Әллә төтен, әллә томан акылымда

1) Әллә төтен, әллә томан акылымда...



Аңлый алмыйм:


Яшисе килү теләге исәнме әле?



Әйтче, телгәләнгән өмет, бир бер хәбәр:


Ничек хәлең?



Ниндидер төеннәр чишәсе...


Эх!



Тик бер аваз килә күктән ишетәсе!


Тик бер киңәш, тик бер ярдәм...



Күз күреме җиткән болытлардан


Ерак китәр булып төбәләсең:



— Алчы, Ходам, дисең, җан бәласен...


Ә шунда ямаулы бәхетнең



Пышын гына китеп баруын


Күрмәгәнсең!



Белмәгән догаңны ятларга сүз биреп,


Беренче кат күккә багасың.



Бу — синең иманың баласы...


Кызганыч, ә ачты күзеңне



Тик кайгы яшьләре.


Мин, юләр, белдем бит! Тик сине... аңламас бу, диеп,



Дәшмәдем...






2) Үзгәрелде, нишләтәсең!


Чәчемне кистердем,



Акылны үстердем...


Киресе булмаса...



Ә хәзер хисләрем акылны кыйнаса,


Өйрәндем аларны тыярга...ахрысы.



Әй лә! Буталды барысы...






Үзгәрдем, яшермим.


Тик һаман күп кенә сораулар



Алдында яшел мин.






Алданмам вак-төяк шаярту сүзләргә


Һәм бәлки язны да табармын



Яңгырлы көзләрдән...


Ни соң бу?



Мин кабат


Үз-үзем белән сөйләшәм, ахрысы.



Бу көлке. Бу чыгыш — ахыргысы...


Һәм кабат әңгәмә башлана..



Нишлим соң? Кайсысы гаепле?


Бер «мин»ем бер «мин»гә ташлана...






3) Сөйлисең нәрсәдер, сөйлисең.



Беләм: акыллы син.


Ә шуннан?



Күрергә иде бит файдасын:


Ичмасам юләрләр калмасын!..



Бер кеше булса да кыекка бармасын,


Хет берәү бушатсын гөнаһлар арбасын...



Тик берәү аңласын


Һәм күрсен башында еланлы чалмасын...



Тик бер хис уянсын башкада,


Бөресе ачылсын бер җанның...



Ә болай...


Сөйләдең ни, сөйләмәдең ни.



Әйе, аңлыйм, йөрәк әрни...


Тик кызык:



Тыңлаучының саңгырау булуында


Сөйләүченең гаебе ни? 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад