Акыллы да, акылсыз да үзең,
Могҗизага ышанмаучы галим!
Синең фәнгә кереп адашканчы,
Ярыймы, мин
Хыял-бәхет дөньясында калыйм?
Йолдыз белән йолдыз арасының
Ераклыгын өлгергәнче санап,
Берсе уңга, берсе сулга күчсә...
Ни эшләрсең,
Айлар буе язган фәнни эшең,
Кинәт кенә булса шулай харап?
Гомер якасына ябыштың да,
Мәңге яшим, Мин Җирнеке! - дидең.
Тик белмәдең...
Бу уйлардан башка син бик күпкә
Бәхетлерәк кеше булыр идең.
Күк көченә ышанмаучы абый!
Үз бабаңа усал итеп дәштең...
Сиздең микән?
Ишегалдындагы агачыңны
Кисәтү, дип, сукты бүген яшен...