Җир белән Күк арасында чакрым-чакрым...
Үтәрмен, дип, хыялланып, төнен чаптым...
Болытларга җиткәч кенә, төштем кире.
Яланаяк икәнмен бит! Туңдым-каттым...
Җир белән Күк арасында чакрым-чакрым...
Юл күрсәтер ишекләрне бүген таптым.
Шул ноктага җиткәч кенә, төштем кире.
Юка икән өстемдә бит! Юрган яптым...
Бүген мендем, баскыч алып, кыю атлап.
Җир белән Күк арасында чакрым-чакрым...
— Җирдә юлың тап син башта, — дип, кудылар...
Үз ачкычым киттем эзләп, акрын-акрын...