәбәттә булса да, Урта Азия җөмһүриятләрендә демократия әле үзенең рельсына утыра алмаганлыктан, алар белән Милли Мәҗлес арасында тыгыз элемтә урнаштыру мөмкинлеген тумаган әле.
Алтынчы адым: 1992 елның 21 мартында Татарстаныбызда үткәрелгән Референдумда, бәйсезлеккә омтылучы халыкларның нисбәте 61,5 процентка җитте. Татарстанда рус телендә сөйләшүчеләрнең нисбәте 43 процент булганын күз алдында тотсак, бу Референдум Татарстан өчен зур җиңү, бөек триумф булып санала.
Мәскәүдәге Үзәк Хөкүмәтнең һәм Татарстандагы рус азчылыгының бер өлеше Референдумга каршы булуына, ягъни басымның бик авыр булуына карамастан, 21 март референдумы 440 еллык тоткынлык чорында рус империализмына каршы рухый һәм юридик баш күтәрү, хәтта революция булып санала. Хәтта Референдумны — Яңа Чорның Башлангычы, Яңа Эраның ишеген ачу дип кабул итәрәгә мөмкин. Берүк вакытта, Референдумга, Милли Азатлык Хәрәкәтенең зур җиңүе дигән бәя бирү дә мөмкин. Бөтен дөньяда зур игътибар һәм әһәмият белән күзәтелеп барылган бу Референдум — чит илләрдә 65 ел дәвамында безнең тарафыбыздан, 72 ел дәвамында ил эчендә, Солтангалиев тарафыннан башланган һәм Сталин белән Хрущев тарафыннан өзеклеккә дучар ителгән Идел-Урал Бәйсезлек Хәрәкәтенең зур җиңүе булып саналырга да хаклы.
Мәскәү һәм Ельцинның Яңа Россиясе, бу юридик легаль карарны танымаса да, Америка Кушма Штатлары, әлбәттә үзенең дәүләт мәнфәгатьләре ноктасыннан чыгып, Татарстан суверенитетына зур кызыксыну белән уңай карашын яшерми.
Җиденче адым: 1992 елның 31 мартында Мәскәүдә, Россия Федерациясе Килешүенә кул кую йоласында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән Чичнә Президенты Җаһар Дудаев каршы килеп, ул килешүгә кул куюдан баш тарту юлы белән үзләренең тарихи-изге вазифаларын 100 процентка үтәделәр. Бу ике җитәкче, кул куюдан баш тарту юлы белән Россия составыннан чыккан булуларын бәян иттеләр һәм Ирек белән Тигезлек принципларына таянып үз дәүләтләрен стабиль бер хәлгә китерү гайрәтен күрсәттеләр. Үзәк хөкүмәт исә, үзенең традицион позициясеннән тайпылмыйча, бу хаклы таләпкә каршылык күрсәтергә, тоткарлык күрсәтергә маташты. Мин шәхсән ул йоланы Америка телевидениесе каналыннан күзәтеп бардым һәм сокланып бу хәрәкәткә гыйбрәтле бәя бирдем. Шәймиев белән Дудаев, башкача хәрәкәт итә алмаслар иде, чөнки, югарыда әйткәнемчә, алар тарихтан үрнәк алдылар, Россия гасырлар буена җәелү политикасын алып барганда, яңа яулап алынган илләр белән уйдырма килешүләр төзелгән иде, Казан ханлыгын 100 елга, Шамил җитәкчелегендәге Төньяк Кавказ илен 300 елга сузылган канлы сугыш нәтиҗәсендә генә яулап алды, һәм, бу ике ил белән килешү төзү мөмкинлеге калмады. Шулай булгач, тарихта булмаган килешүгә кул кую — тарихка хыянәт итү һәм халыкара юридик нормаларны юкка чыгару булыр иде. Бу җәһәттән Шәймиев белән Дудаевны хөрмәт белән котлап, киләчәктә дә дәү Мәскәү Үзәгенең таләпләренә бер яклы баш тартып калырга чакырам. Яңа килешүләр — хокук нормалары рамкасында, ирек һәм тулы тигезлек нигезендә генә төзелә алыр дигән тезисны хуплыйм.
