Динең өчен җаныңны бир, дип әйткәндә

14 августа 2011 - Администратор

Динең өчен җаныңны бир, дип әйткәндә,



Башын салыр кешеләре сирәк булыр.


Әгәр «Ходай ярдәм кыла», — дип җыйсалар,



Халык белән мәйдан тулыр... мәйдан тулыр...






Телең өчен, кис телеңне, дип әйтсәләр,


Табылырмы үзен корбан итүчеләр...



Эх, күп шул ул, туган ягын, җирен сөеп,


Тик торганда илен ташлап китүчеләр...






Дустың өчен йөрәгеңне бир, дисәләр,



Чынбарлыкта әзерләре булыр сирәк...


Әйтүен, дим, әйтмәсләр дә...



Каһәр суккан ясалмалык!


Кирәк түгел миңа йөрәгең дә...



Җан бирергә әзерлегең генә кирәк... 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад