Көрәшчеләр кирәк!

...Без авыр, газаплы йокы белән йоклаганбыз икән. Дәһшәтле бастырылудан саташып, иңрәп ятканда колагыбызга бер өн керде... Бәхетебез һәм азатлыгыбыз хакына шәһит киткән бабаларыбызның кабер ташлары кычкырдымы, шәһәрләрдән авыл төбәгенә куылган, рәнҗетелгән туган телебез аваз салдымы, җимерелгән, мәсхәрәләнгән, айсыз калган мәчет манараларының өзгәләнеп ыңгырашуын ишеттекме, әллә «киләчәге юк» дип хөкем чыгарганнан соң җир йөзеннән юкка чыккан «авылларыбызның нигез чокырлары әрнеп дәштеме, нидер булды, нәрсә генәдер булды, — безнең йөрәкләребез кысылып куйды. Ул авазлар безне сагайтты, сагайтты, сискәндерде... Без тартылдык, талпындык та уяндык.

Юк, шулай да безне уяттылар бугай, ул өн-нидаларны йөрәкләребезгә ишеттерделәр, ахыры.

Без тирән йокыда чакта гаделсезлекләр, өшеткеч тыюлар, туң, каткан «ярамыйлар» белән тигезсез көрәш алып баручы фидакарьләр булган икән. Бу азчылыкның чаңы гамьсез җанварыбызның күгәргән кылларына кагылды. Ялгыз көрәштән хәлсезләнгәндә иңдәш булырлар — дип алар безгә чакыру ташладылар.

Гомер бакый шулай булды, хакимиятка килгән тиран халыкны телсез-авызсыз кол итәр өчен иң әүвәл аның әнә шул фидакарьләрен юкка чыгарырга тырышты. Явыз Иваннан башланган сәясәт Сталин чорында да әллә нинди, калыпларга салына-салына дәвам иттерелде. Халык кан-яшь, вәхшәт аша акыл ияләрен тудырды. Күп асыл ирләр һәртөрле тиран-җәлладларның корбаны булдылар. Аларга үч итеп, яңа кыюлар көрәш мәйданына килә тордылар. Килә тордылар, башкаларны уята тордылар, уянганнарын да көтми, йөрәк ялкыннары белән шомлы ка­раңгылыкны ерта-ерта киләчәккә атладылар.

Хәер, татар халкында милли аң һәрвакыт югары булды. Бу — күптән исбатланган милли сыйфат. Гасырлар буе тупланып килгән әлеге рухи көч аз гына шартлар туу белән бәреп, ташып чыгарга әзер иде. Аның иң куәтле күтәрелеше 1905 ел инкыйлабыннан соң булды дисәм, хаталанмамдыр. Азрак сүрелеп, бераздан янә дә көчәеп киткән милли-азатлык хәрәкәте 1917 елга килеп керде... Татар мәдәниятенең чын мәгъ­нәсендә чәчәк аткан чорлары иде бу... Аннан һәрберебезгә дә мәгълүм утызынчы еллар, кырыгынчы, илленче... Милли идеаллар басылды, кысылды, төеп тапталды. Тынчу, кысан мохитта күп, бик күп якты өметләр, һава җитмәүдән сүнгән шәмнәр кебек, озак тартышканнан соң ахыр тапкыр лепердә алдылар да караңгылыкка чумдылар. Өскә калкып чыгарга теләгән очкын-йөрәкләрне катыйль гөрзле кизәнеп канга батыра торды. Тапталган тыгыз туфрак дәһшәткә, канга чумырылды. Ул гына аз тоелды, «милләтләрнең тигез чәчәк ату» сәясәте нефть торбаларыдай каты нигезне тишеп кереп, төптә яткан соңгы тамчы-хөрлек, азатлык фикерләрен суытырга тотынды... һәм, янә дә нефтьчеләр сүзе белән әйткәндә, аскы катламга су кудыргандай чиктән тыш басым астында күрку, шом сеңдерергә кереште. Сүз дә юк, карагруһ идеологлар милләтләрне юкка чыгару сәясәтенең иң соңгы казанышларын кулланып эш иттеләр һәм итәләр дә.

Ләкин вәхшиләрчә таптый-изә сүндерелгән хөр фикер учагының аз санлы күмерләрен куен түрендә саклап калуын алар башларына да китермәгәннәрдер. Аз гына саф җил исеп куйды, кемдер учак урынындагы шапшакны, тиресне алып ташлады, тонык кына, хәлсез генә җемелдәгән күмерләргә сак кына орынып тыны белән өрде. Дәһшәтле караңгылыкка сыек кына яктылык сибелде...

