Тәһарәттән башлыйк (Әүвәл нәзафәт)
Мәгариф исламиядән җөз сәлис.
Бишенче мәртәбә басылуы 7 сәфәр 1322 сәнәдә
(22 апрель 1904 ел).
Городской пассажъ
И. Н. Харитонова
1904
«Иман» нәшрияты
Казан 1429/2008
Моны күчереп язды: Галиева Мөнҗия
Тикшерде, өстәмәләр кертте: Әхмәт Сабыр
Кереш
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Әлхәмдүллилләһи раббил галәмин вә саллаллаһә галә сәййидинә мүхәммәди вә әлиһи вә сәхбиһи әҗмәгыйн. Әммә бәгъд: мөкәлләф (гакыллы, балигъ) бәндәнең фигыле сигез нугдыр: алар
1) фарыз
2) вәҗеп
3) сөннәт
4) мөстәхәб
5) мөбах
6) мәкруһ
7) хәрам
8) мөфсиддер.
Фарыз: шундаен эштер ки, кылмак ләзем булыр вә анда асла шөбһә булмас. Фарызның хөкеме ошбу ки, һәркем фарызны кылса саваплы булыр, куйса газапка мустахикъ (ия булу) булыр вә хилафсыз фарызны инкарь итсә кәфер булыр. Биш вакыт намаз укымак, зәкят бирмәк, рамазанда рузә тотмак, хаҗ кылмак кеби.
Вәҗеп: шундый эштер ки, кылмак ләзем (тиеш) булыр вә ләкин анда бераз шөбһә булыр. Вәҗепнең хөкеме ошбу ки, һәркем вәҗепне кылса саваплы булыр, куйган кеше газапка мустахикъ булыр, инкарь итсә кәфер булмас. Корбан бугазламак, садака фитра бирмәк, витр намазы укымак, гаед намазы укымак кеби.
Сөннәт: шундый эштер ки, рәсүлүллаһи салаллаһи галәйһи вәссәлләм аңа даимчылык иткән булыр вә ләкин ул эшне бер ике мәртәбә куйган булыр яки куйган кешене тыймаган булыр. Сөннәтнең хөкеме ошбу ки, һәркем сөннәтне кылса саваплы булыр, куйса шелтәгә мустахикъ булыр вә рәсүлүллаһ с.нең шәфәгәтеннән мәхрүмлек хәвефе булыр. Азан вә камәт укымак, намазны җәмәгать илә кылмак, мисвәк истигъмәл итмәк, мыек кисмәк, сакалны үстермәк кеби.
Мөстәхәб: шул эштер ки, рәсүлүллаһ с. ул эшне гәһа кылып гәһа куймак булыр, вә һәм изгеләр дус күргән фигыльдер. Мөстәхәбнең хөкеме ошбу ки, һәркем аны кылса саваплы булыр, куйса зарар булмас. Дүшәмбе вә пәнҗешәмбе вә ай тулы көннәрдә руза тотмак, зәкят вә фитрадан башка садака бирмәк, ятим вә гаҗиз кешеләргә ярдәм итмәк кеби.
Мөбах: кылмак вә куймак бәрабәр булган эштер. Хәләл нигъмәтеннән туймак, үз малыннан яхшы киемнәр кимәк кеби.
Хәрам: шундый эштер ки, шәригатьтә ул эштән шөбһәсез тыелган булыр, хәрамның хөкеме: һәр кеше хәрамны куйса саваплы булыр, кылса ут газабына мустахак булыр, әгәр анык вә ачык хәрамны инкарь итсә кәфер булыр. Исерткеч эчмәк, кешегә хыянәт итмәк, кешене гайбәт итмәк, ата вә ананы рәнҗетмәк кеби.
Мәкруһ: шәригатьтә аннан тыелмыш нәрсәдер вә ләкин анда дөреслек шөбһәсе булыр. Бу төрле мәкруһ харамга якындыр, сакланмак ләземдер. Мәкруһның хөкеме ошбу ки, һәркем аны куйса саваплы булыр, кылса газап хәвефе булыр. Намаз эчендә уйнамак, читкә карамак, сафта тигезсез тормак кеби.
Мөфсид: гыйбадәтләрне бозучы нәрсәдер, намазда ашамак вә эчмәк вә сөйләшмәк вә бер фарызны куймак вә рузада касдан (белеп) ашамак вә эчмәк.
Китабел тәһарәт
(Тәһарәт китабы)
Һәр мөкәлләфкә тәүлектә биш вакыт намаз фарыздыр, терек булган заманда куймак җаиз (мөмкин) булмас. Сабыйга җиде яшендә атасы вә анасы яки вәли булган кешесе намазны үгрәтер һәм укырга боерыр, ун яшенә җиттектә көчләп вә җәзалап укытмак тиешле булыр. Намаз кирәк фарыз, кирәк нәфел булсын, тәһарәтсез дөрес булмас, әгәр касдан тәһарәтсез укыса кәфер булмак хәвефе бардыр. Бәс, һәр намаз өчен тәһарәт шарт вә фарыздыр, ягъни су булдыкта су тәһарәте, су булмаса тәяммим ләзем булыр.
(Фасыл) Тәһарәтнең фарызлары
Тәһарәтнең фарызлары дүрттер:
Беренче фарыз: йөзене юмак маңгай сәченнән ияк астынача вә бер колак йомшагыннан икенче колак йомшагына кадәр. Шул арада булган тәнгә вә күз почмакларына вә борын төпләренә су ирештермәк фарыздыр, су ирешмәсә тәһарәт тәмам булмас.
Икенче фарыз: ике кулыны терсәкләре берлә юмак, тырнак төпләрен вә бармак араларын юмак ләземдер.
Өченче фарыз: башының чирегенә (дүрттән бер) чыланган кул илә мәсих итмәк, ягъни сыйпамак.
Дүртенче фарыз: аякларны бармак аралары вә тубыклары илә юмак, әгәр аякларын юып читек кигән булса читек йөзенә өч бармак кадәр мәсих итсә җитәр. Әгәр читектә тубыктан түбән өч бармак күренерлек тишек булса мәсих дөрес булмас. Тубыктан югары тишек булса яки бөтенләй балтырсыз читек булса зарар юк мәсих дөрес булыр, мәсихнең мөтдәте мокыймга бер тәүлек, мосафиргә1 өч тәүлектер. Әгәр мәсихнең мөтдәте тулса яки бер аякка булса да су үтсә һәр ике аякны юмак ләзем булыр, тәһарәт бозылган булмаса тәһарәт яңартмак лазем булмас.
(Фасыл) Тәһарәтнең сөннәтләре бүлеге
Тәһарәттә унбиш кадәр сөннәт бардыр.
Беренче сөннәт: башында ук ният2 итеп бисмиллә илә керешмәк.
Икенче: кулларны беләзекләренә кадәр юмак.
Өченче: өч мәртәбә мәзмәза (авыз чайкамак) ягъни авызны камил юмак.
Дүртенче: өч мәртәбә истиншак, ягъни борынын юып сеңгермәк.
Бишенче мисвәк3 истигъмәл итмәк, әгәр мисвәге булмаса ике бармак илән тешләрене ышкымак.
Алтынчы: яңа су алып сакалын аралаштырмак.
Җиденче: барча бармакларын аралаштырмак4.
Сигезенче: әгъзаларны өчәр кәррә юмак.
Тугызынчы: башының барчасын мәсих итмәк.
Унынчы: ике колагына мәсих итмәк.
Унберенче: һәр әгъзаны юганда яхшы ышкып юмак.
Уникенче: тәһарәтне башка эш берлә аралаштырмый тоташ итмәк.
Унөченче: әгъзаларын Коръәндә зикер ителгән тәртип илә юмак, ягъни әүвәл йөзене, аннан соң кулларын юар, аннан соң башына мәсих итәр, аннан соң аякларын юар яки читеккә мәсих итәр.
Ундүртенче: кул вә аяк юмакта уң тарафтан башламак.
Унбишенче: муенга мәсих итмәк.
(Фасыл) Тәһарәтнең әдәпләре
Тәһарәттә ун кадәр әдәп бардыр.
Беренче: су чәчрәмәслек биек җирдә кыйблага каршы утырмак.
Икенче: тәһарәт алачак суны үзе хәзерләмәк.
Өченче: әгъзаны юуда кешегә хезмәт иттермәслек.
Дүртенче: тәһарәт арасында дөнья сүзе сөйләшмәенчә бисмиллә вә кәлимә шәһадәт укымак.
Бишенче: авызга вә борынга суны уң кул илә алмак.
Алтынчы: борынны сул кул илә сеңгермәк.
Җиденче: тәһарәт соңында кәлимәи шаһәдәт укымак.
Сигезенче: калган судан шифа нияте илә кыйблага каршы хәлдә бераз эчмәк.
Тугызынчы: йөзек кигән кеше йөзеге киң булса да кулны юганда йөзекне бераз5 кузгалтмак.
Унынчы: тәһарәтне намаз вакытыннан әүвәл алып хәзерләнмәк.6
(Тәнбиһ) тәһарәттә суны исраф итмәк, вә маңгае тарафыннан салмаенча йөзгә ормак, мәсихне су яңартып өчәр кәррә итмәк кеби сөннәткә мөхалиф (каршы) эшләр барчасы мәкруһтыр, бик сакланмак кирәк.
(Фасыл) Тәһарәтне боза торган нәрсәләр
Тәһарәтне бозгучы нәрсәләр ундыр.
Беренче: алдан яки арттан чыкмыш нәҗәсәт, аз булса да.
Икенче: бу ике юлдан чыкмыш корт вә таш. Әгәр җәрәхәттән яки колактан вә борыннан корт чыкса бозмас.
Өченче: арттан чыкмыш җил.
Дүртенче: тәннән кан яки сары су кебиләр чыгып пакьләү тиеш булган җиргә аксалар. Бишенче сыек кан космак аз булса да.
Алтынчы: авызда тота алмаслык косык, вә ләкин какырык косса күп булса да бозмас.
Җиденче: ятып яки бер нәрсәгә сөялеп йокламак. Әгәр туры утырып яки кыямда йә рукугда йә сәҗдәдә йокласа, бозылмас.
Сигезенче: исерү, яки һуш китү, яки дивана булмаклык берлә гакылның китмәге.
Тугызынчы: балигъ кешенең рөкугъ вә сәҗдәле намазда янындагы кеше ишетерлек кычкырып көлмәк.
Унынчы: ялангач гаурәтләрнең бер беренә тимәге.
(Фасыл) Тәһарәтсезлек хөкеме
Тәһарәтсезлек хөкемне, тәһарәтсез кешенең җеназа намазы вә башка намазлар укымагы вә тиләвәт сәҗдәсен кылмак вә Мөсхаф шәриф вә Һәфтияк шәриф тотмагы вә бер аять язылган акча яки кәгазь тотмагы дөрес булмас, вә ләкин букча аркылы тотса дөрес булыр, әмма сабыйга тоттырмак зарурат булганнан дөрес күрелмештер. Мосхәф шәрифне тотмаенча күңелдән Коръән укымак җөнеп булмаса тәһарәтсез кешегә дөрес булыр.
(Баб) Гөсел
Гөселнең фарызы
Гөселдә өч фарыз бардыр:
Беренче: авызны камил юмак.
Икенче: борынны камил юмак.
Өченче: барча тәнне юмак, каш, мыек, чәч, сакал төпләренә су ирештермәк фарыздыр вә һәм күзнең эчене юмак лазем булмаса да тышкы тарафында булган почмакларына су ирештермәк ләземдыр вә һәм арт тарафына истинҗасыз су ирешмәслек булса истинҗа ләзем булыр.
(Фәсыл) Гөселнең сөннәте
Гөселнең сөннәт булган рәвеше ният вә бисмиллә илә башта беләзекләргә ике кулыны юар. Тәнендә нәҗәсәт булса пакьлар, истинҗа итәр, намаз тәһарәте кеби тәһарәт алыр, аннан соң өчәр кәррә башыннан, уң иң башыннан, сул иңе башыннан су коеп госелне тәмам итәр. Әгәр госел суы аяк астында җыелып торырлык булса аякны госелдән соң юар, су җыелмаслык җирдә булса — аякны тәһарәт берлә тәмам итсә дә дөрес булыр.
(Фасыл) Гөсел кылу тиешле вакыт
Гөселне ләзем иткүче нәрсәләр биштер.
Беренче: мәни ягъни шәһвәт суының урыныннан кузгалганда ләззәт илә булып чыкмагы, кирәк җомаг берлә, кирәк төшләнеп, кирәк карамак, кирәк үпмәк илә булсын, чыккан вакытта ләззәт туктаган булса да. Әгәр авыр нәрсә күтәргәннән яки сикергәннән чыкса гөсел ләзем булмас.
Икенче — ир гауратенең сөннәт кылынган кадәрлесе ике юлның беренә гаиб булмакы, бу эш һәр ике тарафка гөселне вәҗеп итәр.
Өченче — йоклаган адәмнең тәнендә яки киемендә мәнигә охшаш сыек су күрмәге, төшләнгәнен белмәсә дә.
Дүртенче — хатынның хәизе киселмәге.
Бишенче: хатынның нифасе киселмәге.
(Фасыл) Гөсел кылу әдәбе
Гөсел вакытында гаурате кешегә күренмәстәй җирдә гөсел кылмак тиештер. Әгәр халык берлә хәмәмдә (мунчада) яки күлдә коенса гаурат җирләрен эленге белән капламак лаземдыр, эленгесез гаурат җирен кешегә күрсәтеп суга кермәк яки мунчага кермәк олуг гаептер, шәригать буенча гөнаһ вә хәрамдыр вә зур әдәпсезлек вә хәйванлыктыр. Вә һәм кергәннән артык су түкмәк җаиз түгелдер, исраф булыр, тәһарәттә вә гөселдә суны кирәк кадәрлегенә түкмәк, кирәк юмак тиеш урыннарны өчәр кат сулатса (чылатса) вә тәненнән су аерылып акса кәфи булыр.
Баб тәяммим
Ике чакрым кадәре су ерак булса, яки авыру булып су истигъмәле зарар кылырлык булса, яки суга барганда үзенә йә малына зарар килерлек булса, яки суы булып та җанын йә хайванын саклар өчен хаҗәт булса, яки тәһарәт алганда җеназа, йә гәед намазы кичәрлек (үтәрлек) булса, йәки су истигъмәленнән башка тарика манигъ (юл ябык) булса тәһарәт урынына тәяммим берлә намаз укымак дөрес булыр. Җөнүб кеше дәхи гөселдән гаҗиз булса, гөсел урынына тәяммим кифәя итәр.
(Фасыл) Тәяммимдәге фарызлар
Тәяммимдә дүрт фарыз бардыр.
Беренче — тәямим илә намаз дөрес булмакны ният итмәк.
Икенче — тәяммим өчен җир җенесене касад (ният) итмәк (Җир җенесе утта янып көл булмый вә эреми торган пакь нәрсәдер тупрак, таш кайрак кеби). Җир җенесенә тәяммим сугу дөрес булыр тузансыз булса да вә һәм агачка вә кием затына кунган тузан булса шул тузанга сугу дөрес булыр, тузан җир җенесеннән булган өчен.
Өченче — җир җенесенә ике кулы илә бер орып йөзенә мәсих итмәк.
Дүртенче — дәхи бер орып ике кулыны терсәкләре вә бармак аралары илә мәсих итмәк. Әгәр ошбу рәвешле тәяммим итсә су истигъмәленә кадир булганча тәһарәт бозгучы нәрсә булмаса шул тәяммим берлә һәртөрле намаз дөрес булыр. Тәяммимне тәһарәт бозгучы нәрсәләр бозар вә һәм су истигъмәленә кадир булмак бозар.
Баб хәез вә нифас
Хәез (күрем) каныдыр аналыктан килер хәезнең азы өч тәүлек, күбе ун тәүлек булыр. Хәез көннәрендә кызыл, сары, болганчык төстә килгән нәрсә барчасы хәездән хисап ителер вә һәм гадәт көннәрендә тоткарылу көннәре дә хәездән хисап булыр. Нифас балага иярә килгән кандыр. Бала җитлегеп тумаса бәгъзы әгъзасы заһир (ачык) булса тәмам җитлеккән бала хөкемендә булыр, нифасның азына чик юк, күбе кырык көндер.
(Фасыл) Хәез вә нифас вакытында тиешсез
гамәлләр
Хәез, нифас вакытларында намаз укымак, руза тотмак дөрес булмас. Ләкин руза каза ителер, намаз каза ителмәс, вә һәм хәез вә нифас вакытларында ирнең якынлык кылмакы хәрам булыр вә һәм кендек илә тез арасыннан файдаланмак дөрес булмас вә ләкин бер түшәктә ятмакта зарар юк. Вә буларның, вә җөнүб кешенең Коръән укымаклары, Мосхаф шәриф тотмаклары вә бер аять язылган кәгазь тотмаклары вә мәсҗедкә кермәкләре вә таваф кылмаклары дөрес булмас.
(Фасыл) Истихаза хөкеме
Өч тәүлектән аз булган яки ул күремдә ун тәүлектән арткан кан вә нифаста кырык көннән арткан кан вә йөкле хатын күргән кан, хәез гадәтеннән артып ун көннән үткән сурәттә гәдәттән арткан кадәрлесе вә һәм нифаста гадәтендән үтеп кырык көннән үткән сурәттә гадәтеннән артканы истихаза исемендә булыр, бу ике сурәттә гадәттән үтеп ун яки кырык көннән артмаса барчасы хәез йә нифас булыр. Истихаза вакытында намаз укымак, руза тотмак ләзем булыр вә һәм ирнең якынлык кылмагы дөрестер.
(Фасыл) Мәгъзур
Бер кемсәнә истихазага грифтар булса, ягъни эченнән коелса йәки туктамый борыны канаса яки җәрәхәте уңайланмый даим агып торса яки истибрасыны тота алмаса бу эшләр сәбәпле яки буларга охшаган эшләр сәбәпле тәһарәт алып бер фарыз намаз укыр кадәр вакытта да тәһарәтне саклый алмаса бу кешене (мәгъзур) диерләр (гөзерле).
Бу әдәмгә намазны вакытыннан соңга калдырмак дөрес булмас, һәр намаз вакытында тәһарәт алып намаз укыр, башка тәһарәт бозгучы нәрсәсе булмаганда гөзере килеп торса да намаз укырга зыян итмәс. Ләкин намаз вакыты чыктыкта тәһарәте бозылыр. Әгәр өйлә намазы өчен төштән әүвәл тәһарәт алса шул тәһарәт берлә өйлә намазын укымак дөрес булыр. Әгәр тәһарәт алып читек кигәнче гөзере килмәсә читегенә мәсих дөрес булыр, әгәр кигәнче гөзере килсә мәсих дөрес булмас. Сахиб гөзернең гөзере тәмам бер намаз вакытында килми торса мәгъзурлектән чыгар. Әгәр вакыт эчендә аз гына булса да килсә мәгъзурлегендә калыр. Сахиб гөзер (гөзерле кеше) вакыт эчендә бер тәһарәт илә һәртөрле намаз укыса дөрес булыр.
Баб тәһарәт минәл-әнҗәс
(нәҗестән пакьлану тәртибе)
Нәҗәсәт ике нәугдыр: берсе (нәҗәсәт гализа) авыр нәҗес, икенчесе (нәҗәсәт хафифә) җиңел нәҗес. Нәҗәсәт гализа — әдәмнең алдыннан яки артыннан чыккан нәрсә вә тәненнән агарлык булып чыккан сары су, кан, хәмер, бугаз каны, тәһарәт бозучы косык, ат вә сыер, тавык вә эт кебек хәйваннарның тизәге вә этнең авыз суы кеби шәйләрдер (нәрсәләр) Нәҗәсәт хафифә — ите хәрам булган кошларның тизәк, ат вә башка ите хәләл хәйваннарның бәвеле кеби.
Күгәрчен вә башка ите хәләл вәхши кошларның тизәге пакьтыр. Әмма тавык, үрдәк, каз кеби вәхши булмаган кошларның итләре хәләл булса да тизәкләре нәҗәсәт гализадыр. Намазда тән, кием вә сәҗдә урыннары нәҗәсәттән пакь булмак фарыздыр. Вә ләкин нәҗәсәт гализадан бер дирһәм кадәрле гафу булыр, ягъни куе булса бер мыскал, сыек булса уч төбе яссылыгы кадәр мәгфудыр. Нәҗәсәт хафифәдә киемнең чирегеннән (дүрттән бер) ким булса — гафудыр. Әгәр нәҗәсәт төрле урында булып җыйганда гализа да бер дирһәмнән артык, хафифә дә киемнең чиреге (дүрттән бер) кадәрәсе булырдай булса пакьләмәк фарыз булыр. Гафу булган сурәтләрдә намаз дөрес булса да пакьламак яхшыдыр.
(Фасыл) Нәҗәсәттән нәрсәне пакьламак бәяны
Тән, кием яки таш савытка тигән нәҗәсәт күренеп торса шул нәҗәсәтне җибәрү илә пакьләнер, бер кәррә юмак илә булса да, әгәр күренмәсә өч кәррә сыгып юмак илә пакьләнер, әгәр сыгардай булмаса өч мәртәбә киптерә киптерә юмак илә пакьланыр. Пычак, кылыч, көзге кеби нәҗәсәт сеңмәслек ялтыравыклы нәрсәләр юмаенча сөртмәк илә дә пакьланыр. Читек, башмак кеби затларга тизәк кеби гәүдәле нәҗес тисә туфракка ышкымак илә пакьланыр, юмак лазем булмас.
(Тәнбиһ) Нәҗәсәттән пакьламак саф суга махсус түгелдер, бәлки серкә, гөл суы кеби нәҗәсәтне җибәрердәй сыек нәрсә булса да дөрестер.
Казаи-хаҗәт әдәбе
(«эчке» тәһарәт алу) тәртибе
Гаурате кешегә күренмәслек җирдә, кыйблага каршы вә аркан булмаенча һәм кояш вә ай вә җилгә каршы булмаенча, сул тарафка салыныбрак хаҗәтен үтәр. Хаҗәт үтәгәндә сүз сөйләшмәс, әтрафына вә гауратенә карамас вә һәм озак утырмас. Казаи-хаҗәт тәмамендә истибра кылыр, ягъни бәвел әсәрен бетермәк өчен иҗтиһат итәр корытмак илә яки бераз йөремәк илә яки сул тарафына таянмак илә. Нәҗәсәт әсәре калмауыны гөман (уйлау, төшенү) иткәч су илә истинҗа итмәк әдәб вә мөстәхәбтер. Истибра кылганда кулын нәҗәсәткә тигермәктән сакланмак кирәк бәлки таш, иске чүпрәк кеби нәрсәләр берлә корытмак тиештер вә һәм киемне нәҗәсәт чәчрәүдән сакларга тырышкай. Истинҗаның хөкеме: казаи-хаҗәт тәмамендә таш, балчык, иске чүпрәк кеби нәрсәләр илә мәхраҗене салындырып утырган хәлендә истинҗә итмәк сөннәттер. Әгәр мәхраҗендә дирһәмнән артык нәҗәсәт булса юмак фарыздыр. Әгәр дирһәм кадәре булса юмак вәҗептер, дирһәмнән ким булса юмак мөстәхәбтер.
Тәһарәт сулары
Тәһарәт өчен ягмур (яңгыр), кар суы, диңгез, күл суы, елга, кое сулары дөрестер. Серкә, гөл суы, агачтан вә җимештән чыгарылган сулар кеби сыек нәрсәләр тәһарәт өчен дөрес булмас. Суның искермәвеннән вә үзгәрмәгәнендән зарар булмас вә һәм яфрак, сабын кеби пакь нәрсәләр катышу зарар кылмас, әгәр су куерган булмаса. Шурпа кеби кайнатып үзгәртелсә тәһарәткә яраклы булмас. Сөт кеби тәгаме вә төсе булган нәрсә катышса бер сыйфаты суда заһир булса, дөрес булмас. Серкә кеби тәгаме вә төсе вә исе булган нәрсә катышса ике сыйфаты заһир булса дөрес булмас бары бер генә сыйфаты заһир булса дөрес булыр. Әгәр пакь суга мәи мүстәгъмәл катышса мәи мүстәгъмәл ул судан аз булса, катышлы су тәһарәт өчен дөрес булыр. Әгәр суга нәҗәсәт төшсә аз булса да нәҗес итәр, мәгәр агым су булса яки зур күл булса зарар итмәс. Зур күлне суның йөзе йөз аршын булмак илә чамалаганнар, тирәнлеге — чумырып алганда суның төбе ачылып калмаслык кадәр булырга кирәк.
(Фасыл) Хайваннардан калган су хөкеме
Аттан, сыердан вә башка ите ашала торган хәйваннардан калган су пакь вә тәһарәт өчен җаиздер. Тавык, мәче, вә ерткыч кошлардан калган су башка су булдыкта мәкруһтыр. Хәнзир (дуңгыз) вә башка ерткыч хәйваннардан калган су нәҗестер.
(Фасыл) Мә-и-мөстәгъмәл
Тәһарәт, гөсел яки фәкать саваб өчен истигъмәл ителеп тәненнән аерылган судыр. Ошбу суны олуг имамнар пакь дип фәтва бирмешләрдер вә ләкин тәһарәт өчен яраклы булмас вә эчмәк мәкруһтыр вә киемгә тидермәктән сакланмак уладыр.
Валлаһи әгъләм бис савап вә иләйһил мәрҗиге вәл мәәб вәлхәмдулилләһ.
(Шулай итеп Аллаһы дөресрәген Үзе генә беләдер. Аның каршына безнең кайтуыбыз һәм Аның янында гына безнең котылу урыныбыз. Һәм шулай итеп Аллаһыга мактау булсын).
Аңлатмалар
1 Мөгаллимнәр мосафир вә мокыймны балага аңлатмак ләзем булыр.
2 Ягъни тәһарәтне касыд итеп яки намазга яраклыкны касыд итеп керешмәк.
3 Мисвәк өчен бармак калынлыгында бер сөям озынлыкта ачык агач тиешледер.
4 Аралаштырмаенча су ирештердәй булса аралаштырмак сөннәттер. Әгәр аралаштырмаганда су ирештердәй булмаса аралаштырмак фарыз булыр.
5 Әмма йөзеге тар булып астына су кермәстәй булса кузгалтмак фарыз булыр.
6 Тәһарәттә моннан башка сөннәт вә әдәпләр бардыр, хафизга (ятлауга) сәһәләт (җиңеләйтү) өчен бу кадәр илә ихтифа ителде.
Нет комментариев. Ваш будет первым!