Сигезенче адым: Бөтендөнья Татар Конгрессы. Төркичә әйткәндә Татар корылтае. Тарихыбызда беренче тапкыр үткәрелгәнлектән, аның әһәмияте чиксез зур кыйммәткә ия булып, дөнья тарихына керде. Моннан 5 ел элек андый корылтайның үткәрелүен уйлау да җинаять саналыр иде. Минем кулымда 1989 елны 19 февраль тарихыл Советская Татария газетасында Белялов белән Фасеевның Гаяз Исхакыйга, Шәфи Алмаска һәм Али Акышка һөҗүм иткән кыска бер язмасы бар. Ул документ, әле моннан 4 ел да 4 ай элек Милли Азатлык Хәрәкәтенең Татарстанда җирлеккә ия булмаганлыгын исбат итә торган дәлил аргумент икәнлеген күрсәтүче мисал булып тора. Бөтендөнья Татар Корылтаенда Татарстанның Төркия, Әзербайҗан һәм Чичнә белән тыгыз бәйләнештә булуы да күзгә чагылды. Хөрмәтле Югары Совет Рәисе Мөхәммәтшинның инициативасы буенча үткәрелгән ул Корылтай аркасында Татарстан Республикасы — бөтен дөньяга мәгълүм булды. Конгрессның Даими Комитеты төзелде, Үзәкнең Казанда булуын һәм Даими Фонд барлыкка китерү тәкъдимнәрен кертүдә минем дә ролем булды. Һәрхәлдә Корылтаебыз башка төрки халыкларга үрнәк булырлык дәрәҗәдә зур әһәмияткә ия бер җыелыш булып, тарихыбызда яңа сәхифә ачу хокукын казанды.
Тугызынчы адым: Татарстанның Яңа Конституциясе. 1992 елның 30 ноябрь көнендә Югары Совет тарафыннан кабул ителгән бу Конституция 167 маддәдән гыйбарәт. Эчтәлеге ягыннан либераль һәм демократик рухтагы Конституция татар милләтенең өлгергән һәм алдынгы дәрәҗәгә күтәрелгән булуын күрсәтә. Ләкин ул Конституциянең 4 нче маддәсе Милли Мәҗлес нигезендә тупланган оппозиция тарафыннан каты тәнкыйтькә очрады. 4 нче маддәдә Татарстанда ике дәүләт теле турында сүз бара. Ул телләр — Татар һәм рус телләре. Милли Мәҗлес фикеренчә, хәзерге вакытта куркыныч астында — рус теле түгел, ә татар теле. Татар теле генә рәсми дәүләт теле булырга тиеш. Конституциянең 19 маддәсендә ике ватандашлык, ягъни ике гражданлык турында сүз бара. Татарстанда яшәүче руслар рус ватандашлыгы да ала алырлар диелгән.
Унынчы адым: Экономик һәм социаль суверенитет, ягъни икътисади һәм иҗтимагый бәйсезлек. Бер дәүләт, ни хәтле алдынгы булса булсын, экономик бәйсезлеккә ия булмаса, ягъни үз хуҗалыгына үзе ия булмаса, ул — колония булып калуы мәгълүм. Иреклек һәм тигезсезлек шартларында татар халкы — илнең табигать байлыкларын файдаланып, үз тырышлыгы һәм намуслыгы аркасында кыска заманда аякка басар — дип ышанам.
Без — Татарстан булып кына яши алмабыз, игезәк туганнарыбыз башкортлар, туганнарыбыз мари, чуаш һәм удмуртлар белән бергә Идел-Урал конфедерациясен барлыкка китерергә һәм моңа параллель буларак, чит төбәкләрдә яшәүче 4 миллион татарның ичмасам 2 миллион ярымын Татар-Башкорт федерациясе чикләре эченә китерергә тиешбез. Икенче параграфта евразияле татар-башкорт конфедератив җөмһүриятенең аерым гына яшәп, азатлыгын саклап калуы мөмкин булмавы турында сүз бара. Ул иң беренче чиратта Казагыстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Әзербайҗан белән элемтәгә чыга. Европада элек кан дошманнар булып яшәгән французлар һәм алманнар уртак конфедерация төзеп яткан бер заманда, багланышларны төрки республикалар белән генә чикләү һич ярамый. Украина, Белорус һәм Грузия белән берлектәшлек — Союз кору зарури төс алачак. Аннан соң, бәйсезлегебезне гарантияләү өчен, җитәрлек булмаячагыннан чыгып Польша, Чехославакия, Венгрия, Румыния, Болгария һәм Албания белән эш берлеген барлыкка китерү — реаль ихтыяҗ хәленә киләчәк. Соңгы өченче параграфта болай диелгән: дөньябызның дәвамлы солых — тынычлык һәм экономик эш берлеге хәлендә яши алуы өчен, Урта һәм Көнбатыш Европа дәүләтләре белән, аеруча Төркия Җөмһүрияте һәм Русия белән тыгыз эш берлеген урнаштыру зарури, хәтта котылгысыз бер хәлдер. Әлеге идеалны тормышка ашыру юлында мин өч каршылык күрәм. Беренчесе — рус халкының да бәхетсезлегенә сәбәпче булган рус империализмы — имперская амбиция һәм миссионизм. Бу ике кара көчнең әле бүген дә җиңелгәне юк. Экономик кыенлыклар халыкның зур бер катлавын кабат Россия каты куллы диктатор кирәклегенә ышандыра бара. Ә христиан дине — кабат рус дәүләте диненә әйләнде. Патша чорында, барлык халыкларны православия диненә көчләп кертеп, бердәм рус милләте барлыкка китерү сәясәте алып барылды. Октябрь революциясеннән соң хакимият башына килгән большевиклар, пролетар интернационализм маскасы астында рус телендә генә сөйләшүче бердәм совет халкын барлыкка китерү максатын күз алдында тоткан сәясәткә нигезләнделәр. Әлбәттә, һәр ике чорда, рус империализмының беренче корбаннары — татарларның хәле аеруча мөшкел булды. Совет елларында алфавитыбыз ике мәртәбә үзгәртелде һәм шулай итеп, татар халкы, үзенең данлы тарихыннан, милләт булып яшәп калуда мөһим роль уйнаган ислам диненнән, мең еллык туган теленнән өзелеп кала язды. Хрущев чорында, гәрчә террордан азат ителгән булса да, апатиягә һәм битарафлыкка бирелгән татар халкы — милли мәктәпләреннән мәхрүм калды. Хрущевның 1960 елдан әзерләнгән планына буйсынып, 1980 елда СССРда бердәм рус милләте барлыкка китереп, чын коммунизм кору кампаниясенә кушылган барлык халыклар кебек, ул да милли үзаңнан бөтенләйгә мәхрүм булган бер хәлдә калды. Брежнев җитәкчлек иткән сиксәненче елларда халкыбыз яртылаш ассимиляцигә бирелгән иде инде. Шуңа күрә, 1983 елда Горбачев башлап җибәргән перестройка — татарларны 1989 елда гына үз эченә алды. Зыялыларның инициативасы белән Татар Иҗтимагый Үзәге корылды. Бу — милләтләрнең СССР күләмендә империализм һәм миссионизм чиреннән дәвалана башлавын күрсәтә торган дәлил булды. Дөресен әйткәндә, реформист Горбачев үзе — СССРда милләтләр мәсьәләсе 1923 елда Ленин тарафыннан чишелгән булуына һәм фәкать Сталин тарафыннан бераз бозылган булуына ышанган җитәкче, перестройка кискен милли күтәрелешкә китерер дип һич көтелмәгән иде.
