Күз алдымда туган авылым
Еллар үтте, гүя агымсу
Авылның йортларын күрсәм
Миңа була бик тә ямансу.
Һәр йортларың, урамнарың
Сакланганнар минем хәтердә
Хуҗасыз калган йортларың
Моңаеп торалар хәзер дә.
Хуҗасызлар калганнар боегып
Сыгылганнар яңгыр-давылдан
Күз яшемә түзми чыгып китәм
«Телсезләнеп» барган авылдан.
Карт-корылар китәр мәңге йортка
Кайберләре ялгыз калырлар
Йәҗүҗ-мәэҗүҗ кара йөзләр
Авылымны яулап алырлар
Ун елдан соң кемнәр яшәр!
Татарлармы әллә ятлармы?
Башка халык килеп керсә,
Аякларым анда атлармы?
Манаралы авылымның күген
Караңгылык чорнап алмасын!
Килмешәкләр туган җиребездә
Мәчет сүтеп йортлар салмасын
Хак Тәгалә! Безгә, син, көч бир!
Уянмаган халкым бүген дә.
Яңгырасын азан моңнары
Авылымның айлы күгендә!