Күзләремне ачып, җиргә төшәм.
Көтмәгәннәр икән,
Ашыктым.
Ышанмаган кешеләрне, ахры
Ышандырып ардым,
Талчыктым.
Үзем үргән өмет җебенә тик
Басып барам бүген
Һавадан.
Ә син көлмә, дустым, егылсам да
Үз юлыма менәм —
Яңадан!
Хыялларның читтә очкан чагы,
Таянычым хәзер —
Чынбарлык.
Күзләр генә ялгыш күрә, бугай...
Ә яшәеш үзе —
Чыдарлык...
Тамак кипкәч кенә казымыйлар,
Җир катламын ярып,
Коены.
Таштан салсаң атлар юлларыңны,
Егылганда булыр
Кыены.
...Бүген тагын искә төшералмыйм
Төнлә күргән сәер
Төшләрне.
Өргән эткә игътибарың бирми
Атлый бирсәң, әгәр —
Тешләрме?
Максатыма таба барган чакта
Яраланса әгәр
Тезләрем,
Минем юлның күрсәткече булыр
Шул сынауның канлы
Эзләре.
Яшьләремне бик күрәсең килсә,
Юкка тырышасың —
Чыгармыйм.
Күңелемнән бүген үксесәм дә,
(Ходай ярдәменнән ташламаса)
Мин чыдармын әле,
Чыдармын.