САЛАТ ФАҖИГАСЕ

Куйсаң турап, яргалап:

Яшел кыяр да — салат,

Торма-кишер дә — салат,

Помидоры да — салат...

Кәбестәсе дә — салат...

Чын салатның исе дә юк, —

Салатның эше харап!..


Исеме бар, үзе юк,

Үзе юкның — күзе юк...

Туралган барлык яшелчә

Әверелгәндәй «салат»ка,

Кайберәүләр яраклашып

Яшиләр яхшы атка... 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад