Йөрәк тибешемне тоймыйм бүген.
Күкрәк читлегенә бәреп,
Күңел дәшми.
Ә табигать бәргәләнә бирә:
Һава болытларын ярып,
Яшен яшьни.
Еласам да чыкмый күз яшьләре.
Фикерләрне ерткан акыл,
Никтер, тынган.
Әллә айлар буе хыялланган,
Күктә очып йөргән өмет
Җирдә сынган?
Хис бураны тезен кочаклаган...
Дөнья туктап калган әллә
Шушы мәлдә?
Курчакка әйләнү шулмы, Ходам?!
Сын-кешегә әверелү
Шушы мәллә?..
Җанда нидер чиртеп куйды кинәт,
Яшь сытылып чыкты күздән...
Ахры, исән!
Өч сорауга илле җавап эзлим.
Аптырама, дустым, тик торганда:
Нихәл, дисәм...