Мин бүгенге милли хәлебезне шул учак рәвешендә күз алдына китерәм. Куанырлык түгел: утның көче бик зәгыйфь, аны бөтен куәтенә дөрләтер өчен никадәр фидакарьләрнең йөрәк мае кирәк булыр да, күпме вакыт таләп ителердер. Шул ук вакытта төшенкелеккә бирелеп, «булмый инде», дип кул селтәргә дә ярамый: соңгы яшерен күмерләр дә ачылды һәм алар үрләп китәргә азаплана. Саклый алмасак, учакны кабат тергезү мөмкин булмаячак. Бер кайчан да! Бу соңгы ышаныч, соңгы мөмкинлек.

Эчендә җаны булган, рухы үлмәгән, милли горурлыгы милли мескенлеккә әйләнеп өлгермәгән һәр татар ошбу халык хәрәкәтендә катнашырга тиеш дип саныйм. Өмет — яшьләрдә. Яшерен-батырын түгел, күп төбәкләрдә татар иҗтимагый үзәге булсын, мәдәни оешмалар булсын, өлкән яшьтәгеләр энтузиазмы белән яши. Яшьләр читтә. Күбесе «миңа барыбер» принцибы белән көн күрә. Ваемсызлык тудырган гамьсезлек, битарафлык чире иң куркынычы. Эстафетаны кабул итәрлек көрәшче рухлы яшьләргә бүген аеруча кытлык. Бары тик ил, халык мәнфәгатьләре белән янган егетләр-кызлар күтәрелгәндә генә һәм алар милли мәсьәләләрне үз борчулары кебек кабул иткәндә генә без туган телебезнең, әдәбиятыбызның, мәдәниятебезнең киләчәге өчен тыныч була алачакбыз. Шул вакытта гына безнең гамьнәрнең туар буыннарда яшәячәгенә ышана алырбыз.

Быелның июнь аеңда булып үткән Татар яшьләре көннәренең бер вазифасы әнә шул көчләрне барлаудан гыйбарәт булды. Әгәр теләсәгез, бу үзенә күрә бер «разведка» иде: киләчәктә безгә кемнәр белән эшләргә, кемнәргә таянырга — шуны ачыклауда ул көннәр зур роль уйнады. Янә килеп, милли мәсьәләләр республикабыз кысалары белән генә чикләнми бит әле. Җиде миллионлы халкыбызның Татарстанда бары тик миллион да 765 меңе генә яши, калганнары ил, дөнья буйлап таралган. Без алардан башка бер ничек тә бөтен милләт була алмыйбыз. Алар язмышы — ахыр чиктә безнең язмышыбыз да. Идел буендагы очрашуларда күтәрелгән уртак борчулар, уртак теләкләр, максатлар, нәтиҗәдә безне Татар яшьләренең корылтаена алып килде. Беренче җитди сөйләшү, татар яшьләренең үзләрен милли көч буларак раслауда әүвәлге адым.

Ярый, җыелдык, сөйләштек, максатларны ачыкладык, барыр юлыбызны, башкарасы эшләребезне билгеләдек. Инде нишләргә? Якты ниятләр сүздә генә калмасмы? Минем борчылуымның нигезе бар. Татар яшьләре арасында пассив позициядә торучылар бик күп. Болар митингларга барга-лыйлар, төрле шау-шулы кампанияләрдә теләп катнашалар. Әмма конкрет эшкә килсәк, читтә калуны кулай күрәләр. Болай булмый! Болай ярамый! Егетләр, кызлар! Безнең һәрберебез җиң сызганып эшләгәндә дә бик таманга туры киләчәк. Пассив үтәчеләрдән бигрәк, лидерларга, нык ихтыярлы көрәшчеләргә ихтыяҗ зур. Бу — заман таләбе. Татар яшьләре хәрәкәте биш-алты фидакарь тырышлыгына гына кайтып кала торган булса, безгә ул зур эшне башлап торырга да кирәкми иде. Уяныгыз! Уятыгыз! Уйланыгыз! Шагыйрь Р. Фәйзуллинның чирек гасыр элек әйткән сүзләре бүген бигрәк тә актуаль яңгырый:

Көрәшчеләр кирәк!

Көрәшчеләр!

Беләклеләр җитә,

Йөрәклеләр кирәк!

Куәтлеләр җитә,

Теләклеләр кирәк!

Көрәшчеләр кирәк!

Көрәшчеләр!

Безнең бу юлдан тайпылырга хакыбыз юк. Милләтнең киләчәге ханында әгәр син уйламасаң, әгәр мин уйламасам, әгәр без уйламасак — кем уйлар? Кем кайгыртыр? Кем?! Көрәшчеләр сафында бүген — вакансия. Кемнәр әзер?

Йә, кайсыгыз?!

Кайсыбыз?!

Фәрит БӘШИР,

«Мәгърифәт» газетасы, №1, 15.02.1991. 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад