Күкләрдән адәмгә хаттыр бу —
Җаннарны иркәли таң җиле.
Бу — минем тәнемнең оясы,
Бу — газиз һәм бердәнбер илем.
Күкләрдән адәмгә хаттыр бу —
Тояр тик күңелнең сизгере.
Азанга күмелгән авылның
Йокыны чеметкән мизгеле.
Күкләрдән адәмгә хаттыр бу —
Илаһи көчләрнең тәэсире.
Бу җил бит — әйтәсе сүзләрнең
Хәрефсез язылган тәфсире.
Адәмне яраткан Хак бит бу!..
Күкләрдән адәмгә хат бит бу...
Дөньясын онытып йоклаган
Адәмгә (и, мескен!) ят бит бу...