Намаз вакытын онытса
Авылның иң карт имамы...
Кояш йөзендә кызыллык
Оят хисеннән буламы?
Рамазан аен белмәсә
Чын мөселман кешеләре...
Манара ауса, гаепле —
Үч саклаган көнчеләрме?
Барысыннан да кадерле
Күрсә адәм үз йокысын...
Йокы — үлем түгелме ул?
Җавапларын кем укысын...
Иң гадел дигән кешедә
Була ала ялгышу да.
Күпләребез «Дөрес!» — диеп,
Күрә торып ялгышуда.