Нәби Дәүли тагын: — Дидактика! — дияр.
Дисә-дияр, бәлки бер файдасы тияр.
Ачулансаң ачулан, тик явызланма,
Хөрмәт күрсәт, — яраклашма, сагызланма.
Бул булалсаң эре, ләкин эреләнмә.
Сүзең якла, — җаһилләрчә киреләнмә.
Гайрәт белән усаллыкны бутый күрмә.
Горурлансаң горурлан, — мактанып йөрмә.
Түбәнчелек — әйбәт, ләкин түбәнләнмә.
Ирешсәң данга, — бер дә әллә кемләнмә.
Каныкма көнләшүдән, дустанә көнләш,
Мәйдан тотар булсаң, — аяк чалмый көрәш.
Тыйнак булу әле — йомшак булу түгел,
Һөҗү-калҗыңлы (сатира-юмор) булсаң бул, — чамаңны бел.
Кабат кирәк булыр кое, — төкермә син.
Көчек булсаң була бир, — айга өрмә син.
«ШАГЫЙРЬЛӘР» ТУРЫНДА
Борынгыда халык акыннары
Язмаганнар кәгазь я тузларга, —
Чөнки укый-яза белмәгәннәр,
Сөйләгәннәр көйләп кубызларда.
Безнең заман «шагыйре» ул башка:
Укый-яза белә, сөйли белми, —
Һәр белемле бәндә шигырь яза,
Кубызы юк, ләкин, көйли белми.
Кирәк кыюы, кирәк базмаганы
Яза бирә «тузга язмаганны»...