Җирнеңикенче каты

— Синең саклаучыларың бар, барысы да яхшы булачак.


Айгөл шаркылдап көлеп җибәрде. Каршысындагы Гүзәлнең йөзендә серле елмаю кабынды:



— Ышанмасаң ышанмыйсың инде.


— Ничек ышаныйм ди, Гүзәл! Өченче көн ноутбук чыбыгына абынып егылганнан бирле аксап йөрүемне яхшы беләсең. Марат абый да, әзерләнеп килә торып, семинарда сорамады — балл җыярга нинди зур мөмкинлек бар иде! Төшкә дә, үч иткәндәй, әллә нинди фаҗигалар, куркыныч җанварлар керә. Кемгәдер кирәгем булса, кара полоса бу кадәр озак дәвам итмәс иде...



— Ә шул ук вакытта син аягыңны сындырырга, ноутбугыңны ватарга, парада икеле алырга һәм тагын да куркынычрак төшләр күрергә мөмкин идең, — Гүзәл үзе дә көлеп җибәрде.


Бу сүзләрнең иронияме-юкмы икәнен аңламаган Айгөл, җавап бирмәскә булды. Гүзәлнең битеннән үбеп саубуллашты да, шыгрым тулы автобуска карап, авыр сулап алгач, ишек төбендәге ярты кешелек урынга кереп кысылды: «Тончыгып үлмәсәм ярый инде, бигрәк тынчу. Саклыйлар, дигән була бит әле...»



— Бигрәк сәер инде бу Гүзәл, — дип уйлап куйды Айгөл, әле кичә генә Җирнең ниндидер икенче каты турында фәлсәфә сатып утырган иде, бүген инде мине тынычландыру җаен уйлап тапкан...


Кичә, дөрестән дә, Гүзәл кеше ишетмәгән нәрсәләр сөйләп шаккаттырган иде Айгөлне. Әллә үзе уйлап чыгара, әллә каяндыр укыган әкияте шунда, белмәссең!



— Айгөл, ә син беләсеңме, безнең күзгә күренмәгән дөньяның мәгънәсе безнең дөньяга караганда мәгънәлерәк, — дип башлады ул сүзен, ни сөйләшергә белмәү сәбәпле озакка сузылган тынлыкны бозып.


— Бигрәк аңлаешлы җөмлә булды бу, — диде Айгөл, берни дә аңламавын күрсәтеп, — теге дөнья турында сөйләвеңме?



— Юк, мин сөйләгәне — Җирнең икенче каты.


— Сүзең мантия, җир катламнары турындамы соң?



— Юк инде. Менә кара: Җир — без яши торган дөнья, әйеме? — Гүзәл, куллары белән Җир шарын әйләндереп күрсәткәндәй итте.


— Әйе, — диде Айгөл, кызыксынып китеп.



— Ә югарыда — икенче дөнья, ахирәт дигәне. Ләкин бу ике дөнья арасында тагын бер кат бар. Ул — Җирнең икенче каты. Бу кат безнең күзгә күренми, ләкин ул яши.


— Синең бер юлы сөйләгәнеңнән чыгып карасак, ул икенче катта безнең күзгә күренмәгән фәрештәләр һәм җеннәр булып чыга, шулаймы? Алар бездән өстәрәк, булып чыга?!



— Юк, мин бу юлы алар турында гына әйтмим. Бу — күңелләр дөньясы.


— Гүзәл, ә күңел белән җан — икесе бер үк нәрсәме соң? — дип сорап куйды Айгөл, каршысында утыручы кызның ни әйтергә теләвен һаман да аңлап җиткерә алмыйча.



— Минемчә, күңел — ул абстракт төшенчә. Күңел ул нәпсегә дә бирелә, ул хисләрне җиңә дә, коткара да ала, ул кешенең һәр гамәлен контрольдә тота, кешенең йөзендәге нурны, күзендәге яшәү чаткысын да билгели. Күңел — тән белән бәйле була алмый, бу — факт. Акыл белән бәйле була алмый, чөнки күңел белән акыл еш кына төрле нәрсә турында сөйли. Димәк — күңел ул кешенең икенче акылы. Ләкин бу акыл аң белән идарә ителми, җан белән... О! Мин бу сүзне таптым. Күңел — ул җан акылы! — Гүзәл, үзе ясаган ачышкамы, әйткән сүзенең үзенә дә ошап китүеннәнме, канәгать кенә елмаеп куйды.



Айгөлнең дә бу сүзләрдән йөзе ачылып киткәндәй булды:


— Акыллы да инде үзең, Гүзәл. Кайлардан гына уйлап чыгара торгансыңдыр? Тик мин аңламадым: Җирнең икенче каты нәрсә булып чыга соң?



— Мин сөйләгән икенче кат — кешегә ачык, кешегә билгеле булырлык серләр дөньясы... Ә күктәге серләрнең кешегә билгеле түгел һәм билгеле була алмаганы да бар. Безгә ачыклары исә безнең янәшәдә, Җирнең икенче катында. Без генә ул катны күрергә сәләтсез...


— Икенче кат булгач, өстә була бит инде, янәшәдә түгел,— дип бүлдерәсе итте Айгөл.



— Ә ул икенче кат урнашу буенча әйтелмәгән, күңел сыйфаты белән әйтелгән. Менә шул икенче катка чыгарлык дәрәҗәдә чиста булган күңелләр серләрне ача ала да инде.


— Ә ул дәрәҗәгә ничек менәргә кирәк?



— Дәрәҗәгә үрелергә кирәкми. Ихлас булырга, җаныңның сафлыгын югалтмаска яисә чистарта белергә кирәк. Син аны, һичшиксез, үзең тоясың. Начар фикерләрең өчен оят та, кемгәдер булган үпкә, дөреслегендә ышанган ялгышың да... беркем дә күрмәгән үз дөньяңның чагылышы — синең күңелеңдә. Аны чиста тотсаң, икенче кат серләре сиңа да ачылачак... Әйтик, үзеңне саклап йөрүче фәрештәләр барлыгын күрерсең, яисә галимнәр дә ача алмаган су һәм ут серләрен аңларсың, кем беләндер булачак вакыйганы яки яңа танышыңның ихласлык дәрәҗәсен тоярсың... — артыгын сөйләп ташладым ахры, дигәндәй, Гүзәл кинәт кенә тынып калды.


Айгөл, күзләрен шар ачып, Гүзәлгә төбәлгән иде:



— Димәк, син Җирнең икенче катын күрәсең?!


— Мин алай димәдем, — дип елмайды Гүзәл, эчтән генә җиңел сулап.



— Нүжәли беркемгә дә үпкәң, үзең дә тыя алмаган бернинди начар фикерең юк инде синең, Гүзәл?


— Әгәр дә минем күңелем бер тапсыз һәм ялгышсыз булса, мин монда йөрмәс тә идем...



Айгөл, үпкәләгәндәй итте:


— Сезнең ише гөнаһлылар янында, дисеңме? — диде ул, иронияле елмаеп.



— Алай димим. Идеаль булып булмый, ләкин аңа омтылырга кирәк дим. Күңелең бераз гына чистарган саен, Җирнең икенче каты ишекләрен сиңа ача барачак...— Гүзәл, әллә чынлап, әллә юри, шаркылдап көлеп җибәрде.


Шулчак әле генә бик җитди һәм бик кызу барган әңгәмәнең мәгънәсе чәлперәмә килгәндәй булды:



— Син мине «ычкынган» дип уйлыйсыңдыр инде. Игътибар итмә. Мин шулай фәлсәфә сатарга яратам...


Әле генә дусты сөйләгәннәргә җаны-тәне белән ышанып утырган Айгөл ни уйларга да белми калды...



Ниһаять, бер урын бушап, Айгөл китаплар тутырылган сумкасын алдына куеп утырды да җиңел сулап куйды, кызарып чыккан кулларын угалады — башта җиңел тоелса, гаять авыр икән бу томлыклар. Әмма киләсе тукталышта ук ишектән кереп килүче таякка таянган бабайны күреп, шундук сикереп торды. Бу гамәленә үзе дә сәерсенеп куйды Айгөл — әле кичә генә: «Ул да кеше, мин дә кеше. 15 сум түләп тә басып барыйммы әллә!» — дип эченнән генә уйлап, утыруын дәвам иткән булыр иде, ә бүген...



Ак чәчләрен бастырып куе яшел төстәге түбәтәен кигән әлеге бабай рәхмәтләрен укый-укый килеп утырды да Айгөлгә карап елмайды:


— Бир, кызым, сумкаңны, алдыма куеп торам, бигрәк авыр күренә. Алланың рәхмәтләре яусын, балам, урын биргәнең өчен, бүген көне буе аякларым сызлый иде...



«Синең саклаучыларың бар», — дигән сүзләр яңгырады Айгөлнең колагында. Белмәссең, әллә бабайга, әллә үзенә карата иде алар... 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад