Динсезлектә үткән көнең — әрәм

Динсезлектә үткән көнең — әрәм...



Хакыйкый юлыңа кайтчы кире!


Аңлыйсыңмы?



Бу — синең гомерлек түгел, бу бит


Вакытлыча сине тоткан җирең.






Кабул түгел теләкләргә төртеп,



Әйләнмәде, дисең, чынбарлыкка.


Беләсеңме?



Бу бит — һәр көн сине кояш түгел,


Бу бит — Илаһ сине җылыта!






Йөз, мең мисал биреп, дингә каршы,



Ялгыш фикер, сүзләр китерәсең.


Сизмисеңме?



Син бит фәннән түгел, диннән түгел,


Үз юләрлегеңнән көләсең!






Бу — яңгыр бит, бу энҗе тамчылар —



Сиңа ризык булсын өчен тама!


Ә син күкләр ишетмәде дисең!



Аңлыйсыңмы?


Яшәвеңне, исән булуыңны



Бүләк итеп, бүләк итеп сана! 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад