Арыш
Әй арышым, арышым, синдә минем табышым,
Синнән башка юктыр бәңа бу дөньяда тормышым.
Мәрҗан кеби арыш идең, уҗым булдың нурланып,
Лягыль (кыйммәтле таш) кеби яшел кыяк, ай, кояштай нурланып.
Көмеш башак, җәүһәр бөртек, ука кебек саламың,
Бөтен дөньяны туйдырдың — сиңа булсын сәламем.
Алтын төстә зифа буең кыр нурлатып торадыр,
Алмаз урак, ахак саплы кызлар тотып урадыр.
Урып учка салалар, ефәк илә бәйлиләр,
Энҗе кебек орлыгы дип, барысы мактап сөйлиләр.
Бөтен дөнья сине икте, өмид итеп бер ел көтте,
Шөкер сиңа башак йитте, урып алмак вакыт йитте.
Ничә шаһлар, безгә килде, сине сорап алтын бирде,
Җәүһәр, якут, кыйммәтле таш сине сатып алмак булды.
Бирмәдәк без сине ятка, синсез безгә тормак кайда,
Син булмасаң китәрбез без азык эзләп, анда-монда.
Арыслан
Арыслан — гаять гайрәтле, көчле вә намуслы баһадир хайвандыр. Арыслан үзенең тормышында вә мөгамәләсендә безнең мачыга бик ошагандыр. Агыз — борыны тәмам мачы улдыкы кеби, ауладыкы вакытта мачы кеби сикереп аулыйдыр. Әгәр бер хайванны тотарга касд итсә (ниятләсә), әүвәле ул хайванга унике адым йирдә торадыр. Гәрчә якында улса да унике адым кадәр йир китәдер. Соңра койрыгын селкеп касд иткән йиренә сикереп төшәдер. Арыслан гаять көчле булса да, белмәгән, сыналмаган хайванны күрсә, үзеннән көчле зан идеп (уйлап) шикләнәдер. Арысланны белгән, күргән кешеләр арыслан күрсәләр, таш кебек катып, күзләрен алмый, аңа карап торалар. Арыслан шөбһәгә калып, бик туры кешегә карап торадыр. Бераздан соң сикереп-сикереп, кире чабып китәдер, ятып, тагын торып карыйдыр. Әгәр кешенең һәнүз басып торганын күрсә, борылып, бик каты чабып китәдер.
Үлем илә карчык
Бер шәһәрдә сиксән яшьләргә йиткән бер карчык булып, аның фәкать бер угылы бар иде. Беркөн бу карчыкның угылы бик каты авырып, үлем хәленә җиткәндә, карчык Ясин шәриф укытмак өчен имам әфәндене чакырды. Имам килеп, Ясин шәриф укыганнан соң, карчык угылын бик аяп, муллага әйтте: «Хәзрәт, Газраил ни сурәттә булыр, аны күреп булыр микән? Күрсәм әйтер идем, угылым өчен минем җанымны ал, дип, угылым үлгәнче, үзем үләр идем, зинһар, хәзрәт, күрсәң миңа җибәрсәнә», — диде. Хәзрәт моннан көлде дә: «Яхшы, әби, күрсәм җибәрермен, ул һәрвакыт әтәч сурәтендә йөридер, бәлки үзе дә сиңа керер әле», — дәю, карчыкның өеннән чыгып, өенә кайтып, сүзне шәкертләренә сөйләдектә, бер усал шәкерт төн уртасында бер бай мужикның куначасыннан бик зур голландский әтәчне алып, карчыкның тәрәзәсеннән кертеп җибәрде, әтәч бик мәһабәтлек илә койрыгын күтәреп гарәйтләнеп, «Кукрый кук, ку, ку, ку ку», — дәю карчыкның өстенә таба сикереп бардыкта, карчык Газраил зан идеп, бик куркып: «Газраил бәбкәм, әнә авыру теге бүлмәдә, әнә, әнә, анда ятыр, хата кылма, мин авыру түгел, болай гына ятып идем, анда бар», — дәю угылы яткан бүлмәне күргәзә башлады. Әҗәл килгәнче үләргә бик җиңел уладыр, башка төшкәч, үләсе килмидер.