Башкаларның үче булыр инде,
Син үз-үзеңә үчле, татарым!
Чит милләтләр сине саткан чакта,
Үз балаң да чыгып сатармы...
Горурлыгың, үҗәтлегең кайда,
Тарихларга кергән ныклыгың?!
Яусыз гына килеп үз түрәләр
Әллә синең җанны сыттымы?
Кардәшеңнән гаеп эзлисең син,
Үз-үзеңне сүгеп яшисең.
Ә дустыңны читләр рәнҗеткәндә,
Ни өчендер әле, дәшмисең...
Ходай гына белә булыр инде
Күпме яшәп, ниләр күрәсен...
Башкаларның уе булыр да бит,
Ә син бүген, татар, үз-үзеңне...
Үз-үзеңне бүген күмәсең!