«Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!» диеп кенә,
Намазлыгын идәнгә
Пөхтәләп җәеп кенә,
Бабам укый намазны
Кәләпүш киеп кенә.
Тып-тын калган өй әче:
Сәгать тә келт-келт йөрми,
Самовар да гөрләми,
Мәчебез дә мырламый,
Радио да җырламый.
Ишегалды да тыныч:
Сыерлар мөгрәми,
Тавыклар кытакламый,
Акбай өрми,
Бәрәннәр бәэлдәми —
Намаз вакыты икәнне
Алар да белгәнмени?