Әле бүген дә, Россия хөкүмәтенең үз экспанционизмын һәм миссионизмын ташлаганы юк. Казан ханлыгын басып алганнан соң, 440 еллык бер чорында бер дәүләт — Ерак Көнчыгышта Япониянең Курил утрауларына, Көнбатышта Норвегия, Көньякта Төркиягә, Төньякта исә Боз диңгезенә кадәр сузылган (осминог) сигезаяк хәлен алды. Империя моның белән генә чикләнмичә, Америка кыйтгасында Кубага, Африкада Ангола, Мозамбик һәм Ливиягә, Азиядә Төньяк Кореяга, Вьетнамга, Сүриягә һәм 1979 елда Әфганстанга кадәр җәелә башлады. Ниһаять, ул 1989 елда, Горбачевның күрсәтмәсе буенча, киңәюен туктатты. 10 елга сузылган пычрак Әфганстан сугышы җиңелү белән тәмамланды, һәм шуннан империянең таркалуы башланды. Әмма ул үзенең экономик һәм сәяси таркалуында башка халыкларны, беренче чиратта татарларны гаепли. Димәк, ул әле империячел амбиция чиреннән котылмаган. Икенче киртә — евроцентризм дип аталган социаль-психологик чир. Бик аяныч бер күренеш: рус тарихчылары белән рус сәясәтчеләренең һәм рус сәнгатьчеләрнең татар тарихчылары белән рус сәясәтчеләренең һәм рус сәнгатьчеләренең татар тарихын бозып күрсәтүе нәтиҗәсендә, бүген дә, ягъни XXI нче гасырның башлануына 7 ел гына калгән шушы чорда да Европа халыклары, татарларны, хәтта төрекләрне дә үз күзләре белән түгел, ә рус кара күзлеге белән күрәләр. Әзербайҗанда һәм Босния-Герцеговинада төрки-мөселман каны коелып яткан шушы көннәрдә, Берләшкән Милләтләр Оешмасы — христианлык һәм Европалылык ноктасыннан чыгып кына, җәфа чигеп яткан мөселманнарга ярдәм кулын сузудан баш тарта.
Өченче каршылык. Көнчыгыш һәм Көнбатыш Азиянең кайбер милләтләренә хас милли шовинизм чире. Бу да — үзеннән башка халыкларга тигезлек танымаган хаста бер агымдыр. Бу — бигрәк тә иранлыларга хас. Аларның дин кардәшләре әзәләрне канга батыру өчен әрмәннәргә корал сатып ятуы — нәкъ шуны раслый. Бөтен дәүләтләр, халыклар берләшеп, шушы өч хасталыктан котылмаганда, мин дөньяның киләчәген караңгы күрәм. Чөнки алар сугышка китерәчәк. Халыкларның тигезлеген инкарь итәчәк. Әнә шул өч психо-социологик чирдән котылып, дөнья күләмендә Тынычлыкка, Иреклеккә, Тигезлеккә, Гаделлеккә, Муллыкка һәм гомумән, Чын Демократиягә ирешү өчен, шулай ук дөнья күләмендә әхлакый революциягә ихтыяҗ бар. Ләкин бу — Октябрь революциясе кебек канлы революция түгел. Ул мәгънәви, рухи, психологик, социаль, мәдәни, сәяси һәм икътисади революция.
Татарстан иң кыю адымын ясап, революцион юлдан баруын күрсәтте. Без — чит илләрдә яшәүче барлык төрки халыклар, сезнең кыюлыгыгызга, демократия юлыннан баруыгызга сокландык. Бу гадел юлда Алла сиңа юлдаш булсын, сөекле халкым! Рәхмәт дусларым!
Мине тыңлау мәшәкатен күргән сөекле, газиз халкыма рәхмәтләремне кабатлыйм һәм 75 яшьлек юбилеемны үткәрү эшен башкарган барлык милләттәшләремә Алладан исәнлек, уңыш, муллык һәм җан тынычлыгында озын гомерләр телим. Алла безнең белән!
Нет комментариев. Ваш будет первым!