Йөрәк Атым (поэмадан өзек)

Бездә ирләр ат өйрәтә иде,
Җәй көнендә җигеп чанага:
Кара җирдән чана өстерәгән
Тайның хәлен үзең чамала…
Нинди хөрлек калсын ул атларда,
Телләре юк — ничек сөйләсен?
Каян белсен ирләр шундый хәлнең.
Үз башына беркөн киләсен.
Ни таксалар, шуны өстерәргә
Атлар түгел, без дә өйрәндек;
Тышаулап та җибәргәләделәр —
Ис китмәде, булса чирәмлек.
Ашатсалар әгәр, эчертсәләр,
Бу дөньяда тагын ни кирәк?
Тибүләрең, җиргә килүләрең
Шуңа идемени, их, йөрәк!
Ирләр йөрәгендә иярләнгән атлар ятыр…
Кая атыгыз?
Йөрәктән дә кирәклерәк чагы —
Атыгызны алып кайтыгыз. 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад