Олы бер сер ачты бүген сиңа күкләр —
Хәтер генә аны онытты.
Төштә иде. Якты төштә иде
Күп сорауга җавап табышырлык
Күк болыты.
Олы бер юл ачты бүген сиңа күкләр —
Күрмәдеңме, белмим... Тик кермәдең.
— Әйләнчектән якын-яхшырак, дип,
Буш далага таба эз көрәдең.
Могҗизасын ачты сиңа күкләр бүген —
Үз күзеңә үзең ышанмадың.
Тик бер адым — һәм син бәхет яклы!
Син шикләндең әмма. Кымшанмадың.
Соравыңа җавап бирде бүген күкләр.
Син уяндың иртән — өмет тулы.
Кемдер: «Юләр», — диер булса кирәк.
Тик син ачкан серләр аннан
Күпкә бөек булыр.