Җанымны алсаң да, ризамын,
Гомерем өзсәң дә, карышмыйм!
Син сипкән туфракта тишелгән,
Син чәчкән бөртекле арыш мин...
Тормышым киссәң дә, ризамын,
Сынавың үтәргә карышмыйм.
Мин яшим, мин торам, йөгерәм...
Чапсам да, әлегә ярышмыйм...
Адымым өзсәң дә, ризамын,
Юлымны бүлсәң дә карышмыйм.
Җиреңне яраттым, и Ходам!
Мин аңа үреләм — ябышмыйм...
...Тик яшәт син безне, әлегә!
...Карадан аклыкны табышыйм!
Җиреңә гашыйкмын, гомергә...
Юк ла, мин юләргә сабышмыйм...
Син яшәтче безне, Ходаем,
Гомерне вакытсыз ваклама...
Иң изге хыяллар-теләкләр
Алдагы көнгә, дип саклана...